На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Ару гына торасынмы, кряшен Олы Аты?

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Асхат Зиганшин
Акула пера


Зарегистрирован: 16.07.2005
Сообщения: 2637
Откуда: Уфа

СообщениеДобавлено: 27 Дек 2013 01:05    Заголовок сообщения: Ару гына торасынмы, кряшен Олы Аты? Ответить с цитатой

Мария МАРТЫНОВА

Ару гына торасыңмы, Олы Аты?



11.10.2013 10:40



Түбән Кама районы Олы Аты авылы башка керәшен авылларыннан күп ягы белән аерыла. Колхозга кермичә, аерым хуҗалык булып яшәүчеләр саны буенча совет заманнарында “неблагонадежный”лар исемлегендә була ул. Әле соңгы елларда гына да авылның 12 өлкән кешесе пенсиясез яши. Шулай дәүләттән бер тиен дә алмыйча, мәңгелеккә күчә баралар. Сугышта катнашкан ветеран буларак, аларга максималь күләмдәге пенсия бирелер иде, югыйсә. Паспорт ясарга кушкач:
– Бөтен нәрсәбез бар, дәүләттән берни кирәк түгел, – дип каршы киләләр.
Аты гомергә чиркәүле авыл булган. Властьлар тыйган заманда да халык, яшеренеп, келәүләргә йөргән, динен югалтмаган. Бүген Олы Аты ни хәлдә? Борынгы данын саклый алганмы? Шул яклардан бер әйләник әле.



“Өч мең сумлык” начальниклар

Олы Атыда власть – культура кулында. Культура дигәнем – библиотекарь Лидия Юмаева белән клуб “начальнигы” Таисия Гурьяновалар. Аты кешеләре, күрше Югары Чаллы авылындагы җирле үзидәрәгә барып тормыйча, күп кенә йомышларын шулар аша хәл итә. Хәзерге телгә әйләндереп әйтсәк, “по-средниклар” була инде.
– Кызыксындырган нәрсәләрегезне “культурадан” сорарсыз, алар барысын да белә, – дип озатты безне Олы Аты авылына Кызыл Чапчак җирле үзидарә җитәкчесе Марат Бәдриев.
Чыннан да, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булып чыкты “власть хуҗалары”. Җилкәңә дис-тәләгән төрдәге эш йөкләнгәч, теләсәң-теләмәсәң дә, барысын белергә кирәк шул. Сүз уңаенда, хезмәт хаклары белән дә кызыксындык. Бөтен җаваплылык аларда булгач, акчасын да каерып түлиләрдер инде, дисәк, күп икән – клуб начальнигының хезмәт хакы – җиде мең, библиотекарьның өч мең сум... Җитмәсә, клублары да ярым җимерек хәлдә. Клуб түбәсе вакытында ремонтланса, андый булмас иде дә соң. Түбәлек калайга акча юнәтә алмыйлар, ди. Берничә елдан клуб бинасы нәкъ менә мәктәп бинасы тарихын кабатламас, дип әйтеп булмый. Ә мәктәпкә килгәндә исә, әнә шундый иске бинада була ул. Көннәрдән бер көнне, нәрсәдәндер ут чыгып, мәктәп урнашкан иске йорт көлгә әйләнә. Яңа бинаны ничек төзик, дип әллә ни баш ватып тормыйлар – башлангыч-тагы унтугыз баланы чит авыл-га йөртеп укыта башлыйлар. Бинасы булмагач, проблемасы үзеннән-үзе чишелә: теге кирәк, бу кирәк, дип йөрисе дә юк... Клуб белән дә шул хәл кабатланмагае. Алай булса, Атыдагы бердәнбер “власть урыны” да бетә дигән сүз. Көннәр яңгырлы торгач, безне клуб эченә кертеп тормадылар – кайбер әйберләр журналист күзенә “төртелмәсен” дигәннәрдер инде. Ае белән яуган яңгырлардан соң ни булмас... Черек түбә ишелеп төшеп, бәла-каза гына китерә күрмәсен үзләренә, инде шуны телик.
Олы Аты авылында 250 кеше яши, 102 хуҗалык исәпләнә. Мәктәп яшендәге балаларның саны – 39, 77 пенсионер бар. Кешеләр саны да, хуҗалык саны да берничә дистә еллар буена чагыштырмача бер урында тора – артмый да, кимеми дә икән. Тик, нигәдер, балалар бакчасы, мәктәп, пункт ише социаль объектлар гына бер-бер артлы ябыла барган. Бетерәбез, бетерәбез дигәндә, бирешмибез-бирешмибез, дип яшәп ятучы атылыларга карап сокланырга гына кала.

Гаҗәп кешеләр яши монда

Алда язып үткәнчә, колхозга кермичә, “аерым хуҗалык” булып яшәүчеләр күп монда. Шуларның берсе – Умнов Пашук дигән кеше була. Пашук дәдәйне “тунеядство”да һәм дин тотуда гаепләп кулга алалар. Бөтен кеше өчен сабак булсын, дип (мондыйларны менә нәрсә эшләтәбез, янәсе), авылда иптәшләр суды ясыйлар. Гаепләнүче Пашук дәдәй шунда торып басып:
– Килер бер көн, җимергән чиркәүләрне үзегез үк торгызырсыз. Мине “тунеядство”да гаеплисез. Үз кулларым белән мич чыгарып, итек басып, эшләп көн күрәм. Я, әйтегез, кайсыгызның өлешенә керәм? – ди.
Утырып кайтканнан соң да, үз көнен үзе күрә. Ишле семьясын туйдыруны дәүләт җилкәсенә салмый. Ветеран пенсиясен дә кире кага – үлгәнче бер тиен дә алмый.. Яңа чиркәү төзегәндә дә, алар нәселеннән булган кешеләр башлап йөри. Казанга, хәтта Мәскәүгә хәтле барып җитәләр. Кирәкле документларны ясап кайталар.

Олы Аты чиркәве


1990 елда яңа чиркәүне җиткереп керәләр. Җиткерү – бер хәл, әле аңа священник табарга кирәк. Антон Тузеев Алабугадан отец Иоанны алып кайта. Ул озак еллар буена Олы Аты чиркәвендә хезмәт итә. Отец Иоанны мәңгелек йортына озаткач, авыл ятимләнеп кала. Нишләргә? Отец Иоанн кебек настоятельне тагын каян табарга? Керәшеннәр арасында священниклар бармак белән генә санарлык... Үз авылларыннан Михаил Петровны билгеләп куялар (Дөресрәге, Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасийга халык исеменнән үтенеч хаты язалар). Отец Иоанн үзе исән чакта аңа: “Мин киткәч, минем урында калырсың. Ходай миннән: “Кая сарыкларың? Аларны кемгә калдырдың?” – дип сораганда, сиңа калдыруымны әйтермен”, – ди. Чиркәү эше отец Михаилга инде таныш – отец Иоанн янында ул алтарьник булып тора. Монастырьда укып, белемен күтәрә. Матушка Валентина сүзләренә караганда, беренче мәлне төннәрен борчылып, йокламыйча үткәрә ул. Халык ышанычын аклап булырмы? Авыл кешеләрен үз артыннан ияртә алырмы? Беренче тапкыр Пасха службасын алып барганда, имтихан тотучы студент кебек хис итә үзен. Инде ул көннәр артта калган, халык та келәүгә әйбәт кенә йөри икән. Тик отец Михаил семьясына быел коточкыч бәла килгән – бердәнбер малайларын – Женяларын югалтканнар. Түбән Кама шәһәрендә машина бәреп киткән үзен. Кеше кадәр кеше таптаткан шофер бүгенгә кадәр җәзасын алмаган, ди. Ходайыбыз, яратканымны сынармын, дигән. Отец Михаил семьясы да адәм күтәрмәслек бу кайгыны, әнә шулай, Ходай сынавы итеп кабул иткән. Моннан берничә ел элек Түбән Кама шәһәренә укырга киткән җиреннән кызлары юкка чыга. Кая гына язмыйлар, кемнәр генә эзләми, суга баткан күк юк була. Матушка Валентина, монастырьларга чыгып, алар аша эзләтә. Ходайның рәхмәте белән кызлары табыла – Мәскәүдә яшәгән, хәбәр итәрлек җае булмаган. “Кызыбыз табылу шатлыгыннан ушыбызга килергә өлгермәдек, инде менә улыбызны югалттык. Ходаем, берәүгә дә бала хәсрәте бирмәсәң иде”, – дип тели матушка Валентина. Үзеннән бигрәк, ире өчен кайгыра ул: исәнлеге дә ныклы түгел, бу кайгылардан өзлегеп кенә китмәсен, – ди. Отец Михаилның кайгысын авылдашлары үз кайгылары итеп кабул итәләр.

Рәнҗеш

Сугыш ветераны Андрей Чекашов


Яңа чиркәү каршысындагы калкулыкта бер һәйкәл тора. 9 Май – Җиңү көнендә һәр елны сугышта үлгәннәрне искә алу митингысын шунда үткәрәләр. Соңгы елларда авылның әлегә исән-сау бердәнбер сугыш инвалиды Андрей Чекашов һәйкәл янына менми башлаган. Исәнлеге начар булудан түгел, принципка барып. Нигә бармавын үзе болай сөйли: “Бу һәйкәлнең Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга гел катнашы юк. Ул – туганнар каберлеге өстенә куелган. Бу каберлеккә биш кеше – әтиле-уллы Ислаевлар, Тузеев, Краснов, Умновлар күмелгән. Красновны сәнәкчеләр харап итә. Умновны недоимка җыярга керүчеләргә балта күтәргән өчен (өендә 5-6 баласының соңгы өлешен бирәсе килми), кызыллар үтерә. Бүтәннәре дә – шул заман корбаннары. Бөек Ватан сугышына аларның ни катнашы бар? Мин инде күптәннән, “авылга яңа һәйкәл кирәк”, дип йөрим. Аты авылыннан 150 кеше яуга чыгып китә, шуларның йөзе сугыш кырында ятып кала. Әйләнеп кайтканнарның да күбесе сугыштан соңгы елларда үлеп бетте. Менә шулар – ил азатлыгын саклап гомерләрен бирүчеләр бер һәйкәлгә генә лаектыр бит инде? Һәйкәл – аларның исемнәрен мәңгеләштерү булыр иде”, – ди сугышчы-ветеран. Бу теләген инде ул ничә ел