Фәүзия Бәйрәмова-Аймал,
язуче, тарих фәннәре кандидаты
МИЛЛӘТЕМӘ...
Милләтем... Татар халкы!
Бу сүзгә барысы да сыйган – җырлап торган телем дә, иң изге динем дә, карурманнарның бетмәс сагышы, чишмәләрнең дәртле агышы, сабантуйда томырылып атлар чабышы, кылганнарның ашыга-ашыга мәңгелеккә үтеп барышы... Син бит ул, милләтем!
Милләтем... Татар халкы!
Бу сүздә – гасырлар тетрәве, сахра-далаларга татар атларының тояклары белән язылган бөек үткәне, күкләрдән иңгән алтын тарих, ике дәрья-океан арасында таралып яткан Татар Иле, зур дәүләтләр, татар ханлыклары, мәңге бетмәс кебек тоелган дөнья байлыклары... Ул да син идең, милләтем!
Милләтем... Татар халкы!
Гөрләп янган шәһәрләрең, гөрселдәп ауган манараларың, утка очкан милли мирасың, ханнарсыз, гаскәрсез, илсез-җирсез калган бәхетсез балаларың, аяк-куллары богауланып сөргенләргә сөрелгән, юк ителгән акыл ияләрең – ул да син бит, милләтем!
Болар барысы да минем хәтер күзәнәкләренә канлы тамга булып сугылган, мәңге онытмаска уеп язылган, буыннан-буынга килгән, гасырлардан васыять итеп бирелгән, милләтем! Кемлегемне, кемне сакларга, кемгә хезмәт итәргә тиешлегемне, үземнән соң нинди тел, нинди дин, нинди нәсел калдырырга тиешлеге миңа үткәннәрдән изге амәнәт, милләтем!
Ул – син, ул – татар халкы, ул миңа тел, дин, тарихи хәтер биргән МИЛЛӘТЕМ!
Бүген сиңа хыянәт итсәм, мин үземә тормыш биргән, тел-дин өйрәткән, күкрәк сөте аша тарихи хәтерне тапшырган газиз Анама хыянәт иткән булыр идем...
Бүген сиңа хыянәт итсәм, мин татар бәхете өчен яу кырында башларын салган милли каһарманнарга хыянәт иткән булыр идем...
Бүген милләт язмышы минем аша үтә, һәр татар кешесе аша үтә, без бердәм булып аякта калсак, телне, динне, тарихны, нәселебезне ятларга бирмәсәк, милләт тә аякта калыр, шушыларны эшли алмасак, ул инде соңгы утында үкси-үкси яныр... Кайчандыр милли гөлләр шаулап үскән туфракта салкын көлләр генә калыр...
Милләтем... Татар халкы!
Синең язмышың күкләрдә язылган...
Җирдә без, синең газиз балаларың, синең бөек һәм фаҗигале язмышыңны, үткәннәреңне һәм киләчәгеңне үз күкрәкләребезгә, үз өстебезгә алабыз.
Без беләбез: син яшәсәң – без дә яшәрбез, без яшәсәк, син дә яшәрсең, Татар халкы! Җырлап торган телең, иң изге динең, карурманнарның бетмәс сагышы, чишмәләрнең дәртле агышы, сабантуйда томырылып атлар чабышы, кылганнарның ашыга-ашыга мәңгелеккә үтеп барышы белән син дә мәңге яшәрсең, милләтем!
Татар халкы!
Түбән Новгород өлкәсе, 2.06.2024
Радио тапшыру 14.01.2025
В Вашем броузере не отображается. Перейдите по ссылке .