Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

Ural,Tatars,Nuclear



i-mulla

takbir.ru





ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Тарих

  

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты


ДАЛА АТЛАНТИДАСЫ

Курган - скиф табылдыклары

Курган - скиф табылдыклары

Мин сәяхәт итәргә яратам, чөнки юл йөргәндә гаҗәеп кешеләр белән очрашасың, җирле архив-музейларда татарлар турында моңа кадәр билгеле булмаган хезмәтләр белән танышасың, милләт тормышы турында өр-яңа нәрсәләр белеп кайтасың. Кайбер төбәкләр тарихи мәгълүматка бигрәк тә бай, чын мәгънәсендә, борынгы татар тарихы өстендә утыралар, анда барган саен барасы килеп тора. Шундыйларга мин Себерне, Курган, Чиләбе, Ырынбур өлкәләрен кертер идем. Үзебезнең мәңгелек урман-дала, беренче төрки-татар дәүләтләре барлыкка килгән туфраклар, Атилла, Чыңгыз ханнар, һун-татар яугирләре ат чаптырып дөньяны яуларга кузгалган борынгы төбәк... Урал аръягы, Себер, Туран Иле, Бөек Тартария, серле Скифия – күз алдында юкка чыгып яткан дала Атлантидасы... Бу – безнең тарих, бу – безнең Ана Ватаныбыз, милли бишегебез... Бәхетемә, мин бу якларның һәр шәһәрендә, татарлар яшәгән һәр авылында диярлек булдым, борынгы тарих>ыбыз һәм милләтнең бүгенге тормышы турында фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр яздым, хәзер дә шул эш белән йөрим.

Соңгы баруым Курган өлкәсенә булды, минем бирегә инде дүрт-биш тапкыр килүем, авылларында да, шәһәрләрендә дә булдым, музей-архивларында да эшләдем, җирле галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр белән очраштым, милләттәшләремнән тау-тау материал тупладым. Минем бу хакта язганнарымны “Алтын Урдам - Алтын Җирем” китабында урнашкан “Скифлар яки искит татарлары” фәнни-популяр хезмәтемдә (Казан, 2006, 126-176 битләр), “Эчкен татарлары һәм скиф курганнары” (“Мәдәни җомга”, 2005, 22 июнь), “Татар авылында скиф курганнары” (“Шәһри Казан”, 2005, 29 октябрь), “Уралтау аръягында” (“Шәһри Казан”, 2005, 2 декабрь), “Эчкен татарлары” (“Безнең гәҗит”, 2010, 17 ноябрь) мәкаләләрендә укый алалар. Бу юлы исә мин бирегә Курган татарларына багышлап, “Эчкен татарлары” дип аталган махсус китап язарга килдем, мине бу эшкә җирле татарларның лидеры Әхмәдулла әфәнде Хәбибуллин ризалаштырды. Ул үзе шушы Эчкен (Йолдыз) авылыннан, Бөтендөнья татар конгрессының Курган бүлеге рәисе урынбасары, Шадрин районы депутаты, фермер, өч тапкыр Хаҗда булган, үз акчасына туган авылында менә дигән таш мәчет салдырган, шулай ук күрше Сибирки (Яңавыл), Кызылбай (Тагыл) авылларында да мәчет торгызган, гаҗәеп милли җанлы кеше.

Әхмәдулла әфәнде
Әхмәдулла әфәнде

Берничә югары белеме булган Әхмәдулла әфәнде соңгы елларда башы-аягы белән татар тарихын өйрәнүгә, үз авылының, туган төбәгенең дөрес тарихын торгызуга кереп китте. Ул, үз акчасын түләп, төбәкне өйрәнүче җирле тарихчыларны тирә-күрше шәһәрләрнең архивларында эшләтә, 2005 елда рәсми рәвештә, өлкә губернаторы катнашында, Эчкен авылының 450 еллыгын билгеләп үттерүгә иреште. Өлкә Сабантуе белән бергә үткән ул тантанага, Чирмешән районы делегациясе белән берлектә, мин дә барган идем, һәм шул вакытта ук, җыелган халык алдына чыгып, “Сезнең авылга кимендә 2 мең ел, сез бит скиф курганнары өстендә утырасыз”, дигән идем. Әхмәдулла әфәнде бу сүзләргә бик нык игътибар итте һәм гаҗәпләнүен яшермәде. Әйе, чыннан да, Эчкен авылы янында биш бик зур курган булган, аның өчесен узган гасырның алмышынчы-җитмешенче елларында колхоз кырларын сөргендә актарып ташлаганнар, ә икесе әле һаман ачылмаган хәлдә саклана икән.

Шушы мизгелдән безнең Әхмәдулла әфәнде белән хезмәттәшлек башланды, шул килгәндә үк Курган шәһәренә чыгып китеп, җирле тарихчылар белән очраштык, музейларда булдык, андагы борынгы әйберләрнең күпчелеге – миллионларча еллык мамонт сөякләреннән алып, 2 мең еллык скиф һәнҗәрләре-акинакиларга кадәр Эчкен авылы яныннан табылган булып чыкты, ул шулай дип язылып та куелган. Без шулай ук Курган шәһәренең “Тарихи һәйкәлләрне саклау үзәге”ндә булып, Эчкен авылының спутник аша төшерелгән фоторәсемнәрен дә карадык, анда ике курган һәм дүрт борынгы торак урыны-шәһәрлек күрсәтелгән иде. Соңыннан билгеле булганча, бу скиф курганнарына кимендә 2 мең ел, ә шәһәрлекләргә - өч-дүрт мең ел икән, һәм алар тарихчылар тарафыннан бераз өйрәнелгән дә булып чыктылар. Ә инде авылның 450 еллыгына килгәндә, әйе, Казан җиңелгәч, татарларның бер өлеше Урал аръягына китәргә мәҗбүр була, Себердә яшәүче милләттәшләре һәм дин кардәшләре янына барып урнаша. Эчкен авылына да Казан ханлыгы татарлары килгән, әмма алар килгәндә инде монда авыл булган, кешеләр яшәгән.

Курган - скиф табылдыгыШул барганда ук мин авылны һәм аның тирә-юнен яхшылап өйрәнә башладым, халык белән очрашып, хәтирә-истәлекләр язып алдым, урта мәктәптә балалар белән очрашулар үткәрдем. Авыл халкы, хөрмәт йөзеннән, миңа скиф курганыннан чыккан көмеш тәлинкә кисәге биреп җибәрде, ул 1967 елда колхоз кырыннан табылган, сука калагына ияреп чыккан һәм шактый биртелгән-киселгән иде. 2 мең еллык бу тәлинкәдә киерелеп тартылган ир-ат кулы, ук һәм җәя, ау рәсеме төшерелгән. Мин бу кадерле ядкәрне Казан галимнәренә алып кайтып күрсәттем, әмма алар, урыс тарихчыларына ияреп, скиф тәлинкәсен фарсыныкы, диделәр. Менә бу безнең иң зур ялгыш иде, Себердә һәм Уралда, Чыңгыз ханга кадәр булган бөтен борынгы тарих, җиңел кулдан, индоевропалыларга – иран-фарсыларга бирелгән иде. Биредән нәрсә генә табылса да, “индоиран” дип тамга сугалар, югыйсә, фарсылар бу якларда беркайчан да булмаган, мондый затлы көмеш әйберләр аларның үзләрендә бик сирәк табыла, бу хәзинә тулысы белән төрки цивилизация мирасы булып тора! 18 гасыр башына кадәр дөнья галимнәре, шул исәптән, урыслар да, моның шулай икәнлеген таныйлар иде, скиф курганнарыннан чыккан хәзинәне “татарныкы” дип тамгалыйлар иде. Борынгы татар тарихын талап алып, аны башта - урысларга, соңрак фарсыларга бирү Петр патша белән Ломоносовтан башланды, хәзер дә дәвам итә. Алай да, Кургандагы кайбер галимнәр бу мәсьәләдә татар ягын алалар, чөнки алар дөреслекнең татарлар ягында икәнен яхшы аңлыйлар.

Быелның апрель аенда Курган шәһәрендә Себердәге татар дәүләтләренә багышлап фәнни конференция уздырулары да бик яхшы хәл. “История, экономика и культура средневековых тюрко-татарских государств Западной Сибири” дип аталган бу фәнни конференцияне Курган дәүләт университеты һәм Омскиның археология һәм этнография институты уздырган, анда Россия галимәреннән тыш, Казахстан һәм Голландия тарихчылары да катнашкан. Конференция материалларыннан күренгәнчә, сүз, нигездә, Себердәге Төрки Каганатлар чорыннан башлап, Алтын Урда, Себер ханлыгы заманнарындагы төрки-татар тарихы турында барган. Бу фәнни конференциягә Эчкен авылыннан Әхмәдулла әфәнде Хәбибуллинны зурлап чакырып сүз бирүләре дә галимнәрнең җирле татарларны тануын күрсәтә. Әхмәдулла әфәнде исә тарихи чыганакларга таянып, биредә яшәүче татарларның борынгы скиф-сак-сарматлар, һун-савроматларның варислары икәнлеген исбат иткән. Галимнәр әйтәсе сүзне ул әйткән, милләтебезнең бөек һәм борынгы тарихын ул яклаган, афәрин, Әхмәдулла әфәнде!

Курган - скиф табылдыгыКурган өлкәсенә бу баруымда мин Әхмәдулла әфәнде белән тагы тирә-юньдәге берничә авылга барып килдем. Эчкеннән ерак түгел Кондино, дип йөртелгән бер урыс авылы бар, татарлар аны Кындавыл, дип атыйлар. Хәер, бу якларда һәр авылның диярлек ике исеме бар, күп кенә урыс авылларында элек татарлар яшәгән һәм хәзер дә исемнәре татарча. Ә Кындавылда гаҗәеп бер кеше яши, ул өендә шәхси музей ачкан, анда таш гасырлардан алып, бүгенге көннәргә кадәр бу якларда яшәүче җирле халыкларның табылдыклары, мирасы тупланган. Михаил Юрьевич Гаврищук – төбәкне өйрәнүче краевед, хәзинә эзләүче, гомерен шуңа багышлаган бер кеше булып чыкты. Ул машинасына утырып, көне-төне Исәт, Тубыл, Тара, Обь, Миасс, Иртыш, Ишим елгалары буенда эзләнүләр алып бара, тапкан байлыгын җирле музейларга, галимнәргә дә тапшыра. Аны “кара археолог” дип атарга тел әйләнми, чөнки ул алтын-көмеш кенә эзләп йөрми, ә җирле халыкларның – татарларның, ханты-мансыларның борынгы әйберләрен дә җыя. Әйтик, мин аның музеенда ханты-мансыларның бала бишеген күрдем, ул, бездәге чаналар кебек, артка баш куярлык итеп ясалган булып чыкты. Шулай ук биредә татарларның таш балталарын, ук һәм сөңгеләрен, болгар кызларының чигә алкаларын, скиф-һун казаннарын, кытай көзгеләрен, көмеш коршаулар, борынгы гарәп язулы акчаларны, бронза беләзекләрне, сөяктән ясалган энә-безләрне, аю аулау өчен тимер капкыннарны, борынгы җанварларның баш сөякләрен, тагы әллә нәрсәләр күрергә мөмкин. Әйткәнемчә, Михаил Гаврищук Курган һәм Шадрин шәһәре тарихчылары белән тыгыз элемтәдә тора, алар белән киңәшләшеп эшли, кыйммәтле табылдыкларын фән өчен тапшыра. Ни гаҗәп, миңа да ул, ике дә уйламыйча, кимендә мең еллык дип исәпләнгән озын чигә алкалары чыгарып бирде, аңа тагы түгәрәк көмеш аелны өстәде! Элек-электән яхшы танышы булган Әхмәдулла әфәндегә исә мең еллык балчык савыт, бронза беләзекләр бүләк итте, Эчкердә музей ачылгач, бу табылдыкларның барысын да без анда куярбыз, иншаллаһ, чөнки аларның барысы да диярлек бу тирәләрдән табылган. Ә миңа биргән чигә алкасын Миша Урал итәгендәге Турински шәһәре тирәсеннән тапкан, ул элек Япанчы-кала, дип аталган һәм Себер ханлыгының иң көнбатыш чигендә торган.

Әйткәнемчә, бу якларда Әхмәдулла әфәндене урысы да, татары да хөрмәт итә, чөнки ул үзе дә кешегә бик ярдәмчел. Менә без хәзер Шадрин шәһәренең төбәкне өйрәнүче журналисты Анатолий Егорович Горшков белән очрашырга барабыз. Ул ничә еллар инде Шадрин, Екатеринбург, Төмән архивларында утырып, бу як татарларының тарихын өйрәнә, эчкен татарлары белән бәйле хезмәтләрне, күчермәсен алып, Әхмәдулла әфәндегә тапшыра, әлбәттә, Әхмәдулла әфәнде дә аны буш итми. Анатолий Горшков даими рәвештә Шадрин шәһәре һәм районы газеталарында язмаларын бастырып тора, туган як тарихы буенча уздырылган фәнни конференцияләрдә катнаша. Аның “Русские фамилии татарского происхождения”, “Родовые тамги” һәм башка язмалары укучылар арасында зур кызыксыну уята, галимнәр арасында бәхәсләр тудыра. Кайберәүләр аны татар темасы белән артык мавыга башлауда гаеплиләр, иҗтимагый тормыштан бераз читкә этеп куялар. Ә ул аңа карамый, архивларда барыбер эзләнүләрен дәвам итә.

Соңгы вакытта Анатолий Горшков Шадрин шәһәр архивыннан гаҗәеп кызыклы чыганак таба. “Сельские сходы. Тамги. Имена и фамилии” дип аталган бу папка 1860-70 елларда тутырылган һәм Эчкен, Кызылбай, Сибирки авылы җыеннарындагы документлардан тора. Әлбәттә, халык тормыш авырлыктан зарлана һәм салым түләүдә ташламалар сорый. Безнең өчен монда эчтәлек түгел, ә үтенеч астына куелган тамгалар бик әһәмятле. Эчкен авылында укымышлы халык яшәгән, алар, нигездә, гарәп имлясы белән имза куйганнар, ә менә Сибирки һәм Кызылбай авылларында тамгалар күпчелекне тәшкил итә һәм араларында бик гаҗәпләре дә бар. Әйтик, Кызылбай (Тагыл) авылы халкының бер өлеше имза урынына “свастика” тамгасы куйган, хәзер булса аны фашист билгесе, дип, хөкем итәрләр иде. Дөрес, “свастика”- солярис тамгасы төрки халыкларда элек-электән булган, рун язмаларында ул кояш билгесен дә аңлаткан, мәңгелек хәрәкәт, күк арбасы-колесница мәгънәсен дә биргән. Тамгалар арасында шулай ук борынгы рун язмасында файдаланылган билгеләр дә очрый.

Минем бу авылларның барысында да булганым бар, алар арасында Кызылбай бигрәк тә аерылып тора. Ул Шатров районына керә, Төмән тарафында урнашкан, тирә-юне – урман, сазлыклар һәм күлләр. Халкы күбрәк Себер татарларына тартым, ханты-мансы төсмерләре дә бар кебек. Биредә татарның “ң” авызын әйтә белмиләр, ул аваз кулланышта бөтенләй юк, аның урынына “н” авазын кулланалар. Гомер-гомергә шулай – туган бере “ң”сыз туа, “ң”сыз бу дөньядан китә... Ә менә борынгы рун тамгаларын саклаганнар... Биредә мәчет торгызылса да, дин мәсьәләсе уртача гына, күбрәк хатын-кызда, килгән киленнәрдә генә бар. Югыйсә, Кызылбай заманында шактый мәгърифәтле авыл була бит, шушы авыл мулласы Әмир Морат күренекле тюрколог И.И.Гигановка рус-татар сүзлеген төзүдә булыша, ул 1804 елда Петербургта басылып чыга. 1966 елда бу авылда язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев була, ул үзенең студентлары белән бик күп борынгы җырлар, тарихи бәетләр язып алып китә.

Әлбәттә, бу борынгы тамгаларны әле бик яхшылап өйрәнергә кирәк, галимнәребез моңа игътибар итәр, дип уйлыйм. Шушындый ук “свастиканы” мин 2006 елның август аенда, Чиләбе өлкәсендәге Аркаим музеенда да күргән идем, ул бу якларда яшәүче нагәйбәкләрнең оекбаш кунычларына чигелгән иде. Белгәнебезчә, нагәйбәкләр – христиан динендәге керәшен татарлары, аларның 19 гасыр чигү үрнәкләрендә “свастика” билгесе еш кулланылган. Бу тамганы шулай ук күрше мансыларда, калмыкларда, Себер татарларында да очратырга мөмкин. Тамга, бер яктан, бик борынгылыкны күрсәтсә, икенче яктан, укымышлы, язма әдәбияты булган халыкта ул инде кулланылмый башлый. Әмма ни булса да, тамгаларда – милләт тарихы, нәсел тарихы чагыла, һәм аларны фәнни яктан өйрәнергә кирәк.

Әйткәнемчә, бу тирәдәге татар авылларының күпчелеге Эчкен авылыннан таралган, асыл тамырлары шунда. Алар, 12 нәсел булып, 1586 елда Эчкеннән бүленеп чыгып, Әлмән якларындагы татар авылларына нигез салганнар, шулай ук Исәт, Миасс елгалары буйлап өскә күтәрелеп, хәзерге Чиләбе өлкәсенең Коншак, Үзбәгрәк, Мөслим, Татар Караболагы, Әмин һәм башка авылларга таралганнар, хәтта хәзерге Башкортстанның Ахун авылына, Свердловски өлкәсенә кадәр барып чыкканнар, дигән хәбәрләр бар. Шуңа күрә аларның сөйләм дә, төс-кыяфәт тә, халык авыз иҗаты-фольклор да бер төрлерәк. Төс-кыяфәт, дигәннән, төп Эчкен татарлары үзләре зәңгәр күзле, аксыл йөзле, озын буйлы кешеләр, әмма араларында Себер татарларына хас каракучкыл йөзле, кысыграк күзле, төптән юан бәдәнле татарлар да бар.

Эчкен мәчете
Эчкен мәчете

Әле 19 гасырда гына да Эчкен авылы кечкенә бер шәһәрне хәтерләткән, анда өч мең тирәсе кеше яшәгән, авылда мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр гөрләп эшләп торган, зур байлары булган, авылга техника кайтарылган, атсыз хуҗалык та булмаган. Хәер. Эчкен хәзер дә бу якларда аягында иң нык басып торган татар авылы, газы-суы кертелгән, урамнарына асфальт җәелгән, дин тотам, дисәң, өлкәдә иң матур, иң зур мәчет биредә, 3 муллалары бар, укыйм, дисәң, урта мәктәп эшләп тора, анда татар теле һәм татар тарихы да укытыла, яхшы мәдәният сарае бар. Кул сузымында – Шадрин шәһәре, йөз чакрымда – Курган, бераз арырак – Төмән, көнбатышта – Чиләбе, көньякта – Казахстан башлана, ә менә Казанга – мең чакрымнан артык... Тирә-юньдә - мең еллык карагай урманнары, мул сулы Исәт, Эчкен елгалары, мал йөртергә сусыл болынлыклар, иген игәргә тигез кырлар... Шуңа күрә биредә тормыш беркайчан да туктап тормаган, иң борынгы заманнардан алып, бүгенге көнгә хәтле биредә кешеләр яшәгән, алардан тау-тау курганнар, курганнар тулы алтын-көмеш калган, халык хәтерендә шул чорларның дастан һәм озын җырлары уелып калган... Кулдан күчерелгән иң борынгы Коръән дә шушы яклардан табылган, аңа инде 500 ел, кара урманнарда татарларны шул адашу-саташулардан саклап калган, тормышларын имин һәм бәрәкәтле иткән...

Эчкен татарлары арасыннан милләтебез тормышында тирән эз калдырган шәхесләр шактый чыккан. Әйтик, күренекле дин белгече һәм милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимовның әнисе Әлмән авылыннан булган, Габдрәшит Ибраһимов үзе дә биредә дүрт ел мәдрәсәдә укыган, туган шәһәре Тарага барганда-кайтканда Эчкендә дә туктап ял итә торган булган. Заманында Төркия, Бохараларда илчеләр булып йөргән данлыклы Фазыл һәм Ибраһим Тынкачевлар да Әлмәннән, эчкен татарлары, Габдрәшит Ибраһимовның әнисе Гафифә абыстай һәм Фазыл Тынкачев бертуганнар булган. Ризаддин Фәхреддиннең хезмәтләреннән күренгәнчә, 1750-1845 елларда Әлмәндә Габделнасыйр әл-Әлмәни-Әл-Эчкени Сабитов яшәгән, ул үз гомерендә 230 китап күчереп язган. Күренекле татар язучысы Әхмәт Уразаев-Кормаши да эчкен татары булган, бу якларның тарихы һәм табигате белән рухланып, ул үзенең данлыклы “Бүз егет” һәм “Таһир-Зөһрә” әсәрләрен язып калдырган. Кызганычка каршы, заманында татар тормышы гөрләп торган, өч йөз шәкерте булган мәдрәсә тоткан Әлмән авылы бүген милли йөзен югалтып бара, район үзәгенә әйләнгәч, ул әкеренләп урыслаша башлый, биредә татар мәктәбе бетерелгән, соңгы вакытта татарча газета чыкмый башлаган, хәтта милли ансамбльләре дә эшләми. Әлмәннән яңа Габдрәшит Ибраһимовлар, Тынкачевлар, Габделнасыйр хәзрәтләр, яңа Кормашилар үсеп чыгуы икеле...

Әмма бүгенге көндә Курган якларында тарихыбызны хөрмәт иткән, динебезне, телебезне белгән, милли тормыш белән яшәгән татарлар бар әле, шунысына мең шөкер! Эчкен авылы турында инде бераз сөйләдем, өлкәнең көньяк-көнбатышында, Чиләбе чигендә үрнәк итеп сөйләрлек тагы бер татар авылын күрдем мин, ул хәзер Өчкүл, дип атала, элеккеге исеме – Шабай. Авылга 1587 елда эчкен татарлары тарафыннан нигез салынган, дип баралар, әмма авыл элегрәк тә булган булырга мөмкин. Элек Өчкүлдән Иванково дигән татар авылы да бүленеп чыккан булган, ә кайберәүләр әйтүенчә, Өчкүл үзе Иванковадан аерылган. Ни өчен Иванково? Чөнки Изге-күл дигән гаҗәеп матур атаманы урыслар Иван-күлгә әйләндергәннәр һәм шуннан Иванково барлыкка килгән. Бу Иванково нигәдер барыбер Өчкүл янында кала алмаган һәм биредән 7 чакрымдагы урынга күчеп, шунда татар авылы булып яшәп ята. Хәзер икесе ике авыл.

Элек Өчкүл зур авыл булган, анда меңнән артык кеше яшәгән, картлар аның җиде урамы, мәчет-мәдрәсәсе булуын сөйлиләр. Авыл өч күл буена урнашкан – Чөй (Цөй), Сөлекле һәм Ялангач күлләре, шулар арасында Чөй – иң зурысы. Чөй димәк – себерчә - чи, сазлык, камышлы күллек димәк икән, миңа калса, аның элеккеге исеме Изге-күл булмадымы икән? Ялангач – камышсыз күл, дигәнне аңлата, Сөлекле – бу күлдә сөлекләр булганлыгына ишарәли. Бу тирәдә башка күлләр дә бар. Гомумән, Курган өлкәсе – ул курганнар һәм күлләр иле, биредә меңнән артык курган һәм ике меңнән артык күл барлыгы билгеле. Өчкүл үзе Әлмән районына керә, биредә барлыгы биш татар авылы бар икән, алар барысы да эчкен татарлары. Өчкүл авылы алар арасында үзенең тырышлыгы, бердәмлеге, динилеге белән аерылып тора. Элеккеге мәчет урынына ике манаралы мәчет торгызганнар, янына музей йорты салып куйганнар, сугышта үлгәннәрнең стелласын ясаганнар. Авылда шулай ук татар үзәге, китапханә, клуб, башлангыч мәктәп бар.

Инде бетүенә таба барган бу татар авылына икенче сулышны өрүче – шушы авыл егете, хәзер Себердә зур эшмәкәр, хаҗи, милләтпәрвәр, 41 яшьлек Марат Равил улы Юнысов булып чыкты. Үз акчасына мәчетне дә ул торгызган, татар үзәген дә ул ачкан, авылдагы бөтен милли, мәдәни, дини чараларга, Сабантуйларга акчаны да үз кесәсеннән ул бирә. Моңа кадәр 17 чакрымдагы урыс авылына барып укыган балаларны ул 7 чакрымдагы Иванково татар авылы мәктәбенә күчерә алган, үз акчасына аларга автобус сатып алган, шоферын үзе түләп тота. Балаларны анда күчерүнең төп сәбәбе - Иванково мәктәбендә татар теле дә укытыла. Үзе Мишкинода урысча гына укырга мәҗбүр булган Марат авылдашларының ана телләреннән мәхрүм булуларын теләмәгән һәм чарасын тапкан, рәхмәт, энем!

Өчкүл мәчете
Өчкүл мәчете

Өчкүлгә бәрәкәт, иминлек китерүче икенче шәхес – 32 яшьлек шушы авыл кешесе, имам Рөстәм хәзрәт Шакиров. Югары педагогик белеме булган Рөстәм хәзрәт Чиләбедә мәдрәсә дә тәмамлый, аннан аны Марат туган авылларына чакырып кайтарта, өй салырга булыша, матди яктан ярдәм итә. Хәзер Рөстәм хәзрәт гаиләсе белән Өчкүлдә яши, мәчеттә балаларга дин дәресләре бирә, авылда җитәкчелек эшләрен дә алып бара. Кыскасы, шушы ике кеше авылга бәрәкәт, иман нуры алып кайтканнар, Аллаһ рәхмәте белән, аны юкка чыгудан саклап калганнар. Югыйсә, биредә бит әле газ да юк, аны Марат авылга кертергә генә йөри, асфальт юллар да юк, анысын да Марат салдырырга гына җыена йөри, ә авылга барыбер шәһәрләрдән кайта башлаганнар, чөнки аның киләчәген күрәләр! Табигатьнең искиткеч матур урынына – урман-күлләр буена урнашкан бу татар авылы бетәргә тиеш түгел, мондый иманлы, гайрәтле ир-атлар булганда, бетмәс тә, иншаллаһ!

Курган өлкәсендә 22 мең тирәсе татар бар, алар, башлыча, Шадрин, Шатров, Әлмән, Сафакүл, Целинное районнарында, Курган, Шумиха, Шадрин шәһәрләрендә таралып урнашканнар. Милли һәм дин яктан иң зәгыйфе – Курган үзе, биредә менә инде 20 ел мәчет салып чыга алмыйлар, милли оешмалар эшләми диярлек. Югыйсә, борын-борыннан Курган татар шәһәре булган бит, 18 гасыр азагына хәтле “Царево Городище”, «Царев Курган” дип аталган! Әле 19 гасырда да анда күпчелек татарлар, хәрби казаклар яшәгән. Әмма соңгы өч гасыр вакыт эчендә татарларның зур бер өлеше христиан диненә күчәргә мәҗбүр булган, бу якларда чукындырулар бик каты барган. Бу татарлар, христиан диненә күчү белән, урыс арасында яшәгәнлектән, әкренләп, берничә буын эчендә, урыс милләте составына күчкәннәр. Шунлыктан биредә урыслар яшәгән күпчелек авыллар татар исемен йөртә, аларда себерчә, мишәрчә “ч” урынына “ц” куеп “цыкылдатып” сөйләшә торган урыслар яшәп ята... Кайчандыр татар булып та, инде урыска әйләнгән кавем яшәп ята...

Милләтнең тарихи бишеге булган бу борынгы төбәк, дала Атлантидасы, курган-пирамидалар иле, татарның кендек каны тамган туфраклар, соңгы Могиканнар булып анда яшәп ятучы татар авыллары, милләттәшләребез тәмам юкка чыкмасын өчен, аларга безнең дә ярдәм кирәк. Бүген үк кирәк! Заманында бу якларның тарихын Миллер, Паллас, Рычков кебек күренекле галимнәр махсус килеп өйрәнгәннәр, татарлардан Мөхәммәт Мәһдиев, Рәшит Ягъфәров, Флүн Мусин, Фәрит Юсупов, Дөрия Рамазанова, Марсель Әхмәтҗанов һәм башкалар килеп, биредәге татарларның тел, авыз иҗаты, кабер ташларын фәнни яктан өйрәнгәннәр. Әмма татар тарихчылары, археологлар бу якта сирәк булган, алар Курган төбәген махсус өйрәнмәгәннәр, дисәң, дөресрәк булыр. Безгә инде бу яклардагы меңләгән скиф курганнарының татар халкы мирасы икәнлеген фәнни яктан исбатлап, дөньяга игълан итәргә вакыт җитте.

2011 ел, июнь ае

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


ТАТДиг Татар эзләгеч





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 

   

Нашли ошибку в тексте? Сообщите нам, выделив ошибку мышкой и нажав Ctrl+Enter. Спасибо за помощь!

Назад Наверх