На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

ТЭРЕЛЕ МУЛЛА

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
САМ
Акула пера


Зарегистрирован: 21.06.2009
Сообщения: 1028
Откуда: РФ-Россия-Святая Русь

СообщениеДобавлено: 12 Мар 2010 08:49    Заголовок сообщения: ТЭРЕЛЕ МУЛЛА Ответить с цитатой

юк. ТӘРЕЛЕ МУЛЛА
(хикәя)

– Авылыгыз дөрес урынга салынмаган – Ак патшаның рөхсәте Сезгә бу җирдән күченеп китәргә, губернатор җәнапләре кушкан урынга барып төпләнү кирәк булыр.

Җыелган халык гөж килеп үзара фикерләшә башлады. Җиргә җиткән озын кара җилән кигән, озын сакалын күкрәгенә таратып салган поп беравык тын торды да сүзен дәвам итте.

– Аңлыйм, балакайлар, туган-үскән җиреңне ташлап китү бер дә җиңел түгел. Нишлисең бит, патша хәзрәтләренең әмеренә каршы килеп булмый. Әле мин, сезне жәлләп, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә дип килдем...

Итәрсең, пычагым, алырсың шайтаннан иман. Әхмәдулла хәзрәт мәчет болдырыннан торып халыкны үгетләүче попның сүзләрен шаккатып тыңлап тора – шәп сибә бу борчакны. Ярдәм итәргә килдем диме? Кешеләрнең туган-үскән җирләрен, көйләп куйган тормыш-көнкүрешләрен ташлап китәсе килмәвен ничек оста файдалана! Имеш, чукынсагыз күчмәссез, шушы җирдә генә яшәп калырсыз... Ул, батюшка, бу хакта Ак патша хәзрәтләреннән түбәнчелек белән үзе үтенер... Үтенерсең, үтенми ни, керткәннәр ди анда сине патша хәзрәтләренең үзе янына. Син сасы тәредән башка эше беткән ди Ак патшаның... Кемнәрдер каратунның сүзләренә алданачак бит, чукыначак. Алар чукынса, калган халыкны авылдан сөрәчәкләр дә сөрәчәкләр инде. Мәчет манарасына тавык тәпие менгереп куярлар. Коткы таратып йөрмәсен өчен аны – Әхмәдулла хәзрәтне төрмәгә алып китеп черетерләр... Юк, котылу әмәле күренми әле. Авыллары белән чукынуга каршы чыгудан да файда булмас, Себергә сөрерләр. Җиргә кызыга алар, су болыннарга күзләре кыза. Татарның каралты-курасы да төзек – бер көтү урысны китереп утырт кына. Алар килеп урнашса, якын тирәдә посып утыручы татар авылларына да көн бетә... Шулай ата-баба нигезен ташлап ук китәсе булыр микәнни?

Поп сөйли дә сөйли, вакыт-вакыт уңлы-суллы чукынып, Аллаһының исеме белән ант итеп алырга да онытмый. Ул чукынган саен җыелган халык сискәнеп китә, кемдер ләхәүләсен укый, кемдер иманын яңарта – лә иләһа илләллаһ...

– Хак Аллабыз Гайса исеме белән ант итәм – Ак патша ярдәменнән ташламас. Мин хәзер китәм, уйлагыз, балакайлар, уйлагыз. Берәр айдан әйләнеп килермен. Шул арада йә авылыгызны ташлап киткән булыгыз, йә дөрес карар кабул итегез.

Шәп сөйли, аһ шәп сөйли кабахәт каратун. Безнең телне ничек әйбәт белә бит, ничек басым ясыйсын белә... Төртеп тишәргә иде шуның майлы корсагын сәнәк белән... Ярамый. Төртүчеләр булды... Иртәгә үк солдатлар килеп бөтен авылны кырып китәчәк. Әле юлларында очраган якын-тирә авылларга да өлеш чыгар. Ул илбасарлардан Ходай сакласын. Ир-атларны казыкка утыртырлар, хатын-кызларны, мәсхәрәләп, Рәсәйгә куарлар. Бала-чаганы...

Әхмәдулла хәзрәт вәкарьле генә атлап үзен көтеп торган тарантасына таба баручы попны буып үтерердәй булып карап калды. Курка, батюшка, курка – үзе белән дистәләп солдат ияртеп йөри.

Тарантас җыелган халыкны тузанга батырып кузгалып китте. Кешеләр ат тояклары туздырган болытка тәмам күздән югалганчы карап калдылар. Барысы да мулла бабайның сүзен көтә – ул ни әйтсә шул булыр. Карт ашыкмый, ялгышырга хакы юк аның. Ашык-пошык кына хәл итү, авылдашларының язмышы белән шаяру килешмәс. Менә инде утыз елдан артык имам булып тора Әхмәдулла. Монда ул үзе баш, үзе түш. Ата-бабадан ук шулай килә. Урыска күчкән Казаннан качып шушында урнашкан алар. Ике йөз ел кешеләр бу җирне үзләренеке санап килгән, ике гасыр урман кискән – җирне агачтан, таштан аралаган. Хәзер инде шуны ташлап китәргәме? Авыл белән инде ничә буын Адай баба нәселе идарә итә, әлегәчә мондый авыр карар кабул итәргә туры килмәде, шөкер. Менә бүген ул – Әхмәдулла бөтен авылның язмышын хәл итәргә тиеш. Әнә, поп аны үзенчә хәл итеп тә куйды бугай инде – басу капкасына җиткәч артына борылып алагаем зур көмеш тәресе белән авылны чукындырып китте... Тукта, тукта, тәресе белән бит...

Бер мизгелдә имамның башыннан әллә никадәр уйлар яшьнәп узды. Ул авылдашларына бер сүз дә эндәшмичә, авылдан читтәрәк торган тимерче алачыгына таба китте. Анда тимерче итеп, Пауыл дигән бер урысны китергәннәр иде. Тимер-томыр эшен табарга ышанмый түрәләр. Корал ясар, дип куркалар. Пычакны да чылбыр белән стенага беркетергә кушалар.

Яхшы кеше булып чыкты Пауыл. Хәзрәт белән сүзләре килде. Ул хәзер теттереп татарча сөйләшә. Балаларын татардан аерып та булмый. Ак керфекләре белән генә аерылып торалар.

Гөзерен аяк астына салмас. Сүз дә чыкмас Пауылдан. Яшисе бар бит әле аның монда. Икмәкне шушындагы әһле мөселман ашата бит аңа...

* * *
Ике көн рәттән Әхмәдулла хәзрәт гөбернатырның йортын күзәтә. Кайчан керә, кайчан чыга – барысын да алдын белеп куярга кирәк. Калага килгәч бу йортны табуы авыр булмады үзе, беренче очраган татар кешесе үк юлны күрсәтеп җибәрде. Нәкъ урысларча аягына калын табанлы итек, буй-буй тар ыштан, төймәләнмәгән билле казаки, картуз кигән, ачык изүеннән җиз тәресе күренеп торган картның саф мөселманча сәлам бирүенә бераз аптырабрак та карады бугай. Хәзрәт юл күрсәтүченең гаҗәпләнгән чыраен күз алдына китереп үзалдына көлеп куйды – шәп киендереп җибәрделәр аны кала башындагы базарда. Шунда ук ат-арбасын да җайлы гына урнаштырып калдырды. Малкай бераз ял итеп алсын, кайтыр юл ерак.

Гөбернатыр йортына ябулы арбалар киләләр дә китәләр, киләләр дә китәләр. Әллә нинди озын, артык куе күренгән сәер чәчле, тезләренә генә җиткән кыска ыштанлы, ак оеклы ирләр, алагаем киң итәкле, бөтен гаурәтләрен ачып күрсәтеп торган ачык изүле хатыннар бер керәләр, бер чыгалар. Үзләре ишек тә ачмыйлар, ялтыравык укалар белән бизәлгән киемле берәү ачып кертеп тора. Яшәп тә карый бу урыслар... Боларның гореф-гадәтләрен бераз чамалады, инде хәзер гөбернатырның күзенә чалынырга кирәк. Иң кулае ябулы арбасына утырып берәр җиргә барырга чыккан җиреннән алдына егылу. Әгәр тыңлап тормаса, икенче тапкыр, анысында да тыңларга теләмәсә өченче кат каршына чыгып тезләнергә... Ярар, бераз тезләнгәләп алудан гына тузмас әле. Иң мөһиме уйланган эшне ахырына җиткерү... Кызык, гөбернатырның тәрәзәләре кайсы якка карый икән?

* * *
Менә инде атна буе губернатор тәрәзәдән караган саен бер үк картны күрә. Иртән караса да шул, көндез дә, кич тә... Әллә соң бу карт үләт шунда гына кунамы? Бер-ике тапкыр каретасыннан чыкканда аягына егылырга да маташты... Үзе болай әйбәт кенә киенгән кебек, йортсыз-җирсез адәмгә дә охшамаган. Кием-салымына караганда урыс крестьяны, төс-кыяфәте, сакалы татарча, үзе вакыт-вакыт тәрәзәгә карап чукынып та ала шунда... Ярар, никтер эч тә пошып тора, чакыртып сөйләшеп алырга кирәк булыр...

Әхмәдулла инде гөбернатыр галиҗәнапларының тәрәзәсен тәгаен белә. Тәрәзә янына килеп озак кына урамга карап торырга ярата ул. Карт аны җилкәсеннән күкрәге буйлап җибәргән ак тасмасыннан таный. Урамда, теге ябулы арбасына утырганда күреп калды – андагы тәре – йолдызларның исәбе-хисабы юк... Әнә, тагын тәрәзәдән карый бугай, картузны салырга уңлы-суллы чукынырга кирәк, чукынырга... Әстәгафируллаһи тәүбә, әстәгафирулла... Авылга кайткач, Алла боерса, корбан чалып аш үткәрергә кирәк булыр, иман яңартмыйча ярамас, фарызап. Әле тагын күпме чукынасын, муенны, күкрәкне көйдереп торган тәрене күпме тагып йөрисен бер Ходай гына белә. Раббым, үзең ярлыка!

Укалы киемле кеше губернатор йортыннан чыгып, тимер перәшкәле башмаклары белән ат тизәкләренә басмаска тырышып, сикерә-сикерә юлны аркылы үтеп маташканда хәзрәт әле үзенең хәйләсе барып чыкканын белми иде. Аяклары нәзек, кәкре, үзе чикерткә шикелле сикеренгән була тагын... Чикерткә дигәне янына килеп дәшкәч кенә аңына килде карт – аны чакыра бит бу...

* * *

Йа, Хода, мондагы байлык! Зур, авыр, сырлап-бизәп ясалган ишек тавышсыз-тынсыз гына ачылып киткәч, Әхмәдулла хәзрәт телен йота язды. Ярым караңгы баскычлар буйлап бер төшә, бер менә шактый озак барудан сукыраеп калган күзләре чагылды, беравык бүлмәдәге кешене дә күрмичә күзләрен челт-мелт ачып-йомып торуында булды. Теге, чикерткә, аркасыннан этеп кертеп җибәргәч кенә кайдалылыгын абайлап гөрселдәп идәнгә тезләнде. Шул бит бу, тәрәзәдән карап торган кеше – гөбернатыр! Чукынырга кирәк, чукынырга... Ниндидер тонык тавыш ишетелә түгелме? Әллә нәрсә ди шунда... Теге, чикерткә дигәне, тылмач икән.

– Син нишләп дөрес яктан чукынмыйсың, картлач?

Алланың рәхмәте, соравы бик урынлы булды бит әле.

– Соң без, надан мажиклар, ничек чукынсаң дөрес буласын кайдан белик, галиҗәнап... Хак православный булганыбызга илле еллап бар, әлегәчә авылыбызга бер укымышлы поп та җибәргәннәре юк...

Әхмәдулла карт болай ук булыр дип үзе дә көтмәгән иде. Әй тотынды кызып-кызып сөйләргә! Ничек инде авыл чаклы авыл попсыз, укый-яза белмәгән бер кешесез яши алсын?! Бала туса чукындырасы, берәр карт-коры дөнья куйса, йоласына туры китереп күмәсе бар. Аның бит пурашипи язарга да кешесе юк, югыйсә, ул бирегә килеп шундый зур кешеләрне борчып йөрер идемени? Юк, йөрмәс иде – нужа йөртә, авылга кичекмәстән поп кирәк. Әнә, әле шушы арада гына солдатлар килеп чыктылар, авылыгыз дөрес җиргә салынмаган, китегез, диләр. Шуларга аңлатып бирердәй бер кеше дә юк...

– Зинһар үтенечебезне аяк астына салмагыз, кичекмәстән берәр побыгызны җибәрегез. Алайса безне – хак православныйларны туган-үскән нигезләреннән куып җибәрәләр...

Әхмәдулла карт үзе сөйли, үзе уңлы-суллы чукына, үзе гөбернатырның йөзен күзәтә. Юк, йөзен түгел, куе кара кашларын күзли ул аның. Кашлар тылмачны тыңлаганда әле борын өстендә үк бер-берсе белән кавышалар, әле маңгай уртасына ук очып менеп кунаклыйлар... Әһә, каба бугай гөбернатыр, каба... Поп җибәр, имеш. Чукынса да җибәрә алмый ул аны егерме йортлы гына авылга. Башка, зуррак авылларга да укымышлы кешеләре җитми әле... Әнә тылмачка да шуны сөйли бугай. Ә җибәреп куйса нишләрсең?

– Кем син, кайсы авылдан?

– Бачилий мин, Бачилий Адаев. Адай авылыннан...

– Менә нәрсә, Василий. Губернатор җәнапләре әлегә синең үтенечеңне үти алмый, киләчәктә уйлап карарга вәгъдә бирә.

Чикерткә тылмачның бу сүзләреннән хәйләкәр карт коелды да төште.

– Хараплар гына итмә. Авылыбызны куып таратуга, Хак православныйларны мәсхәрәләүгә юл куйма...

Картның ничә көннәр буе сөннәтләп кыркылмаган чал сакалы буйлап күз яшьләре ага, үзе туктаусыз муенындагы тәресен үбә... Юк, түзмәде, гөбернатыр дигәннәре, түзмәде – кулына кәгазь-каурый алды...

* * *
Менә хәзер килеп карасыннар инде каратуннар! Әйтеп карасыннар, китегез, авылыгыз дөрес җиргә салынмаган, дип, шунда ук тыгылдырыр аларны Әхмәдулла хәзрәт – ике башлы каракош сурәте ясалган сургучлы кәгазьне борыннарына гына төртер. Дөрес җирдә аларның авылы – гөбернатыр хәтле гөбернатыр үзе имзасын салган! Тик менә үзенең генә хәле китеп тора әле. Әллә картлыктан, әллә өйдән чыгып китеп озак йөреп йончылган... Тизрәк авылга кайтырга кирәк, югалтканнардыр. Берәүгә дә кая барганын әйтми чыгып китте бит. Тимерче Пауыл да тәрене ясап биргәч, шуны муенына аскан хәзрәткә аптырап карап калды. Мулла бабайдан сорарга гына базмады – үзе беләдер. Татарлар эшенә кысылырга ярамый ул.

Карт кала читендәге ат-арбасын калдырган йортка кайтты да, юлга җыена башлады – ашыгырга кирәк. Кием-салымны инде алмаштырсаң да була, ә тәре... Калып торсын әле, юлда ни булмас. Йә солдатлар очрап куяр, урыслар да тәреле кешегә бик бәйләнмәс. Татарлар инде берәүгә дә тими, юашланды татар... Ярар, авылга җитәрәк салып атар...

Арба тәгәрмәчләре агач күчәрләрне күңелле генә шыгырдатып бара. Кайту юлына чыкканга куанган каратуры да юртып-юртып алып китә. Әйдә, бахбай, ашык, алып кайтып җиткер хуҗаңны авылга, инде бер көнлек кенә юл калды!

Бүген Әхмәдулла карт атны тугарып тормады – хәле бөтенләй китте. Шул килеш кенә чирәмгә утларга җибәрде, үзе арбадан да төшә алмады. Әллә кайтып та җитә алмый инде, Ходаем... Муеннан тәрене салып ташларга кирәк. Карт күпме генә чылбырның каптыргычын капшап карамасын, һич ача алмый – бармак буыннары каткан, тыңламыйлар. Чылбырын да өзеп булмый ичмасам, Пауыл бигрәк нык итеп ясаган...

Күптән дилбегәне кирәксенмәгән бахбай таныш юл буйлап үз җае белән бара. Инде авылга җитәргә дә күп калмады – тау менәсе дә, тау төшәсе генә... Тәрене, тәрене саласы иде... Карт егәрсез куллары белән чылбырны инде ничәнче кабат тартып карый, өзелми генә бит. Юк, кайтып җитә алмас ахры, җитә алмас, Газраилнең салкын сулышын тоя Әхмәдулла. Раббым, шулай муенына тәре таккан мәете генә кайтырмыни авылга?! Куенындагы теге гөбернатыр биргән кәгазьне табарлар да, шуның өчен иманын саткан, дип бәддога укырлар бит, ата-баба зиратына да җирләтмәсләр. Хурлыгы нәселенә төшәр. Җеназасыз-Коръәнсез көе авыл читенә күмеп куярлар шунда... Юк, ничек тә салып атарга кирәк бу тавык тәпиен... шуып төшеп, арба көймәсенең ярыгына кысылган иде. Аһ, аһ... Карт вакыт-вакыт аңын югалтып ала иде. Лә иләһа илләллаһ, Мөхәммәдерәсулуллаһ! Картның тәне үлем газабы белән соңгы кат талпынып алды, такта ярыгына кереп кысылган тәренең тартылуыннан, ниһаять, чылбыр өзелде... Тик Әхмәдулла карт моны белә алмады. Ат, хуҗасының җәсәден ачык басу капкасыннан авылга алып кереп бара иде инде. Бу сәяхәтнең бердәнбер шаһите булган җиз тәре, юл тузанына батып капка төбендә ятып калды, авылга кермәде...

Казан, 2006, апрель.
Искәндәр СИРАҖИ
_________________
Бой , сипаратистам - Служебным "мишәристәм" , "булгаристам" , "башгурдистам" , "крәшенистам" , в том числе тенгриянистам !
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 16 Мар 2010 01:39    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Прошу весь текст жирным не выделять. Это неприлично!
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB