Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв





i-mulla

takbir.ru









Tatarmarket


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Татарларны саклау һәм күтәрү проблемасы

Рафаэль Мөхәмәтдинов,
т.ф.к., Татарстан Фәнни Академиясы Тарих Институтыныӊ олы фәнни хезмәттәш,
җәмәгать эшлекле


ТЕЛНЕ ҮСТЕРҮДӘ ЕВРЕЙЛАРНЫҢ ТӘҖРИБӘСЕ

Суз Израильнең дәүләт теле — иврит турында барачак. Бу телдә ев-рейлар миладидән соң II-нче гасырдан алып XX гасыр башына тикле сөйлэшмәгәннәр, ягъни бу тел 1800 ел дәвамында китапларда язма килеш сакланып калган булса да, сәйләм теле вазифасын югалткан иде. Ләкин XX гасыр башында аерым энтузиастлар һәм Фалыстындагы еврей халкының зшчәнлеге ярдәмендә бу тел тергезелә һәм рәсми тел дәрәҗәсенә күтәртелә.

Иң кызыгы: бу хәл әле Изра¬иль дәүләте төзелмәгән чакта ук була.

Ә хәзер игътибарыгызны XIX гасырның 2-нче яртысындагы Көнбатыш Аурупага юнәлтик.

Сәясәттә яңа туган бала

1879 елның язы. Аурупада һаман либерализм дәвере дәвам итә. Ал-маниядэ һәм Аву-стурьяда (Австрияда) еврейларга тулы ватандашлыкка тигез хокуклар бирелә.

Шундый оптимистик чолганыш эчендә Вена шәһәрендә чыгарылган «Ашахар» (Таң) исемле ив¬рит журналында басылган бер мәкалә күзгә чалынмый кала. Бу мәкалә «Мөһим мәсьәлә» дигән тыйнак исемгә ия булса да, чынында бик революцион мәкалә була. Ул укучыны киләчәге өметле булган «сәясәт фәнендә яңа гына туган бала» белән таныштыра. Аның исеме — милли идея.

Мәкалә авторы, Парижда медицинаны өйрәнүче 20 яшьлек студент Элиэзер Перельман иде. Ул мәкаләләрен Элиэзер Бән-Ийәһүдә (Бән-Ийәһүдә — Яһүдиләр иленең улы) псевдонимы белән язган. Бән-Ийәһүдә: «Израиль бөтен милләтнең жыелачак урыны булачак. Башка җирләрдә яшәгән еврейлар белеп торсыннар ки, аларның милләте туган җирендә яши. Милләтебезнең теле дә, әдәбияты да бар», дип яз-ган.

Андый энтузиастларны алда нинди авыр зш көткәнлеген һәм ул чакта иврит теленең нинди хәлдә булуын күз алдына китерү өчен еврей милләтчелегенең, мәгълүм теоретигы Теодор Герцльнең сүзләрен китерү дә җитә. Ул булачак еврей дәүләтенең. теле турында болай дигән: «Хәзерге вакытта арабыздан, ичмасам, тимер юл билетын алырлык дәрәҗәдә иврит телен белүчеләр табылыр микән?»

Иврит телендә беренче сөйләшүләр

Монмартрдагы бер кафе. Бән-Ийәһүдә Фалыстыннан килгән бер укытучы белән әңгәмә кора: ул үз гомерендә беренче тапкыр иврит телендә сөйләшә!

1881 елда «Бөтен Дөнья Израиль Берлеге» аңа Иерусалим мәктәпләренең, берсендә укы¬тучы булып эшләргә тәкъдим итә. Ул бу тәкъдимне кабул итә, ләкин укыту иврит телендә алып барылырга тиеш, дигән шарт куя. Фалыстынга китәр алдыннан ул Дебора Ионас дигән бер кызга өйләнергә ниятли, Дебора туташ риза була, һәм Бән-Ийәһүдә никахтан соң хатыны алдына да шул шертны куя: моннан соң, алар иврит те-лендә генә сөйләшәчәкләр. Де¬бора бирелеп иврит телен өйрәнә башлый һәм аның гомере шул тел белән бәйле рәвештә уза.

Бән-Ийәһүдә Фалыстын туфрагына басуга, hәp очраган кеше белән ивритчә сөйләшә 6aшлый. Иерусалимда үз тирәсендә сөйләм ивритны зур күләмдә тарату өчен фәнни ысулларны уйлап чыгару өстендә эшләгән дуслерын җыя. Бу төркемнең иң күренекле кешесе — ив¬рит телендә беренче физика дәреслеге авторы, Ехиель Михель Пинес була. Ләкин Бән-Ийәһүдә Михель Пинеска Фалыстында ивритны, мәсәлән, Франциядә француз теле шикелле, сөйләм теле дәрәҗәсенә күтәру турындагы үз планын ачып сала, аның дусты бу планны изге, ләкин нигезсез буш хыял итеп кабул итә. Бән-Ийәһүдә шундый карарга килә — аның 1882 елда туган беренче баласы фәкать ивритчә сөйләшәчәк. Пинес дусты исә, әйтеп куя:”Бу сынау нәтиҗәсендә бала акылга зәгыйфь булып усәчәк”. Бу эш, чыннан да, җиңел түгел иде. Баланың әнисе, ивритны яхшы белмәгәнлектән, бала белән сөйләшмәскә тиеш була. Бәхеткә каршы, баланы карар өчен, ивритта шактый яхшы сөйләшкән бер хатын-кыз табыла.

Малай табигате белән бик кызыксынучан булып үсә, үз янындагы һәрбер әйбернең исемен белергә тели һәм моның белән өйдәгеләрне гел аптыратып тора. Әтисе балага кирәк сүзен табар өчен, аны Талмудтан (Талмуд — Тәүратны ачыклаган шәрехләрдән торган күп томлы әсәр) эзли башлый. Әмма кирәк сүзләрне табу җиңел зш түгел, чөнки көндәлек әдәбиятта күп әйберлернең һәм күренешләрнең эквивалентлары табылмый. Пинесның әйткән сүзләренә карамастан, кечкенә Итамар аек акыллы булып үсә, соңырак атаклы журналист булып таныла һәм 1902 елда Бән-Ави исеме астында Фалыстын ту¬рында китап чыгара. Бу — изге илдәге тормыш турында ив¬рит телендә беренче китаплардан санала.

Яңа сүзләр иҗат итү

Бән-Ийәһүдә йокламыйча төннәр буе яңа сүзләр иҗат итә. Аларны тизрәк гамәлгә кертү өчен, ул хатынын бу яки теге әйберне алырга дип hәp иртә кибеткә җибәрә, һәм хатыны hәp товарны узган төнне ире уйлап чыгарган сүз белән сорый. Шулай итеп, халык арасында яңа сүзләр таралган.

Иврит телен терелтүне нык нигездә алып барыр өчен, ул борынгы һәм урта гасыр еврей әдәбиятында очраган бөтен сүзләрне бик зур сүзлеккә җыярга уйлый. Бән-Ийәһүдә бу гаять зур зшкә 1900 елдан башлап, үз гомеренең шактый өлешен багышлый. Аны (сүзлек 8 мең биттән тора) фәкать Бән-Ийәһүдә үлгәннән соң, 36 ел уз-гач кына аның фикердәшләре тәмамлый.

Бән-Ийәһүдә көндәлек гәзит чыгара һәм шул гәзит аша бертуктаусыз үгетли: «Иврит телен¬дә сөйләшегез, бу телдә өйдә дә, урамда да сөйләшегез, бу телдә мәктәпләрдә балаларны укытыгыз!».

Израильнең мәрхум прези¬денты Ицхак Бен-цви үз заманында, ягъни 1902 елда, өендә иврит телен гамәлгә керткән Иерусалимның унынчы гаиләсенең күңелен күтәрү максаты бе¬лән Бән-Ийәһүдә ханым тарафыннан әзерләнгән бер бөккән ашаганы турында искә ала иде. Моннан, бер гаиләне ив¬рит теленә күчерер өчен 2 ел көчле аңлату зше алып барырга туры килген, дигән нәтиҗә килеп чыга.

Ихтыяр көче җимешләре

Фалыстында «Телне яңадан җанландыру» сәясәтендәге уңышлар Иерусалимнән ерак булган илдәге бер вакыйга аркасында барлыкка килде. Ул менә нидән гыйба-рәт иде: 1881 елның мартында Петербургта либераль карашлы Александр II. үтерелә һәм тәхеткә яңа патша — Алек¬сандр III. менә. Яңа патша тәхеткә утыру белән яһүдләрне ззерлекләү башлана, һәм патша чиновниклары аларга “Русиядән ычкыныгыз!» дигән киңәш бирәләр. Шулай итеп, яһүдләрнең күбесе Көнбатышка киткән, әмма идеалистларның кечкенә бер төркеме Фалыстынга юнәлгән. Алар арасында зыялылар күп була. Бу идеалистлар, аларның милли омтылышларына муафыйк 6улган тел милләтчелегенең үзенчәлеген бик тиз үзләштерәләр. Үзләре ивритны зур авырлыклар бе¬лән өйрәнгән булсалар да, аларның балалары инде мәктәптә иврит телендә укый башлый, һәм аннары барлык бу үзгәрешләр гадәти бер хәл булып тоелган. 1890 елда иврит теле Галилеяның бөтен мәктәпләренә керә. 1896 елда Реховотта ив¬рит телендә беренче балалар бакчасы, ә 1906 елда Тель-Авивта беренче гимназия һәм 12 елдан соң Иерусалимда яһүд университеты ачыла.

Ивритны укыткан беренче укытучылар исә, иврит телен үзләре дә яхшы белмәгән, телне үзлектән өйрәнгән кешеләр генә була. Сөйләшү өчен ивритта күп сүзләр җитми. Укучыларның ата-аналары да үз балаларына ярдәм итә алмыйлар, киресенчә, укучы балалар ата-аналарын сөйләм теленә өйрәтәләр. Мондый авыр хәлләрдә дә чигенмәгән укытучыларның үз кыйблаларында нык торулары соклануга лаек. Аларның болай ашкынып эшләве балаларның ата-аналары тарафыннан да хупланган, чөнки ата-аналар да Фалыстынга килеп өр-яңа милли тормыш кору омтылышы белән яшәгәннәр.

1890 елда беренче иврит мәктәпләрен тәмамлаучы яшьләр никахлашып, үз яңа гаиләләрендә фәкать иврит те¬лендә генә сөйләшә башлыйлар, һәм аларның балалары да ивритны табигый мөхиттә өйрәнә башлый.

Нәкь менә алар — беренче иврит мәктәпләрен тәмамлаучы яшьләр, Хайфа шәһәрендә урыннашкан техник институтта нимес теленең хөкем сөрүенә каршы 1913 -1914 елларда баш күтәргәннәр һәм еврей оешмаларын иврит теленә өстенлек бирергә мәҗбүр иткәннәр. «Телләр сугышы»нда иврит теле җиңелмәгән, киресенчә, Фалыстында узенэ лаеклы урын яулап алган.

Бән-Ийәһүдә инглизләр тарафыннан иврит теле Фалыстынның өч рәсми теленнән берсе булып танылган заманнарга кадәр яшәгән һәм үз эшенең җимешләрен дә күрү бәхетенә ирешкән.

Бән-Ийәһүдәнең зур уңышы - тарихи факт. Ул - зур акыл иясе һәм алдан күрүче иде. Ул тарих сәхнәсендә вакытында барлыка килгән һәм тарих аның ярдәмчесе булган. Күп милләтләр өчен ул милли телнең җанлануы символы бу¬лып мәңгегә калачак (Иврит телен гамәлгә кертү турындагы югарыда китерелгән мате¬риал “Современный иврит”, Мәскәү, мөәллифләр: Шошна Блюм һәм Хаим Рабин, китабыннан алынган).

Әлбәттэ, еврей зыялыларыннан чыккан бу энтузиастлар үзләренә күрә зур каһарманлык зшләгәннәр һәм минем аларга карата хөрмәтем бик зур.

Безнең татар зыялыларының күпчелеге, кызганычка каршы, андый батырлыклардан ерак тора. Югыйсә, безгә телебезне җанлан:дырырга да кирәкми, ул исән әле, үз телебездэ сөйләшүче галимнәр, язучылар да бар эле. Тик нигәдер, Югары Киңәштәге (Со¬веттагы) татар депутатлары татарча сөйләшергә базмыйлар. Аларның урыска җайлашу һәм коллык психологиясе каннарына ceңеп беткән инде, ахрысы.

Ачы хакыйкать шунда ки, бездә беренче еврей укытучыларындагы кебек максатка уңай мәгънәдәге тәгассыплы (фанатикча) омтылыш юк. Миңа зыялыларыбызның купчелеге туган теленә мөнәсәбәте буенча ерактан ук тузып беткән бер рус чикмәнен күрүгә, татарчадан русчага күчәргә күнеккән ихтыярсыз һәм җебегән бәндәләрне хәтерләтә. Руслар үзләре дә андый татарларга эчтән җирәнеп карыйлардыр кебек тоела миңа. Әгәр шулай икән — дөрес эшлиләр.

Мәкаләмдә күтәрелгән тема бик әһәмиятле дип уйлыйм. Аны матбугат битләрендә дәвам итүчеләр табылса, файдасы булыр иде.

29.05.2011

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх