



Расписание молитв







ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:  - содержание
 - тех.вопросы
© Copyright, 2000-2021 МТСС, ФРМ-FMP
|
Татарские края / Нижегородская область
ИЛДАР ИЛДУС улы МАГҖАНОВ,
сугышчы
2002-2023, Мәдәнә авылы
Украинада спецоперация вакытында Ватан өчен узенең хәрби бурычын утәгәндә геройларча һәлак булып калган авылдашым истәлегенә языла...
СОНГЫ ХАТЫҢ
Буген синең соңгы хатың килде
Авыр хәбәр килде авылга,
Аяз көнне яшен суккан булды
Бар халыкны салып сагышка.
Илдар киткән мәңгелеккэ диеп
Һәлак булган сугыш кырында,
Шул хәбәргә әнкәң ничек түзде?
Соңгы хатың иде кулында.
Туганнарың, якыннарың елап,
Авылдашлар ярсып елады.
Соңгы юлга сине озатканда,
Күк йөзедә авыр сулады.
|
Ватан өчен һәлак булып калдың,
Курыкмадың явыз дошманнан.
Ил чикләрен саклап ятып калдың,
Соңгы хатың килде Донбасстан.
Корал алып бастың, курыкмадың,
Чакрып алгач солдат сафына,
Батырларча исемең язылып калды
Авылымның тарих ташына.
Сезнең үткән юллар онытылмас,
Исемең калыр халык җырында.
Бөек җыр ул, Бөек Ватан өчен
Һәлак булу сугыш кырында!
|
Вәлитов Рафек 04.03.2023
ИЛЛӘХИ ИЛДАР СУГЫШЧЫНЫҢ РУХЫ ШАТ, УРЫНЫ ҖӘННӘТТӘ БУЛСЫН! АМИН!
|
|
Поиск по сайту:





Ссылка на mtss.ru обязательна при использовании материалов сайта !
|