Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв



i-mulla

takbir.ru









ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2019
МТСС, ФРМ-FMP
-->


Татароведение

Тарих

  

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Татар халкының милли Мәҗлес рәисе


“ТАТАР ИКӘНЕМНЕ ОНЫТМАДЫМ...”
(Гамил Афзалның иҗатында сөрген темасы)

Гамил Афзал сөрген темасына сөйләргә дә, язарга да яратмады, шуңа күрә аның мәкаләләрендә, әңгәмәләрендә бу хакта әллә ни табарга мөмкин түгел. Әмма шигъриятендә, бигрәк тә соңгы еллар иҗатында Гамил Афзал сөрген темасына язды, үзенең һәм халкының башына килгән бу афәт турында җан тетрәткеч шигырьләрен калдырды. Югыйсә, аның әти-әнисе белән сөргенгә сөрелүе турында озак еллар буе бик азлар гына белде, Гамил Афзалның үз куллары белән язылган автобиографияләрендә дә әтисенең гаилә белән авылдан Магнитогорскига эшкә күчеп китүе тасвирланды. Узган гасырның сиксәненче елларында язылган “Юл башы” дип аталган хатирә-истәлекләрендә Гамил Афзал Магнитогорскига күчеп китүне маҗаралы бер сәяхәт итеп тасвирлый, әйтерсең лә аларны озата барган мылтыклы сакчылар да, мал вагоннарына хайван кебек төяп сөргенгә сөрү дә, туң далада, бетле баракларда ач ятулар, гомерлек гарип калырлык туңу-өшүләр дә аның белән булмаган... (Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. 2 том. – Казан, 2004, 203-228 битләр.) Ә талантлы каләм белән язылган “Таш поэма” нәсерендә, гомумән, гигант Магнитка төзелешенә мәдхия укыла, югыйсә, шагыйрь аның татарлар сөяге өстендә, татар фаҗигасы өстендә төзелүен яхшы белгән бит... (Шунда ук, 236-245 битләр.)

Гамил Афзалның публицистикасында бу темага “тел яшерүен” аның тыныч-сабыр холкыннан да, аянычлы язмышын искә төшерергә яратмаудан килә, дип тә бәяләргә мөмкин. Алай да үләр алдыннан, 2003 елда яшь шагыйрь Ленар Шәехка биргән әңгәмәсендә, Гамил Афзал үзенең сөргенгә ничек итеп сөрелүен бәян итә: “...Озакламый туган якны ташлап китәргә туры килде, - дип сөйли ул. - Актанышка кулак гаиләләрен җыйдылар, Минзәләгә кадәр ике атлы солдат озата барды (качмасыннар дигәннәрдер инде). Аннан соң револьверлы гаскәриләр каршылады. Түбән Гәрәй, Ямалыда кардәшләр калды. Шулай итеп, дөнья безне Магнитогорски якларына китереп ыргытты... (Гамил Афзал. Рәхмәт! – Казан, 2009, 267-268 битләр.)

Туган авылы Такталачыкны изгеләштереп яраткан, соңыннан да аны гомер буе төшләрендә күргән Гамил Афзал туган якларына нибары бер тапкыр – 1959 елда, инде танылган шагыйрь булып, нигезен эзләп кайта һәм берни дә, хәтта үлән бөртеге дә тапмый. Соңыннан аның бу тәэсиратлары ак кәгазьгә шигырь булып күчә:

Мылтык белән куган идең мине,
Мөлкәтемне талап, туган ягым.
Сөргеннәрдә каргамадым сине,
Ватан диеп, сагынып кайттым тагын.

Баемагансың син безне талап,
Кызыл талаучылар үлгән инде.
Менә, йөрим туган җирне карап, -
Туган авыл тәмам бөлгән инде.

1931 елның августында кулак гаиләсе дип сөргенгә сөрелгәндә Гамилга ун яшь була – үги әни, үпкә чирле әти, ул да Магнитка сөргенендә бик тиз үлеп китә... Ятим бала абыйсы Әфка тәрбиясендә кала, ә аның үзенең дүрт сабые бар, берьялгызы эшли… Мин Магниткага сөрелгән татарларның тарихын махсус өйрәнгән кеше буларак, шуны әйтә алам: ул чагында һәр гаиләдә өчәр-дүртәр бала ачтан һәм туңудан өшеп үлгән, эч китүдән, тифтән кырылган. Чүпрәк палаткаларда, такта баракларда, җир асты куышларында яшәргә һәм коточкыч авыр шартларда ачлы-туклы эшләргә мәҗбүр булган татарларның бер өлеше килгән елны ук үлеп бетә, аларны исәпкә алучы да булмый. Исән калганнары да эт тормышында яши, бигрәк тә балалар интегә, ашарга ризык, киергә өс-баш булмый. Тома ятим калу өстенә, язмыш үсмер Гамилгә тагы бер ачы сынау әзерли – малайның аяклары сызлый башлый, ул таякка кала, әкренләп бер аягы бөтенләй гарипләнә. Мондый чакта кайдан яшәү өчен көч-рух алырга мөмкин? Гамил Афзал бу көчне үз милләттәшләреннән, татар әдәбиятыннан, табигатьтән ала.

“Еракта, офык читендә, зәңгәрсу-күгелҗем биеклекләр, сыртлар булып, Урал таулары күренә, күңелләрне әллә кайларга чакырып, дәшеп торалар кебек, - дип яза ул соңыннан үзенең “Юл башы” дип аталган хатирә-истәлекләрендә. – Татарстаннан бик еракта, Урал таулары артындагы далада, без татарча сабак укыдык. Безнең кечкенә кулларыбызга Габдулла Тукай, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафуриларның гүзәл китаплары килеп җитте һәм күңелләребезне дулкынлатты, нурландырды, үстерде. Бала башлангыч сыйныфларда ана телендә укысын икән ул. Ана телендә сабак укып үскән бала телен онытмый, милләтен югалтмый, Ватанын алыштырмый.”

Әйе, илдән сөрелгән татарлар, ни авыр шартларда да, тимер чыбыклар белән әйдәндереп алынган зонада да, кемлекләрен онытмыйлар, үз ана телләрендә белем алалар, кача-поса булса да дин тоталар, шигырьләр язалар. Гамил Афзал да Магнитогорскиның 35нче номерлы татар мәктәбендә 7 класс белем ала, аннан бер ел Троицкида педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була. Калган бөтен гомерен Гамил Афзал үзлегеннән укый, Максим Горький кебек, тормыш университетларын тәмамлый, кырыс дөньяның үзеннән ачы сабак ала, әмма нинди шартларда да, Кеше булып, Татар булып, Шагыйрь булып кала...

Мин күп күрдем туган-үскән җирдә
Замананың кара болытларын.
Гомер итеп урыс белән бергә,
Татар икәнемне онытмадым.

Татар җыры, әкиятләре килде
Таулы-ташлы Урал артларына.
Милли рухым хәсрәтләрне җиңде
Кайгылы һәм авыр чакларымда, -

дип яза ул соңыннан үзенең “Милли рух” дип аталган шигырендә.

Гамил Афзал үзенең сөрген чоры турында зур-зур әсәрләр язып калдырмаса да, бу чорга, шәхес культы вәхшилегенә ул шигърияте аша үзенең кискен бәясен бирә. Әйткәнебезчә, Магнитканы чабаталы татарлар төзегән, 1931-1932 елларда гына да бирегә Идел-Уралдан йөз меңгә якын миллләтәшебез сөрелгән. Гамил Афзал аларны үз күзләре белән күргән, аларның арасында яшәгән, аларны шигырьләренә дә кертеп калдырган. “Сыйнфый дошманнар...” дип аталган шигырендә шагыйрь сөргенгә сөрелгән гади халыкның чын хәлен аңлатып бирә:

Җилекләргә үткән курку хисе
Ихтыярсыз итте.
Мал караган, сабан сөргән кеше
Сөргеннәргә китте.

Ирекле дә түгел, ирексез дә,
Сыйнфый дошман, имеш.
Удар эштә төзәлергә сезгә
Власть кушкан, имеш.

Биек таулар күккә карап ята,
Тирән уйга талып.
Көрәк, кәйлә тотып ут уйната
Чабаталы халык, -

дип яза ул меңләгән милләттәшен күздә тотып. Әйе, хакимият бу татарларны Магнитканың чуен казаннарына салып кайнатса да, алардан милли рухлары, сыртлары сынган тимер кешеләр ясап чыгарырга тырышса да, аларда татарлыкны, иманны бетерә алмый – Гафил Афзал шуның бер тере шаһиты. Бу нисбәттән аның милләтебезнең бөек шәхесләренә - репрессия корбаннарына багышланган шигырьләрен дә аерып күрсәтергә кирәк. Ул аларның иҗатларын белгән, исән калганнары белән аралашып та яшәгән. Танылган язучы, шәхес культы корбаны Ибраһим Сәлаховка багышлап язган шигырендә Гамил Афзал, шушындый гаделсезлекләрдән соң да кешеләргә, милләткә ышаныч мәсьәләсен алгы планга чыгара:

Себерләргә, сөргеннәргә барып,
Салкын баракларда өше дә,
Йөрәк янып, йөз кабат алданып,
Ышанасы килә кешегә.

Халык бәхете өчен көеп-янып,
Колымага чаклы барып та,
Туң далада берьялгызың калып,
Ышанасы килә халыкка...

Гамил Афзал үзе беркайчан да халыкка да, аерым кешеләргә дә үч-рәнҗеш тотмады, аны теленә һәм шигырьләренә чыгармады, ачы язмышы өчен берәүне дә каргамады. Әмма ул милләтебезнең асыл улларын бер гаепсезгә “халык дошманы” дип юк иткән бу илне, бу системаны, аның ялчыларын гаепләп, җаны әрнеп язды. Һади Атласига, Газиз Гобәйдуллинга, Гомәр Галигә һәм башкаларга багышлап язган “НКВД корбаннарына” дип аталган шигырендә Гамил Афзал милләт башына килгән бу фаҗигане җан тетрәткеч итеп ачып бирә:

Оҗмах бакчасыдай илдә туып,
Тозын ашап золым-җәбернең,
Кулларыңны күкрәгеңә куеп,
Кайларда ятасың, кадерлем!

Үтеп чыкмас кара урмандыр, һай,
Төз наратлар карап торгандыр,
Хуш, бәхил бул, татар баласы, дип,
Бозлы җилләр дога кылгандыр...

Казан сәхнәләрендә Гамлет, Отеллаларны уйнаган танылган артист, Гамил Афзалның авылдашы Мөхтәр Мутин да шәхес культы корбаны була, шагыйрь аңа багышлап та “нәфрәт шигыре” яза:

Контр булып Мөхтәр Себер киткән,
Тап төшергән, имеш, байракка.
Талантлы булу да гөнаһ икән
Социализм дигән бардакта.

Матурлыгын күрми нурлы язның,
Кайларда ятасың, авылдаш?
Сине сагынып, нәфрәт җыры яздым,
Йөрәгемә ялкын кагылгач.

Әйткәнебезчә, Гамил Афзал зур эрудицияле, киң күңелле, газап күргән башка милләт вәкилләренә карата да хәерхак кеше булган. Ул егерме елга якын Колыма төрмәләрендә утырган урыс язучысы Варлам Шаламовның да язмышын һәм иҗатын яхшы белгән, хәтта аңа багышлап шигырь дә язган. “Варлам Шаламов сөйли” дип аталган шигырендә ул аның исеменнән түбәндәге сүзләрне әйттерә:

Шәхес культы тәмугларын күрдем,
Тик анда да урын тар икән.
Гомер буе гүр газабы күрдем –
Нинди гөнаһларым бар икән?

Барабаннар кагып йөргән урам
Бу хәлләрне белмәде элек:
Патша сөргеннәре – курорт булган,
Төрмәләре – ял йорты кебек.

Шунысын да әйтергә кирәк, Варлам Шаламовның “Колымские рассказы” һәм бу темага язылган башка әсәрләрен күпләр Солженицынның “Архипелаг ГУЛАГ” романыннан өстен куялар, Магадан төрмәсеннән кайткач күргән газаплары белән дә Шаламов аннан нык аерыла. Варлам Шаламовны төрмәдән соң да эзәрлекләүдән туктамыйлар, нәтиҗәдә, көчләп психбольницага салалар һәм ул шунда 1982 елның 17 гыйнварында үлә.

Шигырьләреннән күренгәнчә, Гамил Афзал шәхес культының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында нык уйланган, ул бу корбаннарның гаепсез икәнлеген үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып та белгән. Ни өчен бу илдә иң акыллы, иң иманлы, иң талантлы кешеләрне, нәселләрен корытып, бер гаепсезгә миллионлап төрмәләргә япканнар, атканнар, асканнар, мәсхәрә иткәннәр, могҗиза белән исән калганнарыннан мәңгелек кол ясарга теләгәннәр? Моңа кем гаепле? Һәм Шагыйрь бу сорауга шигырь белән җавап бирә:

Чирек халык – герман шпионы,
Чирек халык – япон шпионы,
Калганнары – “халык дошманнары”.
Кремльдә утырды халык дуслары –
Унбиш кеше бары.

Ягъни, “халык дошманнары” дип төрмәләрне тутыручылар, шуңа явыз әмер бирүчеләр Кремльдә утыра. Ә ил белән Тиран җитәкчелек итә. Гамил Афзалның шул исемдәге шигыре дә бар:

Мәкер белән тулы явыз егәр
Көләч җанны, саф намусны үтерә.
Әле аны халык йөз ел сүгәр,
Кан төкерә-төкерә, -

дип яза Шагыйрь, бүгенге көннәрне дә күздә тотып. Илдә шушы хәлләрнең килеп тууында, 50-60 миллион кешенең шәхес культы корбаны булуында Гамил Афзал НКВД хезмәткәрләрен дә нык гаепли, аларны “җәлладлар”, ягъни, палачлар, дип атый. Әйе, соңыннан бу палачларның үзләрен дә юк итәләр, Гамил Афзал “НКВД җәлладлары” дип аталган шигырендәге эпиграфта күрсәткәнчә, “Егерме мең НКВД хезмәткәре репрессияләнгән”. Әйе, бу илгә, бу системага канлы вәхшилекнең тере шаһитлары кирәк булмаган:

“Сыйнфый көрәш” кызган ул заманда
Меңләп-меңләп кеше аттыгыз.
Ә соңыннан салкын Магаданда
Туң чокырга барып яттыгыз.

Кара көйгән, канлы еллар истә,
Туң диңгездән бозлы җил исә.
Туң далага ай караган кичтә
Дога кылмас сезгә Иблис тә, -

дип яза ул, НКВД палачларының кара язмышын тасвирлап. Гамил Афзал илнең бу хәлгә төшүендә халыкның үзендә дә гаеп барлыгын шактый гына шигырьләре белән аңлатып бирә. Халык арасында таралган курку, шик-шөһбә, бер-береңне сату, хуҗалар ни кушса, уйлап та тормыйча шуны үтәү, җыен әтрәк-әләмнең хакимияткә килүен ул шушы канлы репрессияләргә җирлек бирүче, дип исәпли. Бу нисбәттән аның “Шантрапа” дип аталган шигыре бик гыйбрәтле, анда әтрәк-әләм хакимиятенең нәрсәгә китерәсен ачык тасвирлый:

Галиҗәнәп пролетарий идең,
Син гегемон идең ул чакта.
Маузер тагып, күн тужурка кидең,
Шантрапа.

Син бик мөһим карарлар үткәрдең,
Озак уйлап тормый кайчакта.
Доклад тыңладың да кул күтәрдең,
Шантрапа, -

дип яза ул. Әмма хакимият, шигырьдән күренгәнчә, бу “шантрапаны” файдалана гына, ә кирәге беткәч, үзен дә подвалга алып төшеп ата:

Бер гаепсез төрмәгә яптылар,
Миһырбансыз иде Бөек Ата.
Сине махсус подвалда аттылар,
Шантрапа.

Син бик хәтәр чорлар әзерләдең,
Туган үскән җирдән еракта,
Салкын Себер тулы каберләрең,
Шантрапа.

Күрәсез, бу ил, бу система үз халкына да, аның палачларына да, алар тирәсендә йомыш үтәп йөрүче әтрәк-әләм-шантрапаларга да рәхимсез булган, кирәкләре бетү белән, юк иткән. Бу хәл халык бәгыренә төшкән бүгенге палачларга, алар йомышын үтәүче бүгенге шантарпаларга, берәмтекләп юк иткәндә бер-берләрен яклый белмәгән кешеләргә дә зур кисәтү булып тора. Кирәкләре бетү белән, аларны да салкын Себер, подвалда пуля көтәргә мөмкин... “Шәхес культы заманы” дип аталган шигырендә Гамил Афзал ул чорга, куркытылган халыкның психологиясенә дә бик дөрес бәя бирә:

Китапларны утка якты,
Һәр кешегә яла якты.
Кояшта да кара тап бар,
Эзләде шул кара тапны.

Сөекле яр ярын сатты,
Кадерле дус дусын сатты.
Һәр күңелдә йомарланып,
“Шөбһә” дигән елан ятты.

Әйе, канлы репрессия еллары кешеләрдә булган иң яман сыйфатларны өскә чыгарды, шагыйрь язганча, “җилкеләргә үткән курку хисе ихтыярсыз итте”... Кеше үз-үзен дә, якыннарын, гаиләсен дә яклый алмас хәлгә килде, үзе исән калу өчен, башкаларны сатты, башкаларны чакты... Хакимият шушы куркаклар һәм әтрәк-әләм кулы белән иң иманлы һәм иң мәгърифәтле катламны юк итте. Үзенең “Татар халкын яратам” дип аталган шигырендә Гамил Афзал бу хәлләрне бик дөрес ачып бирә:

“Татар халкын яратам” дип әйтү
Баш китәрлек хәтәр сүз иде.
Һәр ярыкта ач кандала кебек,
Озын колак, очлы күз иде.

“Татар халкын яратам” дип әйтү
Олуг гөнаһ иде ул чакта.
Мин дә татар бит, дип әйтә идек,
Алан-йолан карап як-якка.

“Туган халкым” дигән егетләрне
Ай күрде, кояш алды.
Якадан борып алды да
Илтеп дәрьяга салды.

Янган утларга салды да
Җәзалап җанын алды.
Имансыз, телсез, йомышчы,
Әләкче лакей калды...

Бик азлар гына, Гамил Афзал кебек, иманы нык, рухы көчле, дөрес тәрбия алганнар гына бу бозлы җәһәннәм илендә асыл кешелек сыйфатларын саклап кала алдылар. Балачактан туган авылыннан, урман-кырларыннан каерып алып, мылтык белән сөргенгә сөрсәләр дә, империя төрмәсендә аны гомерлек гарип калдырсалар да, Гамил Афзалның рухы сынмый, ул кешеләргә ышанычын югалтмый, шагыйрь бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлый. Гамил Афзалның йөрәк канына манчып сөрген турында язылган шигырьләре безне бүген дә кисәтә, уяу булырга чакыра, диктатурага, тиранлыкка, хаксызлыкка каршы берләшеп көрәшергә өнди.

Соловкида салкын диңгез яры,
Ярга чыгып тюлень көрсенә:
Монда үлгән “халык дошманнары”
Дошман түгел иде берсе дә!

Магаданда тайга урманнары,
Шул урманда аю көрсенә:
Монда үлгән “халык дошманнары”
Дошман түгел иде берсе дә!

Монда коллык, ачлык, мәңге салкын
Миллионлаган әҗәл китергән.
НКВД монда мужик халкын
Тамерланнан күбрәк үтергән.

Рәсәй империясенең Соловкидагы, Магадандагы төрмәләре бүген дә исән, аларда бүген дә ирек өчен, тел өчен, дин өчен көрәшкән Кавказ мөселманнары, Идел-Уралның төрки-татар халкы вәкилләре газап чигә. Сталинизмга, шәхес культының вәхшәтле чорына тиешле бәя бирелмәде, НКВД палачларына һәм аларның дәвамчыларына Нюрнберг хөкеме чыгарылмады, тиешле җәза бирелмәде, шуңа күрә алар бүген дә баш калкыта. Күрсәткән газаплары өчен бу ил шәхес культы корбаннарыннан гафу үтенмәде, тәүбәгә килмәде, ялгышларын төзәтмәде. Шуңа күрә, биш гасырга якын үзенең азатлыгы, теле, дине өчен көрәшкән татар халкына бу империя төрмәсендә аерата куркыныч, юкка чыгу яный. Милләтебез бу империя төрмәсен җимереп чыгып кына исән калырга мөмкин, Гамил Афзал шигырьләре дә безне шуңа чакыра, шагыйрьнең “Гаяз Исхакый васыяте” дип аталган шигыре безгә дә васыять булып яңгырый:

“Васыятемне тыңла, балам, - диде
Карт көрәшче соңгы минутта, -
Җаным өзгәләнеп үләм инде,
Син яшисе кавем, онытма:

Бездән дә каһәрле халык юктыр, -
Варислары якын-тирәнең.
Тамагына сөяк булып утыр
Алтын тәре таккан түрәнең!”


Файдаланылган хезмәт:
Гамил Афзал. Гомер кичүләре. – Казан, 2000.
Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. - Казан, 2004.
Гамил Афзал. Рәхмәт! – Казан, 2009.
Әдипләребез. – Казан, 2009.
Фәүзия Бәйрәмова. Кырык сырт. – Казан, 2005.
Фәүзия Бәйрәмова. ГУЛАГ – яралы язмышлар. – Казан, 2010.
Павел Шабанов. Краткое жизнеописание Варлама Шаламова // История города Вологды. – Вологда, 2008.
Хәтер Китабы. Книга Памяти. Том. 1. – Казан, 2000.

2011 ел, 9 май

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Tatarmarket


Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх