-->
Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

i-mulla







Тәртип радиосы









Tatarmarket

Татарский переулок


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Милләт саклану турында кайгырту

на русском     

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Татар халкының милли Мәҗлес рәисе


ПОГОНЛЫ ПАЛАЧЛАР

Бу көннәрдә минем кулыма Уфа шәһәрендә яшәүче мөселман-татарларның мөрәҗәгать-хатлары килеп керде, аларны укыганнан бирле, мин аңыма килә алмый торам. Безнең заманда, 21 гасырда, үз илендә, үз җирендә яшәгән кеше, бары тик мөселман булганы өчен генә, шул хәтле җәберләнергә, ерткычларча җәзаланырга мөмкинме?! Мөмкин икән, бу илдә сине мөселман булганың, намаз укыганың, үз хокукларыңны яклап, урамнарга чыкканың өчен генә дә тәнеңә ток җибәреп кыйнарга, кулларыңа богау салып, башыңа капчык кидереп, тыныңны буарга, Коръән китабы битләрен бәдрәфтә туалет кәгазе урынына файдаланырга (!!!) мәҗбүр итәргә мөмкиннәр икән... Һәм бу явызлыкларны кылучылар урам бандитлары түгел, ә халыкны якларга тиешле хокук саклау органнары хезмәткәрләре – МВД, ФСБның “погонлы палачлары”... Әйе, бу коточкыч хәлләр Рәсәйдә, Уфа шәһәрендә мөселман-татарларга каршы кылынган явызлыклар, һәм алар бу турыда миңа үзләре язып җибәргәннәр...

Менә минем кулымда 32 яшьлек Динар Авдикеевның хаты, аны тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Бу елның 6 апрель көнне иртән аны, ике кечкенә бала атасын, мәҗбүри рәвештә өеннән алып чыгып китәләр һәм Уфа шәһәренең экстрмизмга каршы көрәш үзәгенә (Калинин урамы, 55 йорт) китерәләр. Биредә Динарның кулларына богау салалар, аякларын каеш белән бәйлиләр, башына капчык кидерәләр һәм кыйный башлыйлар. Ул арада әрмәнчә сөйләшкән бер хезмәткәр Динарның аркасына сикерә һәм умыртка баганасын имгәтә, нәтиҗәдә егет аңын җуя... Динар аңына килгәч, аны тагы типкәли-типкәли кыйный башлыйлар. Егет тагы аңын җуйгач, үләр дип куркып, аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар, әмма хастаханәгә алып китәргә ирек бирмиләр, ул террорист дип куркыталар. Динар Авдикеевны Уфаның милиция бүлегендә көне буе кыйнап, үзенә һәм башка мөселманнарга каршы мәгълүмат бирергә, яла ягарга мәҗбүр итәргә тырышалар, әмма татар егете нык тора, берәүне дә пычратмый. Бүгенге көндә ул авыру, гомерлек гарип булып калуы да бар. Динарны кыйнауда катнашкан Сөләйманов дигән бәндә аның паспортын да алып калган һәм Уфа шәһәрендә яшәтмәячәген кисәткән.

Ул көнне Уфаның милиция һәм ФСБ биналарына дистәләгән мөселман-татар егетен китереп ябалар, аларның кайберләре әле бүген дә бу йортларның подвалларында газап чигә. Уфаның экстремизмга каршы көрәш үзәгендә кыйналган татар егетләре хокук саклау оешмаларына менә нәрсә дип яза:

“В отношении нас применяли незаконные действия: пытали, связали руки и ноги, надевали удавку на шею, пинали, наступали на лицо ботинками, облевали водой. Среди них были сотрудники Сулейманов Руслан, Миржоев Курейш, Рисов И.Н., Аветисян Л.Р., лейтенант Михайлов. У Авдикеева Д.Х. сотрудник ЦПЭ Сулейманов Руслан отнял паспорт. В УФСБ Хамадееву А.А. угрожали ножом, пытались отрезать пальцы и приставляли к горлу нож, наносили удары в боксерских перчатках в область головы и грудной клетки, у него есть медицинское осведетельствование о телесных повреждениях. Своими действиями сотрудники правохронительных органов пытались склонить нас к дачи свидетельских показаний против самих себя, а также оклеветать Таптыгина М., Галлямова Р.Р., Галимова Ш.Ф., Ибрагимова И.У., Шарипова М.Н. и Сатаева Р.Р. Некоторые не выдержали и под пытками подписали то, что им было предложено.” (Бу хатның авторлары – Әхмәтов Айрат, Авдикеев Динар, Хәмәдиев Алексей, Зәйнулин Руслан.)

Башкорт дәүләт медицина университеты студенты Арамис Фазыловны 11 апрель көнне укып яткан җиреннән ФСБга чакыртып алалар һәм аннан эт итеп кыйнап кайтаралар. Ул тикшерүче Ямалетдинов янына шаһит буларак кына чакырылса да, татар егетенең кулларына шунда ук богау салалар, башына күрмәслек итеп бастырып бүрек кидерәләр, бүрекне скотч белән кысып бәйлиләр һәм кыйный башлыйлар... “Погонлы палачлар” боксер перчткалары киеп, Арамисның эчен изәләр, ялан куллап башын төяләр һәм башка мөселманнарга каршы яла ягарга таләп итәләр. Егет ризалашмагач, аның тәненә ток җибәрәләр. Уфа прокуроры Р.А.Хәкимовка язган хатында бу хакта Арамис Фазылов менә нәрсәләр хәбәр итә:

“Меня принуждали к даче показаний против определенных братьев по вере, но я выражал несогласие, что вызывало их сильное недовольство. Они продолжали бить и оскорблять меня, но я не сдавался... Я поочередно спокойно отвечал на них, но они каждый мой ответ сопровождали ударом в живот. Так продолжалось примерно 10-15 минут. Затем они сняли с моих рук наручники и крепко-накрепко замотали их скотчем, или чем-то подобным. После, они грубо подняли меня со стула и силой посадили на пол. Они потребовали, чтобы я скрестил ноги и сел “по-турецки”. Потом они склонили мою голову к ногам и связали их вместе, так что кровь еле-еле поступала в мои конечности. Они с издевкой спросили: “Тебе удобно?”, я ответил: “Нет”. Потом они сняли с меня обувь и носки, затем обмотали большие пальцы ног проводами. Вопросы продолжались, но убедившись в очередной раз, что я не скажу то, что им нужно, они начали периодически пускать в меня током через провода на пальцах. После каждый подачи тока они повторяли свои вопросы. Все это продолжалось около 20 минут. Ничего не добившись, они сняли с пальцев провода, шапку и освободили мне руки. Они посадили меня на стул и продолжали допрос...”

Я, әйтегез, Уфадагы “погонлы палачларның” бу җәза ысуллары гестапочылардан кайсы ягы белән аерыла?! Бер ягы белән дә аерылмый, ул вакытта фашистлар урысларны шулай җәзалаган булсалар, хәзер Рәсәй палачлары татарларны шулай газаплый. Күрәсез, бу “погонлы палачлар”ның “эш” алымнары 1937 еллардан соң бөтенләй дә үзгәрмәгән, шул ук кыйнау, шул ук явызлык, ерткычлык, шул ук куркыту һәм янаулар белән булмаганны “әйттерү” икән... Утызынчы елларда бу репрессияләргә илнең төрле катлам кешеләре дучар ителгән булса, бүген Рәсәйнең канлы тәгәрмәче мөселманнар өстеннән тәгәри, аларны сыта-изә, гарипләндерә. Империя монда берничә максатны күздә тота: беренчесе – мөселманнарны юк итү, ислам динен зәгыйфьләндерү булса, икенчесе – ислам динендәге милләтләрне юкка чыгару. Шулай итеп Төньяк Кавказда чечен-ингуш, карачай-балкар, нугай-кумык халыклары юк ителсә, Идел-Уралда, Себердә татар-башкорт кырыла, ислам диненә килгән аз санлы җирле халыклар бетерелә. Татарстанда бу репрессияләр инде 1999 елдан бирле бара, йөзләгән мөселман-татар нахакка төрмәләрдә утыра. Себер-Уралда да соңгы елларда ислам динен тоткан дистәләгән татар-башкортны хөкем иттеләр, төрмәләргә яптылар. Башкортстанда әле узган ел гына берничә мөселман егетен судсыз-нисез атып үтерделәр, исәннәренә дә көн юк, аларны гел тентеп, куркытып, җәберләп торалар. Сәбәбе – имеш, бу мөселманнар тыелган оешмаларда торалар икән, шартлатырга, террор китереп чыгарырга да мөмкиннәр, дип, нахак бәлаләр ягып, исламга килгән яшь татар-башкортларны юк итү бара... Ә дөресен әйткәндә, бу мөселманнарга, бу татар-башкортларга каршы террорны дәүләт исеменнән “погонлы палачлар” үзләре алып бара...

Уфадагы бу соңгы репрессияләрнең төп сәбәбе – мөселманнарның үз хокукларын яклап пикетларга чыгуы була. 2011 елның 17 мартта дистәләгән татар-башкорт бер сәбәпсезгә кулга алына, моңа җавап итеп Уфада 25 мартта мөселманнар рөхсәт ителгән пикет уздыралар. Пикетта 500 кеше катнаша, әгәр Россиядә мөселманнарга каршы репрессияләр туктамаса, яшьләр Уфа урамнарына 5 мең кешене алып чыгарга вәгъдә итәләр. Менә шуннан соң инде аларны эзәрлекләүләр, кулга алулар, тентүләр, кыйнаулар, янаулар башлана, 6 апрельдә генә дә пикетта катнашкан 13 кеше кулга алына һәм җәзага дучар ителә. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, кулга алынучылар һәм репрессиягә дучар ителүчеләрнең күпчелеге татар егетләре, шулай итеп Уфаның “погонлы палачлары” милләтебезнең иң иманлы, иң акыллы, иң мәдәниятле өлешен юк итү юлына басалар. Бу очраклы хәлме, әллә татарларга карата максатчан эшләнгән явызлыкмы – без бу сорауга да җавап таләп итәргә тиешбез. Шушы ук сорауны Уфадан репрессияләргә дучар ителгән милләттәшебез Динар Авдикеев та куя:

“Фаузия Аухадиевна! Хотим привлечь внимание всех тех, кому не безразлично судьба татар-верующих, на беспрецедентные действия, гестаповские методы издевательств над татарами спецслужб, которые не прекращаются и по сей день, - дип яза ул миңа юллаган хатында. – До сих пор участники пикета преследуются и подвергаются арестам. Их вызывают по повесткам в качестве свидетелей по сфабрикованному делу и силой склоняют к даче ложных показаний против самих себя и других задержанных. По отношению к ним сотрудниками спецслужб применяются пытки, а именно оскорбление, избиение, удушение и пытки электрическим током. Следует обратить внимание, что в Башкортостане развернулась кампания репрессий под прикрытием «борьбы с терроризмом», которая коснулась в первую очередь татар-мусульман. Если нынешняя российская политика не будет пересмотрена, то в ближайшие месяцы десятки и сотни верующих татар будет подвергнуты притеснениям и обвинениям в терроризме во многих субъектах Российской Федерации.»

Әйе, бу дөрес фараз, чөнки Россия җиң сызганып урыс булмаган халыкларны һәм христиан динен тотмаучыларны юк итү юлына басты, һәм Идел-Уралда, Себердә империянең беренче корбаны булып татарлар тора. Татарстан Республикасы, аның җитәкчеләре, дистәләгән диния нәзарәтләре һәм дистәләгән милли-мәдәния автономияләр, дистәләгән милли оешмалар һәм татар конгрессы бу турыда беләме икән? Белсә, нинди чара күрергә җыена? Татарстан Конституциясенең 14нче матдәсендә республика читтә яшәүче татарларга ярдәм итә, дип язылган бит! Йөзләгән, хәтта меңләгән мөселман-татарларны бер гаепсезгә төрмәләргә ыргытканда, аларның диннәрен мыскыл иткәндә, рухларын сындырганда, үзләрен гарип итеп калдырганда, кайда ул Татарстан Республикасы, кайда ул 7 миллион татар, кайда ул йөзләгән дин әһеле һәм милли оешмалар?! Бүген бу мөселман-татарлар җәберләнсә, иртәгә чират сезгә дә җитмәс дип кайсыгыз әйтә ала?! Бу татар ир-егетләренең хәлен аңлар өчен, һәркем алар урынына үзен яки баласын куеп карасын, империянең үлем тогын үз тәне, үз җаны аша уздырсын, милләтен һәм нәселен бу илдә нәрсә көткәнен бәлки шуннан соң аңлый башларлар...

Язмамны ислам дине кабул иткән 25 яшьлек Фогилев (Фагыйлев?) Олег Игоревичның хаты белән тәмамлыйсым килә. Аны 18 апрельдә әбисе янына килгән җирдән тотып, мәҗбүри рәвештә Уфа ФСБсына алып китәләр. Аннан пикет һәм мөселманнар турында сорау алганнан соң, җавапларыннан канәгать булмыйча, егетне богаулап ташлыйлар һәм кыйнарга тотыналар. Аның да башына бастырып бүрек кидерәләр һәм бүлмәгә алдан алып кереп куйган боксер перчаткаларын киеп, эчен һәм башын төя башлыйлар. Кыйнауларга түзә алмыйча, Олег аңын җуеп егыла, аңына килгәч, аны тикшерүче Ямалетдинов бүлмәсенә алып керәләр. Кыйналудан эче авыртуга түзә алмыйча, Олег бәдрәфкә барырга сорый, әмма аңа, хаҗәтен үтәгәннән соң, Коръән аятьләре язылган китап битләрен туалет кәгазе урынына файдаланса гына, бәдрәфкә барырга рөхсәт бирәселәрен әйтәләр. Егет моңа кискен рәвештә каршы килә:

“На мои требования отвести меня в туалет они по-прежнему отвечали грубым отказом, - дип яза ул. – На столе у следователя лежали листы с аятами Священного Корана на арабском языке. Человек с бритой головой предложил мне возможность посетить туалет, в случае, если в качестве туалетной бумаги я использую листы, содержащие тексты Священного Корана, описанные выше. Данными действиями они унижали как меня лично, так и Ислам в целом. Видя мою острую потребность в посещении туалета, этот же человек, так же предлагал мне сходить в туалет в обмен на показания против самого себя.”

Менә шулай, җәмәгать, Рәсәйнең хокук саклау оешмаларында хәзер ачыктан-ачык изге Коръәнебезне туалет кәгазе урынына файдаланырга кушалар, динебезне мәсхәрәлиләр, бер гаепсез мөселманнарны мыскыл итәләр, җәберлиләр, яшәргә ирек бирмиләр. Югыйсә бу ил, бу җир, бу халыклар мөселманнарның догалары сәбәпле генә һаман яши бит! Аллаһ аларны мөселманнар хакына яшәтә! Шуны аңламыйча, һаман мөселманнарны җәберләгән, динебезне мыскыл иткән бу илнең, бу халыкның киләчәге бармы? Бер көн килеп Аллаһ аларның бугазыннан тотчак бит, шундый итеп тотачак, селкенә дә алмаячаклар!!! Мөселманнарны һәм милләтләрне юк итү өчен Мәскәүдән яшерен әмерләр биреп ятучылар моны аңлыймы икән?! Шул мәкерле әмерләрне үтәүче “погонлы палачлар” кылган явызлыклары бер көн үзләренә әйләнеп кайтасын беләләрме икән?! Нигә бу ил, бу милләт, бу дәүләт һаман тәүбәгә килми, нигә һаман башкаларны газаплый, нигә аларның каннарын эчә?! Югыйсә, без дә бу дөньяга бәхет өчен туган милләт бит, безнең дә үз динебезне тотып, үз ана телебездә сөйләшеп, үзебезчә яшәргә хакыбыз бар! Аллаһ биргән хаккыбыз бар!!!

Бу язмам Татарстан һәм Башкортстан Президентларына, барлык мөфтиләргә һәм муллаларга, барлык татар-башкорт милли оешмаларына, зыялыларга да барып ирешсен иде! Җыр-биюләр, “халыклар дуслыгы” чаршавы артында Идел-Уралда менә шундый фаҗигаләр булып ята, туганнар! Мөселманнарга гына түгел, милләтләргә, динебезгә, телебезгә, яшәешебезгә куркыныч яный! Боларны вакытында хәл итә алмаганыбыз өчен, бүген – тарих алдында, иртәгә Аллаһ каршында ни дип җавап бирербез?! Һәркем шушы турыда уйласын иде.

2011 ел, 24 апрель

Мөрәҗәгатьләр зарар күргән кешеләрнең

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх