Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

Ural,Tatars,Nuclear

Sajtka yardäm - Помощь сайту



i-mulla

takbir.ru





ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2016
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Тарих

на русском     

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

ЧӘРДӘН ХАНЛЫГЫ

Адашкан Атом…

Без, татарлар, гаять бай тарихлы халык, безнең дәүләтләребез генә дә дистәләгән булган, җирләребезнең очы-кырые күренмәгән, шагыйрь әйтмешли, “мең чакырымга – мең чакырым” ара һәм дала җәйрәп яткан... Ул урман-далалардагы, биек ярлардагы курган һәм калалар йөзләгән булган, алар бүген дә тарих туфрагы астында үз ачышларын, үз вакытларын көтеп яталар...

Тау дип уйлаганым курган булды,
Курган дигәннәрем – каберлек.
Татар тарихыдай – мәңгелек...

Без, татарлар, гаять ярлы халык, тарихта шундый бөек дәүләтәр тотып та, бүген дәүләтсез калган, таланган һәм башкаларга ялланган милләт... Без Казан-Болгар тарихы белән генә чикләнгән, һәрхәлдә, татар тарихы, татар шәһәрләре, татар курганнары бөтен Себер һәм Идел-Уралда таралып ятса да, аларны безгә бирмиләр, безнең инде анда кендегебез киселгән...

Без, татарлар, инде үзебез дә артыгына дәгъвә кылмыйбыз, борынгылыкка өмет итмибез, безнең тамырларыбызны – Болгардан, түбәбезне Казаннан ары җибәрмиләр... Асыл нигезебез булган скиф, һун, сармат чорларына, Атилладай алтын ханнарыбызга, Котыптан кыпчак далаларына кадәр җәелеп киткән, Татар бугазыннан Урал тауларына кадәр килеп җиткән, Иделнең башыннан ахырына кадәр дөнья тоткан бу тарихка, бу туфракка инде башкалар дәгъвә кыла, башкалар хуҗа... Алай да бер мизгелдә кан күзәнәкләрендә, хәтер чоңгылларында яшен уты ялтырап китә дә, мең еллык тарих төпкелләрен яктыртып үтә, күңелдә мәңгелек хәтирәләр яңара, терелә, уяна, дөньяга бәреп чыга.

Ачылып китә тарих төпкелләре,
Актарылып чыга бар үткәне,
Ханлыклары, бөек калалары,
Ат чаптырган чиксез далалары,

Татар бугазыннан – Каф таугача,
Алып тауларыннан – Кырымгача,
Кыйтгадан кыйтгага җирләре
Актарылып чыга барысы да...

Урыс фәйләсүфе Иван Ильин татарны “Блуждающий атом” дип атаган, ягъни, “Адашкан атом”... Дөнья буйлап һәм үз-үзендә бәрелеп-сугылып, эзләнеп йөрүче МӘҢГЕЛЕК АТОМ УЛ ТАТАР... Һәм ул үз-үзен яңадан тапканчы, үз асылына яңадан кайтканчы, мәңгелек күчәрендә әйләнәчәк...

Бу язмам Котып карларында, Себер сазлыкларында, Урал ташлары арасында – тарих төпкелләрендә адашып калган татарлар турында, Атлантида кебек җир астына киткән ТАТАР ТАРИХЫ турында...

Бүгенге Россиянең төньяк төбәкләрендә, Пермь краеның иң кырыенда заманында каһарман Атилланың улары яшәгән, нәселе көн күргән, дисәң, күпләр моңа ышанмас иде. Мин менә, татарның адашкан бер атомы, шул җирләрдә булып кайттым һәм моңа инандым. Шулай ук биредә моннан мең еллар элек болгар шәһәре гөрләп торган, бу җирләр Идел Болгарстаны составына кергән, дисәң дә, күпләр моңа шик белдерергә мөмкин. Мин менә, татарның тынгысыз бер җаны, шул җирләрдә булып кайттым һәм моңа ышандым. Заманында урыслар тарафыннан “Пермь Великая” дип аталган, ә татарлар “Чәрдән ханлыгы” дип атап йөрткән һәм Казан ханлыгы составына кергән Чердынь шәһәрендә Ибраһим ханның сугыш киемнәре саклана, дисәләр, күпләр моңа ышанмас иде. Мин, татарның бер тарихчысы, аларны үз күзләрем белән күреп кайттым һәм милләтебезнең бөеклегенә тагы бер тапкыр иман китердем...

Чердынь...
Татар чыганакларында Чәрдән, Чардин, Чардын, Чырдын дип йөртелүче ерак һәм серле төньяк җирләре...
Ул инде бүгенге татар өчен онытылган, югалган, билгесез дөнья, кулдан киткән дәүләт һәм нигъмәт...
Урыслар өчен – христиан диненең үзәге, милләтнең борынгылыгын саклап торучы изге җирләр, кече Ватан, туган ил...
Шул табу һәм югалту тарихын, гыйбрәт өчен, халыкка да сөйләп бирәсем килде...

Тарихтагы Чәрдән

Минем Чәрдән белән ныклап кызыксына башлавыма Атилла хан сәбәпче булды, дисәм, ялгыш булмас. Дөрес, элегрәк тә тарихи һәм әдәби чыганакларда Чердынь-Чәрдән турында аз-маз мәгълүмат очраштыргалады, ләкин аларның берсе дә мине бу легендар урыннарны эзләп ерак юлга кузгалырга этәреч булмады. Галим Әзһәр Мөхәммәди китабыннан мин узган гасырда Чәрдән яныннан Атилла улының көмеш савыты табылганлыгын укып белдем, аңа кадәр тарихчы Индус Таһировның да бу якларда Атилланың улы яшәгәнлеге һәм күмелгәнлеге турында әйткәннәрен ишетеп белә идем.

“Атилла үлгәннән соң, уртанчы улы Диккиз һәм кече улы Ирнәк көнчыгышка – төп һун җирләренә китеп баралар, - дип яза Әзһәр Мөхәммәди. - Диккизнең чынлап та искил, суар һәм болгар кабиләләре белән идарә итүен 1893 елда Пермь губернасы Чардын өязе Керче авылы янында табылган алтын йөгертелгән көмеш савытның арткы ягындагы язу дәлилли. Аның эчтәлеге: “Әгәр киңг /король/ данлы Диккиз кылычласа, сак бул, гүр тәңресенә юлыкма!” – дигән җөмләдән гыйбарәт. Савытның сул ягына кабан дуңгызын кылычлаган патша рәсеме төшерелгән. Аның башына тәкә мөгезе рәвешендә эшләнгән таҗ, ә таҗ өстендә кояш сурәте тора.” /Әзһәр Мөхәммәди. Һуннар һәм туран язмалары. – Казан, 2000, 40 бит./

Ягъни, Кама елгасының башланган урыннарында, хәзерге коми-пермяк җирләрендә, Пермь һәм Свердловски өлкәләренең төньягында, Урта һәм Төньяк Уралда моннан мең биш йөз ел элек Атилланың уллары идарә иткән, тарихта һуннар дип аталып йөрткән бу кавем төрки телле булган. Бу исә бүгенге Урал татарларының ерак бабалары Атилла хан нәселенә барып тоташа, дип әйтергә тулы нигез бирә. Әлбәттә, мондый данлыклы нәсел нигез салган тормыш, дәүләтчелек системасы, шәһәр цивилизациясе Атилла ханның улларыннан соң да дәвам итә. Чәрдәннең тирә-ягыннан табылган затлы скиф әйберләре, унбиш гасырлык алтын һәм көмеш савытлар, бихисап болгар чоры табылдыклары, Казан ханнарының сугыш киемнәре һәм кораллары бу якларның гомер-бакый иң югары дәрәҗәдә тормыш алып баруларын сөйли. Иң мөһиме – ул затлы тормышны коручылар һәм алып баручылар төрки болгар-татарлар икәнлеген сөйли ул табылдыклар...

Әйе, борынгы Чәрдәндә төрки дәүләтчелек беркайчан да өзелеп тормый, һуннардан соң аны биредә Идел буе болгарлары дәвам итә. Тарихта бу турыда да мәгълүматлар шактый. Пермь төбәге белән борынгы Болгар иленең бәйләнешләре инде кире кагылгысыз факт, бу яклар тулысы белән Идел Болгарстаны дәүләте составында булган, шәһәр һәм кирмәннәрен тоткан. Әмма безнең сүзебез Чәрдән турында барганга, беренче чиратта Болгар һәм Чәрдән бәйләнешләренә тукталып үтик.

Талантлы язучы һәм җирле тарихчы Мамин-Сибиряк 1888 елда Чәрдәндә була һәм бу якларның тарихын өйрәнә. Соңыннан аның Чәрдән белән бәйле дистәләгән тарихи очеркы, әдәби язмалары басылып чыга. Мамин-Сибирякның хезмәтләрен һәм Чәрдәнгә язылган шәхси хатларын өйрәнгән Пермь галиме Г.П.Чагин аның болгарлар турында түбәндәге фикерен мисалга китерә:

“В одном из отчетов Московскому археологическому обществу Д.Н.Мамин-Сибиряк высказал далеко не безосновательное наблюдение: ”Для археологии самым интересным является тот угол, где сбегаются три громадные реки – Кама, Вишера и Колва. Здесь когда-то кипела бойкая торговля и стоял богатый булгарский город, составлявший ключ трех волоков – на Северную Двину, на Печору и за Урал. Громадный водный путь, переходивший из Каспийского моря по Волге и Каме до Архангельска, играл в свое время громадную историческую роль, закончившуюся с падением волжских булгар.” /Чердынь и Урал в историческом и культурном наследии России. – Пермь, 1999, стр.275./

Бу факт үзе үк болгар бабаларыбызның төньяктан көньяккача бөтен су юлларын үз кулларында тотканлыкларын күрсәтә, ә су юлы ул вакытларда төп тормыш юлы булып саналган. XIX гасыр галиме В.Берх та Чәрдәннең болгар шәһәре булырга тиешлеген әйтә, әмма аның биш тапкыр урыныннан күчерелгәнлеген язып калдыра. /Берх В. Путешествие в города Чердынь и Соликамск. Спб., 1821, стр. 56, 64./ Ягъни, бүгенге Чәрдән Колва елгасы буенда торса, борынгы Чәрдән Кама елгасы буенда булган булырга мөмкин. Әмма ни булса да, сүз шушы өч төньяк елгасы турында бара, һәм иң күп болгар хәзинәләре дә - 250 предмет биредән табылган. Биредә алтын һәм көмеш, бронза һәм тимер әйберләрдән тыш, күп күләмдә болгар керамикасы, болгар чүлмәк вакытлары да чыкканлыгы билгеле, бу исә болгарларның биредә утрак тормыш белән, шәһәрләр төзеп яшәвен күрсәтә. Моңа Пермь галимнәре А.М.Белавин һәм Н.Б.Крыласова да игътибар иткәннәр:

“Достаточно широко на современной Пермской области встречена болгарская гончарная керамика, - дип яза алар. – ...ее находки уверенно демонстрируют не только торговые связи чердынцев, но и возможности появления в X-XIII вв. в местной этнической среде поселенцев из Волжской Болгарии. Экономические связи с Болгарией и ее приемниками – Золотой Ордой и Казанским ханством сохранялись вплоть до конца XV в. Не без основания в одной из летописи записано, что накануне вхождения Перми Великой в Русское государства “пермяки за казанцев норовили»” /Чердынь и Урал... – Пермь, 1999, стр.79./

Әмма бүгенге Пермь галимнәренең күпчелеге болгарларның биредә шәһәрләр төзеп яшәгәнен танырга теләми, барлык элемтәне сәүдәгә генә кайтарып калдырырга телиләр. А.Ф.Мельничук һәм П.А.Корчагин Белавинның “Болгар вассаллары һәм ясак җыючылары Урал алдында һәм Обь алдында Болгар хакимиятенең мәнфәгатьләрен чагылдырган” дигән фикере белән килешмиләр, алар аңа каршы: ”На наш взгляд эти крайне слабо обоснованные на источниках построения обусловлены тем, что якобы Волжская Булгария полностью доминировала на территории Среднего и Верхнего Прикамья, - дип язалар. – А.М.Белавин берет лишь общий подсчет всречаемости булгарской посуды в слоях как северных памятников родановской культуры, так и южных, что, на наш взгляд, дезориентирует исследователей и создает иллюзию господства Волжской Булгарии над территорией в два раза превышающей ее.” /Чердынский край:прошлое и настоящее. – Чердынь, 2003, стр.25-26./

Урыс тарихчыларының күпчелеге Пермь төбәгенең, шул исәптән, Чәрдәннең дә Идел Болгарстаны кул астында булуын танырга теләми, шулай ук бу якларның Алтын Урда һәм Казан ханлыклары составында булуын да таныйсылары килми. Алар һаман биредән табылган шәһәр урыннарын, кирмән-кәлгәләрне, сандык-сандык гарәп акчаларын, алтын-көмеш табылдыкларны шалашта яшәүче комилар белән бәйләмәкче булалар, имеш, бу байлык алардан калган булырга тиеш. Галимнәр ни өчен күрә торып мондый ялганга баралар соң? Беренчедән, әгәр бу җирләрнең борынгы заманнарда һәм урта гасырларда болгар-татарлар кул астында булуын танысалар, ул чагында бирегә бәреп кергән урыслар басып алучылар булып кала. Икенчедән, коми халкы инде бетеп бара, алар инде беркайчан да урысларга тарих буенча дәгъва белдерә алмаячаклар, ә татарларның хакыйкатьне искә төшерүләре бар, ә ул урыслар файдасына булмаячак.

Инде урыс тарихчыларын үзара бәхәстә калдырып, татар галимнәренең Чәрдән турындагы фикерләрен язып үтик. Күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов үзенең “Нугай урдасы” дигән китабының “Пермь өлкәсе татарлары шәҗәрәләре” дигән бүлегендә, “Җавыш би шәҗәрәсе”нә таянып, “Чырдын – Пермь ягының административ үзәге булганга охшый, - дип яза. – Аның аркылы бу як татарлары Мәскәү белән бәйләнешкә кергәннәр. Димәк, Чырдын Кама буенда Казан ханлыгының административ үзәге булып торган, соңыннан, күрсең, анда Мәскәү воеводасы утыртылган.” /Күрсәтелгән хезмәт, 264 бит./

Марсель Әхмәтҗанов Чәрдәнгә Болгар һәм Казан кешеләренең турыдан-туры тәэсире турында яза: “Җавыш бинең улы Инсан Болгар шәһәреннән Чырдынга килеп урнаша, шунда яши, - дип шәҗәрәне бәян итә ул. – Иван Васильевич Казанны Болгар олысы ханы кулыннан алгач, аңа буйсынып ясак түли башлый. /Күрсәтелгән хезмәт, 264 бит./ Марсель Әхмәтҗанов, шәҗәрәләргә таянып, бу якларга татарларның “XIV гасырдан да соң килмәүләрен” яза, ягъни, Алтын Урда һәм Казан ханлыклары чорында Чәрдәннең татарлар кулында булганлыгын исбатлый. “Пермь ягындагы татарларның административ үзәге булып Чырдын каласы саналган, - дип яза галим. – Ул 1472 елда беренче мәртәбә тарихта искә алына. Аны Казан ханы Ибраһим кордырган булса кирәк.” /Күрсәтелгән хезмәт, 266 бит./

Чәрдәннең биш тапкыр урынын алмаштырганны искә алсак, аның берсен Ибраһим хан кордырган булырга да бик мөмкин, бу инде 1467 – 1479 еллар арасы, дигән сүз. Бу инде үзе үк Чәрдәннең хан заманнарыннан татарлар кулында булганлыгын аңлата. Хәер, бу хакта борынгы риваятьләрдә дә бик ачык әйтелгән. Бу якларда бүген дә бик популяр булган “Гайнә шәҗәрәсе”ннән күренгәнчә, Барда татарлары җирләре белән идарә итәргә рөхсәт ярлыгын Чәрдәннән, татар ханнарыннан барып алганнар, алар анда бер телдә сөйләшкәннәр. Риваять: “Гайнетдин: ”Бу урманнарның, җирләрнең баш кешесе бармы?” – дип сораган. Әйткәннәр: ”Бу җирләр бер падишаһ җире. Аның патшасы Чырдин дигән җирдә, шул Кама суының башында яши, дигәннәр. Бу Гайнетдин Кунгурдан кайткан да, киткән Чырдинга.” /Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан, 1987, 175 бит./

Җирле тарихчы Әмир Фатыйховның язуынча, бу легендаларның берничә варианты бар икән. “Бер төрлеләрендә ике бертуган Тол буена Болгар иленнән Чулман /Кама/ буйлап киләләр, - дип яза ул, - икенчеләрендә күктән төшәләр, карлы яклардан боланга атланып килеп чыгалар /Гайнә белән Әйнә/. /Әмир Фатыйхов. Гәйнә иле. – Барда, 2002, 38 бит./ Биредә ут өчен көрәш тасвирлана, бу көрәштә Әйнә үлә, ә Гайнә исә утны коткарып, үз халкына илтә, шулай итеп, Гайнә ыруы башланып китә. Бу риваятьнең тамырлары тагы да борынгырак – мәҗүси чорларга барып тоташканлыгы күренә, күктән төшкән ике туганның ут-яктылык өчен явыз көчләр белән көрәше тасвирлана. Шунысын да әйтергә кирәк, серле айна ыруының узган гасырларда Сахалин утравының көньягында һәм Япониядә яшәгәнлеге билгеле.

Әмир Фатыйхов үзенең әле 1995 елда Бардада басылып чыккан “Гәйнә иле” китабының беренче басмасында ук Чәрдәнне Пермь татарлары тормышында аерым бер урынга куя: ” Безгә атаклы һуннар каганы Атилланың улы Денгиззих турындагы ачыш, “Гәйнә” риваятеннән Гайнетдиннең, Танып авылы турындагы риваятьтән Биккул бабайның Чардин падишаһына барып йөрүләре, аннан үзләре биләгән җирләргә ярлык алып кайтулары билгеле, - дип яза ул. – Димәк, Чардин Гәйнә тарихында очраклы гына телгә алынмый, аның аерым кешеләренә генә карый торган урын түгел, ә XV гасырларга кадәр Гәйнә иленең мәркәзе шушында булган, дип әйтә алабыз.” /Күрсәтелгән хезмәт, 40 бит./

Әйе, күп төрле чыганаклардан күренгәнчә, Чәрдән шимал төркиләренең, болгар-татарларның мәркәзе, башкаласы булып торган, тирә-юньгә патша ярлыклары таратып утырган, димәк, аның моңа вәкаләте булган. Бәлки шуңа күрәдер матбугатта “Чәрдән ханлыгы” турында да язмалар күренә башлады. Мәсәлән, Радмир Фаязов болай дип яза: ”Белгәнебезчә, хәзерге Пермь өлкәсенең төньягында урнашкан Чердынь шәһәре тирәсендә Казан ханлыгы белән һәрдаим элемтәдә торган Чәрдан дип аталган татар ханлыгы булган. Кызганычка каршы, унбишенче йөз башында швед юлбасарлары әлеге ханлыкны туздырып ташлыйлар. Һәм бүгенге “Пермь татарлары” /”Ботык” кабиләсе/ төркеменә кергән халкыбыз шул ханлыкының варислары булырга тиеш. Чөнки ошбу кабилә төньяктан көньякка сузылган Урал тавының ике ягына җәелеп утырган. Халык авыз иҗаты, башка чыганаклардан күренгәнчә, алар бу урыннарга төньяктан килеп төпләнгәннәр.” /”Шәһри Казан” газетасы, 1994ел, 22 сентябрь саны./

Автор белән Чәрдән ханлыгы һәм “Ботык” кабиләләре мәсьәләсе буенча тулысынча килешергә була, чыннан да, бу диалект-шивәдә сөйләшүче татарлар хәзер Пермь краеның Көнгер, Октябрь, Орда, Уинск, Лысьва, Березовка, Суксун районнарында яшиләр. Әмма Радмир Фаязов “унбишенче йөз башында Чәрдәнне җимергән швед юлбасарлары” турында мәгълүматны кайдан алгандыр, анысын әйтә алмыйм. Мин бу хакта Чәрдәнгә баргач, музей хезмәткәрләреннән дә сорадым, алар биредә әсир шведларның чиркәүләр төзүен генә әйтә алдылар. Чәрдән өчен, нигездә, ике гасыр буе урыслар белән татарлар сугыша, кайвакыта бу сугышларга вогуллар, башка җирле халыклар да кушыла, алар турында алда язармын, иншаллаһ!

Себер татарлары турында зур хезмәтләр язып калдырган тарихчы Габделбәр Фәйзархманов та Пермь җирләрен болгар-татар халкының яшәгән һәм дәүләт тоткан урыннары итеп карый. Галимнең язуынча, болгар-татарлар Чәрдәндәге су юлын үз кулларында тотканда, урыслар аңа якын да килә алмаганнар: “Долгое время Камский путь был закрыт для русских, т.к. могущественное Булгарское государство держало в своих руках торговые пути в Сибирь, - дип яза ул. – После падения Булгарского государства в XIII в. этот путь принадлежал преемнику Булгарии – Казанскому хансту. Со времен Булгарского государства в Пермской земле жили булгары, потом волжские татары, продолжившие свое проникновение на северо-восток. После завоевания Казани русским открылась возможность пользоваться Камской дорогой. Русские пользовались двумя ветвями Камского пути: через Чердынь и по р. Чусовой» /Габдельбар Файзрахманов. История Сибирских татар. – Казань, 2002, стр.183./

Башка татар чыганакларында да Чәрдәннең милли үзәк, мөһим бер стратегик урын икәнлеге ассызыклана. Әйтик, тарихчы Рөстәм Нәбиев Чәрдәнне Чуртан дип атый һәм аның төньякка хәрәкәт итүдә бик әһәмиятле урын булганлыгын әйтә: “Ключевым пунктом пути на север являлась Чердынь /Чуртан/, стоявший на пересечении речного пути на север и сухопутной – в Зауралье, - дип яза ул.- Местные краеведы на основе археологических данных утверждают, что населенный пункт существовал уже в VIII-IX вв.” /Р.Набиев. Булгар и Северная Европа. Древние связи. – Казан, 2001, стр.67./

Әйе, бу тирәдә Чуртан дигән авыл да бар, әмма ул Кама буена урнашкан, ә бүгенге Чәрдән Колва елгасы буенда, Колва 5 чакырымнан Вишерага коя, ә Вишера – Камага. Кыскасы, бөтен болгар-татар шәһәрләре, кирмән-кәлгәләре, кала-салалары шушы өч елга арасындагы өчпочмакка урнашкан булган, һәм бөтен затлы табылдыклар, болгар-татарларның сугыш һәм эш кораллары да шушыннан чыга. Моңа Пермьдә яшәүче һәм милләттшләребез турында бай эчтәлекле китап язган Данир Закиров та игътибар иткән: “Таким образом, период X – первой трети XIII века характеризуется как период активного взаимодействия Волжской Булгарии и народов Верхнего Прикамья, - дип яза ул. – Волжская Булгария к XI – XII векам фактически присоединила земли Предуралья. Это дало право правителю булгар собирать в Прикамье налоги: джизью и харадж.” /Данир Закиров. Татары и башкиры Перми. – Пермь, 2008, стр.79./

Тарихи чыганакларга нигезләнеп, Данир Закиров югары Камада борынгы болгар мәчетләре дә булганлыгын яза. Әлбәттә, мөселманнар шәһәрләр салып яшәгән урыннарда мәчетләрнең булуы гаҗәп түгел, әмма шул җирләрдә бүген исламның эзе дә булмау бик гаҗәп һәм кызганыч... Данир Закиров Каманың югары агымында болгарларның ювилер үзәге булган, дип бара һәм моны күп санлы мисаллар белән исбат итә. “На наличие в Прикамье булгарского ювилерного центра указывает и находки здесь ювилерного инструментария, - дип яза ул. – В Прикамье найдены две булгарские матрицы для тиснения, в деревне Ручиб Чердынского уезда – медный штамп для поясных бляшек с изображением двух львов в восточном стиле XI – XIII веков.” /Күрсәтелгән хезмәт, 77 бит./ Автор шулай ук бу якларда күпләп болгар сугыш кораллары – булат кылычлар, балта һәм чукмарлар табылуын да яза, әйтик, шул ук Чәрдән районының Пянтег авылында көмеш белән бизәлгән затлы болгар балтасы табыла. Соликамски һәм Березники шәһәрләре тирәсеннән табылган дала сукаларын да җирле тарихчы болгар игенчелек техникасы белән бәйли һәм : “Таким образом, тот факт, что пашенное земледелие возникло и развивалось у жителей Пермского Предуралья под воздействием булгар, не вызывает сомнений”, дип нәтиҗә ясый. /Күрсәтелгән хезмәт, 79 бит./

Бүгенге көндә Чәрдән тирәсендә чәчелмәгән кырларны, яңадан урман басып киткән иген басуларын күрәсең дә, урман төпләп иген иккән болгар-татар бабайлар искә төшә... Әмма алар хәзер биредә юк инде, үзләре дә, шәһәрләре дә, авыллары да юк... Болар хакында мин алдагы бүлектә сөйләрмен, иншаллаһ!

Урал татарлары турында язып та, Себер татарлары турында дәшмичә калсаң, дөрес булмас иде, чөнки аларның язмышлары да, тормышлары да бик тыгыз бәйләнгән була. Чәрдән өчен барган күпчелек сугышларда, бигрәк тә, XVI гасырда, нигездә Себер татарлары катнашкан, алдагы бүлекләрдә без әле моңа тукталырбыз. Шулай ук Себер һәм Урал татарларының сөйләмнәрендә дә уртак яклар шактый, бу бигрәк тә “кый”лаштыруда һәм “ц” лаштыруда, “а”ны “о” белән алыштыруда ачык сизелә. Ни гаҗәп, Чәрдән тирәсендә кайбер урыс авылларында бүген дә “чәй”не Себер татарлары кебек “цой” диләр! Моңа урыс галимнәре дә игътибар иткән, әмма бу күренешне “Чердынские говоры - характерные для северно-русских говоров древнерусского языка” дип аңлаталар. /Чердынь и Урал... стр.24./ Ә сүз бит күп гасырлар элек чукындырылган татарларның, урыс милләте составына күчкәч тә, кайбер тел үзенчәлекләрен саклап калулары турында бара!

Омскида яшәп иҗат итүче тарих фәннәре докторы А.Н.Томилов та Пермь татарларының формалашуында Себер татарларының зур роле булуын һәрвакыт ассызыклап тора. /Томилов А.Н. Тюркоязычное население Западно-Сибирской равнины в конце XVI – первой четверти XIX в. – Томск, 1981, стр.30-33./ Моңа Пермьдә яшәүче галимнәр дә игътибар иткәннәр: «Кроме “остяцского” компонента в формировании пермских татар принимали участие другие тюркские компоненты, - дип яза алар. – А.Н.Томилов отстаивает положение об участии в этом процессе сибирских татар. По его мнению, Сылвенско-Иренское междуречье в прошлом являлось зоной контакта поволжских и сибирских тюрков и в составе населения поречья в XVI – XVII вв. кроме угров /манси/ были тюрки – сибирские татары, продвинувшиеся в Предуралье еще в период Сибирского ханства.” /Этнокультурная самобытность и особенности татарского и башкирского населения Пермского края. – Пермь, 2006, стр.16./ Шулай ук Чәрдән һәм аның тирәсеннән табылган хәзинәнең бер өлеше Себергә генә хас җәнлек мотивларын чагылдыруны да әйтеп үтәргә кирәк, бу бизәнү әйберләре Себер татарлары арасында да киң кулланылган.

Мин Чәрдән турында ел буе мәгълүмат тупладым, ел буе анда барырга җыендым, бу тарихи җирләрне үз күзләрем белән күреп кайтырга теләдем. Атиладан башлап, Ибраһим ханга кадәр татар тарихын үз кочагына алган Чәрдән җирләре хәзер нинди икән, борынгы бабаларыбызны бирегә ниләр тарткан икән, монда безнең эзләребез сакланып калганмы - мине шулар кызыксындыра иде. Һәм мин июль аеның җәйге челләсендә ерак юлга кузгалдым...

Тормыштагы Чәрдән

Чаллыдан Пермьгә автобус белән ун сәгатьлек юл, Пермьнән Чәрдәнгә - тагы алты сәгатьлек сәфәр икән. Юл гел урман эчләреннән бара, ара-тирә каршыга Кама елгасы килеп чыга, Чәрдәнгә җитәрәк башка зур төньяк елгалары да очрый башлый. Элек безнең бабайлар бу юлны су белән айлар буе үткәннәр, бу турыда җирле тарихчы Әмир Фатыйхов: ”Оса – Болгардан Чердыньга илтүче /корыдан 20 көнлек, су буйлап 90 көнлек/ сәүдә юлының нәкъ уртасында урнашкан тукталыш урыны /мәнзил/” дип яза. /Әмир Фатыйхов. Гәйнә иле. Беренче китап. – Барда, 1995, 50 бит./ Оса-Усадан Чердыньга ярты юл булгач, Болгардан тулысынча бу юлны бик озак үткән булып чыгалар. Галим Мирфатыйх Зәкиев ул якларда көмеш чыккан булырга тиеш, дип яза, әмма бу хакта башка чыганаклар юк кебек. Атилла улларыннан башлап, Ибраһим ханга хәтле бу якларны үз итүенең төп сәбәбе башкада булырга тиеш, ул заманда Чәрдән тирәсе төньяктан Урал тауларын әйләнеп үтеп Себергә, Көнчыгышка, Азиягә үтә торган төп юл булган, бу юлны кем үз кулында тоткан, шул дөньяны тоткан. Тарихтан күренгәнчә, бу юл башта төрки скиф һәм һуннар кулында, аннан аларның дәвамчылары болгарлар кулында булган, аннан инде закон буенча татарлар кулына күчкән. Әлбәттә, урыслар да иң төньяк чикләрдән, Котып ягыннан Уралны әйләнеп үтәргә тырышканнар, үз сукмакларын да салып караганнар, әмма дөнья сәүдәсе барыбер Чәрдән аша барган, кыйтгаларны, Азия белән Европаны ул тоташырган. Шуңа күрә төньякта иң зур сугышлар да Чәрдән өчен барган...

Картадан карасаң, Чәрдән Пермь өлкәсенең иң төньяк чигенә урнашкан, моннан соң инде цивилизация юк кебек, берничә авыл һәм төрмәләр генә урнашкан. Мин Чәрдәнгә барам, дигәч, кайберәүләр миңа, “Анда төрмәләрдән башка берни юк бит инде”, диделәр. Әйе, бу якларда төрмәләр шактый икән, әмма төрмәләрдән башка нәрсәләр дә бар булып чыкты. Әйтик, искиткеч матур табигать! Биредә ул берни белән пычранмаган, чөнки Чәрдәндә бернинди промышленность юк, үзен урманнар чорнап алган, аяк астында Колва елгасы җәелеп ята... Күк йөзе биек һәм зәп-зәңгәр, ә җәйләрен – ак төннәр, Чәрдән Петербург белән бер киңлектә ята икән. Чәрдәнгә Әби патша заманында шәһәр статусы бирсәләр дә, ул хәзер зур авылны хәтерләтә, анда нибары 5-6 мең кеше яши, төзелешләр юк, хөкүмәт учреждениеләре барысы да дип әйтерлек революциягә кадәр салынган байлар йортында. Кыскасы, үзәк урамнар ике катлы таш йортлардан торса, кырый-кырыйда агач өйләр тезелеп киткән...

Мине Чәрдәндә беркем дә каршы алмады, чөнки без алдан күпме эзләтсәк тә, биредән бер татар да тапмадык. Дөрес, 2002 елгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча Чәрдән районында 513 татар яши, дип язылган, әмма Чәрдәннең үзендә без хәтта телефон кенәгәсе буенча да татарлар тапмадык. Без дигәнем – мине Пермь шәһәрендә зурлап каршы алган һәм бирегә озатып калган милләттәшләребез – шәһәрнең милли-мәдәни мохтәрияты җитәкчесе Данир әфәнде Закиров һәм аның ярдәмчесе, сәнгатькәр ханым Әлфинур Тюмисева. Аларның үзләренең дә Чәрдәндә булганнары юк икән, биредә татар оешмалары да, мәчет тә юк булып чыкты. Аның каравы чиркәүләр...

Чиркәүләр турында аерым әйтеп үтәсем килә. Әле бирегәгә килгәнче үк, миңа Бардада Чәрдән чиркәүләренең фоторәсемнәрен биргәннәр иде. Мин аларны карый башлагач, тетрәнеп киттем – алар барысы да мәчетләрне хәтерләтә, яшел гөмбәзләре өстеннән тәреләрен алсаң, Казанның Мәрҗани мәчете дип уйларлык иде. Кызыл кирпечтән салынган җиде яруслы бер чиркәү исә Сөембикә манарасын хәтерләтә иде... Әлбәттә, музейга кереп чыккач һәм кунакханәгә урнашкач, мин Чәрдәнне карарга чыгып киттем һәм шәһәр уртасында бер-бер артлы тезелеп киткән чиркәүләр каршында, абынгандай, туктап калдым. Бу чиркәүләр барысы да, мәчетләр кебек, маңгайлары белән көньяк-көнчыгышка – кыйбла тарафына карап торалар иде...

Икенче көнне мин эшемне крайны өйрәнү музееннан башладым, миңа ярдәм итәргә биредә эшләүче, ихластан христиан динен тотучы Марина Ивановна Ветчакова алынды. Бу музейга инде йөз ел икән, аны 1899 елны шәһәрнең зыялылары, байлары бергәләп Пушкинның йөзъеллыгы уңаеннан оештырган булганнар, кешеләр хәтта үзләренең алтын-көмеш табылдыкларын да музейга бүләк итеп биргәннәр, бүгенге көндә биредә 120 мең экспонат саклана, диделәр. Шул вакытта ук шәһәр китапханәсе дә ачылган, аңа да беренче китапларны байлар һәм зыялылар китергән, китапханә хәзер дә эшчәнлеген дәвам итә. Бу музей һәм китапханәләрдә татар тарихы белән бәйле әйберләрне дә очратырга мөмкин, бигрәк тә - музейда. Гомумән, ерак төбәкләрдәге провинция музейларында һәм аларның китапханәләрендә, иркенләп эзләсәң, татар тарихына кагылышлы күп кенә кызыклы нәрсәләр очратырга була. Бу сәфәремә чыгар алдыннан да миңа галим Марсель абый Әхмәтҗанов: “Соликамски яки Чәрдән музеенда Ибраһим ханның сугыш киемнәре булырга тиеш, карап кайт әле”, дигән иде. Һәм менә беренче табыш, беренче могҗиза – мин Коръән аятьләре язылган сугыш киемнәре каршында басып торам! Бу, һичшиксез, Марсель абый әйткән Ибраһим хан киемнәре булырга тиеш – тимер боҗралардан үрелгән көбә, тимер очлым, калкан һәм кылыч, түтәсенә бисмилла язылган айбалта һәм тимер терсәкчә...

Агач баскычтан икенче катка күтәрелүгә, бу экспонат сине башта үзенең кырыс дәһшәте, тимер салкынлыгы белән каршы ала. Ул үзенең серен теләсә кемгә ачарга ашыкмый, сугыш киемнәренең астына бик кыска гына итеп: “Снаряжение воина. Железо. XV-XVII вв. Поступила из собрания В.Н.Алина в 1918 г.” дип язылган. Монда татар сүзе дә, хан сүзе дә юк. Мине озата йөргән Марина Ивановнадан бу экспонатның тарихын сорыйм, ул исә, мине гаҗәпләндереп: “Сөембикә-ханбикә заманыннан калган булырга тиеш”, дип җавап бирә, әмма моны берни белән дә исбатлый алмый. Ярый, сүздә булса да, Казан белән, татар белән бәйләве дә яхшы. Мин дә бу сугыш киеменең татарныкы икәнлеген әйтәм, анда язылган Коръән аятьләрен дәлил итеп китерәм. Әлбәттә, беренче барганда ук мин бу сугыш киемнәрен пыяла шкаф артыннан чыгартып, әйләндерә-әйләндерә карый алмадым, алар кагылгысыз, әмма булдыра алганча җентекләп тикшердем, өйрәндем, хәзер шул хакта башкаларга да җиткерергә телим.

Тимер көбә бик яхшы сакланган, бары тик утыртма якасында гына кызгылт күгәрек табы күренә. Ул зур гәүдәле ир-атныкы булырга тиеш, озынлыгы – тездән түбән, итәге бераз ерык, күлмәк җиңнәре шактый озын. Маңгаена Коръән аятьләре язылган тимер очлым /шлем/ - аның артында һәм яңак янында тимер боҗраларадан үргән челтәр япма, аларның кайберләре сүтелгән. Тимер калкан – ул бик яхшы сакланган, шактый авыр һәм саллы күренә. Калканның бизәлеше бик сәер – ислам һәм мәҗүсилек билгеләре бергә кушылган, дигән фикер калды.Түгәрәк калканның нәкъ уртасында – бөке кебек калкып чыгып торган кеше йөзе, аннан тирә-юньгә кояш нурлары таралган, моны кояш-кеше дип тә кабул итәргә мөмкин. Калкан өстен тутырып кош һәм җәнлек рәсемнәре ясалган, алар бер-берләре белән аралашып, уралышып беткәннәр. Ә түгәрәк калканның иң читенә, калкып чыгып торган шакмакчыклар эченә, Коръән аятьләре язылган... Бер кырыйда – агач саплы тимер кылыч, аның йөзлеге бераз күгәргән, шактый калын һәм саллы күренә, озынлыгы бер метр тирәсе булыр. Аста – сугыш айбалтасы, аның сабы шактый озын, ул тимердән сырлап ясалган, түтәсенә Коръән аятьләре язылган. Тимердән ясалган сыңар терсәкчә, терсәк башында – калку кеше йөзе, калкандагы рәсемнәр биредә дә кабатлана кебек.

Инде бу киемнәрнең хуҗасы – Ибраһим хан турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. Ул – Чыңгыз хан нәселеннән, Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәтнең оныгы, татар иле белән 1467-1479 елларда идарә итә. Бу чор эчендә урыслар берничә тапкыр Казанга һөҗүм итеп карыйлар, әмма теләкләренә ирешә алмыйлар. Ибраһим ханның шулай ук урыслар кулына күчкән төньяк өлкәләрне кире кайтару өчен сугышлар алып баруы да билгеле. /Ризаэтдин Фәхретдин. Казан ханнары. – Казан, 1995, 58-61 битләр./ Татар тарихына ул иле өчен кулына кылыч тотып көрәшкән каһарман хан булып кереп калган. Марсель Әхмәтҗановның:”Чырдынны Казан ханы Ибраһим кордырган булса кирәк”, дигән сүзләрен дәлилләү җиңел булмас, әмма эзләнүләр алып барырга кирәк, дип уйлыйм.

Бу сугыш киемнәренең шулай ук Ибраһим ханның улы – Илһам ханныкы да булуы мөмкин, тарихи чыганакларында аның икенче исеме – Гали хан. Ул 1479 – 1487 елларда Казан ханлыгы белән идарә итә. Бу чорда Мәскәү инде ачыктан-ачык татар дәүләтенең эчке эшләренә тыкшына башлый, хан тәхете өчен туганнар арасында астыртын көрәш башлап җибәрә, бу көрәш 1487 елның 9 июлендә урысларның Казанны алуы һәм Илһам-Гали ханны урыслар кулына тотып бирү белән тәмамлана. Ул гаиләсе белән төньякка сөргенгә сөрелә һәм шунда үлә, исән калган нәселен исә чукындырып, урыс ясыйлар. /Бу хакта төгәлрәк мәгълүматны Михаил Худяков һәм Риза Фәхретдин хезмәтләреннән табарга була./

Татар ханының сугыш киемнәрен Чәрдән музеена тапшырган кеше – урыс купецы Алин. Алиннар – бу якларда бик билгеле, бай, халыкка күп ярдәм иткән, пароходлар тоткан, чиркәүләр салдырган нәсел. Әмма аларның нәсел тарихы 1770 елдан гына билгеле, аңа кадәр кем булулары, кайдан килүләре әйтелми. Музей хезмәткәрләре үзләре үк бу фамилиянең урысныкы түгеллеген әйтәләр. Монда фамилиясе татарныкы булган байлар шактый булган – Алиннар, Надымовлар, Юргановлар... Шушы Алиннар бу якларда – Вологдада сөргендә үлгән Гали ханның нәселе түгелме икән, дигән фикер бар. Югыйсә, Казан ханнарының сугыш киеме бу гаиләгә кайдан килергә һәм гомер буе сакланырга мөмкин? Кайбер чыганаклар буенча, бу сугыш киемнәрен Василий Алин үзе музейга тапшырган, кайберләрендә аларны большевиклар тартып алган, дип язылган. Мөгаен, соңгысы дөрестер, әгәр Алиннар бу сугыш киемнәрен музейга бирергә теләсәләр, 1899 елда, музей ачылганда ук биргән булырлар иде. Ул вакытта алар музейга 49 борынгы көмеш табылдык тапшыралар.

Хакимияткә большевиклар килгәч, совет власты Алиннарны кычкыртып талый, бар байлыкларын тартып ала, үзләрен йортларыннан куып чыгара. Алиннарда сакланган татар ханының сугыш киеме дә шул вакытта тартып алынган булырга бик мөмкин. Соңыннан Алиннар Колчакка ияреп, көнчыгышка китәләр, гаилә башлыгы Николай Алин Читада үлеп кала, хатыны һәм уллары Бразилиягә барып урнаша, шунда яшәп, шунда вафат булалар. Василий Николаевич үлгәнче Чәрдән белән хат алышып тора, музей өчен акчалар җибәрә, гомер буе туган якларын сагынып яши, бу хакта аның Чәрдәндә басылып чыккан хатлары сөйли. Кем белә, бәлки татар ханнарының ерак нәселе, инде урыс кешесе булып, ерак Бразилия илләрендә бу дөньядан китеп баргандыр... Кем белә...

Мин Алиннарның нәселе белән бик кызыксынгач, бөтен документларның Чәрдәндә 1792 елгы янгында юкка чыгуын әйттеләр. Гаҗәп, шул ук вакытта музей китапханәсендә борынгы урыс кулъязмалары, XV-XVI гасыр христиан дине китаплары сакланып калган. Әмма биредә татар тарихы белән бәйле язмаларны табу мөмкин түгел, урыс чыганакларыннан берәмтекләп эзләп тапсаң гына инде...

Татар ханының сугыш киемнәрен һәм коралларын өйрәнүне тәмамлагач, Атилла улының көмеш касәсе турында соравымны бирдем. Әлбәттә, мин аның монда түгеллеген, ә Петербургның Эрмитаж музеенда саклануын белә идем инде, Чәрдән музеенда эшләүчеләр дә шуннан артыгын белмиләр булып чыкты, Атилла турында да беренче ишетүләре икән. Хәер, бу тирәдән нинди генә борынгы нәрсә табылса да, аны иң беренче индоиранлылар белән бәйлиләр, унбиш мең еллык алтын-көмеш табылдыкларны барысын да фарсыларныкы дип язып куйганнар. Менә алтын йөгертелгән көмеш тәлинкә, аңа атка атланган патша рәсеме ясалган, ул кылычы белән аюларны чәнчи... Җиденче гасырда ясалган бу хәзинәне 1967 елда Чәрдәннән ерак түгел урнашкан Зур Аниково /Әнәк?/ авылында тапканнар һәм астына “иранныкы” дип язып куйганнар. Менә шундый ук көмеш тәлинкә, монысында патша бәрәннәргә уктан ата, унбиш гасырлык бу табылдыкка да “иранныкы” дип язганнар, ул исә 1936 елда Кече Аниково авылында табылган. Шулай ук “иранныкы” дип язылган ике көмеш тәлинкә дә бик хикмәтле рәсемнәргә бай. Аның берсе 1936 елны Кече Аниково авылында табылган һәм бишенче гасыр хәзинәсе, дип билгеләнгән. Көмеш савыт өстенә әкиятләрдәге Сәмруг кош рәсеме ясалган, ул тәпиләре белән курчак хәтле генә хатын-кызны кысып тоткан. Аста исә ике бәләкәй ир-ат йөгереп йөри, аның берсе Сәмруг кошка уктан ата, икенчесе җилкәсенә чукмар салган, каядыр йөгерә. Ян-якка ике озын агач рәсеме ясалган, тәлинкә тирәсен үсемлек бизәкләре сарып алган... Менә тагы бер “иранныкы” дип язылган көмеш савыт, монда кирмәнгә һөҗүм сурәтләнгән. Бу савыт та Аниково авылылыннан, 1909 елда табылган.

Өстенә һәм сабына Коръән аятьләре язылган алтын йөгертелгән савытны XII-XIII гасырлар табылдыгы дип билгеләгәннәр, ул 1959 елда Кече Аниково авылы янында табылган. Монда инде “иран” сүзе юк, шул ук вакытта “төрки-татар” яки “мөселман” дигән сүз дә юк, һәрхәлдә, биредә ислам дине тотып көн күрүчеләр безнең болгар-татар бабаларыбыз булган бит! Кыскасы, Кама белән Колва-Вишера елгалары арасыннан 18 борынгы заман хәзинәсе табылган! Борынгы курганнардан исә кешесе-ние белән савыт-сабалар, сугыш һәм эш кораллары чыккан, боларның да хуҗалары билгесез. Хәер, югарыда “иранныкы” дип язып куелган табылдыкларны да, курганнардан чыккан борынгы байлыкны да мин үзем төрки скифларныкы, һуннарныкы, дип исәплим, шул исәптән, Атилла улының көмеш савытын да. Кайсы яктан килеп карасаң да, бу байлык – безнең борынгы бабаларыбызныкы, төрки халыкныкы, болгар-татарларныкы, әмма бу хакта язмыйлар да, сөйләмиләр дә.

“Недалеко от с. Редикор находится маленькая деревня Аниковская, - дип яза җирле тарихчылар. – В плане каких-либо достопримечательностей она ничем не выделяется. Но вот если бы предположим в нашем Пермском крае издавалась книга рекордов, то эта информация о деревне Аниковской попала бы на ее страницы. Здесь найдено самое большое количество древних кладов /арабских, иранских, серебряных украшений, сосудов, монет/ на всей территории Пермского края.” /Бординских Г.А., Власов Ю.С. Пянтег Праведный. Китапның кайда чыгуы һәм елы күрсәтелмәгән./

Музейда шулай ук 200 көмеш тәңкә саклана, аны гарәп акчалары, диделәр, IX-X гасырныкы икән. Бу хәзинә 1949 елны Горбунов авылы кырларын сөргәндә табыла. Миңа калса, болар гарәпчә язылган болгар тәңкәләре булырга тиеш, әмма аны Казаннан белгечләр килеп укуы кирәк. Алай да, ачыктан-ачык Идел Болгарстаныныкы, дип язылган экспонатлар да бар һәм музейда алар шактый. Менә Шәһри Болгардагы кебек чигә алкалары, алар көмештән ясалган, экспонатның астына “Волжская Болгария. Серебро. IX-XIII вв.” дип язылган, бу алкалар Кече Аниково авылыннан табылган. Шулай ук бу авылда бронзадан ясалган болгар көзгесе кисәкләре табылуын да әйтергә кирәк. Мин көмештән эшләнгән муенса янында да озак басып тордым. Аның ясалу урыны “Поволжье», ягъни, Идел буе дип кенә күрсәтелгән, чоры – X-XI гасырлар. Аның астына нигәдер “Гривна” дип язганнар, бу инде урысларда борынгы акча берәмлеген аңлаткан. Музей хезмәткәре дә шулайрак аңлатты, имеш, акчалары беткәч, шушы муенсаның баш-башын кисеп түләгәннәр икән. Урысларда бәлки шулай да эшләгәннәрдер, әмма борынгы болгарларда бармак яссуы бу боҗра-муенсалар серле көчкә ия, дип исәпләнгәннәр һәм аны югары дәрәҗәдәге кешеләр генә кигән.

Болардан тыш та музейда болгар әйберләрен шактый очратырга мөмкин, әмма аларның күпчелеге шкаф асларында, аерым махсус урыннарга кертеп куелган. Мин биредә авызына туфрак капкан бронза үрдәкне дә, ат рәвешле йозакларны да, борынгы болгарларның эш һәм сугыш коралларын да, пыяла мәрҗәннәр, бизәнү әйберләрен дә күреп кайттым, алар барысы да Шәһри Болгарныкына тәңгәл иде. Музей хезмәткәрләре аларны бирегә Болгардан китергәннәр, дип баралар, ә кайбер нәрсәләр Чәрдәннең үзендә ясалган булырга да мөмкин бит! Данир Закиров үзенең югарыда телгә алган китабында бу якларда болгар ювилер үзәге булган, дип яза һәм Чәрдән янында бизәнү әйберләре ясый торган кораллар һәм калыплар /матрица/ табылганлыгын хәбәр итә. Бәлки галим Мирфатыйх Зәкиевның, бу якларда көмеш табылган, дигән сүзләрендә хаклык бардыр, чөнки Чәрдәннән ерак түгел башланып киткән Төньяк Урал тауларында алтын да, көмеш тә табылып тора. Алай булганда, болгар бабаларыбызның Чәрдәнне бер сәяси һәм сәүдә үзәге итүләре аңлашыла, алай булганда, күпчелек көмеш әйберләрнең биредә ясалуы да бик мөмкин хәл.

Музей хезмәткәрләре һәм җирле тарихчылар үзләре дә Идел Болгарстанының Чәрдәнгә, югары Камага тәэсирен берничек тә әйләнеп уза алмыйлар һәм ул экспонатларда да ачык чагыла. Дөрес, алар биредә болгарларның шәһәрләр төзеп яшәп ятуларын ничек тә йомшартып күрсәтергә тырышалар, барысын да сәүдәгә генә кайтарып калдырырга телиләр, ә инде Чәрдәннең, югары Каманың Идел Болгарстаны составында булуын бөтенләй әйтмиләр.

“Особенно устойчивыми были связи с населением Волжской Болгарии, существующей с VIII по XIII вв. на Нижней Каме и Волге, - дип язылган музейдагы болгар чоры экспонатлары янына. - Болгары основывали в Прикамье торговые фактории, через которых к родановцам в обмен на пушнину и соль поступали бытовые вещи и предметы роскоши, ювилерные украшения из серебра, бусы из стекла и камня, бронзовые зеркала и ткани. Часть изделия изготовливали в Болгаре и Биляре – столице Волжской Болгарии, а некоторые предметы болгарские купцы привозили в Верхнее Прикамье из Средней Азии и Китая.”

Алай да, болгарларның бу якларда сәүдә нокталары булганлыгын таный җирле тархчылар, әмма шуннан ары китмиләр. Безгә, ни булса да, үзебезгә Чәрдәнгә барып, болгар-татар тарихы белән бәйле табылдыкларны, истәлекләрне җентекләп өйрәнергә һәм җирле матбугатта чыгышлар ясарга кирәк. Бу темага Казанда яки Пермьдә фәнни конференцияләр уздырсаң да яхшы булыр иде. Безнең тарихта иң йомшак өйрәнелгән урын – төньяк икән, урыслар язганга ышанып, без Төньяк Уралны, Каманың югары агымында урнашкан җирләрне тулысы белән аларга бирдек, ягъни, урыс тарихы итеп язарга мөмкинлек бирдек. Ә ул җирләрдәге скиф, һун, болгар, татар тарихын кая куясын? Дәшмәскәме? Әмма биредәге урыслар, безнең дәшмәүдән файдаланып яки белемсезлеге сәбәпле, татарларга канэчкеч бер кыргый халыкка караган кебек карыйлар, бөтен матбугатлары, китаплары, хәтта сәхнә күренешләре “явыз татар”ны тасвирлау белән тулган...

Шуңа күрәдер, мине музейда һәм шәһәрдә озата йөрүче Марина Ивановна, гафу үтенгәндәй, әйтеп куйды: “Сез безне дөрес аңлагыз, - диде ул, - биредә без, урыслар, татарларга караганда җирле коми-пермякларны якынрак күрәбез, чөнки алар безгә татарлар кебек яу белән килмәгән, ә татарлар унбер тапкыр Чәрдәнгә һөҗүм иткәннәр!” Мин дә аның соравына сорау белән җавап бирдем: “Ә сез беләсезме, ни өчен татарлар Чәрдәнгә һәм бу тирәдәге кала-салаларга шулай һөҗүм итеп торганнар соң? – дидем мин. – Чөнки алар, татарлар, үзләренекен кире кайтарып алырга теләгән. Чөнки биредә сезгә, урысларга кадәр татарлар яшәгән, урыслар басып алганнан соң, биредә аларның кол ителгән туганнары калган, ата-бабаларының каберләре калган, урыс кул астында мәчет-мәдрәсәләре калган, ә сезнекеләр ул мәчет-мәдрәсәләрдән чиркәү-монастырьлар ясаган... Менә ни өчен татарлар Чәрдәнгә һөҗүм итеп торган, алар аны кире кайтарып аласыларына ышанганнар, өметләнгәннәр... Безнең урында сез булсагыз, нәкъ шулай эшләр идегез...”

Марина Ивановна уйга калды, аннан әкерен генә әйтеп куйды: “Без узган тарихка беркайчан да бу күз белән караганыбыз юк иде... Димәк, дөньяда башка төрле караш та була ала икән...”, диде ул.

Ә музей диварыннан безгә Төньяк Уралны чукындырырга килгән урыс попларының сурәтләре карап тора иде, ә елгага җирле халык, татар ирләре куып кертелгән...

Чәрдән өчен сугышлар һәм чукындыру тарихы

XV-XVI гасырларда Чәрдән һәм тирә-юньдәге кала-салалар өчен урыслар һәм татарлар арасында 11 сугыш була. Дөрес, аларның кайберләрендә җирле халыклар – вогул-остяклар, комилар да катнаша, әмма аларның да күпчелеге татар ягыннан торып сугыша, чөнки алар бу вакытта инде татар дәүләтләре составында булалар. Урыслар тарихи чыганакларда һәм елъязмаларда “Пермь Великая» дип аталган Чәрдән җирләре өчен көрәш Алтын Урда дәүләтенең таркалу елларына туры килә. Аңа хәтле урыслар бу тирәләргә борын тыгарга куркалар, тагы да төньяктарак булган Усть-Вымьнан ары уза алмыйлар. Бу хакта урыс тарихчылары үзләре дә ачыктан-ачык яза, бары тик татарлар хуҗа булганга гына бөтен Төньяк Уралны басып ала алмауларын әйтәләр:

“Пермская земля издревле привлекала к себе внимание русских князей, и только монголотатарское иго тормозило ее колонизацию, - дип яза алар. – После распада Золотой Орды происходит бурный рост Московского княжества за счет присоединения уделов Северо-Восточной Руси и земель северного Приуралья.” /Защитники Перми Великой. – Чердынь, 2007, стр.4./

Урыс чыганакларында Чәрдән беренче тапкыр 1451 елда искә алына, Вычегда-Вымь елъязмасында князь Михаил Ермоличның Мәскәү князе Василий Темный тарафыннан Чәрдәнгә “наместник” итеп билгеләнүе хәбәр ителә. Әмма билгеләнү – ул әле идарә итү дигән сүз түгел, бигрәк тә - башка халыклар яшәп яткан ерак ил-җирләр белән... Урыс тарихчылары монда да үз-үзләре һәм бер-берләре белән каршылыкка керәләр. Әйтик, “Пермский край. Чердынь” дип аталучы китап-юлкүрсәткечне чыгаручылар /Петербург, 2009/ бу борынгы җирләрдә электән коми-пермякларның ата-бабалары гына яшәгәнлеген язалар: “Разумеется, история земли Чердынской гораздо древнее: первые поселенцы этих мест, предки коми-пермяков – родановцы, еще VIII – IX вв. основали свое городище на Троицком холме и селище на Вятском”, дип хәбәр итә алар /11 бит/, әмма монда электән болгар-татар шәһәре булуы турында дәшмиләр. Икенче җирле тарихчы Г.Н.Чагин дөреслеккә якынрак килә, Чәрдән һәм тирә-яктагы башка шәһәрләрнең бары тик 1472 елда гына урыслар тарафыннан яулап алынуын, аңа кадәр бу якларда вогул-остяклар һәм татарлар яшәгәнлеген яза:

“Собирание земель и присоединение к Москве все новых и новых территорий привело московских князей на верхнюю Каму, - дип яза ул. – Отряд, посланный в 1472 г. Иваном III, успешно выполнил поставленную задачу. Взял городки Чердынь, Покчу, Искор, Урос и “привел всю землю ту за великого князя”. / Г.Н.Чагин. Народы и культуры Урала в XIX – XX вв. – Екатеринбург, 2003, стр. 4./

Алай да, сорау туа – 1451 елда Чәрдәнгә Мәскәү тарафыннан урыс князе билгеләп куелган икән, нигә бу якларны, шул исәптән, Чәрдәнне дә 1472 елда тагы сугышып яулап алырга иде? Һәм урыслар Чәрдәнне һәм башка тирә-яктагы шәһәрләрне кем кулыннан тартып алалар соң? Моңа җавап итеп, уйлап чыгарылган роданов кабиләләрен, ягъни, җирле комиларны, мансиларны күрсәтәчәкләр. Әмма бу кабиләләрнең беркайчан да үз дәүләтчелекләре булмаган, алар нигездә татарлар кул астында яшәгәннәр, шулай ук аларның калалары да булмаган, алар күпчелек очракта урманнарда яки су буендагы сала-авылларда яшәгәннәр. Димәк, 1472 елда урыслар Чәрдәнне татарлар кулыннан тартып алган булып чыга? Ул вакытта, кем басып алучы соң – үз җирләре һәм дәүләтләре өчен көрәшүче татарлармы, әллә инде бу җирләрне, шәһәр-авыларны канга батырып сугышып алучы килгән-килмешәк урыслармы?

1472 елгы “Россиягә кушылу” сугышы турында югарыда телгә алган “Чердынь. Путеводитель” китабы тагы да ачыграк яза: “Окончательное присоединение Перми Великой к Московскому государству завершилось в 1472 г. военным походом князя Федора Пестрого и воеводы Гаврилы Нелидова, - дип яза алар. – Поход начался зимой 1471 г. из Великого Устюга. Войска, разделившись у Анфалова города, один за другим захватили укрепленные пермяцкие городки Урос, Покчу, Чердынь и Искор. Князь Ф.Пестрый резиденцию московских наместников перенес в Покчу. 26 июня 1472 г. Великий князь московский Иван III получил весть о взятии Пермской земли. Князя Михаила и его воевод вместе с военными трофеями отправили в Москву. Михаилу сохранили княжеский титул, и он продолжал оставаться наместником Москвы в Перми Великой.” /Күрсәтелгән хезмәт, 11-13 битләр./

Тагы сораулар туа – ни сәбәпле үзәкне Чәрдәннән Покчага күчергәннәр, ул бит шактый җайсыз җирдә, тагы да төньяктарак урнашкан? Әллә Чәрдәнне алулары барып чыкмаганмы? Шулай ук Чәрдәнне чукындыру һәм анда беренче христиан храмын салу да күп сораулар тудыра. Бөтен урыс тарихчылары бер тавыштан, Чәрдәндә яшәүче коми-пермякларны урыс побы Иоан-Богослав 1462 елда чукындырган, дип язалар, ә аның исемендәге ирләр монастыре, имеш, 1463 елда ук салынган. Чәрдәнне 1472 елда гына басып алгач /әллә алганннар, әллә юк/, ничек анда ун ел алдан монастырь салып куеп була икән? Мөгаен, Чәрдән ул елларда кулдан-кулга күчеп йөргәндер, шул бер арада урыс миссионерлары, хәзерге Сыктывкар якларындагы Усть-Вымьнан килеп, берничә кешене чукындырып та киткәннәрдер. Әмма ничек шул арада хан сараедай таш чиркәү төзеп куярга мөмкин? Мондый ашыгыч эш бары тик мәчетне чиркәүгә әйләндергәндә генә мөмкин. Кыйблага карап торган бу монастырь-чиркәүне мин дә барып карадым һәм элек монда мәчет булган, дигән фикергә килдем. 1451 елда ук Чәрдән белән идарә итү өчен билгеләнгән князь Михаил 1472 елга хәтле кайда качып яткан соң, ни эшләгән, нигә аның хезмәтләре турында урыс чыганакларында берни юк? Хәер, кайбер хезмәтләрдә Мәскәүнең князь Михаилга ышанып бетмәве турында, аны татарлар белән бергә эш йөртә, дип шикләнүләре дә әйтелә. Һәм нигә аны, 1472 елда Мәскәүгә кайтарып җибәрәләр, ә үзәкне Чәрдәннән әллә кайдагы Покчага күчерәләр һәм Чәрдән 50 ел буе башкала булудан туктап тора? Бу сорауларның берсенә дә җавап юк, урыс тарихчылары аны эзләми дә, чөнки артык төпченү һичшиксез, татар тарихына китереп чыгарачак...

Шунысын да әйтергә кирәк, җирле халыклар беркайчан да урыс басып алуы белән дә, көчләп кертелгән христиан диненә дә риза булып тормаганнар, гасырлар буе моңа каршы көрәш алып барганнар. Әйтик, 1455 елда ук, Мәскәү князе бирегә үз наместнигын куеп азапланганда, вогул юлбашчысы Асык үзенең улы Юшман белән Вычегдага барып, “Пермь атакае” Питиримны үтереп кайта. Бу хәл Мәскәүне тагы да ярсытып җибәрә, урыслар җирле халыкларга каршы канлы сугышлар һәм суешлар оештыралар. “Московские власти начинают карательные военные действия против непокорного и незащищенного населения Приуралья и Зауралья, - дип яза болар турында татар тарихчысы Габделбәр Фәйзрахманов. – Наиболее жестокие походы на вогулов, остяков и других племен Москва предпринимает в 1465, 1485 и 1499 гг.” /Күрсәтелгән хезмәт, 181 бит./ Әлбәттә, болар барысы да көчләп чукындырулар, тәре үптерүләр аша бара. Әмма урыс тарихчылары боларны куертырга яратмый, биредә бөтен матбугат “татар басып алучыларының явызлыклары” белән тулган...

Урысларның Төньяк Уралга 1472 елгы яулары аерата рәхимсез була, 4 мең кешелек җәза отряды белән Великий Устюгтан бирегә килеп, алар 41 шәһәр һәм авылны утка тоталар, канга батырып, басып алалар, җирле халыкларның 58 юлбашчысын кылыч астында Россиягә баш ияргә мәҗбүр итәләр, коллык белән ризалашмаган бик күп татарларны үтерәләр. /Бу хакта мәгълүматны табарга була: Алексеев М.П. Сибирь в известиях западно-европейских путешествинников и писателей. – Иркутск, 1941, стр.134; Устюжеский летописный свод. Стр.167, 168, 189, 209; Габделбәр Фәйзрахманов. Күрсәтелгән хезмәт, 181 бит./

Бу сугышта урыс воеводасы Гаврила Нелидовның җирле халыкка карата кылган явызлыкларын елъязмачылар да яшереп калдыра алмыйлар, теркәп куялар, бу хәлләр халык хәтерендә дә яхшы саклана. Шушыларга нигезләп, Чәрдән язучысы Светлана Володина үзенең “Легенды и сказания Чердынской земли” китабында “Легенда об Уросе” дигән очеркын да урнаштыра: “Что и говорить – грозовою тучею налетел Нелидов на уросцев. Всех, кого в деревне нашел, лютой смерти предал. Ни младенцев в люльках, ни стариков немощных не пощадил. За огонь ночной полил землю северную горячей кровушкой.” /Светлана Володина. Легенды и сказания Чердынской земли. – Пермь, 2004, стр.146./

Әмма язучы ханым Урос авылында кемнәр яшәгәнен әйтми һәм бу урыс белән урыс арасындагы сугыш кебек аңлашыла. Ә бу авылда бит татарлар һәм ислам динен кабул иткән җирле халыклар яшәгән! Менә кемнәрне авылы белән суеп чыккан урыс гаскәриләре, язмадан күренгәнчә, аңа хәтле алар инде Искор-Искәрне ут төртеп яндырган булганнар: “Где там им с москвитами сладить! Они уже к Покче подбираются, а Искор весь до тла пожгли, окаянные!” /Күрсәтелгән хезмәт, 143 бит./

Әлбәттә, татарлар да моңа җавапсыз калмыйлар, бераз тернәкләнү белән, Себер ягыннан килеп Юграны туздыралар. “В начале XVI в. тюменские татары под руководством царевича Кулук-Салтана, сына Ибака повоевали всю нижнюю землю, разорили Усолье на Каме, русских вывели и перебили” дип яза татар тарихчысы Габделбәр Фәйзрахманов югарыда телгә алган китабында. /Күрсәтелгән хезмәт, 187 бит./ Эш шуна барып җитә ки, Себер татарлары 1535 елда урысларның Уралдагы башкаласы булып торган Покчаны ут төртеп яндыра, шуннан соң үзәк Чәрдән шәһәренә күчерелә. Урыс чыганакларында Чәрдәндә шушы вакыттан агач кремль салына, дип язылган, ләкин безгә калса, ул кремль татарлар идарә иткән заманнардан ук булган һәм урыслар әзер кирмәнгә кереп утырганнар. Ни өчен шулай дип язам, чөнки кремль берничә көн эчендә генә төзелә торган нәрсә түгел. “Кремль был спланирован по рельефу местности, имел шесть башен, глубокий ров и высокий вал, - дип яза Чәрдән буенча юлъкүрсәтү китап-брошюрасы. – В укрепленном городке находился гарнизон стрельцов, хранилось вооружение. Чердынская крепость выдержала 11 осад со стороны татар и вогул.” /Күрсәтелгән хезмәт, 13 бит./

Тарихчылар әйтүенчә, Чәрдән кремле XVIII гасырда янып юкка чыккан. Әмма ничек кремль хәтле кремль юкка чыгарга мөмкин икән – анысы билгесез. Мин Чәрдән кремле урынында булдым, Колва елгасы ярында тау башына урнашкан булган ул. Анда археологлар казу эшләре дә алып барганнар, әмма ни сәбәпледер, эшне туктатканнар, мөгаен, “җайсыз” әйберләр чыга башлагандыр. Алай да җир астыннан казып чыгарган таш нигезне кире күмеп куя алмаганнар, ул Чәрдәндә татар тарихының тере шаһиты булып, маңгае белән кыйблага карап иңрәп ята... Мөгаен, бу урында да мәчет булгандыр...

Чәрдән уртасында бер харам-часовня бар, ул 1547 елда татарлар тарафыннан үтерелгән 85 урыс гаскәрие хөрмәтенә ачылган. Биредә бу вакыйгага һич онытылырга ирек бирмиләр, аны гел куртып торалар, үлгән урыслар хөрмәтенә тәре йөрешләре уздыралар, татарларны хурлап, китаплар язалар. Моңа нигез булып урыс елъязмаларындагы “В сем году /1547/, января 6-го, бысть побиение, от набега ногайских татар, Чердынского уезда, Кондратьевой слободе, над Вишерою рекой, 85 человек...” дигән сүзләр тора. Ягъни, татарлар белән бу сугыш Чәрдәндә түгел, Вишера елгасы буендагы Кондрат бистәсендә була һәм шунда 85 кеше үлә. Имеш боларның мәетләре җәйге челләдә боз белән агып килгән һәм аларны Чәрдәнгә алып кайтып күмгәннәр, иртән 85 кешенең исеме язылган такта кисәге пайдә булган икән...

Икенче бер урыс галиме И.Я.Кривощеков исә әле XX гасыр башында ук Чәрдән өязен һәм бу сугышны бик нык өйрәнеп, бөтенләй башка төрле фикер әйтә. Ул Кондрат бистәсе янындагы сугышны татарлар белән бәйләми, ә җирле мәҗүси халыкларның үз диннәре өчен христианнарга каршы, көчләп чукындыруга каршы сугышлары, ди: “Нападение в 1547 году на Кондратьеву слободу и уничтожение в ней 85 человек, в числе их инока – миссионера, ясно говорят, что это мщение соседних некрещенных инородцев пермичей и вогул, живших в окрестностях Кондратьевой, а не нашествие Ногайских татар, которым, как магометанам, было также мало дела до обращения пермичей-язычников в христианство, как их соплеменникам башкирам и другим монгольским народностям.” /Кривощеков И.Я. Словарь географическо-статистический Чердынского уезда Пермской губернии. – Пермь, 1914. Кн.I. стр.39./

Әмма шунысын да әйтергә кирәк, бу вакытларда инде җирле халыкларның бер өлеше, вогул-остяклар, коми-пермяклар, бигрәк тә аларның юлбашчылары инде ислам динен кабул иткән булалар һәм төркиләшәләр. Һәм алар алга таба инде ислам динен дә яклап урысларга каршы сугышалар, ә Себер һәм Казан татарлары да аларга ярдәмгә мөселман кардәшләрен коткару өчен дип киләләр. Әмма күпчелек урыс галимнәре нигәдер мәсьәләнең бу ягына игътибар итмиләр, киресенчә, үзләренең басып алуларын аклау өчен, җирле халыкларын үтә кыргый һәм авызларыннан кан тамып тоган мәҗүсиләр итеп күрсәтергә тырышалар. Әмма бу һич кенә дә алай түгел, төрки-мөселманнар белән бергә гасырлар буе аралашып, берләшеп яшәгән җирле халыклар инде аларның мәдәниятен дә үзләштерә башлаган була.

Бүгенге тарихчы Г.А.Бординских 1547 елгы урыс-татар сугышына башка төрлерәк карый, ул татарларның Пермь якларына бу һөҗүмнәрен Казан вакыйгалары белән бәйли. Билгеле булганча, Мәскәүдәге урыс хөкүмәте Казанны беркайчан да тынычлыкта калдырмый һәм 1545 елда аның өстенә Түбән Новгородтан, Вяткадан һәм Чәрдәннән гаскәр җыеп җибәрә. Әмма казанлылар бу өч отрядны да чорнап алып юк итәләр, кайбер тарихчылар исә аларның Казанда күп татарларны харап итеп өлгерүләрен яза. 1546 елның гыйнварында Казан ханы Сафа-Гәрәй тәхетеннән төшерелеп тора, әмма июль уртасында нугай морзаларыннан гаскәр туплап, ул яңадан Казанга кайта һәм хан тәхетенә утыра. Менә шушы чорда Казан ханы, нугай гаскәриләре ярдәмендә, яңадан Пермь җирләрен кире кайтарып алырга омтылып караган булырга да мөмкин, чөнки 1545 елда Казанны юк итәргә Чәрдән урыслары да килгән була бит!. Тарихчы Бординскихның язуынча, нугай-татар гаскәрләре Кама буйлап югары күтәреләләр, урысларны Соликамскида туздыра башлап, Чәрдәннәрне үтеп, төньяктагы Искорга хәтле барып җитәләр. Бу сугышлар берничә ай барган булырга тиеш һәм анда меңләгән кеше үтерелә.

“Насколько позволяют судить летописи, ни позже, ни раньше Великопермская земля таких потерь не несла, - дип яза тарихчы Бординских. – У Кондратьевой слободы погибло 85, а у Верх-Боровой 40, в Соликамске и его окрестностях 886 человек. То есть всего летописи зафиксировали гибель 1011 человек. Плюс погибшие в Вильгорте, под Искором и, может быть, еще в других местах. Большие территории Перми Великой были опустошены.” /Защитники Перми Великой. – Чердынь, 2007, стр.10./

Чәрдән урысларының 1545 елда Казанга килеп, күпме татарларны үтергәннәрен без белмибез, ә биредә һәр кеше санаулы. Әйткәнемчә, Чәрдәндә бу вакыйгага онытылырга ирек бирмиләр, ул милләтне күзгә күренмәгән дошманга каршы берләштерергә ярдәм итә ахырысы. Хәтта балалар өчен әкият рәвешендә язылган китапларда да татарларны эт итеп сүгәләр, сабый күңеленә аларның куркыныч образларын салып калдыралар. Сүзем дәлилле булсын өчен, шундый китапларның берсеннән мисал китереп үтәм:

“В те времена, когда Чердынь Пермь Великая в православную веру обращалась, когда открывался чудскому народу свет Христова, не было покоя древней земле от набегов вражских. Нападали на чудь татары казанские, сибирские да ногайские, жгли нещадно селенья мирные, убивали без жалости всех, кто ко Христу взоры свои обращал. Не по нутру пришлось, видно, татарам, что селился в Прикамье русский люд, единого Бога знавший, а не идолов резных деревянных.” /Светлана Володина. Легенды и сказания Чердынской земли. – Пермь, 2004, стр.34./

Автор бу китабында татарларның тетмәсен тетә, аларны “лютый враг”, “недруг”, “несметная орда”, “черная лавина”, дип тә атый, “злые вороги и головы свои поганые здесь сложили”, дип тә өстәп куя. “Не на жизнь, а на смерть бились ратники с неприятелем, грудью стрелы татарские принимая, и пали защитники все до единого в жестоком сражении, но ни на шаг не отступили пред силою грозною, не пустили орду на Чердынь-град”, дип нәтиҗә ясый ул. /Күрсәтелгән хезмәт, 35 бит./ Бу юлларны укыгач, урыс баласының татарга мөнәсәбәте нинди буласы билгеле инде – ул аңа тарихи дошманы итеп карый башлый һәм һәр адымда аннан үткәннәр өчен үч алырга тырыша. Татарларга бүгенге тискәре мөнәсәбәт еллар буе менә шундый китаплар аша да тәрбияләнде инде...

Тагы урта гасырлар Чәрдәненә кайтыйк әле...

Урыслар Пермь җирләрен басып алсалар да, монда татар тормышы тиз генә юкка чыкмаган, татарлар әле шактый еллар Чәрдән, Искәр, Урос, Гайнә, Покча, Ныроб, Соликамски һәм башка кала-салаларда яшәүләрен дәвам иткәннәр. Бу елларда Чәрдән кремленә ясалган 11 һөҗүм – ул читтән килгән татарларның гына явы түгел, ә туган туфракларында яшәүче милләттәшләребезнең һәм башка җирле халыкларның да урыс басып алуына, көчләп чукындыруларга каршы көрәшләре булган. Әмма Казан һәм Әстерхан ханлыклары юк ителгәч, Пермь җирләрендәге татарларның да хәле авырая, алар дошман белән бергә-бер калалар. Ул арада Явыз Иван, алга таба Себер ханлыгын басып алу хыялы белән, Строгоновларга Урал һәм Себер җирләрен тарата башлый – 1558 елда ул аларга 20 ел салым түләмәү хисабыннан бу якларда зур җир биләмәләрен бирә. 1570 елда инде Строгоновлар 8 миллион десятина Урал җирләренә хуҗа булып алалар, анда Конкор, Орел-Каргедан, Нижний Чусовой, Верхний Чусовой калаларын төзетеп куялар.

“Во время первой переписи Перми Великой в 1579 г. в Чердынском, Соликамском уездах и в вотчине Строгоновых насчитывалось 220 сельских поселений с 514 дворами и 1985 человек мужского пола. Самыми крупными поселениями были уездные города Чердынь и Соликамск и Орел-городок – центр вотчины Строгоновых”, - дип яза тарих фәннәре докторы Георгий Чагин. /Г.Н.Чагин. Народы и культуры..., 4 бит./

Строгоновларның тимер базларында, чуен заводларында, тоз шахталарында, төрмә-утарларында күпчелек кол ителгән җирле халык – вогуллар һәм комилар, татарлар бил бөгә, аларны чылбыр-богауларга бәйләп егылып үлгәнче эшләтәләр. Строгоновларның җир биләмәләре, тимер һәм тоз базлары арткан саен, коллар да күбрәк кирәк була бара, ул колларны сакларга һәм камчылап эшләтергә юлбасар казакларны яллыйлар. Менә шул башкисәр урыс казаклары, инде Уралның аргы ягына да чыгып, Себер ханлыгы биләмәләрен, ханты-манси җирләрен талый башлыйлар, Самар каласында моңа кадәр тиңе булмаган суеш оештыралар, җирле халыкны кол итеп, көчләп чукындырып, Строгоновларның базларына китереп ташлыйлар.

Әлбәттә, бу хәлләр Себер татарларын нык тетрәндерә һәм алар җирле халыклар белән берләшеп, Уралны үтеп чыгып, Строгоновларның кала-салаларына һөҗүм итәләр, аларның төп максаты – кол ителгән милләттәшләрне, дин кардәшләрне коткару була. Тарихка кереп калган татар яуларының берсе 1573 елда була, Күчем ханның улы Али солтан һәм абыйсының улы Мөхәммәткол, 10 мең кешелек гаскәр белән килеп, Чусовой буйларында Строгоновларның утарларын туздырып ташлыйлар, бик күп колларны азат итәләр, төрмәләрен җимерәләр, Строгоновлар исә үзләре Соликамскига качып котыла.

Урысларга каршы шундый ук яуны 1581 елны вогул князе Кихек оештыра, ул Соликамскины яндыра, урысларның күп кенә кала-салаларын юк итә. “В 1582 году вогулы напали на Чердынь, многие жители были убиты, имущество разгромлено», дип яза татар тарихчысы Габделбәр Фәйзрахманов, Миллерның “История Сибири” хезмәтенә таянып, югарыда искә телгә алынган китабында. /Күрсәтелгән хезмәт, 187 бит./ Бу елларда Пелым князе Аблай-Гәрәйнең дә урысларның кала һәм салаларына көчле һөҗүмнәр ясавы билгеле. Әйе, җирле халыклар беркайчан да урыс басып алуы белән килешмәгәннәр, үзләрен һәм диннәрен яклап, гасырлар буе көрәшкәннәр, инде чара калмагач, үз эчләренә бикләнгәннәр...

Нәкъ шушы елларда, Ермакның Себергә һөҗүмгә әзерләнүен белеп, Күчем хан да аңа каршы Уралга үзенең гаскәрен җибәрә. Элеккеге тарихчылар бу датаны 1581 елның җәе, дисәләр, бүгенгеләре 1582 елның җәе, дип язалар. Кыскасы, Күчем ханның олы улы Али солтан җитәкчелегендәге зур татар гаскәре, атларга атланып, Урал тауларын үтеп чыгалар, Чусовойдан башлап, Чәрдәнгә хәтле җирләрне яулап алалар, урысларның кала һәм салаларын туздыралар, бик күп кол татарларны һәм җирле халыкны азат итәләр. Бу хәлләрдән соң Чәрдән воеводасы В.Пелепелицын Мәскәү патшасы Явыз Иванга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була, ул Строгоновларны үзләренең казакларын Себергә җибәрү сәбәпле, Чәрдәнгә ярдәм итә алмауда гаепли. “...Строгоновы послали своих казаков 1 сентября в Сибирь, и в тот же день на Пермь Великую напали кучумляне и пелымские манси, осадили город и многих людей побили”, дип яза ул Мәскәүгә Строгоновлар һәм Ермак өстеннән. /Чердынь и Урал… - Пермь, 1999, стр.110./

Али солтанның бу хәрби сәфәрдә шактый озак – елга якын булганлыгы билгеле. Моның сәбәпләре дә бар – беренчедән, урыс кул астындагы татар җирләрен һәм кол ителгән җирле халыкны тулысынча азат итү максаты булса, икенчедән, кышка калгач, Урал аша атлы гаскәргә юл юк. Тарихта гаҗәп хәлләр була, бу очракта да шулай килеп чыга – анда, Себердә, Ермак татарларның кала һәм салаларын туздырып йөри, ханлыкның башкаласы Искәрне ала, монда, Уралда, Али солтан урысларның кала һәм салаларын туздырып йөри, борынгы Искорны яулап ала... Бер-берләреннән мең чакырымнар ераклыкта яткан ике Искәрнең бер исем белән аталуы да бик гаҗәп. Хәзер икесе урынында да буш кыр... Әмма Себердә дә, Уралда да Искәргә онытылырга мөмкинлек бирмиләр, татарлар – дога кылып, урыслар – тамашалар куеп, бу вакыйгаларны гел искә алып торалар.

Минем кулыма 2001 елның 14 сенябре көнне Чәрдәннән ерак булмаган борынгы Искор-Искәр җирләрендә уйналган театраль тамашаның сценарие килеп керде. Ул Чәрдән җирендә булган тарихи вакыйгаларны театрлаштырган рәвештә торгызу – “Набег ногайских татар из Сибири на городок Искор в 1581 г.” дип атала. Тамашаны бөтен Россиядән җыелган галимнәр, сәнгатькәрләр һәм меңгә якын кеше карый, ул ачык һавада, борынгы Искәрдән ерак булмаган Бастарып кырында уздырыла. Әлбәттә инде, урта гасыр урыслары һәм татарлары булып киенгән үзешчәннәр, татарларның башында – төлке койрыгы, өсләрендә - чуар үзбәк халаты, урысларда – тимер көбәләр һәм очлымнар...

Ә тамаша мондый – тыныч кына яшәп яткан урысларга нугайлар һөҗүм итә, алар бөтен гаиләне үтереп бетерә, йортларына ут төртә. Урыслар белән нугайлар арасында сугыш башлана, ике яктан да күп кеше үлә. Ниһаять, урыслар татарларны җиңә, урманнан монахлар чыгып, чиркәү җырларын җырлый башлыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, бу тамашада монахлар булып җырлап торучылар – Татарстанның Раиф монастырыннан махсус килгән “Притча” вокаль квартеты була.

Инде тексттан бер өзек китерик: “1581 г...на поляне – рубленная крестьянская изба, обнесенная изгородью. В ней живет семья: мать, отец, трое сыновей и дочь. Мирная картина...скромный крестьянский быт...Вдруг из леса выбегает җладший сын и кричит, что неподалеку ногайцы. Слышны свист, крики. Из леса мчится лошадь, на которой убегает от ногайцев дочь. Семья укрывается в избе. Один из ногайцев забегает в избу, учиняет страшную расправу над семьей. Ногайцы поджигают жилище...” /Чердынский край: прошлое и настоящее. – Чердынь, 2003, стр.71./

Менә шулай язылган һәм сәхнәгә куелган. Сценраийның авторы – Чәрдән районы иҗат үзәге директоры Е.Н.Дьякова, консультанты – тарихчы Г.А.Бординских, икесе дә хакимият кешеләре, димәк, татарларга карата мондый тискәре караш – ул урыс хакимиятенең рәсми карашы, дигән сүз. Моны бары тик шулай аңларга һәм бәяләргә мөмкин. Инде тарихтагы Искор-Искәр турында да бераз чын мәгълүмат биреп үтик. Биредә бу сүзне комичадан “ис” – таш, “кар” – торак урыны дип тәрҗемә итәргә тырышалар, әмма ул татарчадан “иске җир”, “борынгы җир” кебек тә аңлашыла, шундый мәгънә бирә. Урыс елъязмаларында Искәр 1472 елдан искә алына, әмма ул тарихта IX гасырлардан ук билгеле, бу хакта тарихчылар В.Н.Берх һәм В.А.Оборин җентекләп язалар. Чәрдәннән тагы да төньякта, зур сулардан бераз читтә, урман-таулар арасына урнашкан Искор-Искәр җирле халыкларның һәм болгар-татарларның уртак шәһәре булып торган булырга тиеш, ул иң нык саклана торган крепость булган һәм Пермь җирләрен Печора һәм Вычегда якларыннан килгән яулардан каплап торган. Биредә Кор /Кар/ исемле легендар патша идарә иткән, борынгы легендаларда аның вогул һәм югра кабиләләренә каршы көрәше тасвирлана, димәк, ул алардан булмаган, дигән сүз. Миңа калса, риваятьләрдәге Кор ул болгар-татарларның төньяк олыслары белән идарә итүче атаклы Кара бик морза яки аның нәселеннән булырга тиеш.

Заманында мин Кара бик шәҗәрәсе, Кар иле татарлары турында үземнең “Таралып яткан татар иле” китабымда язган идем инде. /Казан, 2003, 102-158 битләр./ Татар тарихында бу нәселдән дә серле токым юктыр, мөгаен. Алар язып калдырган дистәләгән шәҗәрәләрдән күренгәнчә, бу Нухрат татаралары үзләрен Сократ хәким нәселеннән, дип баралар, тагы да ерак нәсел башында исә Нух галәйһиссәлам тора, аның углы Яфәстән туган буын арасында КОРы хан, КОРЛУ ханнар да бар, әлбәттә, КАРАГЫЛ-КАРА хан да теркәп куелган. Әйткәнемчә, алар төньяк олысларда яшәгәннәр һәм идарә иткәннәр, бу – хәзерге Киров өлкәсенең төньягы. Бу исә Нократ һәм Кама елгалары буенча барып, төньяктагы Гайнә иленнән, Чәрдәннән һәм Искор-Искәрдән кул сузымында гына. Кем белә, бүген урыс галимнәре бик тырышып күтәргән серле Кор патша бәлки шушы Кар иле татарларыннан Кара бик яки Кор, Корлу ханнар булгандыр... Шул ук вакытта угыз дастаннарындагы Коркут ата һәм Күр углы да аңа шактый якын. Кор патша турында урысча шигырьдә //предание/ исә аның Урал тауларына гына түгел, Обь, Иртыш, Тубыл буйларына да хуҗа булганлыгы әйтелә:

Наш могучий Кор прекрасный,
Богатырь рыжебородый,
Золотой кудрей блистает.
Некогда он шел войною
На вогулов и на йогра...

Покорились царю Кору
Обь река, Иртыш прекрасный,
И Тобол узнал о Перми,
О владеньях царя Кора
У истоков светлой Камы... /Чердынь. Путеводитель…стр.12./

Әмма бүгенге кайбер урыс тарихчылары Кор-Карны бик тырышып “татарларга каршы көрәшкән” фин-угыр халкы вәкиле итеп күрсәтәселәре килә, болгар-татар дип әйтә алмыйлар бит инде! “Древний Искор был крупным военно-оборонительным центром, что подверждается находками предметов вооружения, - дип яза алар. – Центральная часть Искорского городища, около 400 кв.м., ограниченная вторым и третьем валами, является основным местом святилища... Местным населением это место называлось княжим местом, что связано с именем легендарного царя Кора, оказавшего сопротивление татарам.” /Чердынь. Путеводитель. – Петербург, 2009, стр. 90./

Борынгы Искор-Искәр урынында инде хәрабәләр генә калган, ә бүгенге Искор авылы аннан 5 чакырымда урнашкан һәм үзенең чиркәүләре белән данлыклы. Ни гаҗәп, биредә дә Сөембикә манарасына бик нык охшаган, кызыл кирпечтән салынган җиде яруслы чиркәү бар. Ә борынгы Искәр шәһәре урынына урыслар часовня салып куйганнар, часовня имеш нугай татарлары тарафыннан җәберләнгән изге Параскева Пятница исемен йөртә һәм анда җирле халыкларны чукындыру һәм татарлар белән сугыш рәсемнәре ясалган. Искәр часовнясы открыткасының артына язылган текст та татар темасын әйләнеп үтмәгән: “На северной стороне изображена сцена крещения жителей Перми Великой в XV веке. Над входом запечатлен момент защиты городка Искор от набега татар”, дип язылган. Шулай, синең өеңә кереп утыралар да, син аны кире кайтарып алырга омтылгач, сине үк юлбасарлыкта гаепли башлыйлар...

Алай да, бу якларда меңнәрчә ел яшәгән болгар-татарлар кая киткән соң, алар барысы да үлеп беткәнме, яки килгән татарларга ияреп китеп барганмы, әллә эш бөтенләй башкачамы? Әлбәттә, татарлар үлеп тә бетмәгән, барысы да китеп тә бармаган, ә исән калу өчен, милләтен һәм динен алмаштырырга мәҗбүр булган. Әгәр бер халык, яшәү яки үлем алдында калганда, әлбәттә нинди хәлдә һәм халәттә булса да, яшәүне сайлый. Инде тирә-яктагы бөтен татар дәүләтләре юкка чыгып беткәч, инде урыслар бу якларда мәңгелеккә тамыр җибәргәч, инде алар арасында татар-мөселман булып сакланып калу алга таба мөмкин булмагач, татарлар әкренләп урыс милләте составына күчеп беткәннәр. Шуңа күрә бу якларда урыс теленең аерым сөйләше бар, ул “ялгыш сөйләм” дип атала һәм Себер татарлары, мишәрләрнең диалектын нык хәтерләтә. Шуңа күрә биредә чиркәү-часовнялар да кыйблага караган, монастырьлар тирәсенә күмелгән борынгы каберләрдән дә кыйблага карап яткан мәетләр чыга, шуңа күрә татарлар белән бәйле урыннарны җирле урыслар үзләре дә сизмичә изгеләштерә, шуңа күрә тирә-яктагы күпчелек кала һәм салалар татар исемнәрен йөртә. Сүзем дәлилле булсын өчен, җирле тарихчы Әмир Фатыйховның “Гәйнә иле” китабыннан Чәрдән ягының татар авылларына кагылган урынны тулысынча күчереп үтәм:

“28. Чердынь өязе. Гәйнә авылы – Гәйнә олысының үзәге. 1905 елда 140 йортта 883 /465 ир-ат, 418 х-к/ исәпкә алынган, аларның 59ы бернинди ширкәттә теркәлмәгән. в. Агафун мыс – 3 йортта ун ир-ат, ун х-к, пермяклар дип күрсәтелә. Өяздә берничә Тыла авыллары булган. Тулпан, Курья, в. Кокуй, в. Кукуйские Ключи – 1905 елда выселкада 1 йортта 4 кеше /3 ир-ат, 1 х-к/ исәпкә алынган.

Чердынь районы. Татарлар аны Чардин дип йөртәләр, риваятьләрдә дә шулай әйтелә һәм языла. 1969 елгы белешмәдә /”Адм.-террит.деление Перм.обл.»/ аның IX йөздән билгеле булуы искәртелә. Татарстан Фәннәр Академиясе академигы М.Әхмәтҗанов аны Ибраһим хан төзеткән кала дип саный. Купчик - 1969 елда 264 кеше яшәгән. Салтово, Султанова – беткән авыллар. Остяцково – остяк, истәк сүзеннән икәнлеге күренеп тора. Баяндино /икенче исеме Курья/ - 1905 елда 63 кеше яшәгән. Казанцево – “поселение на старице Камы», 1905 елда 67 кеше теркәлгән. Искор а/с-да М.Искор – 434 кеше. Керчевский – р.п. 1969 елда 5900 кеше. Верх.Керчево – 66 кеше /1905/. Нижн.Керчево – 1969 елда 231 кеше. Турчанка – 26 кеше. Тулпан – село, 1905 елда 122 кеше. Черепан – “Чура+пан”, 125 кеше. Талово, Чусовской, Бондюг /Бәнд елгасы/; Крымкор – Чердынь каласының төньяк өлеше. Муртым – беткән авыл. Муртым – татар телендә куыш агач дигән сүз. Юмыш - без бу атама белән Янеч авылында очрашкан идек. Бу авылга нигез салган Юмыш бабай Янеч авылы урнашкан Уба елгасының уң кушылдыгы Юмыш елгасына да исемен калдырган. Кутамыш – Язва буендагы авыл. Шереметьево – беткән авыл, Шеремейка атамасы белән бер тамырдан. Еловка – елга, аның буенда авыл да булганга охшый, ләкин “Список”ларда теркәлгәне очрамады. Вәриз – андый атамалы авыл Барда районында да бар иде. Чусовское озеро - Вишера елгасының башы. Сакиново – 1969 елда 60 кеше. Ялпач - тау, таш атамасы.” /Күрсәтелгән хезмәт, Барда, 2002, 425-426 битләр./

Хәзер бу авылларның күпчлеге юк инде, шул ук вакытта мин бу якларда Бигич /биредә язучы Николай Асанов туган/, Урол, Булат, Урос, Курган, Будым, Чуртан, Кебрат, Солым исемле төрки-татар атамалы авыллар барлыгын да белдем. Тирә-юньдәге елга-су исемнәренең дә нигезендә татарлык ярылып ята – Кама, Тимшәр, Шөгер, Килтмә, Улыс, Чу суы, Бигич күле, Кимзил, Мудыл, Сәрдә...

Кайчандыр биредә Татарское дип аталган авыл да булган, әмма ул инде юкка чыккан. Чәрдән читендә, төньякка чыгу юлы өстендә, урыс зиратына каршы татар зираты да булган, ул инде юкка чыккан, соңгы татарларны урыс зиратына күмгәннәр...

Әйе, милләт киткән, башка халәткә күчкән, ә җир-су атамаларында исеме калган...

Чәрдән чиркәүләре, кремль һәм истәлекле урыннар

Төньяк өлкәләрдә, Урал алдында һәм Каманың югары агымында христиан диненең йогынтысы һәм чукындырулар шактый иртә башланган һәм гасырлар буе дәвам иткән. Әле 1383 елда ук Вычегда елгасы буендагы Усть-Вымьда Пермь епархиясе ачылуын һәм урыс миссионерларының җирле халыкны чукындырырга тырышуларын да әйтеп үтәргә кирәк. Әмма бу попларның күбесен җирле халык үтерә барган, беркемнең дә үз теләге белән динен бирәсе килмәгән. Бары тик Казанда, Әстерханда, Себердә мөстәкыйль татар дәүләтләре юкка чыкканнан соң гына христиан дине Уралда үзенең тамырларын җибәрә һәм бөтен төньяк өлкәләрне чорнап ала, җирле халык көчләп чукындырыла һәм әкренләп урыслашырга мәҗбүр була.

Җирле халыкны кулда тотуда христиан диненең ролен урыс патшалары да яхшы аңлый һәм моның өчен көчен кызганмый. Бу хакта урыс тарихчылары үзләре дә яшереп тормыйлар: “Важную роль в закреплении власти московских князей на присоединенных землях сыграла Русская Православная Церковь, - дип яза алар. – С принятием христианства в Перми Великой, как известно, начинается процесс вхождения уральских земель в Русское государство.” /Защитники Перми Великой. – Чердынь, 2007, стр.4./

Казан алыну белән Явыз Иван күзләрен Себер ягына төби һәм бу юнәлештә беренче адымнарын Уралны христианлаштырудан башлый. 1552 елда ул Соликамски шәһәренә татарлардан саклану өчен, дигән булып икона җибәрә, Строгоновларга Казаннан Чәрдәнгә кадәр арада чиркәүләр төзергә рөхсәт бирә. “1552 г. – царь Иван IV Грозный пожаловал жителям Соликамска икону Святителя Николая чудотворца, чтобы она защищала православный город от сибирских татар, - дип яза бу хакта тарих китаплары. – 1565 г. – митрополит Афанасий подвердил благословением жалованную грамоту своего предшественника митрополита Макария, по которой разрешалось Григорию Аникиеву сыну Строгонова “церкви божии ставити и игуменов, и попов, и диаконов призывати к нему в слободу на Каму-реку, меж Великой Перми и Казани”, а “слободским игуменам и попам крестить по уставу святых отец в нашу православную христианскую веру греческого закона...приходящих иноземцев, татар, вогуличей и югричей.” /Г.Н.Чагин. Күрсәтелгән хезмәт, 110 бит./

Шунысын да әйтергә кирәк, 1570 елда Чәрдәндә инде 11 чиркәү булган /Чагин, күрсәтелгән хезмәт, 108 бит/, ә 1623-1624 елгы хисаплаулар буенча – биредә инде 16 чиркәү, 2 монастырь эшли башлаган, бу – 300 йортлы Чәрдәнгә! Әйтерсең лә бөтен дөнья бөтен эшләрен бер читкә ташлап, чиркәүләр генә төзи башлаган! Юк, әлбәттә, бу чиркәүләрнең күпчелеге әзер биналарга – мәчет өсләренә корылган булырга тиеш. Шуңа күрә алар барысы да кыйблага карап тора, шуңа күрә бу чиркәүләр ике тамчы су кебек мәчет төзелешләрен хәтерләтә. Бүгенге көндә исә Чәрдәндә “Воскресенская” дип аталган төп чиркәү бар, Иоан-Богослав монастыры эшләп тора, бер часовня бар, ә элеккеге Успенски чиркәвендә хәзер “Музей веры”, ягъни, праваслау дине музее. Бу – 5,5 мең кешегә, ә дүрт гасыр элек мең кешегә егермеләп чиркәү эшләп торган!

Дин музее җитәкчесе Марина Ивановна Ветчакова белән Чәрдән чиркәүләрен карап йөрибез. Менә шәһәрнең төп чиркәве – Воскресенски соборы, ул җиде яруслы, кызыл кирпечтән салынган һәм Сөембикә манарасын хәтерләтә. Мөгаен, Колва елгасы ярына урнашкан бу чиркәү шәһәрдә иң бөек бинадыр. Аны 1754 елда салынган, дип баралар, эчендәге диварларга җирле халыкларны чукындыру сурәтләре эшләнгән. 1930 еллардан 1990 еллар башына кадәр бу чиркәүне мәдәният сарае итеп файдаланганнар, хәзер исә ул яңадан үз вазыйфаларын башкара. Без чиркәүнең побы белән дә очраштык, халыкның ни дәрәҗәдә дин тотуы белән кызыксындык. Поп зарланып алды, аның әйтүенчә, Чәрдәндә аена 30-35 кеше үлсә дә, җеназага /отпевать итүгә/ чакырса 1-2 кеше чакыра икән, ягъни, урыс мәетләрен попсыз күмәләр, дигән сүз. Халык чиркәүгә дә бары тик зур христиан бәйрәмнәрендә генә йөри икән, башка көннәрдә чиркәү буш тора, керсә дә, староверлар /иске христиан дине тотучылар/ гына кагылырга мөмкин.

Чәрдән побын да, староверлар кебек ихластан дин тотучы Марина Ивановнаны да тагы бер нәрсә борчый икән – Чәрдән җирендә яңадан мәҗүсилек баш калкыта башлаган. Бу хәлләр Пермь язучысы Алексей Иванов “Чердынь – княгиня гор /”Сердце Пармы”/ китабын чыгаргач бигрәк тә көчәеп киткән, диләр. Биредә ел саен “Сердце Пармы” дип аталган фестиваль уздырыла башланган, шунда бөтен Россиядән унышар мең кеше җыелып, барабаннар кагып, шаманнар белән бергә мәҗүси ритуаллар башкарып, кунып-төнеп яталар икән. Моңа христиан дине әһелләре бик бочылалар, әмма берни эшли алмыйлар – халык шуңа тартыла. Ә ни өчен тартыла – алар моның сәбәбен белми дә, эзләми дә. Ә моның сәбәбе бик өстә ята – биредәге урысларның күпчелеге көчләп чукындырылган вогуллар, коми-пермяклар һәм татарлар, аларның һәрберсе христиан диненә үзенең гореф-гадәтләре белән килгән. Җай чыгу белән, ирек килү белән алардан христианлык коелып төшкән, аның астыннан мәҗүсилек килеп чыккан, бары тик староверларда гына дин нык калган. Минем уемча, көчләп чукындырылган татарларның да бер өлеше староверлар ягына күчкән булырга тиеш, чөнки аларның дин тотулары безгә якынрак, алар попларны танымыйлар, хатын-кызлары баштан-аяк капланып киенә һәм гыйбадәт кылганда, мөселманнар кебек сәҗдәгә китәләр. Староверлар – үз милләттәшләреннән коточкыч зыян күргән, урыс праваслау дине тарафыннан иң нык эзәрлекләнгән, тереләй утларда яндырылган, суларга батырылган, меңәрләп башлары киселгән, сазлыкларга, кара урманнарга куып кертелгән искечә дин тотучылар алар...

Әмма Чәрдән җирендә христиан дине яшәү рәвешенә әйләнеп китә алмаган. Мин моны Иоан-Богослав монастырь-чиркәвендә дә күрдем. Ул көнне урысларның изгеләре дип йөртелгән Радонежскийны искә алу көне иде, ә чиркәүгә ник бер кеше килсен! Бөтен шәһәрне яңгыратып, чаңнар сугып та карадылар, урамнарда белдерүләр дә эленеп тора иде, ә халык килмәде, чиркәү чаңнарын басып китәргә теләгәндәй, урамнарга Пугачева, Распутина җырлары агылды, урыслар чиркәүгә килеп вәгазь тыңлауга караганда, җырлап-биеп бәйрәм итүне артыграк күрделәр ахыры... Хәер, безнең үзебездә дә шул хәл түгелмени соң?

Иоан Богослав монастырына аерым тукталып үтәсем килә. Ул да кыйблага карап тора, бөтен барлыгы, төзелеше, рәвеше белән татар мәчетләрен хәтерләтә. Урыс тарихчыларының язуынча, бу – Чәрдәндә иң беренче салынган монастырь икән. “Чердынский мужской монастырь Иоана Богослава был основан в 1462-1463 г. для того, чтобы служить оплотом и рассадником православия в Перми Великой” дип язылган Чәрдән шәһәре тарихи-мәдәни мирасны саклау идарәсе тарафыннан чыгарылган открыткада. Әйе, монда бу сүзләргә гадәти нәрсә итеп карыйлар, нәкъ шулай булырга тиешле эш итеп кабул итәләр. Монысы – идеология, әмма тарих мәсьәләсенә килгәндә, бу монастырь белән очы-очка ялганмый. Имеш, ул башта агачтан булган, аннан аның янына 1624 елда икенчесен салганнар, аннан болар янып беткәч, 1718 елда хәзерге монастырь бинасын төзеп куйганнар икән. Табып кара син моннан дөресен, бөтен кешегә бу монастырьны 1462-1463тә салынган дип әйтәләр, шуның белән горурланалар, тирәнрәк казына башласаң, юк, анысы янган, монысы җимерелгән, ә соңгысы 1718 елда гына төзелгән, диләр. Әмма үзенең кем нигезендә утыруы турында бина үзе сөйләп тора – бөтен рәвеше, кыяфәте, кыйбла тарафка карап торышы белән... Нигез – татарныкы, һәм аны берни белән дә яшереп булмый.

Болардан тыш, Чәрдәндә тагы берничә чиркәү бинасы бар, әмма алары үз вазыйфаларын башкармый. Борынгы кремль урынында да чиркәүләр булган, әмма хәзер анда инде берни калмаган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Чәрдән җиде калкулыкка урнашкан, шуның берсендә, Колва ярындагы иң биек урында кремль булган. Дөрес, урыс тарихчылары аны 1535 елда, Покча татарлар тарафыннан яндырылгач кына төзелгән, дип баралар. Миңа калса, бу кремль элек-электән – татарлар заманыннан ук булган, чөнки урысларда кремльнең үзе дә, сүзе дә булмаган, алар күбрәк кәлгә-крепостьлар белән сакланганнар. Бу кремль XV гасыр урлары белән чорнап алынганлыгын да әйтергә кирәк. Урыс тарихчылары исә үзләре үк биредә урнашкан борынгы шәһәрлекнең моннан унбиш гасыр элек булганлыгын язалар, ә X-XV гасырларда биредә фин-угыр кабиләләре яшәгәнлеген әйтәләр. Гаҗәп, монда барысына да урын бар, тик болгар-татарга гына берни каралмаган! Тагы бер ачыкланып бетмәгән нәрсә кала – урыс тарихчылары язганча, Чәрдән кремле 1535 елда төзелгән икән, ул ничек татарларның 11 явына каршы тора алды икән? XVI гасырда татарларның Чәрдәнгә берничә явы гына билгеле бит. Димәк, Чәрдән кремле өчен бу сугышлар XV гасырда ук башланган, димәк, кремль ул вакытта ук булган?

Урысларның 1535 елда ашык-пошык агач кремль салып ятулары да бик гаҗәп, саклану чаралары әлбәттә ташта булырга тиеш иде! Агач версиясе исә урысларга соңыннан бу кремльнең янып юкка чыгуын исбатлау өчен кирәк булгандыр мөгаен. Шунысы гаҗәп, бүгенге көндә кремль урынында берни калмаган, әгәр аны чыннан да урыслар төзегән булган икән, алар аңа тарихларының бер өлеше, архитектура истәлеге итеп карарга тиешләр иде. Ә монда - үлән үсеп утыра торган буш кыр, галимнәр бер таш нигезне казып чыгарганнар да, эшне туктатканнар. Әстерханның урысныкы дип йөргән кремле астыннан да татар кабер ташлары чыга башлагач, эшне туктатып, ябып куйганнар иде. Монда да шундыйрак хәл ахыры. Ләкин без Чәрдәндә тиз генә дөресен белә алмабыз, мөгаен, могҗиза белән башка җирдә болар хакында берәр борынгы чыганак тапсак кына инде...

Шушыларны уйлап, мин Чәрдән кремле урынында шактый утырдым...

Җәйге йомшак җил, тынычландырырга теләгәндәй, битләремне сыйпап үтте, к