На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Вернуть татарскую историю в столицу Татарстана!

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6970

СообщениеДобавлено: 27 Июн 2016 16:55    Заголовок сообщения: Вернуть татарскую историю в столицу Татарстана! Ответить с цитатой

Башкалабыз Казанга татар тарихын кайтару өчен урам җыенының
Резолюциясе

Казан ш. 21.06.2016

2016 елның апрелендә Бөтентатар иҗтимагый үзәге Дубравная яңа метро станциясенә тарихи исемнәр-“Сөембикә” я “Биләр” исеме кушу турында халык тыңлаулары үткәрү турында Татарстан Президентына хат җибәргән иде. Казан Башкарма комитетыннан килгән җавапта безнең үтенеч кире кагылды. Татар җәмәгатьчелегенең тарихны, телне саклап калу турында тәкъдимнәренә Казан хакимияте тарафыннан кимсетеп карау беренче тапкыр түгел инде: 2006 елда, Казан Уставын кабул иткәндә, Бөтентатар иҗтимагый үзәге Казан башлыгы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе ике дәүләт телен белергә тиешләр, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Әмма ләкин, Татарстан Конституциясен бозып, бу тәкъдимне кире кактылар.
2005 елда Клара Цеткин урамына Бишбалта урамы исемен кушканнар иде. Бишбалта – борынгы татар тарихи исем. Әмма ләкин 2006 елда Клара Цеткин дигән исемне кире кайтардылар. Янәсе бу исем халыкка ошамый.
4 ел элек, 2012 елда без 3 яңа метро станциясенә тарихи атамалар -“Сөембикә”, “Олуг Мөхәммәт”, “ Бәхтияр Канкаев” исемнәрен бирү өчен 6 ай буе көрәшкән идек, әмма ләкин Казан хакимияте халык фикерен санга сукмады. Халык тыңлаулары үткәрелмәде, Башкарма комитеты җитәкчесе Песошин карары белән яңа станцияләргә “Авиастроительная”, “Северный вокзал”, “Яшьлек” исемнәрен куйды. Шулай итеп, Татарстан башкаласынын ун метро станциясеннән икесе генә татарча исемләнгән һәм бер татар тарихи исеме юк!
Шәһри Казан мәҗлесендә(Гордума) синхрон тәрҗемә булмау бернинди мантыйкка да сыймый. Татарстан башкаласының мәҗлесендә(Гордума) эш рус телендә генә алып барыла. Бу Татарстан Конституциясен танымау дигән сүз.
2016 елның 11 апрелендә Казан Башкарма комитеты Екатерина II һәйкәленең проектына бәйге игълан итте. Бу карар да халык белән киңәшләшмичә кабул ителгән. Тарихчылар белән дә киңәшләшергә кирәк иде. Тарихчылар 18 гасырда булган нугайларның геноциды турында сөйләрләр иде. Империя гаскәрләре 700 мең нугайны үтергәннәр, исән калганнары Кавказга качканнар. Кырымны басып алганда да бик күп халык кырылган, кырым татарлары Төркиягә качырга мәҗбүр булганнар.Пугачев гаскәрләренең дә нинди рәхимсезлек һәм кансызлык белән юк ителүе дә билгеле.
Татар оешмалары 27 ел буе Казанны яклап шәһит киткән каһарманнарына һәйкәл куюга рөхсәт ала алмый. Борынгы татар ханнарына- Алмыш-ханга, Олуг Мөхәммәткә, ханбикә Сөембикәгә һәм башка татар каһарманнарына һәйкәл куелмаган. Һәйкәлсез бөек шәхесләр: Колшәриф, Батырша, Бәхтияр Канкаев, Мөхәммәдъяр, Фатих Әмирхан, Дәрдемәнд, Хади Такташ, Хәсән Туфан, Кәрим Тинчурин, Рөстәм Яхин, Сара Садыкова... Шул ук вакытта татарларга каршы явыз империя сәясәтен алып барган патшабикәгә һәйкәл куймакчы булалар. Оят безгә, татарларга, хурлык!
Бу вәзгыяттә мәрхәмәтсез империя сәясәтен алып барган Екатеринага һәйкәл куюны татар халкына каршы җинаять дип, бәялибез. Гомумән, Татарстан башкаласында “халыклар төрмәсе” булган Рәсәй империясенең патшаларына урын юк!
Урам җыенында катнашучылар таләп итәләр:
1. Президент Миңнехановтан Татарстан Конституциясен даими бозучы,татар тарихын, мәдәниятен, телен юк итү сәясәтен алып баручы, Казан шәһәр мәҗлесенең(Гордума) таратылуын таләп итәбез! 2016 елның 31 декабренә кадәр Казан Шәһәр мәҗлесенә вакытыннан элек сайлаулар оештырырга.
2.Казан Башкарма комитетына ышанычсызлык белдерергә.
3. Казан Башкарма комитетының 28.03. 2016 елгы № 1158 Карарын( “О наименовании станции первой линии метрополитена в г.Казани”) гамәлдән чыгарырга.
3. Метро станциясенә тарихи исемнәр-“Сөембикә” я “Биләр” исемен кушу турында халык тыңлаулары үткәрергә.
4. Екатерина II һәйкәл кую турында Карарны гамәлдән чыгарырга.


Президенту РТ Минниханову Р. Н.
Открытое письмо


28 апреля 2016 года в Академии наук РТ состоялся круглый стол по теме «Национально - культурный облик Казани». Просим Вас ознакомиться с нашими предложениями и просьбами.
Казань- город с уникальной богатейшей историей. В облике Казани должно быть отражено то, что на этой земле процветали три татарских государства - Булгарское ханство, Золотая Орда, Казанское ханство.
Мы считаем, что доминантой Генплана и архитектурного облика должно быть то, что Казань – это столица Татарстана, мировая столица всех татар, что у Казани должен быть татарский облик.
Наши предложения по возвращению татарской истории в столицу Татарстана:

1. Установить на площади перед железнодорожным вокзалом конную статую Улуг- Мохаммада- основателя Казанского ханства.

2. Начать работу над проектом, который называется «4 конные статуи». Установить 4 конные статуи татарских ханов и героев на въездах в город(западе, востоке, юге, севере) как визитные карточки великого города. Например, на въезде в город по Южной трассе(дорога в Булгар) установить конную статую булгарского хана Алмыш- хана.

3. Комиссии по топонимике Городской Думы совместно с Институтом истории АН РТ начать работу по возвращению древних исторических названий татарской столице:
1) Переименовать улицу Баумана. Улица Баумана в Казанском ханстве называлась «Нугай юлы»(Ногайская дорога).
2) Переименовать улицу Клары Цеткин в улицу Бишбалта(древнее татарское историческое название).

Казанская Гордума и Исполком Казани грубо нарушают Конституцию РТ, ст. 8 и «Закон о государственных языках РТ». Просим Вас защитить наши конституционные права:
1. Требуем незамедлительно установить синхронный перевод в зале заседаний Казанской Гордумы в соответствии с Конституцией РТ, ст.8 и «Законом о государственных языках РТ».
2. Требуем, чтобы в парках, которые обновляются по программе «Парки и скверы», все надписи были на татарском и русском государственных языках в соответствии с Конституцией РТ, ст.8 и «Законом о государственных языках РТ».
3. Считаем грубейшим нарушением наших конституционных прав то, что в столице Татарстана из 10 названий станций метро только 2 татарских и ни одного татарского исторического названия! Требуем новую станцию метро « Дубравная» назвать именем легендарной татарской царицы Сююмбике или «Биляр»(столица Волжской Булгарии).

Выражаем протест против установки памятника Екатерине II в Казани! Очевидно, эта инициатива принадлежит людям, плохо знающим историю. Памятник в столице Татарстана царице, на чьей совести геноцид ногайцев, изгнание крымских татар из Крыма, жестокое подавление Пугачевского восстания - идея более чем странная.

Президиум Всетатарского общественного центра
Верно: Председатель Всетатарского общественного центра Ф. В. Закиев
6.06.2016
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB