Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

Ural,Tatars,Nuclear

Sajtka yardäm - Помощь сайту



i-mulla

takbir.ru





ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2018
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Фото - Видео

Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе хатын-кызларныӊ җыелышы
Встреча женщин Москвы и Подмосковья.


Москва, Татарская слобода, ТКЦ, 21.08.2014






Фирдәвес Галиева

Якшәмбе көнне

Якшәмбе көнне (21 сентябрь) Мәскәү шәhәреннән, өлкәдән татар хатын-кызлары Асадуллаев йортына җыелдылар. Җыенныӊ әйдаманы булып М.Миначев, Г.Искәндәров әфәнделәр тордылар.

Җыенны Мөхәммәт әфәнде Миначев ачты. Ул татар халкыныӊ туган тел мәсьәләсен игътибар үзәгенә куйды, татар теленә югалу куркынычы янавын ассызыклады. Елдан ел катнаш гаиләләр артуы, татар баласыныӊ асылда урыс мәктәбендә укуын, шул дәвердә туган телдән бизеп, урыс телле, урыс мәдәниятлы булып үсүен искә алды, һәм татарларны ниндидер тырышлык куеп, хәлләрне үзгәртергә чакырды.

Җыенда Гәрәева Наилә ханым, укытучы, чыгыш ясады. Ул Мәскәүдә нибары ике татар мәктәбе барын, аларда саф татарча укытуныӊ гомумән юклыгын, Бибирево татар милли мәктәбендә татар балаларыныӊ бик аз санда икәнен, ул мәктәптә асылда башка милләт балалары укуын атады. Мәктәп мөдире дә яхуди кешесе икән. Шулай ук Лима ханым җитәкләгән Муса Җәлил исемендәге «татарныкы» аталучы мәктәптә дә барча фәннәрне туган телдә укыту юк. Сәбәпләре бардыр, әмма…бу хәлләр безнеӊ татар мәгарифенә карата битараф яшәвебезне күрсәтә түгелме? Наилә ханым бу ике мәктәпне чын татар мәктәбенә әверелдеру өчен тырышырга чакырды, гәрчә, әлегә, нинди юллар белән – билгесез булса да.

Суз уӊаеннан әйтеп китми булмый: элек, Мәскәү кебек зур шәhәрдә чын татарча укуны оештыру мөмкин булмаган xәл кебек тоела иде. Әммә, Асадуллаев йортында танылган татар әдәбияты классигы Габдрахман Әпсәләмовныӊ оныгы Альбина ханымныӊ иҗат кичәсенә җыелгач, анда олуг язучыныӊ тормыш юлы искә алынды. Бөек Ватан сугышына кадәр язучыныӊ шушы Асадуллаев йортындагы саф татар мәктәбендә 10 ел укыганын белгәч, беркадәр хәйран калып тордым. Менә бит! Мәскәү шәhәре без татарга искиткеч бай телле язучы биргән! Ни кызганыч, Альбина ханым урыс телендә яза, тик бу аныӊ гына бәласеме? Ургылып торган иҗат чишмәсен тыеп булмый - урыс мохиты юл ачкан -анысына рәхмәт. Ә ничаклы сәләтлеләребез урыс телле булып китә, урыс дөньясын баета? Беръяктан шатлык, икенче яктан, татар дөньясын кем баетырга тиеш соӊ?! Ул шулай саегып, кибеп, берзаман онытылып китмәсме?

- Без белмибез, - диде Наилә ханым, - бу мәктәпләргә ничә бала гариза китерә, аларны карыйлармы? Ягъни, татар милли мохтарияте татар баласыныӊ үз телендә уку-укымавын исәптә тотмый, мәгариф өлкәсенә тәэсир итми. Әйе, аяныч хәл дип килешми булмый, аны төзәтү, hичшиксез, тиеш.

Җыенда шулай ук Наилә ханым Хәсәнова да чыгыш ясады. Анынча, әгәр hәркем Асадуллаев йортына , төрле милли рухта уздырылучы чаралар оештырып, шунда татарларны күбрәк чакырса-китерсә, шулкадәр тизрәк татар мохиты туар иде. Бергә-бергә уртак мәсьәләрне хәл итү дә ансатрак булыр иде, - диде ул.

Дилярә ханым Агишева Мәскәү шәhәрендә татар кешесенә үз милли рухын саклап яшәунеӊ кыенлыгын ассызыклады. Ни өчендер татарны яратмау, ышанмау, чит-ят күрү сизелә, - диде ул. Рәсем дәресләрендә оланнарга чиркәу ясарга ярый, мәчетне ясарга рөхсәт юк…Бала телиме-юкмы, урыс динен өйрәнергә тиеш.

Дөрестән дә, шәhәрдә мәчетләр ачу, дини ихтыяҗларны үтәү еш кына зур каршылыкка дучар. Ниндидер сылтамалар (террорчылык, вахаббитчылык, х.б.) табып, мөселманнар саны миллионнардан артып китсә дә, хакимият мәчетләр ачтыруны еш кына тыя. Һәр бөек мөселман бәйрәмнәрендә җәмигъ мәчетенә сыеша алмаган меӊнәрчә кешенеӊ карлы юеш урамнарда тезләнеп гает намазын яисә башкасын укуы күӊелдә аяныч, ачү, үпкә уята. Юк, - дисеӊ, туган илдә мөселманнар үги хәлдә, хакимият үзе аларга рухи яктан үсәргә бирми.

Фирдәвес Галиева чыгышында туган телне саклаунын барча юлларын ачыкларга һәм чаралар күрә башларга чакырды. Иӊ зур чишелмәгән мәсьәлә булып, әлбәттә, мәктәп яшендәге балаларга милли компонентлы белем бирүнеӊ юклыгы тора, - диде ул, - ә бит бала үз халкыныӊ тарихын, телен, мәдәниятыннан хәбәрдар булып үсәргә тиеш. Әмма Татарстаннан читтә яшәуче татар баласы мондый белем алудан мәхрүм әлегә.

Гаярь әфәнде Искәндәров кайбер мәгълүматлар белән уртаклашты. Бу елларда Мәскәү өлкәсендә татарлар арта барган, ә Мәскәү шәhәрендә исә аларныӊ кимүе күзәтелә икән. Ни булса да, без татарларга үз – үзебезне барларга, милли ихтыяҗларыбызны канәгатьләндеру өчен күбрәк тырышырга кирәк, - диде ул.

Җыенга килүчеләрнеӊ бер фикере уртак булды: татар телен, халыкны яклау, саклау, куллану өстендә эшлисе эшләр байтак. Киләчәктә шул мәсьәләләрне барлап, хәл итү юлларын ачыклау өчен шундый җыеннар уздырырга килештеләр, хатын-кызлар әлеге мәсьәләләр буенча шөгыльләнүче оешма булдыруны хуплап бердәм тавыш бирделәр.

Тагын карарга була: http://mtss.ru/forum/viewtopic.php?t=6080


афиша
Диспут-клуб
Фотоальбом
Полезные мелочи
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:
 
  на этом сайте
в Яндексе


Sara monlari


karaoke







Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !