На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Байрам котлы булсын.

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 03 Июл 2016 22:22    Заголовок сообщения: Байрам котлы булсын. Ответить с цитатой

Тәбрикләү(Поздравление).

Мин тәбрик итәм милләтәшләремне Ураза тоту көннәре тәмамлану белән! Бәйрәм белән Сезләрне кардәшләрем! Котлы булсын узган Рамазан ае! Ает көне белән котлыйм барчагызны, саулык-сәләмәтлек, ирекле тормыш, бәхет, күңел тынычлыгы, байлык-муллык, телим Сезләргә һәр берегезгә! Киләсе еллар уңышлы булсын иде, ниһаят Рәсәй дәүләтенә иске исемен(Алтын Урда), кайтарырга вакыт килә, насыйп булсын шуны күрергә безләргә янәдән, Алтын Урда исеме кайтсын иде! Амин шулай булсын! Татарлар күп михнәт күрделәр Алтын Урда дәүләте Рәсәй дип алмаштырудан соң. Моңа күп еллар үтсәдә, татарлар өметләрен өзмәделәр, кайчанда булса кире Алтын Урда кайтарылыр дип!? Менә аның вакыты килеп җитә кебек? Тик безләргә бер-беребезгә ошанып, таянып яшәргә кирәк һәм шул ук вакыт, кешеләрнең өметләрен акларга кирәк булачак! Димәк, бер-беребезне сатмыйча, башкаларны алдамыйча яшәргә вакыт, бу иң кулай юл, иң ошанычлы юл! Дөрес, без биздерелгән халык бер-беребездән, бу эшләрне дошманар эшләде, кайвакыт үз татарларыбыз куллары белән. Шундый шартларга куелган идек без, ни эшләмәк кирәк, алдагы юл караңгы иде шул, ә бит кеше өмет белән яши, ә алда өметсезлек караңгы еллар иделәр? Татарда бер кеше булмады халыкка юл күрсәтерди, Габдулла Туккайдан гайре. Тукаебызда иртә ташлап китте шул безләрне. Менә ул юл күрсәтерди шәхес булган! Анардан соң болгавыр еллар башланды; гел сугышлар булды, башта бик озак барды үз-ара граҗданар сугышы, соңгарак колхозлаштыру чоры, кайсы үз чиратында алып килде ачлык. Анан соң Ватан сугышы, болар һәр бересе татарларны бөлгенлеккә төшерде, бик күп корбанар алды шушы сугышлар һәм колхозлаштыру чоры татарлардан, күпме татар ачтан үлде, күпмесе сугыштан кайтмады, балалары ятим, аналары тол калдылар! Аналар, ирләрен, улларын югалтылар, бар халык өчен зур кайгы-хасрәт килде.
Менә бүген барчасы ачыкланды, кем өчен һәм ни өчен шушы корбаннар кылганбыз, ачыклансада җавап алып булмый. Бүген башка бәлә, безләр өчен калкып чыкты, шарты белән: Йә телегезне югалтасыз, йә татар булып яшәүдән туктыйсыз!? Кайсысын сайлыйбыз инде??
Шулайда мөмкинчелек туды сүз кузгатырга Алтын Урда турында. Без татарлар бөтенләй төшеп калганардан түгел. Бу бик зур татарларның җиңүе, һәм шушы фикерне таратырга кирәк көтеп ятмаска күктән төшкәнне, кайчан рөхсәт булыр дип? Мин таратым шушы фикерне һәм тагы мөһим фикерләрне, шул исәптән, урыс халкының килеп чыгуын, болар барчасы язылганнар татар - рус теләрендә һәм Интернета алар бар, таратылдылар. Укыгыз фикерегезне әйтегез сезгә мөмкинчелек туды үз фикерегезне ачык идеп әйтергә, ә шулайда чамалагыз, сүзегезне әйткәч сезгә берәр начарлык килмәсен!? Без татарлар акыллы халык бит, шулай булгач, акыл белән эш итегез, артык куркакта булмагыз, шул ук вакыт чаманыда онытмагыз. Менә шулай эшләсәгез барыбызда отачакбыз, ә кирәкмәгән сүзләр язып, аларны сөйләп йөремәгез, алардан файда юк, зарар гына. Алда татарларны һәм башка халыкларны гел якшылыклар гына көтәчәк. Сез ошаныгыз шушы сүзләргә, Сезләргә уңышлар теләп, юл күрсәтеп калучы, Мохаммәт Миначев.
03.07.2016 ел.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB