На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

«Татар килэчэге» яшьлэрне берлэштерэ

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Молодежь
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 09 Фев 2010 13:53    Заголовок сообщения: «Татар килэчэге» яшьлэрне берлэштерэ Ответить с цитатой

http://www.azatliq.org/content/article/1910737.html
22.12.2009
нәзифә кәримова

«Татар киләчәге» яшьләрне берләштерә



Мәскәүнең «Бердәмлек» яшьләр клубы «Татар киләчәге» дип аталган зур гына конференция уздырды. Мәскәүдә яшьләр оешмасы арасында «Бердәмлек» әле иң яше. Башкалардан аермалы буларак алар Мәскәүдәге югары уку йортлары студентлары булсалар да, очрашу урыны итеп татар мәдәни үзәген сайлаганнар.


Ә инде конференциягә килгән «Мирас», «Ялкын», «Аргамак», «Кардәшлек» оешмалары вәкилләренең әйтүенә караганда, алар очрашуларын үзләре укыган югары уку йортларында, я булмаса башка урыннарда уздыралар. Бу очрашуга төрле оешма вәкилләреннән башка Федераль автономия рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Мәскәү милли-мәдәни мохтарияте рәисен Рәсим Акчурин, вәкиллектән Алмаз Фәйзуллин да катнашты.

«Татар киләчәге» дип исемләнгән конференциядә чыгыш ясаучылар тарих турында да сөйләделәр, татарның бүгенге тормышы хакында фикер алыштылар, киләчәге турында фаразларын белдерделәр. Очрашуда демография мәсьәләләре турындагы чыгыштан башка барысы да татар телендә барды.

«Телне һәм мәдәниятне саклап калу» дигән темага «Бердәмлек» оешмасы активисты Римма Гомәрова чыгыш ясады. Римма Гомәрова үзенең чыгышында шулай ук татар телен өйрәнү һәм үстерер өчен ихтыяҗны ничек булдырырга дигән сорау да куйды. Конференция нәкъ менә шул сорауга җавап бирергә омтылып караса да, әлегә җавабын таба алмады шикелле.

«Татар гаиләсе һәм демография» дигән темага чыгыш ясаган Илдар Сәләхетдинов, статистика саннары китереп, татарлар да аз тумый, ләкин катнаш гаиләләр, ассимиляция аларны рус булырга мәҗбүр итә, диде.

Тарихи мәчет имамы Ислам хәзрәтнең «Ислам диненең татар халкы үсешенә йогынтысы» дигән чыгышын да бик кызыксыну белән тыңладылар. Ислам хәзрәт Мәскәүдә туып үскән, татар телендә белем алмаган. Мине туган телемдә сөйләшергә әбием өйрәтте, диде ул. Һәм чыгышында татар әдәбияты белән дә таныш булуын күрсәтте. Инкыйразга дучар булмас өчен татар халкында тәрбия әби-бабайлардан калганча дин, гореф-гадәт нигезендә булырга тиеш, диде ул.

Римма Гомәрова
Конфренциядә шулай ук «Кардәшлек», «Аргамак», Мәскәү өлкәсе яшьләре исеменнән дә чыгышлар булды. «Аргамак» оешмасыннан Ленар Рахманов оешма эшләре турында чыгыш ясап болай диде:

«Без эшебезне «Кардәшлек»тә башлаган идек. Ул вакытларда программа белән хәзерге программалар аерыла. Хәзер инде «Аргамак»та безнең планнар да, бурычлар да башкача тора. Элек без яхшы уку, имтиханнарны яхшы билгеләргә бирү турында сөйләшкән булсак, хәзер инде «Аргамак» клубы вәкилләре буларак безне яхшы эшкә урнашу, нинди машина, нинди фатир алу, балаларга нинди тәрбия бирү мәсьәләләре кызыксындыра. Ләкин безнең төп эшебез - хәйрия.

Әгәр дә без Рамазан аенда 1500 кеше ифтар ашларында ашата алганбыз икән, димәк безнең өчен Рамазан ае әйбәт узды дигән сүз. Шул ук вакытта без төрле бәйрәмнәрдә олы яшьтәгеләрне котламыйча калмыйбыз. Ул котлаулар берничә ел инде Корбан бәйрәмендә дә, 9 майда да шулай кабул ителгәнчә бара. Быел Мәскәүнең бер мәктәбендә татар классы ачтык. Без бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез. Безнең шигарь: «Татар халкы өчен мин ничек ярдәм итә алам?»", диде Ленар Рахманов.

Федераль автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов үз чыгышында башка төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары турында сөйләргә уйлаган. "Ләкин сезнең җитди чыгышларны ишетеп, үземнең яктан бер тәкъдим ясыйм: Оештыру комитеты төзеп. Русия күләмендә булачак федераль яшьләр оешмасына нигез салыйк", диде. Башлап йөрүчеләргә матди ярдәм дә булыр, хәтта кирәк булса эшкә дә урнаштырырбыз дип вәгъдә итте", Илдар Гыйльметдинов.

Ул шулай ук татар халкының кимү сәбәбе дип авылларга карата игътибар булмауны, авылда калган яшьләрнең эчкечелеккә сабышуын атады. Һәм булачак яшьләр оешмасы үз эшендә явыл яшьләрен читтә калдырмаска тиеш, диде. Шулай ук күптән түгел генә Казанда булып узган Русия күләмендәге татар яшьләренең очрашуы турында да сөйләде.

Ислам хәзрәт
Чыгышында ул шулай ук укытуның федераль стандартларына кагылган 309нчы канун турында сөйләп, без хәзер туган телне башлангыч классларда укыту кирәклеген канунлаштырдык. Алга таба да урта мәктәптә дә туган тел укытылсын өчен канун булачак, борчылырга урын юк, диде.

«Бу йорт инде алты ел татарларныкы булып санала. Ә менә мондый конференция биредә беренче мәртәбә узды. Алга таба да актив булып, Мәскәүдә узган зур чараларда татар яшьләре барлыкны күрсәтергә дә вакыт», диде Рәсим Акчурин.

Конференциядән соң без «Бердәмлек» клубы чакыру белән килгән башка оешма вәкилләреннән бу конференциянең эше белән канәгать калдыгызмы дип сорадык.

«Берләшү нәрсә соң ул? Бергә җыелып утыруга калса, андый берләшү кирәкме икән. Берләшү булгач, аны бергәләп эшләү турында уйларга кирәк. Тәкъдим итсеннәр, киңәшербез дә, эшләрбез. Хәер, бирегә бары тик эшләүчеләр генә килгән. Берләшү ул сүздә түгел, эштә булырга тиеш», диде Ленар Рахманов.

«Мирас», «Ялкын» оешмасы вәкилләрен Илдар Гыйльметдиновның Федераль яшьләр оешмасын булдыру тәкъдиме кызыксындырган. Очрашу кызыклы булды. Планнар зурдан, диделәр алар.

================================= ф и к е р л ә р =================================

кем: Марсель кайдан: Москва
01.01.2010 21:10
На сайте "Tatforum" есть очень интересная информация...

Это касается воскресной конференции "Татарское будущее" 20.12.2009 в Татарском доме - "Доме Асадулллаева", на которую пришло 20 студентов из Татарстана.
Они приехали в Москву на 5 лет учиться в ВУЗах.

Написано после обращения Акчурина к пришедшим студентам, с просьбой объединиться вокруг него...

Как сказал в своей речи Акчурин, что ему обидно , что в зале нет и одного процента татарской молодежи - жителей Москвы...

Пишет Эльмира, молодая жительница татарской национальности г.Москвы:
"Мне плакать хочется за Акчурина, который за десять лет правления так и не стал лидером татар Москвы и не собрал под свои знамена армию патриотов своего народа.

Сегодня его новый совет РТНКА г.Москвы состоит из тех же, подобранных им восьмидесятилетних стариков - руководителей пяти НКА татар административных округовг.Москвы.

Они десять лет ничего не делали в своих округах, так и остальные пять лет не будут ничего делать, а тупо пилить бюджетные деньги татар Москвы и деньги от сдачи в аренду "Дома Асадуллаева" и ни за что не отвечать.
Они ничем не отличаются от тех опозиционных руководителей пяти НКА татар административных округов, которых Акчуринская команда обвиняет в безделье.

За Акчуриным нет никого из татар Москвы, а если есть, то человек тридцать, которые зависят финансово от его подачек.

Конференция "Татарское будущее" показала, что татарская молодежь Москвы не хочет Акчурина.

Он им ничем, при его возможностях, не помог.

Поэтому он вынужден обращаться к приезжим студентам из Татарстана, которые о нем ничего не знают.

Студентам просто нужно помещение для общения, пока они пять-шесть лет будут учиться в Москве, а Акчурин этим спекулирует, заманивая их сладким пряником."

кем: Юныс кайдан: Ырынбур
28.12.2009 08:37
Римма, бик тә дөрес әйтәсең.Гыйльметдинов әфәнденең башлап 4 ел булсада укытарга теләген хуплыйм. Казан кебек Казан да үзгәртә алмый татарларны телсез калдырырга булганын. Оренбург каласы тирәсендә, Казаннан тыш иң күп татар авыллары тупланган, шушы көндә алар телсез калып баралар. Бу гарасат берәүгә дә кирәкми. Шул ук мәлдә, яшьләр тупланып ята, Оренбурыбызда "Яшьлек-Молодость" оешмасы бар. Бер зур бурыч Гыйльметдинов әфәнде, аларның "лидеры", Р.Абдрашитов бик тә сәяси якны гына сергән егет булып чыкты. Оренбург белән контактны тотканда, сез оешмаларның башкаларын да исәптән чыгара күрмәгез, мйһим алар бердәмлек девизын күтәреп чыктылар. Шәһәрдә татар эшләренә яңа тын сулышын яшь предпринимателләр кертә. "Туган тел" үзәген дә шундыйларның берсе, Р.Маннанов җитәкли. Без ул егетнең ачык эшләрен күрәбез, пиар акцияларын түгел...

кем: Бер татар әние кайдан: Аделаиде, Австралня
28.12.2009 05:30
Роснядә татар яш ләре татар теленең һәм мәдәниятенең мөһимлеген аңлап һәм аңа ихтибар биреп, шул турыда тырышулары, безне, чит илләрдә үз телебезне һәм гореф-гадәтебезне саклап килгән татарларне, шатландыра. Димәк, татар яш ләренең киләчәге бар!

кем: Римма кайдан: Мәскәү
24.12.2009 21:25
Эх... Укыйм да сезне, шаккатам. Кемдер йөри халык өчен аз гына да булышмаммы, татарча белмәгән татар балаларына туган телен өйрәтеп булса да файда китерим дип, менә шул яшьләр оешмаларының эшчәнлеген уртак бер максат, нәтиңәле эш белән берләштереп булмасмы дип, икенче акыллы башлар "Безне кысалар, безне кимсетәләр, Гыйльметдинов шулай,Гыйльметдинов тегеләй" дип... Алга таба да шулай кычкырып йөрегез, бер файдасызга. Кимсетергә бирсәң, кимсетәләр инде ул. Башны горур тотып, изге уй-гамәлләрнең чынга ашасына инанып, булырдай эш белән яшәсәгез, татар халкы өчен файдалырак булыр иде. Мескенләнеп йөргән кешене, бигрәк тә милләтне кем яратсын? үзегез башта эшләгез милләт өчен берәр файда, яңадан санарсыз Гыйльметдиновның очколарын. Оста тәнкыйтьчеләрдән дә яман язучылар юк инде ул, кешене яманаудан да җиңел кәсеп әле уйлап табылмаган.

кем: Kuchtenech кайдан: Tatarstan
24.12.2009 00:38
Гыйлметдинов узенэ сэяси очколар ж,ыю белэн шогеллэнэ...яшьлэр оешмасын булдыра ди...кем эшли ул оешмалар белэн...ни файда аларга ул алдакчы гыйлметдиновтан? берузе оператив эш алып бара алырмы? эллэ гадэттэгечэ башкаларнын, эшен уз итеп отчетлар язып ятармы?! регионнарда ансыз да эш бара...ярар...сэлэмлэу хатларын ж,ибэреп утырыр инде...ансына рэхмэт

кем: Хакимхан кайдан: Уфа
22.12.2009 21:40
Гафу утенэм! Мин татар яшьлэренен болай бергэ килеп, уй-фикерлэре белэн уртаклашулары - бик файдалы хэл, дип саныйм. Алдагы коннэрдэ дэ, тагы да кубрэк очрашып, берлэшу юлларына сэбэп булсагыз, татарнын язмышы очен янып йоргэн йорэк эзрэк тынычланыр тосле. Мондый форумнарны оештыручыларга, аерым рэхмэтемне белдерэм!
Ихтирам белэн, мин.

кем: Хакимхан кайдан: Уфа
22.12.2009 21:20
кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама җавап бир 22.12.2009 18:56 "Шаккаткыч!! Илдар Гыйлметдинов безне 309 закон мәсәләсендә борчылмаска чакыра! Янәсе татарларга мәктәптә татарчаны беренче дурт класста укыганда өйрәнергә рөхсәт итәләр икән бит! Аллаһы сакласын безне андый татар хокукларын яклаучы гыйлметдиновлардан! "
Хэлил энем! Бер дэ аптырама. Бу Рэсэй кулэмендэ бер дэ очраклы хэл тугел. Башта канун аша татарнын телен ботенлэй кисеп ташларга уйладылар. Аны кул чабып хупларга да татар арасында сатлыкжаннар табылып торды бит. Сонрак, халык шау-шуын бераз тынлап кунеллэре булгач, эткэ сояк ташлагандай, башлангыч уку мэктэплэренэ татар теленен берникадэрен кире кайтаралар. Хэтта урта белем дэреслэренэ дэ канун чыгару нияте белэн яшилэр икэн безнен ихтирамга лаеклы депутатларыбыз. Рэсэйдэ жимереп тозу хэллэре сирэк тугел ласа. Югыйсэ аларга каян эш табылсын. Илдэ безработица котырынган чакта, жылы урынынны югалтуын да бик ихтимал бит. Депутатлар Уфа-Казан пенсионерларынын ел алган акчасын бер айда артыгы белэн корэп алалар бит. Мондый акчаны кайда эшлэп алала ул? Карасан, утырыш залларында ярым-ярты урын буш. Сугыштан сонгы елларда завудка эшкэ биш минутка сонлап килгэн очен судка тарттыралар иде. Бэлки депутатларга да бу законны торгызыргадыр. Булмас, алар узлэренэ файдалы законнарны узлэре кабул итэлэр бит.
Башка юнэлешлэрдэ дэ кануннар мэгърифэттэге кебек ук. Менэ пенсия акчасын алыйк. Мэскэу хокумэте Рэсэй тобэклэреннэн акчаны кырып-себереп алып бетерэ дэ, тобэк пенсионерларына учыннан тамганын гына кире кайтарып бирэ. Мэскэу пенсионерлары, эйтергэ кирэк, алардан оч тапкыр кубрэк ала.
Менэ бит, Хэлил энем, нинди хэллэр.
Ихтирам белэн, мин.

кем: Кадерле кайдан: Уфа
22.12.2009 20:20
Мин Гилметдинов эфэнде чыгышыннан сон хэзер Русиядэге хэр татар баласы башлангыч классларда уз телендэ укыячак, дип уйлап шатлана башлаган идем. Имеш, карагыз эле, хэр татар баласы башлангыч классларда гына булса да, хэзердэн уз туган телендэ укый башлый икэн. Соныннан бэлкем башка классларда да шулай булыр. Эммэ Хэлил эфэнденен сузлэре "эшне" бозды...Алай да татарнын кутэрелуе, Чаллыда бирмэсэлэр, Уфада, Мэскэудэ хэм башка шэхэрлэрдэ тавышыбызнын ишетелэ башлавы, минемчэ, файдалы. Э инде Русия Конституциясе бозыла дип Страсбург судына "эшлэр" ява башласа тагын да яхшырак булыр. Билгеле, ниндидер Гилметдинов кына безгэ татар мэктэбен, телэсэ дэ бирэ алмас иде. Аны хэттэ Шэймиев тэ бирэ алмый. Аны без корэш аркылы даулап кына ала алабыз. Русия житэкчелэре безне шуна этэрэ. Хэм безгэ алар белэн килешми чара юк!

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
22.12.2009 19:17
Бу материалны укыгач тагы бер фикер туды. Илдар Гыйлметдиновның федерал күләмдә татар яшләренең оешмаларын бер йодрыкка туплау турында фикере уйландырырга мәҗбүр итә. Бер уйласаң, берләшү һәрвакытта яхшырак. Тик бит берләшүнең төп максатын ачыкларга кирәк. Дөрес, Гыйлметдинов берләшергә чакырганда,яшләрне ымсындырып, аларга мәтди ярдәм дә вәгдә итә. Бик шәп! Тик, уемча, монда мәкерлелек ята. Рәсәйнең төрле төбәкләрендә эшләп яткан яшьләрнең йөзләгән оешмасын бер түбә астына кертеп, шул юл белән алрны авызлыкларга омтылу күренә монда. Җитмәсә, бу тәкдимне кертүче - 309нчы федераль канунга уңай бәя биргән кеше! Уйланырга урын бар монда, җәмәгать!

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
22.12.2009 18:56
Шаккаткыч!! Илдар Гыйлметдинов безне 309 закон мәсәләсендә борчылмаска чакыра! Янәсе татарларга мәктәптә татарчаны беренче дурт класста укыганда өйрәнергә рөхсәт итәләр икән бит! Аллаһы сакласын безне андый татар хокукларын яклаучы гыйлметдиновлардан!
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Молодежь Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB