На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

"Драма с человеческим лицом" - Оренбург драма театрынын Мэскэу гастроле тэмамланды.

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 03 Ноя 2013 17:20    Заголовок сообщения: "Драма с человеческим лицом" - Оренбург драма театрынын Мэскэу гастроле тэмамланды. Ответить с цитатой

Оренбург драма театрының Мәскәү гастроле тәмамланды


Мирхәдәр Фәйзи исмендәге, Оренбург дәүләт драма театры, Мәскәүдә гастролерен тәмамлады. Китергәнәр мәскәүчеләргә күрсәтергә ике спектакль: Н. Островскийның әсәре
“Банкрот” һәм Туфан Миңнуллиның әсәре “Нәзер”, тамашалары барды Мәскәүнең атаклы Зуев исемендәге сәнгәт сараенда. Тамаша залы чама белән мең кеше сыярлык, аккустикасы бик якшы, актерларның тавышлары бар җирдән дә якшы ишетелә, Зал тулы диәрлек булды. Мин карадым, Т. Миңнуллин әсәре, “Нәзер”, дигәнне. Бу әсәр Мәскәүдә ялгышмасам беренче мәртәбә куелды, халык бик җылы каршылады, алкышларга күмде артистларның чыгышларын. Кәмит мәскәүчеләргә охшый, нишлисең, тамашачы ярата кәмит карарга, чөнки әлегә татар сәхнәсендә җитди темаларга кагылышлы әсәрләр сирәк шул, булганары бармак белән санарлык. Менә алар: Н. Фаттахның “Кол Галисе”, Зөлфәт Хәкимнең “Күкесе”, Нәзифә Кәртмованың “Үп мине Зәйтүнәсе”, “Әрем чәчәге”, соңгысы әлдә куелмаган, көтә үзенең режисерын. Хәтерләмим бер фаҗигале әсәрне дә, кеүрәсең, шушы әсәрләрне язарлар, куярлар, булачак драматурглар, режисерлар, әле бүгенгә бездә кәмитләр куела...

"Нәзер" спектакльдан күренеш: Заһира - Рәмилә Мостафина, Хисматулла - Алмаз Мостафин


Әле вакыт күчәргә әсәрнең эчтәлегенә, аның барышына. Спектакль заманча башланып китте, тамаша залына фойедан бер як ишегеннән бер аксак урта яшләрендәге ир кеше такмак җырлап кереп китте: “Алай да безгә нужа, болайда гөмерләр уза”, дип, һәм зал буйлап узып сәхнә читенә менеп урнашты. Сөйли башлады. Сүз сугыш вакыты турында, ничек алар ике күреш егете, ике дус, сугышта булган хәлләр турында иде. Кинәт сәхнә караңгыланды, туплар шартлаган тавышлар, өстән төшкән бомбалар, минометтан атышлар тавышлар ишетелде. Менә шушы бер мәхшәр вакытында Хикмәтулла әйтә иптәшенә, “үләсем килми, яшисем килә”дип. Билгеле, кемнеңдә үләсе килми, һәр солдатның тере каласы килә дә бит, кемгә ничек язмыш елмаер? Шундый бер куркыныч шартлаулардан соң, Хикмәтулла Хисмәтуллага әйтә, “әгәр шушы сугыштан исән калсак, әйдә бер атнага хатынарны алмаштырып яшик?”, дип. Хисмәтуда сорый “ничек инде алмашып була, мин моңа риза түгел”. Ә Хикмәтулла “исән калу ниәтеннән, нәрсә, булмыймыни шуны эшләп?”, ди. Шулай болар килешәләр икәү, сугыш бара, шунда чиратагы шартлауй нәтиҗәсендә, бере аңын югалтып, госпитальгә эләгә, анда ике ай дәваланып чыгып тагы сугышка китә. Ә икенчесе, югала, бомба араларына төшеп икесен ике якка ыргыта. Менә яңгырый Совет Информбюро тавышы: “8-го мая 1945 года, фашисткие войска капитулировали” дип. Хисмәтулла сугыштан кайта, хатыны Маһирәсе көтеп ала, шатлык-куаныч икеседә кичерә. Хикмәтула хатыны Заһирә керә, хәлләр белешергә, ире Хикмәтулла турында берәр хәбәр белми микән, дик кергән күрешеселәренә. Шуннан бер вакыт Хисмәтулла сөйли хатынына, дусты Хикмәтула белән нәзер әйткәнәре турында. Хатыны аһ итә; “ничек болай сүз куештыгыз, бездән башка, әгәр без риза булмасак”, ди. Хисмәтулла әйтә безнең исән каласыбыз килде, шуңа сүз бирдек ди, бер атна хатынарны алмаштырырга” дип. Ә әлегә бер Хисмәтулла гына исән имин кайты бит, ә Хикмәтулла югалды.
Шунда тагын Совет Инфорбюродан яңалык хәбәр итәләр, мәңге үлмәс Сталин үлгән дип.
Бер 15 ел вакыт үтте, Заһирәгә каяндыр перевод килә анда акча кемдер җибәргән Магаданан? Заһирә интегеп яшәсәдә, белми бу акчаны алыргамы юкмы, алса берәр зыяны тимәсме үзенә дип, куркып керә Хисмәтулла янына. Киңәш сорый, Хисмәтула ал ди, бу акчаны җибәрүче Хикмәтула булырга тиеш, ди. Димәк Хикмәтулла исән икән, табылды дип куандырып кайтара Заһирәне. Озакта үтми, Хикмәтулла авылга килеп төшә. Ул теге вакыта яралы килеш пленга эләгә, анда төрле чит илләр лагерларында ята, совет армияләре килгәч, аны 25 елга Колымага лагарга утырталар. Менә Сталин үлгәчтен, ярты срогын тутыргач, аны азат итәләр. Менә ул Сталин корбаны, 15 ел төрмәләрдә утырып, саулыгын югалтып эчкече булып кайта авылга. Заһирә белән тормышлары тормышка ошамаган булып чыга, 20 ел көткән хатыны белән нормаль яши алмый, гел аракы да аракы гына. Шул чак Хисмәтуллада каты чирләп китә, түшәктә ята, ни үле, ни тере килеш. Маһирәнең исенә төшә ирләренең нәзерләре, хатыннар төрле чарасын эзләп карыйлар, табалмыйлар. Маһирә шушы нәзерне үтәргә булып, бар эшләре эшли, Заһирәне күндерә, барчасын бергә җыяда әйтә: “Без риза сезнең нәзерне үтәргә дип. Менә шулай эшлибез үз-ара гына, мулла никах укыган сымак: сорыйбыз бер-беребездән, син бер атнага хатынлыкка ризамы алырга Маһирәне дип, Хикмәтулладан сорыйбыз. Аннан шушы ук сорауны бирәбез Хисмәтуллага; син ризамы бер атнага хатынлыкка алырга Заһирәне дип.
Менә шул тирәдә бара спектакль, бер атнага алмашалар хатынар белән, башта ук нәзерне үтәргә каршы була Хикмәтулла, киреләнә, шартлар куя, аракы чөмерә туктаусыз. Дөрес, Маһирә аны эчүеннән бераз туктата, ләкин шулайда Хикмәтулла Маһирә янына ятмый, ә биредә эшләр җайлана, Хисмәтулла аякка баса, шунда Заһирә белән шаярып та ала, менә Аллага шөкер, бер атнадан Маһирәгә сау-исән Хисмәтуланы тапшырачаксың ди.
Үзләрненә бераз күңелсез булып китә, әммә спектаклдә алар бу хисләрне яшерә беләләр, артык мавыкмыйлар кендык асты шаярулары белән. Биредә нәзер үтәлә, ә Маһирә белән Хикмәтуланың нәзерләре шул килеш кала. Биредә хәлләр төшенке, бер вакыт селкенеп карый да Хикмәтулла җырлатып карый Маһирәне, яшлеген искә төшерә, ул чакта Маһирәне яраткан була, шуңа күрә сугыштан соң Маһирә белән бер атна булачагына куанып ул нәзер әйткән була. Менә вакыт бирә аңа файдаланырга, ә юк, инде мөмкин түгел икәне аңлагач, яшь чактагы киемнәрен киеп, каядыр китеп югала.
Ә Заһирә балага уза, белми калдырыргамы-юкмы җәфыалана, аңа ярдәмгә килә Маһирә, калдыр баланы, син туачак баланың гөмерен өзмә, синең, балаң минем балаларыма әйтер абый-апа дип, алар туганар булып яшәрләр, ди. Шулай итеп, Хисмәтулла ике хатын белән яши башлый, Заһирә ике бала таба, бере малай, бере кыз, ә Маһирә шуннан соң чирләп үлеп китә.
Шулай матур гына, бик артык шаяруга урын калдырмыйча, нәк татарларга хас тыйнаклык белән тамаша бетә. Халык каты алкышлар белән каршылый тамаша беткәнне, чәчәкләр белән күмә артистларны. Тамаша барган чакта да, беткәчтә залдан “Әфәрин” “Браво” дигән тавышлар еш яңгырый, беткәч-тә шулай ук, кул чабулар, “Әфәринәр” кычкырулар белән Мирхайдәр Фәүзи исемендәге Оренбург театрывның гастролләре бетә.
Катнашкан артистар исемен дә әйтеп китәргә вакыт, биредә карт Хисмәтулланы уйнады – Татарстанның атказанган артисты - Айрат Хәбибуллин, ә яшь Хисмәтуланы уйнады Алмаз Мостафин.
Хикмәтулла ролендә- Ильфат Гөмәрев иде.
Маһирә ролен башкарды – Гөлгенә Абдракипова,
Заһирә ролен башкарды – Рамилә Моcтафина.
Театрның баш рижесеры һәм сәгать җитәкчесе – Татарстанның мактаулы сәнгать хезмәткәре, Рөстәм Абдуллаев.

Әле бераз татар сәнгатенә киңәшләр: Халыкка кызык өчен менә дигән кәмит, темасыда сайланган мастерларча, ике яшь ирләр, хатынарын бер атнага булсада алмаштырып тору турында яза драматург. Әхләк ягын да уйлап тормый, тотада шундый әсәр яза!? Әлбәтә, биредә әхләк кагыйдәсенә сыймаган нәрсә турында сүз: ирләр хатынарын бүтән ирләр белән вакытлыча алмаштыра (ике дус)? Бу ни, мондый күренеш татарларда беркайчанда булмаган бит? Татарларда элгәре булган ике-өч хатын белән яшәгән ирләр, ә менә хатынарны алмаштыру, андый хәлләр булмаган. Бу яңалык, Туфан Миңнуллин тарафыннан уйлап чыгарылган эш. Хәзер шуны сәхнәдән күрсәтәләр, халык карый, кул чаба, артистларны чәчкәләр белән күмә!?. Бу бит бозыклык, җенси азгынлыкка
Кул чабу була бит, аңа юл ача, хәзер яшләргә төрле яктан җенси азгынлык тамашалары телевизордан, интернетан күрсәтәләр, яшләр болайда аза, әле җитмәсә зәңгәрлекне Рәсәй җәмгыяте тарата, шул гына җитмәгән, татар театры шушы бозыклыкны таратучы булып чыга? Татарлар болайда белми кая барырга шушы азгынлык йокмасын өчен бала-чагаларына, ә менә театрда бу эшләр матур гына, тыйнак кына күрсәтелә? Әлбәттә моның йогынтысы яшләргә күчми калмый, болайда фәхишәләр белән дөнья тулган, татарларда шуны пропагандалау эшләренә керешәләр булып чыга бит? Шушы спектакльны карагач.
Безгә татарларга җитди темаларга тотынырга бик вакыт, вакытлыча калдырып торыйк Туфанны аның иҗаты белән, бүтән темаларга күчик. Юк мыни татарда йөрәкне әрнеткәннәре? Бар алар, ник булмасын. Булмаса, бар бит безнең язучылар оешмасы, анда 300 дән артык язучы теркәлгән. Бирик аларга задание, языгыз дип социаль темаларга! Кушыйк үзләренә шундый эш, бәлки берәрсе табылыр, табылмый булмас.

Мохаммәт Миначев
2.11.2013 ел, Мәскәү каласы

_________________
Бергэ-бергэ


Последний раз редактировалось: Гаяр (13 Дек 2013 00:37), всего редактировалось 3 раз(а)
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 10 Ноя 2013 16:03    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Д.Аги

ДРАМА С ЧЕЛОВЕЧЕСКИМ ЛИЦОМ


Война. Бомбежка. Солдаты прячутся от прицельного огня. Один ранен, второй приходит на помощь, старается поддержать, подбодрить земляка. Видимо, так уж устроен человек, что во времена тяжких потрясений в нем острее проявляются чувства соболезнования, сотоварищества. Не зря же говорят, что война, являясь высшим апофеозом проявления человеческих качеств, сразу дает оценку каждому.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB