Тuктар Акула пера
Зарегистрирован: 17.03.2007 Сообщения: 1633
|
Добавлено: 04 Фев 2014 16:24 Заголовок сообщения: Татар телендэ суд эшлэре. |
|
|
Хокукый дәүләткә таба кечкенә адымнар
2000 елда Россия Федерациясе президенты Путин “Канун диктатурасы” булырга тиеш, дип игълан иткән иде. Шулай ук 2008 елда президент Медведев” хокукый нигилизмга” каршы көрәшкә, кануннарны төгәл үтәргә чакырган иде. Гомүмән Россия һәм Татарстанда инде 1985 елдан башлап “хокукый дәүләт төзү”, “хокукның өстенлеге”, “бәйсез мәхкамә”, “Конституцияне үтәү” дигән сүзләр еш кабатлана. Әмма бу юнәлештә кечкенә генә адымнарда бик авыр һәм катлаулы.
17 гыйнварда Вахитов район мәхкамәсендә «Азатлык» Татар яшьләре берлеге әгъзаларының административ эше каралды. Россия Федерациясенең “Административ хокук бозулар кодексына” 24.2 маддәсенә, Татарстан Конституциясенең 8 маддәсенә:”Татарстан Республикасында дәүләт телләре - тигез хокуклы татар һәм рус телләре”, “Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында... канунның” 16 маддәсенә таянып, гаепләнүче мәхкамә утырышын татар телендә алып баруны таләп итте. Үтенечтә ул фикерен аңлатып бирде: ” Миңа тәрҗемәче кирәк түгел. Хөкемдар утырышны татарча алып барырга тиеш һәм беркетмә(протокол) татарча язылырга тиеш.” Шулай язылса да, хөкемдар бу фикерне аңламады. Ул Татарстанда дәүләт оешмаларында бергенә дәүләт теле куллануга шулкадәр күнеккән,татар телендә эшне алып баруны күз алдына да китерә алмый. “ Сез русча белмисезме? Сезгә тәрҗемәче кирәкме?” дип, сорый.
Хөкемдар киңәшмә бүлмәсендә озак кына булды да, “үтенечне кире кагарга” дигән карар чыгарды. Гаепләнүче үзенең хокукларын бозуга турында ризасызлык белдерде, әмма хөкемдар аны кире какты. Хөкемдар мәхкамә утырышына тәрҗемәче чакыру турында карар чыгарды һәм утырышны 27 гыйнварга күчерде.
Гаепләнүче утырышны татарча алып баруны кире каккан карарга Югары Мәхкамәгә шикаять язды.
27 гыйнварда утырышта гаепләнүче үтенечен укыды. Ул Югары Мәхкамәгә бирелгән шикаять буенча карар кабул ителгәнче утырышны күчерү турында сорады. Әмма бу үтенеч кире кагылды. Мәхкамә утырышы тәрҗемәче катнашы белән дәвам итте.
Әмма тәрҗемәче мәхкамәгә беренче тапкыр килгән, бернинди әзерлеге булмаган
татар теле укытучысы булып чыкты. Гаепләнүче ризасызлык белдергәч, тәрҗемәче утырышта катнашудан баш тартты. Утырыш 30 гыйнварга күчерелде.
30 гыйнварда хөкемдар алмашыну һәм утырышны 6 февральга күчерү турында игълан ителде. Татар язучылары, журналистлары! Татар теленең язмышына битараф булмаган милләттәшләр! Килегез 6 февраль, 16 сәг. Лесгафт ур., 33, 405 зал.
Фәрит Зәкиев, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең рәис урынбасары _________________ Ил, миллэт, дэулэт. |
|