Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

Ural,Tatars,Nuclear

Sajtka yardäm - Помощь сайту



i-mulla

takbir.ru





ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2018
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Татарларны саклау һәм күтәрү проблемасы

     

Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында
К И Л Е Ш Ү


Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә эш итүче Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы йөзендә Татарстан Республикасы, бер яктан, һәм Мәскәү шәһәре Уставы нигезендә эш итүче Мәскәү шәһәре Мэры Собянин Сергей Семенович йөзендә Мәскәү шәһәре, икенче яктан, алга таба «Яклар» дип аталып,

сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә тотрыклы һәм озак вакытка исәпләнгән элемтәләрне саклауга һәм киңәйтүгә үзара кызыксынуга таянып,

төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту өчен тиешле оештыру, икътисадый, хокукый һәм башка кирәкле шартлар булдырырга теләп,

Россия Федерациясенең ике субъектының да социаль-икътисадый үсешенә юнәлтелгән гамәли эшчәнлекне тормышка ашыру зарурлыгын исәпкә алып,

Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре дәүләт хакимияте башкарма органнарының социаль-икътисадый эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә нәтиҗәле үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәргә омтылып, әлеге Килешүне түбәндәгеләр турында төзеделәр:

1 статья

Яклар үзара эшчәнлекне һәм хезмәттәшлекне Россия Федерациясе Конституциясе, Россия Федерациясе законнары, Татарстан Республикасы законнары һәм Мәскәү шәһәре законнары нигезендә тормышка ашыралар.

Яклар үз мөнәсәбәтләрен ышаныч, тигез хокуклылык, үзара хөрмәт, партнерлык, үзара икътисадый файда һәм әлеге Килешү нигезләмәләрен һәм аның нигезендәге ирешелгән килешүләрне үтәү өчен ике яклы җаваплылык принципларыннан чыгып төзиләр һәм үстерәләр.

Яклар бер-берсенә кабул ителүе икенче Якның хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагыла торган карарлар турында хәбәр итәләр, шулай ук икенче Якка икътисадый яисә башка зыян китерергә мөмкин булган гамәлләрдән тыелып калалар.

Яклар хезмәттәшлекне тормышка ашыруда аларның оештыру-хокукый рәвешләренә һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә теләсә нинди оешма, шулай ук Яклар территорияләрендә урнашкан җирле үзидарә органнары үз компетенцияләре чикләрендә һәм тиешле шартнамәләр, килешүләр яисә беркетмәләр нигезендә катнаша ала, дип саный.

2 статья

Яклар аларда Татарстан Республикасы һәм Мэскэү шәһәре һәм аларда яшәүчеләрнең конституциячел хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау өлешендә федераль конституциячел законнар, федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары проектларын караганда үз позицияләрен килештерәләр.

Яклар законнар чыгару мәсьәләләре буенча мәгълүмати-методик материаллар, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре норматив хокукый актлары буенча белешмәләр базалары белән алмашалар.

3 статья

Яклар фәнни-техник, икътисадый, хокукый һәм башка мәгълүмат, шул исәптән дәүләт мөлкәте реестрын алып бару тәртибе, ихтыяҗ һәм тәкъдим фаразланучы азык-төлек баланслары буенча мәгълүмат алмашу өчен уңай шартлар тудыралар, дәүләт хакимияте башкарма органнары, җирле үзидарә органнары һәм хуҗалык итүче субъектлар арасында икътисад, инвестиция һәм инновация, сәүдә һәм сәнәгать, шул исәптән машина төзелеше, җиңел сәнәгать, ягулык-энергетика һәм нефть химиясе комплексы, төзелеш һәм архитектура, агросәнәгать комплексы, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, югары технологияләр, мәгълүматлаштыру, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану, элемтә, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният, яшьләр һәм гаилә сәясәте, спорт, туризм, халык иминлеге һәм хокук тәртибен тәэмин итү, җинаятьчелеккә каршы көрәшү өлкәләрендә, шулай ук өстенлекле милли проектлар өлкәсендә багланышларны киңәйтүгә актив булышлык итәләр.

4 статья

Яклар Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре территорияләрендә урнашкан хуҗалык субъектлары арасында сәүдә-икътисадый багланышлар урнаштыруга, аларны саклауга һәм киңәйтүгә булышлык итәләр.

Яклар Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре территорияләрендә урнашкан милекнең барлык рәвешләрендәге оешмаларның эшкуарлык яисә башка хуҗалык эшчәнлеге өчен, шулай ук үзара мәнфәгатьтәге призводствога инвестицияләр кертү өчен уңайлы икътисадый, финанс һәм хокукый шартлар тудыралар.

Яклар Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре икътисадын үстерүгә юнәлтелгән уртак проектлар эшли һәм гамәлгә ашыра, үзара мәнфәгатьтәге тармаклар буенча проектлар һәм белгечләр алмаша.

Яклар җитештерү-техник билгеләнештәге продукциянең һәм куллану товарларының кирәкле төрләре белән үзара тәэмин итүне тормышка ашыруга, хуҗалык эшчәнлегендә иң оптималь партнерларны сайлау максатларында, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре территорияләрендә урнашкан оешмаларның икътисадый һәм финанс мөмкинлекләрен билгеләүгә ярдәм итәләр.

Күрсәтелгән максатларга ирешү өчен Яклар Татарстан Республикасының һәм Мәскәү шәһәренең продукциягә (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) булган ихтыяҗлары турында икътисадый мәгълүмат, белешмәләр алмаша, икенче Як территориясендә урнашкан оешмаларны үткәрелүче күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә, шулай ук төрле форумнарда, семинарларда, конференцияләрдә һәм башка чараларда катнашырга чакыралар, икенче Якның хуҗалык итүче субъектлары җитештерүче (күрсәтүче) хезмәтләрне һәм продукцияне рекламалау оештыруга булышлык итәләр.

Яклар тышкы икътисадый элемтәләрне тормышка ашыруда бер-берсенә ярдәм итешә.

5 статья

Яклар фәнне күп кулланучы производстволар һәм технологияләр эшләү, үзләштерү һәм үстерү, иң перспективалы юнәлешләр һәм гамәли әһәмияткә ия булган уртак фәнни темалар, шул исәптән сәнәгать җитештерүен диверсификацияләү, шулай ук мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр белән бәйле темалар өлкәсендә хезмәттәшлек итә.

Яклар Татарстан Республикасының һәм Мәскәү шәһәренең фәнни эшчәнлектә катнашучылары, аларның төрле өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашуда, фәнни мәгълүмат, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре өлкәсендә катнашуын да кертеп, багланышлары өчен һәм хезмәттәшлекнең башка рәвешләрендә һәрьяклы уңай шартлар тудыра.

Яклар фәнни-тикшеренү һәм башка оешмаларны Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре үсешенә юнәлтелгән уртак проектлар һәм программалар эшләүгә җәлеп итүгә булышлык итә.

6 статья

Социаль-мәдәни хезмәттәшлек даирәсендә Яклар түбәндәге өлкәләрдә уртак программалар эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнашалар:

  • хезмәт мөнәсәбәтләрен, шул исәптән хезмәтне саклау, хезмәт шартларын экспертизалау, социаль партнерлык, персоналны үстерү һәм хезмәт базарын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне үстерү;
  • гаиләгә, ана булуга, бала булуга, яшьләргә, өлкән буын кешеләренә һәм инвалидларга ярдәм, балигъ булмаганнарның караучысыз калуларын һәм хокук бозуларын профилактикалау, Татарстан Республикасында һәм Мәскәү шәһәрендә инвалид балаларны реабилитацияләү, адаптацияләү үзәкләре эшенә ярдәм;
  • милли-мәдәни автономияләр, җәмәгать оешмалары һәм дини оешмалар һәм берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек;
  • мәгариф, шул исәптән Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре профильле учреждениеләрен һәм фәнни потенциалын кулланып кадрлар әзерләүдә, квалификацияне күтәрүдә, мәгариф программалары эшләүдә һәм камилләштерүдә булышлык итәләр, татар телен өйрәнү өлкәсендә алдынгы тәҗрибә алмашу, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре мәгариф учреждениеләреда арасыняңа мәгълүмати һәм педагогик концепцияләр технологияләр алмашу өчен шартлар тудыралар, моның өчен Яклар мәгариф хезмәткәрләре делегацияләре белән алмашу, күчмә семинарлар, конференцияләр оештыру, сәләтле яшьләрне ачыклау максатларында уртак конкурслар һәм олимпиадалар уздыру, укучы яшьләр делегацияләре һәм туристлык-экскурсия төркемнәре алмашу өчен шартлар тудыралар;
  • сәламәтлек саклау, шул исәптән Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре дәвалау-профилактика учреждениеләре арасында элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәләр, халыкка дәвалау-профилактика ярдәме оештыруны камилләштерү буенча эш тәҗрибәсен, сәламәтлек саклау һәм авыруларны профилактикалау буенча федераль һәм төбәк максатчан программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен уртаклашалар, медицина техникасы, дару препаратлары һәм медицина билгеләнешендәге башка әйберләр базарының торышы, аларны үзара файдалы алмашу, уртак фәнни-гамәли тикшеренүләр мөмкинлеген күздә тотып, сәламәтлек саклау теориясе һәм практикасы өлкәсендә казанышлары турында мәгълүмат алмашалар;
  • мәдәният, шул исәптән мәдәният учреждениеләренең турыдан-туры элемтәләре нигезендә театр-концерт коллективлары гастрольләре, музей күргәзмәләре, китапханә чаралары, китап күргәзмәләре уздыруга булышлык итәләр, балаларны эстетик тәрбияләү өлкәсендә фәнни-методик эшне тормышка ашыруда, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәренең әйдәп баручы белгеч-педагоглары катнашында осталык класслары үткәреп, балалар иҗат коллективларын алмашуга булышлык итәләр;
  • физик культура һәм спорт, шул исәптән Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре спортчыларының һәм спорт командаларының уртак спорт-массакүләм чараларында катнашуына, уртак өйрәнү-тренировка уздыруга, квалификацияне күтәрү буенча семинарларда һәм курсларда катнашу өчен тренер кадрларны чакыру, спортның аерым төрләре буенча спорт делегацияләре алмашу, шулай ук тору урыннары буенча балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү тәҗрибәсе алмашуга булышлык итәләр, физик культура һәм спорт өлкәсендә багланышларны һәм элемтәләрне үстерәләр;
  • туризм, шул исәптән эчке һәм тышкы базарларда бер-берсенең туристлык потенциалын алга җибәрергә ярдәм итәләр, Яклар территорияләрендә урнашкан туризм өлкәсендәге оешмалар арасында эшлекле элемтәләрне үстерүгә һәм киңәйтүгә булышлык итәләр;
  • халык иминлеге һәм хокук тәртибен саклау, шул исәптән халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгынга каршы куркынычсызлык мәсьләләре буенча тәҗрибә уртаклашалар, аварияләр, һәлакәтләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерүдә үзара ярдәм күрсәтешәләр, оператив хәлнең торышы турында мәгълүмат алмашалар, җинаятьчелек, шул исәптән коррупциягә, террорга, наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә, корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч, агулы һәм радиоактив матдәләр белән законсыз операцияләргә каршы көрәш өлкәсендә хезмәттәшлек итәләр, төбәкара оешкан җинаятьчел формированияләрне ачыклаганда һәм бетергәндә үзара хезмәттәшлек итәләр.

7 статья

Әлеге Килешү хезмәттәшлекнең анык өлкәләрендә ике яклы программалар, беркетмәләр һәм чаралар планнары, шулай ук килешүләр эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен нигез булып тора.

Үзара хезмәттәшлекне оештыру һәм координацияләү өчен кирәк булган саен Яклар тарафыннан эш төркемнәре, советлар, комиссияләр төзелергә мөмкин.

Әлеге Килешүне гамәлгә ашыру буенча Якларның уртак эшчәнлеге ике яклы консультацияләр, эшлекле очрашулар, күргәзмәләр, ярминкәләр, семинарлар, конференцияләр һәм башка чаралар уздыру юлы белән тормышка ашырыла.

Әлеге Килешү нигезләмәләрен тормышка ашыруга булышлык итү, шулай ук аның нигезендә Яклар тарафыннан төзелгән (кул куелган) килешүләрне (беркетмәләрне) гамәлгә ашыру барышына контрольне тормышка ашыру өчен даими эшләүче координацияләү органы төзелә ала. Моннан тыш, кирәк булган саен, ике яклы консультацияләр яисә сөйләшүләр, шул исәптән иң югары дәрәҗәдәге сөйләшүләр уздырылырга мөмкин.

8 статья

Әлеге Килешү Якларның өченче яклар белән төзелгән килешүләре (шартнамәләр) буенча йөкләмәләренә кагылмый һәм шуңа күрә аларның өченче яклар алдындагы үзләренең йөкләмәләрен үтәү өчен киртә булып хезмәт итә алмый.

Әлеге Килешүнең нигезләмәләрен аңлатуда һәм куллануда яисә аларның гамәле чикләрен аңлауда мөмкин булган фикер аермасы, бәхәсле мәсьәләләр һәм аны гамәлгә ашыру барышында килеп чыгучы аерымлыклар Якларның консультацияләре яисә сөйләшүләре юлы белән хәл ителергә тиеш.

9 статья

Яклар Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре арасындагы икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдәге хезмәттәшлек принциплары турындагы 1996 .елның 11 июнендәге Шартнамә әлеге Килешү үз көченә кергән көннән гамәлен туктата, дип таный.

10 статья

Әлеге Килешү аңа кул куйган мизгелдән үз көченә керә һәм 5 ел дәвамында гамәлдә була. Әгәр дә Якларның берсе дә башка Якка аның вакыты узганчыга кадәр Килешүнең гамәлен туктату турында язмача хәбәр итмәсә, Килешү автоматик рәвештә тагын бер елга озайтыла.

Килешү аның гамәле чорында Якларның язмача рәвештә белдерелгән үзара килешүе буенча теләсә кайсы вакытта өзелергә мөмкин. Килешү Якларның берсе тарафыннан аның гамәле туктатылу турында язмача хәбәр итүеннән соң 3 ай узгач өзелгән булып саналачак.

Әлеге Килешү Якларның үзара ризалыгы буенча өстәмә килешүләр белән тулыландырылырга һәм үзгәртелергә мөмкин. Әлеге Килешүгә барлык үзгәрешләр һәм өстәмәләр, әгәр алар язмача рәвештә башкарылса һәм Якларның вәкаләтле вәкилләре тарафынна имзаланса, гамәлдә була.

2011 елның « 12 » мартында Казан шәһәрендә, һәркайсы рус һәм татар телләрендә, бер үк юридик көчкә ия булган, Якларның һәркайсы өчен берәр нөсхәдә башкарылды.

Татарстан Республикасы өчен

Татарстан Республикасы
Президенты

Р.Н. Миңнеханов
Мәскәү шәһәре өчен

Мәскәү шәһәре мэры


С.С. Собянин

№ 77-490
18.03.2011 г.


афиша
Диспут-клуб
Фотоальбом
Полезные мелочи
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:
 
  на этом сайте
в Яндексе


Sara monlari


karaoke





Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !