На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Интервью с БОМЖами

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Молодежь
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
САМ
Акула пера


Зарегистрирован: 21.06.2009
Сообщения: 1028
Откуда: РФ-Россия-Святая Русь

СообщениеДобавлено: 09 Фев 2010 10:42    Заголовок сообщения: Интервью с БОМЖами Ответить с цитатой

07.02.2010 Җәмгыять
БЕЗ ТҮГЕЛ, ТОРМЫШ ШУНДЫЙ…

Җәен аларны һәркайда очратырга мөмкин – елга буйларында, паркларда, вокзалда... Кышка кергәч сирәк күренәләр. Алар диюем – яшәр урыны булмаган кешеләр, ягъни бомжлар. Кышын кая югала соң бу кавем? Бомжларны эзләп, Казан урамнарын әйләндем.

Яшәү урыны – вокзал

Башкаланың Мәскәү, Колхоз базарлары тирәсендә юынмаган, пычрак киемле, йөзләре шешенгән адәмнәрне очратмадым. Аңлашыла да, утыз градуслы суыкта урамда нишләсен алар? Җылырак җиргә сыенганнардыр дип, тимер юл вокзалына килдем. Ялгышмаганмын, монда андыйлар бихисап. Кемдер эскәмиягә утырган, кайсылары тәрәзә төбенә сузылып яткан. Шешенеп беткән бер әби янына барып, кешеләрчә исәнләшеп, хәлен сораша башлаган идем, ул бөтен вокзалны яңгыратып кычкырып җибәрде:

– Нәрсә кирәк сиңа? Мин төне буе йокламаган, йөрмә монда, бар!

Әһә, мин әйтәм, болар белән алай гына сөйләшеп булмый икән. Акча бирәм дисәм, мөгаен, телләре ачылыр... Кассалар каршындагы эскәмиядә ике ир, ике хатын утыра иде. Шулар янына килдем:

– Исәнмесез, сезнең белән сөйләшергә буламы? Бушка түгел...

Тегеләр сәерсенеп калдылар.

– Ә сез кем? Ни өчен безнең белән сөйләшмәкче буласыз?- диде ирләрнең берсе.

– Журналист мин. Яшәр урыны булмаган кешеләр турында язма әзерлим...

– Без риза, – диде теге ир. – Николай булам, бу – минем хатыным Ирина. Болай йөри башлаганга ел ярым булды. Поездда яңа дуслар таптык менә, – дип янынданы ир белән хатынга төртеп күрсәтте.

Тумышы белән Николай Свияжск янындагы Исаково авылыннан икән. 1968 елгы. Йортлары янгач, әнисе, апасы белән Бөгелмәгә күченеп киткәннәр. Фатир алганнар. Хәрби хезмәттә булган, аннан өйләнгән Николай. Шулай яшәп ятканда тормышы йөз сиксән градуска әйләнеп куйган:

– Хатынның фатирында яши идек, – дип сөйләде Николай. Мин ул вакытта тракторда эшләдем. Балалар булмады. Хатын икенче ир белән чуала башлады. Мине фатирыннан куып чыгарды. Мин урамда калдым. Әни янында да миңа урын юк иде миңа – апа гаиләсе белән яши иде. Бәхет эзләп, Красноярск шәһәренә чыгып киттем. Анда танышларым бар иде. Базарга әйбер ташучы (грузщик) булып эшкә урнаштым. Шунда Ирина белән таныштык. Красноярск шәһәрендә рәт калмагач, монда кайтырга булдык. Туган якта да безне көтеп тормыйлар иде. Эше булса, яшәргә урыны юк. Минем паспортым бар, Иринаның да бар иде. Яңа ел төнендә безне вокзалда кыйнадылар. Хатынның паспортын талап алдылар. Битемдәге күгәргән эзләр дә шуннан калды.

– Өс-башыгыз ярыйсы гына күренә. Киемнәр кайдан алдыгыз?

– Поездда бер ир биреп калдырды. Дачадан алып кайта идем, сиңа булсын диде.

– Бүген төнне кайда уздырдыгыз?

– Свияжск шәһәренә барган идек. Шунда вокзалда кундык. Рәхмәт, куып чыгармадылар. Кайвакыт вокзалдан да куалар. Җылы булса монда ятмас идек. Салкын бит урамда, өшетә. Җитмәсә хатыным дүрт айлык көмәнле дә.

– Ул баланы ничек үстерергә уйлыйсыз?

– Районнар буйлап йөрербез. Менә хәзер Әгерҗе поездын көтәбез, анда барып карыйбыз әле. Бәлки берәр авылда эш табылыр. Яшәр өчен берәр өй дә бирсәләр. Минем кулдан теләсә нинди эш килә. Тракторда да эшли алам, фермада да. Хатыным да бөтен эшне белә.

– Йөккә узгач табибка күренгәнең бармы? – дим Иринага.

– Мин кемгә кирәк?! Кая барыйм?

– Беренче балаңмы? – Әйе, беренче.

– Сиңа ничә яшь?

– Утыз җиде.

– Көмәнле вакытта хатын-кызга төрле тәм-томнар кирәк. Нәрсәләр ашыйсың?

– Бүген әле ашамаган. (Вакыт көндезге сәгать бер. – Р.Р). Кичә Свияжск вокзалында ярты стакан кайнар кофе белән бер бәрәңге пәрәмәче ашадым. Бер әби ашатты.

– Үзеңне ничек хис итәсең?

– Зарламыйм. Дөрес, кайвакыт костырта.

Ирина Красноярск шәһәрендә әтисе белән яшәгән. Әниләре, әле Ирина кечкенә вакытта ук аларны ташлап чыгып киткән булган. Әнисенең кайдалыгын белми. Әтисе үлгәч, Иринаны яшәгән бүлмәсеннән дә куганнар. Бүлмә өчен түләргә акчасы булмаган. Шуннан ул Николайны очраткан. Һәм 1996 елдан бирле бергә дөнья гизәләр икән.

Николайга ике йөз сум акча бирдем. “Хатыныңа кайнар ризык алып кил, эчәсе булма”, – дим. Ир сабыйларча шатланып: “Юк-юк, эчмим. Мин болай да эчеп йөри торган кеше түгел”, – дип куйды. Ирнең күңеле йомшап китеп, фотога төшәргә дә ризалашты. “Берәр колхозда эш булмасмы, сезнең газетаны авылларда алалармы?” – дип тә сорады.

“Кесә тулы акчам булса, туганнарга кирәгем чыгар иде”

Николайның яңа танышы Алексадр да теге акчаларны күргәч телгә килде. Николайдан аермалы буларак, Александр бик мескен кыяфәтле. Янында бер хатын да бар. “Без язылышмаган”, –диде Александр.

Бу ир тумышы белән Башкорстаннан икән. Советлар заманында Бакуда хезмәт иткән, армиядән соң шунда эшкә дә калган. Александр сүзләренә караганда, аның ике абыйсы да бар.

– Бакуда эшләгәндә әзербәйҗаннар паспортымны урладылар, – дип сөйләде Александр. – Шуннан караклык өчен төрмәгә эләктем. Биш ел ярым утырып чыктым. 2003 елда төрмәдән чыккач, туган якка – абыйлар янына кайттым. Кабул итмәделәр. Гаепли, акыл сата башладылар. Мин алардан конкрет ярдәм сорадым, акыл өйрәтүдән узган инде мин. Яшәр өчен урын, эш кирәк иде миңа. Куып чыгарган шикелле иттеләр. Кесә тулы акчам булса, туганнарга кирәгем чыккан булыр иде. Ә болай кем мин – бер зэк. Аларга миннән ни файда? Башкортстаннан Свердловск шәһәренә киттем. Вокзалларда кунып йөрдем. Аннан милиция мине приютка урнаштырды. Минем кебек яшәү урыны булмаган кешеләр күп иде анда. Алена белән дә шунда таныштык. Приютта миңа белешмә язып бирделәр. Минем кулда хәзер ике кәгазь – берсе төрмәдән чыкканлык турында, икенчесе приютныкы, – дип Алексадр кесәсеннән бөгәрләнгән беткән ике кәгазь чыгарды.

– Ә Казанда нишлисез?
– Свердловск приютында ике ай гына яшәттеләр. Алена белән поездга утырып Казанга килдек. Узган кышны бер дачада яшәгән идек. Быел анда бармадык, салкын. Менә, Николай белән таныштык әле. Бәлки берәр җирдә төпләнербез.

– Язмышыгыз болай булуга кем гаепле дип уйлыйсың?

– Белмим. Миңа беркайчан да уңыш елмаймады. Абыем әйбәт кызга өйләнеп, матур гына яшәп ята. Мин хатын-кызлардан да уңмадым. Берәүне дә гаепләмим.

Алена исә бөтенләй шаккатырды:

– Мин бик бәхетле, сөйгәнемне таптым. Бүлмәдән куып чыгармаган булсалар, Александрны очратмаган булыр идем. Без бер-беребезне бик яратабыз. Ул янымда булса, миңа башка бер кем дә кирәкми...

Николай, Александр кебекләр “җирле бомжлар” рәтенә керми. Алар бүген монда, иртәгә тегендә. Үзләре дә шулай диләр. Казанда озак тоткарланырга җыенмыйлар икән. “Үзләренеке дә җиткән. Аларның ипиенә кермибез”, – диде Николай.

“Җирле бомжлар” белән сөйләшергә теләп, икенче эскәмиядә утырган ике ир янына киттем.

“Без – куян, алар – бүре”

Эскәмиядәге ирләр кечкенә шешәдән нәрсәдер эчеп утыралар иде. Соңрак белдем, “Трояр” икән. Берсе, бик аралашучан булып чыкты:

– Журналист икәнсең. Кайчаннан бирле күзәтәм сине,- диде ул. – Берәр туганыңны эзлисең дип торам. Монда шулай югалган туганнарын, танышларын эзләп киләләр. Кайчагында табып та кайтып китәләр.

– Ә синең исемең ничек? – дим бу сәләмә киемле, урта яшьләрдәге ир-атка.

– Руслан.

– Милләтең кем?

– Әти – татар, әни – марҗа булган диләр. Ятимнәр йортында үстем, әти-әни миннән баш тарткан. Татарча белмим.

– Кайчаннан бирле мондый тормышта яшисең?

– Биш-алты ел бар инде. Уналтынчы заводта эшләгән идем. Бүлмәм дә бар иде. Заводтан кудылар, бүлмәне дә алдылар.

– Ни өчен кудылар?

– Балалар йортында бергә үскән иптәшләр киләләр иде. Алар белән очрашу хөрмәтенә азрак сала торган идек. Берничә тапкыр эшкә бармыйча калдым. Шуннан соң кудылар инде.

– Хәзер үкенәсеңме?

– Юк, үкенмим. Мин монда ирекле. Озакламый җәй җитә, рәхәт көннәр башлана.

– Нәрсә ашыйсыз, ничек яшисез?

– Ашарга бетми монда. Буфет тирәләрендә йөрибез, кешеләр ризыкларын ашап бетермәгән булса, алып ашыйбыз. Шешәләр җыябыз.

– Ә кайда йоклыйсыз?

– Куып чыгармасалар – вокзалда. Өч көн элек вокзал каршысындагы йортның подъездында кундык. Ул төнне вокзалдан куып чыгардылар. Подъезд салкын иде, бөерләрем әле дә авырта.

“Трояр”ын эчеп бетергәч, теге ир дә сүзгә кушылды:

– Беләсеңме, сеңлем, кешеләр бит бүреләр, ә без куян шикелле алардан качабыз. Теге төнне каршыдагы йорт подъездыннан куарга тотындылар. Шунда яшәүчеләргә комачаулыйбыз икән. Ә без кая барырга тиеш? Аларның фатирында кунмыйбыз бит! Иртән чыгып китәбез. Аларга нинди зыяныбыз тигән?

– Ә син ничек бу көнгә төштең?

– Хатын куып чыгарды. Минем ике кызым да бар. Ләкин аларга кирәгем генә юк. Үстеләр бит инде хәзер, әти кирәкми аларга.

– Кызларың бу көнгә төшкәнеңне беләме?

– Юктыр. Мин аларның кайда яшәгәнлекләрен дә белмим. Фатирны алыштырып, икенче җиргә күченгән алар.

– Сезнең арада “смотрящий”лар бармы?

– Хәзер андый әйберләр юк инде. Элек булган ул. Аерым бәндәләр бомжлардан акча җыя торган булганнар. Бомжларны кеше таларга, урлашырга мәҗбүр иткәннәр. Хәзер без үзебезгә үзебез хуҗа!

Руслан белән Сергейга дә ике йөз акча биреп: “Кайнар ризык алып ашагыз”, – дидем. “Рәхмәт сиңа, кирәгебез чыкса, кил. Без һәрвакыт монда”, – дип саубуллашты яңа танышларым. Һәм буфетка таба китеп бардылар.

Руслан белән Сергей әйткән вокзал каршысындагы теге йортка да сугылдым. Коротченко, 26, дип язылган, ярым ишелгән бу йортның бер ягында гына кеше яши икән. Чынлап та, беренче катта, баскыч астында кәгазь картоннар, иске урындык ватыклары, бер-ике бишмәт ята. Шунда ук аракы, “Трояр” шешәләре ауный. Подъездан бер ханым кереп бара иде. Өченче катта яшәүче Лилия ханым икән:

– Подъездга төнлә чыгарга куркабыз. Бомжлар кереп тулган була. Домофонны әллә ничә эшләттек, барыбер ваталар. Нишләтергә дә белгән юк аларны, – диде.

... Бомжларны мин ике төргә бүлеп карар идем – беренчеләре, кешелектән чыккан, инде үзләренең исемнәрен дә оныта башлаган адәмнәр. Икенчеләре исә, әле тормышының яхшы якка үзгәрәчәгенә ышана. Бәлки, чынлап та, икенчеләре көн саен кайнар ризык белән җылы урын-җир күрер... Һәрхәлдә, шуңа ышанасы килә. “Без түгел, тормыш шундый”- дигән иде Александр. Күпмедер хаклык бар аның сүзендә...

Руслан белән Сергей шушы йортның подъездында куна

Бомжлар кунган урын
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ | 04.02.2010
_________________
Бой , сипаратистам - Служебным "мишәристәм" , "булгаристам" , "башгурдистам" , "крәшенистам" , в том числе тенгриянистам !
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Молодежь Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB