Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

Ural,Tatars,Nuclear



i-mulla

takbir.ru





ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Татарларны саклау һәм үстерү мәсьәләләр

    

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Беренче Корылтаеның 30 еллыгына багышланган җыелышның РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

ВТОЦ

Казан ш. 24 февраль 2019 ел

1989 елның 17-18 февралендә Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (БТИҮ) Беренче Корылтае үткәрелде. Беренче Корылтай татар халкының тарихында тирән эз калдырган вакыйга. Бу җыенда беренче тапкыр татар халкының язмышын хәл итә торган мәсъәләләр күтәрелде - Татарстан автономиясен союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрү, татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертү, республиканының икътисади мөстакыйллеге турында, шулай ук бөтен Советлар Берлегендә яшәүче татар халкын берләштерү һәм милли үсешен тәэмин итү.

Корылтайда Советлар Берлегенең республикаларыннан килгән 586 делегат катнашты. Татарстан республикасының дәүләт дәрәҗәсе турында, татар теленең Татарстанда дәүләт теле итү, республиканың икьтисади мөстакыйллеге турында һәм башка резолюцияләр кабул ителде. Бу тарихи Корылтай татар халкының сәяси һәм рухи уянуын күрсәткән беренче җыен булды. 1990 елның 30 августында Татарстан мөстакыйллеге турында Декларация кабул итү, 1992 елда Татарстанның дәүләт дәрәҗәсе турында референдум үткәрү, 1992 елда Татарстан Конституциясен кабул итү – бу тарихи казанышларның нигезендә Беренче Корылтайда күтәрелгән фикерләр һәм карарлар ята.

Бу тарихи документлар бөтен дөньяда танылган һәм Рәсәй Конституциясендә язылган халыкларның тигезлеген һәм үзбилгеләнү хакын расладылар. Әмма Рәсәй мәгариф өлкәсендә канун чыгаруда бу хокукый нигезләрдән баш тартты. № 309-ФЗ Федераль канун асылда татар халкына үзенең тарихын, мәдәниятен, телен белүгә киртә куя. Латиницаны тыю, Бердәм Дәүләт Имтиханын татар телендә бирүне тыю, 3.08.2018 елгы № 317-ФЗ федераль канун -шул ук максатта кылынган гамәлләр. Халыкны туган теленнән мәхрүм итү аны үзбилгеләнү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә һәм көчләүле ассимиляциягә юл ача.

Ничек халыкны көчләүле ассимиляциядән, инкыйраздан коткарып була? Коткару юлы- Рәсәй Конституциясенең преамбула һәм 5 маддәдә күрсәтелгән татар халкының үзбилгеләнү хокукын тормышка ашыру- мәгариф һәм тел буенча вәкаләтләрне Татарстан дәүләтенә кайтару,кичекмәстән татар телен дәүләт тормышына, иҗтимагый һәм икътисади тормышка кертү. Ягъни чын Федерацияне торгызу, Татарстан дәүләтчелеген ныгыту. Әмма Татарстан Дәүләт Шурасы, Министрлар Кабинеты бу мәсъәләне чишә аламы? Татарстан Дәүләт Шурасы һәм Министрлар Кабинеты 26 ел дәверендә Татарстан Конституциясенең 8 маддәсен: “ Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре” тормышка ашыра алмадылар. Бүгенге көндә Татарстанда бер дәүләт теле хөкем сөрә - ул рус теле.

Татарстан Дәүләт Шурасы 1994 елда Татар Милли Университетын ачу турынлда Карар кабул иткән иде. Әмма бу Карар үтәлмәде. 26 ел дәверендә Дәүләт Шурасында татар телендә бер утырышта оештырылмады. 2017-2018 елларда татар теленә һөҗүм башлангач, депутатлар каршы тора алмадылар, битараф булдылар. Татарстан Дәүләт Шурасы Татарстан Конституциясен яклаучы, дәүләтчелекне яклаучы, татар телен яклаучы мөстакыйль сәяси оешма буларак эшләми, үзенең бурычын үтәми. Шуңа күрә депутатларга Татарстан Конституциясенең 88 маддәсенә таянып Дәүләт Шурасын үз-үзен таркату турында карар кабул итергә һәм чираттан тыш сайлаулар билгеләргә тәкъдим итәбез. Татарстан халкы ирекле сайлауларда үзенең чын вәкилләрен, Татарстан Конституциясен яклаучыларны, дәүләтчелек өчен, татар теле өчен көрәшчеләрне сайласын! Шулай ук Татарстан Министрлар Кабинетын вазифасыннан читләштерүне таләп итәбез!

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Татарстаннан сайланган Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдиновка “Төбәк телләре турында Европа хартиясен” ратификациягә кертү, шулай ук татар телен Рәсәйдә икенче дәүләт теле итеп кабул итү турында берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Әмма депутаттан җавап килмәде. Гомүмән Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары татар телен- дәүләт телен, мәгарифен яклап чыкмадылар, Татарстан халкының чын вәкилләре булмадылар. Шуңа күрә Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларына ышанычсызлык белдерәбез, аларны вазифасыннан читләштерүне таләп итәбез! Шулай итеп, милләтне коткару өчен Татарстан дәүләтчелен ныгыту, Татарстан Конституциясенең 8 маддәсен тормышка ашыру кирәк. Шулай ук татар телен Рәсәйдә икенче дәүләт теле итеп кабул итү бик әһәмиятле. Инкыйразны туктату эшен яңадан сайланган Дәүләт Шурасы һәм Министрлар Кабинеты булдыра ала. Шулай ук Дәүләт Думасына Татарстаннан яңа депутатлар сайлау зарур.

  • Республикаларны” берләштерү-юк итү” ниятләрен Рәсәй халыкларынының дәүләтчелегенә каршы җинаять, РФ Конституциясе биргән үзбилгеләнү хокукын бозу дип бәялибез һәм кискен каршылык белдерәбез!
  • Дөньядагы бердәнбер милли мәдәният музеен үз урынында(Милли-мәдәни үзәктә, Пушкин урамы, 86 йорт) саклап калуны таләп итәбез!
  • Татарстан мөфтиеннән таләп итәбез: мәдрәсәләрдә укытуны тулысынча татар теленә күчеререргә!
  • Башкортстанда татар җәмәгатчелегенә 2020 елда булачак җанисәпне үткәрүне күзәтергә мөмкинлеген булдырырга.
  • Башкортстан Президентынан һәм парламентыннан таләп итәбез: Башкортстанда татар телен дәүләт теле итергә!
Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх