На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Искэ тоште балачак

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Асхат Зиганшин
Акула пера


Зарегистрирован: 16.07.2005
Сообщения: 2637
Откуда: Уфа

СообщениеДобавлено: 19 Фев 2016 02:15    Заголовок сообщения: Искэ тоште балачак Ответить с цитатой

Маймыл.

Маймыл елы ерактан
Килә ята көньяктан
Тоткан таяк кулына
Тамга сала юлына.

"Адашып әллә барам
Себертә юлдан буран
Җәем кайда югалган
Ак карда тора урман"-

Диеп маймыл уфтана
Аягы туңып яна
Үзе мескен йөгерә
Киеме юк киергә.

Күмелеп ап-ак карга
Килеп керә бер өйгә
Бабай да куркып кала
Аны куып чыгара.

Маймыл тәрәзә кага
Килдем ди яңа елга
Киемем юк кияргә
Зинһар керт бабай өйгә

Маймыл елы мин диеп
Салкында торам көеп.
Маймыл ялварып сорый
Тәрәзәдән ул карый.

Маймылны кертте бабай
"Кайда йөрдең син малай
Салкында өшеп, катып
Киемеңне югалып"

Диеп бабай ачулап
Тишек пимасын эзләп .
Табып аңа кидерде
Аяктан чишмә диде.

Җамау салган ак тунын
Кара куян бүреген
Бирде бабай бүләккә
Кушып аны күлмәккә

"Менә сиңа бер ыштан
Саклар сине ул кыштан
Диеп маймылга бирде
Ычкырын бәйлә диде.

Йон бияли кидереп
Таягын кулга биреп
Бабай өйдән чыгарды
Шушы юлдан йөр диде.

Икече бүлеге дә бар.

Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2015 ел



Лилия Гиматдинова

Искә төште балачак

Искә төште балачак
Без мәктәпкә барган чак.
Авылымның комнары
Комнар баскан урамы

Чүпрәк букчаны алып,
Китаплар аңа салып,
Кара салган савытны
Чүпрәк букчага тагып

Мәктәпкә йөгерәбез
Дәрескә ашыгабыз.
Балалар белән бергә
Комны ерып барабыз.

Парта тора тезелеп
Мәктәптә безне көтеп
Капкачлары кыйшаеп
Карый безгә елмаеп

Капкачны бер ачабыз
Шуннан ябып куябыз
Ә ул шыгырдап көлә
Парта селкенеп куя.

Караны куеп алга
Кәламне алып кулга
Дәфтәргә без язабыз
Карага мана-мана.

Дәфтәргә кара тама,
Тап булып эзе кала
Укытучы матурлап
Ике куя ачулап.

Кайтабыз башны иеп
Икеле алдык диеп
Әнкәй ачулап ала
"Синдә пөхтәлек кайда"

"Матурлап яз син кызым
Тезелеп торсын сүзең
Кара тамып куймасын
Бул син кызым бик түзем."

Лилия Ф. Гиматдинова.(Хисамова)

Туып үскән авылым

Кышкы урман, карлы алан
Ап-ак карда кызыл балан.

Кичке тынлык көен көйли
Кышкы урман тынып йоклый

Суык җиле кайда киткән
Айга менеп әллә яткан

Яуган карны ул өерми
Өреп йөрми, җил йөгерми.

Күктә йолдыз уйнап яна
Ай елмая карап аңа.

Ай , йолдызлар тора сакта
Бик еракта, аяз күктә.

Таң атканын ай да көтеп
Өстән карый безгә көлеп

Нурын сибә ап-ак карга
Күмеп карны көмеш нурга.

Кышкы урман, карлы алан
Таң атканын сизми калган.

Бәсләр кунган , тора урман
Нурлар уйный , яна алан.

Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2016 ел

Гөмеремнең ишеге

Гөмеремнең ишеге
Яшлегемнең бишеге
Тәпи баскан эзләрем
Иң беренче сүзләрем
Синдә калды авылым

Мәхәббат сукмаклары
Гөлҗимеш куаклары
Үлән баскан юлларым
Әрем үскән комнарым
Синдә калды авылым

Уйнап үскән син җирем
Кәрешкәле тугаем
Кояшлы зәңгәр күгем
Коенып йөргән күлем
Синдә калды авылым

Үзгәргән шул авылым
Ком баскан шул урамын
Мәктәбем генә түрдә
Хәйкәл булып утыра
Туып үскән авылда.

Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре. 2015 ел

Кышкы урман, карлы алан

Кышкы урман, карлы алан
Ап-ак карда кызыл балан.

Кичке тынлык көен көйли
Кышкы урман тынып йоклый

Суык җиле кайда киткән
Айга менеп әллә яткан

Яуган карны ул өерми
Өреп йөрми, җил йөгерми.

Күктә йолдыз уйнап яна
Ай елмая карап аңа.

Ай , йолдызлар тора сакта
Бик еракта, аяз күктә.

Таң атканын ай да көтеп
Өстән карый безгә көлеп

Нурын сибә ап-ак карга
Күмеп карны көмеш нурга.

Кышкы урман, карлы алан
Таң атканын сизми калган.

Бәсләр кунган , тора урман
Нурлар уйный , яна алан.

Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2016 ел

Идел елгасы ага

Идел елгасы ага
Аккан сулары дарья
Бервакыт ярсып ала
Дулкынын бәреп ярга
Тынып кала бер мәлгә

Тарихы аның тирән
Борын заманнан килгән
Сугышларны күп күргән
Кызыл каннарны юган
Югалып тик калмаган.

Ата бабаның җире,
Бөек Булгарның иле
Нурлы Казаным тора.
Татарның башкаласы
Мин адашкан баласы.

Иделем диеп дәшеп
Күңелем хискә ташып
Казан диеп башкалам
Сиңа гына ашкынам,
Сакласын сине Аллам.

Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2016 ел.

Буран.

Дулый да дулый буран
Кардан күренми урам
Йөрим карлы урамда
Адашып мин буранда

Кар бөртекләре куна
Ак карга мине күмә
Күзне дә ачып булмый
Карны бәреп җил уйный.

Суык җил бик ачулы
Күпертте ул ачуны.
Колагыма пышылдый
Елан кебек ышылдый

Көрткә мине екмакчы
Карга күмеп куймакчы
Ут булып йөрәк яна
Җылылык биреп җанга

Каннарымны йөгертә
Йокыдан ул уята
Егылып кала күрмә
Диеп йөрәгем тибә.

Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2016 ел.

Җырың калды йөрәктә

Үлмәдең , юк үлмәдең
Күммәдек юк күммәдек
Киттең әнкәй еракка
Туганыңа кунакка
Сагыш салып йөрәккә.

Төшемдә генә күрәм
Әнкәй җылыңны тоям
Килә кочып аласым
Сөйләшеп утырасым
Ә син китеп барасың.

Үз сукмагыңнан атлап
Нидер син миңа сөйләп
Әкерен генә көйләп
Әйләнеп син карадың
Төшем булган, уяндым

Ә син китеп югалдың
Йөрәктә җырың калды
Чишмә булып агылды
Күңелләр моңга тулды
Мәңге яшәр җыр булды.

Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2016 ел.

Кыр казлары.


Күрдем казлар очканын
Зәңгәр күкне кочканын
Ишеттем тавышларын
Уянды сагышларым

Сәлам бирдем аларга
Очып барган казларга
Теләгемне теләдем
Язмышларын сорадым

“Очыгыз , сез очыгыз
Зәңгәр күкне кочыгыз
Ачык булсын юлыгыз
Көтә сезне күлегез

Явыз аучы уклары
Атып яраламасын
Өерегез бергә булсын
Бүленеп таралмасын”

Тезелеп оча казлар
Канатын кага-кага
Еракта аваз булып
Каз тавышлары кала.

Лилия Ф. Гиматдинва-Хисамова

Чыршыда энҗе яшьләр.

Энҗе кебек матурлар
Чыршыга кунган карлар
Кояшта нурланалар
Төрле төстә яналар.
Матурлыкка күмәләр

Көмеш бәскә төренеп
Мәрҗәннәргә уралып
Тора чыршы бизәлеп
Яшел булып ак карда
Әкиятле урманда.

Килгәннәр ди урманга
Матур чыршы янына
Кисеп алып кайтырга
Яңа елга , бәйрәмгә
Аны бизәп куярга.

Миллион чыршы кисеп
Йөри халык куанып
Бәйрәмгә килдек диеп
Матур күлмәкләр киеп
Йөриләр уйнап биеп.

Тик чыршы белми нигә
Кисәләр яңа елга
Энҗе яшьләре тама
Ылысы кибеп бара
Үскән агач югала

Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова

Истә калган мизгелләр.

Өч-дүрт яшь кенә миңа
Алып килделәр өйгә,
Бер кара зур тәлинкә
Элеп куйдылар түргә.

Иртә сөйләп уята
Кичен җырлап йоклата
Озын көн үзе сөйли
Төшенеп кенә булмый.

Урындыкка мин мендем,
Артын, алдын карадым
Боргычын аның күреп
Куйдым мин аны борып

Тәлинкә тынып калды
Сүзләре дә югалды
Үзем дә куркып калдым
Почмакка кереп качтым .

Почмактан аңа карыйм
Бармагым белән яныйм
Ниләр сөйлисең көндә
Төшенә алмыйм бердә

Иртә таңнан сөйлисең
Тик үзең күренмисең
Әллә татар телендә
Син сөйли дә белмисең?

Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова

Кечкенә генә чагым.

Кечкенә генә идем
Мәскәүле күлмәк кидем
Кулыма китап алып
Киттем мин өйдән чыгып
Мәктәпкә барам диеп

Тора колачын җәеп
Ераклардан күренеп
Балаларны чакырып
Авыл түрендә мәктәп
Һәр иртә сөйли мактап

Мәктәбендә укыган
Пионер булып йөргән
Исемнәре югалган
Илнең батыр улларын
Сугыш кырында калган.

Мәктәп баскычы биек
Ничек менәрмен диеп
Беренчесенә бастым
Өскә таба карадым
Баскычларын санадым.

Менеп киттем үрмәләп
Алга таба мин карап
Баскычын санап бардым
Тиз генә үзем мендем
Диеп куанып калдым.

Мәктәп эченә кердем
Әллә дәресләр бара
Күренми бала-чага
Кыңгырау белән бергә
Бер өстәл тора түрдә

Өстәл янына килдем
Кыңгырауга үрелдем
Тотып кага алмадым
Төшеп китте тәгәрәп
Мин дә яттым әүмәкләп.

Китабым да кулымда
Яшем тора күземдә
Утырам мин идәндә
Башымны аска иеп
Ачуланырлар диеп.

Бүлмәдән чыкты апа
Карый ул минем якка
Күреп мине, елмайды
Килеп минем яныма
Күтәреп мине алды.

"Матур күлмәкләр киеп
Ефәк тасмалар тагып
Зур булып син үскәнсең
Китап тотып күлыңа.
Укырга син килгәнсең."

Мине ияртеп бергә
Керде апа бүлмәгә
Түп-түгәрәк җир шары
Әйләнә үзәгендә
Кояшның тирәсендә

Түгәрәк ул җир ана
Айда ияргән аңа
Икәү бергә әйләнә
Төннә ай да күренә.
Диеп апа елмая

Дәрес бирде ул миңа-
"Төшерерсең син өйдә
Зәп-зәңгәр күкнең йөзен
Аланның чәчәкләрен
Якты кояш нурларын."

Ә мин шундый куандым
Әллә кош булып очтым
Апа белән мин бергә
Дәфтәр тотып кулыма
Кайтып киттем өемә.

Рәсем төшерәм диеп
Кулыма буяу алып
Төрле төсләргә манып
Утырып бусагага
Тотындым мин буярга.

Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова

Гомер елгасы ага.

Яшлекне искә алып
Күңелем хискә тулып
Уйларымда йөгереп
Кайтып киләм кунакка
Кечкенә бала чакка.

Искә төшә мизгелләр
Еракта калган юллар.
Якында йөргән уйлар
Сырлар булып саклана
Эз булып ятып бара.

Тулган айда күзләреп
Йолдызларда сүзләрем
Җирдә минем юлларым
Үзем белән уйларым
Уйларымда елларым.

Гомер елгасы ага
Суларын бәреп ярга
Ташкын сулары дарья
Аккан сулары борма
Кушыла да диңгезгә
Эйләнә тамчы суга.

Лилия ф Гиматдинова-Хисамова

Көзге урман.

Көзнең җылы көннәре
Әбиләрнең чуагы
Уйный кояш нурлары
Яфракларга куналар
Якты нурга күмәләр.

Әкияткә әйләнеп
Алтын төскә төренеп
Матурлыкка күмелеп
Көзге урман утыра
Сары яфрак коела.

Ильһам дулкыны ага
Сүзләр тезелә юлга
Яфрак булып әйләнә
Күбәләк булып куна
Күңелләр җырга тула.

Болытларны ияртеп
Әче җил килә өреп
Яфракларны өереп
Йөри җирдә йөгереп
Сары яфракны куып.

Утырып кала агач
Урман буйлап ялангач.
Алтын көз үксеп елый
Көмеш яше коела
Яңгыр булып түгелә.

Агач , куакны юа
Яфраклар суда кала
Җылыта да суыта
Салкын җилен уйната
Боз булып сулар ката.

Суык бабай йөгерә,
Төн эчендә өлгерә
Агач белән куакны
Көмеш бәскә ул төрә
Җирне карга ул күмә.

Суыктан ялкын алып
Кызарып та бозланып
Утыра балан пешеп
Төймәләре тезелеп
Тәлгәше карга төшеп.

Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова

Әби белән бабай- Гел бергә.

Бер авылның читендә
Түгәрәк күл буенда
Яшәгән әби,бабай
Камыш түбәле өйдә.

Иртәнге салкын белән
Торып алар йокыдан
Әби сыерын сауган,
Бабай көтүгә куган.

Әбисе җитез генә
Жиз самоварын куеп,
Сөттән ботка пешереп
Утыра икән көтеп.

Көтү куган бабайлар,
Сөйли икән хәбәрләр.
Ишеткәнен белгәнен,
Булганын булмаганын.

Соңгы хәбәрне тыңлап
Бабай ашыкмый атлап.
Кайтып килә ди өйгә
Ишеткәнен сөйләргә.

Әбисе ачуланып
Тора ди каршы алып
"Кайда Йөрдең син бабай?
Ник соңга калдың алай?

Чәйне дә, мин, яңарттым.
Күмер салып шаулаттым.
Утырам сине көтеп....
_________________
Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"!
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение Посетить сайт автора
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB