На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Российская медицина по башкирски

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Сау бул (Будь здоров)
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Асхат Зиганшин
Акула пера


Зарегистрирован: 16.07.2005
Сообщения: 2637
Откуда: Уфа

СообщениеДобавлено: 17 Авг 2012 12:43    Заголовок сообщения: Российская медицина по башкирски Ответить с цитатой

17.08.2012 - Газета "Кызыл Таң"
“Иремне дә, улымны да үтерделәр...”

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет, республиканың Иҗтимагый палатасы, “Башкортстан татарлары” оешмасы әгъзасы Рамил Бигнов министрлыкның Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе Владислав Ситдыйков белән берлектә халыкны кабул итте.

Бу көнне министрлыкның кабул итү бүлмәсенә үзләрен борчыган проблемалар белән алдан язылу буенча уннан артык кеше җыелган иде. Күпләре полициянең сүлпән эшчәнлегенә зарланырга килгән.

Ә менә Әлифә апа Гафурова табибларның үз бурычларына бармак аша караулары турында ачынып сөйләде. 2008 елда аның 68 яшьлек ире, дәваханәдә үлә. “Шушында алып килгәч, дежур табиб ике сәгать әрле-бирле йөрде, бер ярдәм дә күрсәтмәде. Табибларның таралышканын көтеп торды, минемчә, иремнең үлгәнен көтте, чөнки аңа мәет кирәк булган, дип уйлыйм. Кешенең тын ала алмыйча интегүен күреп торды, югыйсә”, — ди ул. Әлифә апа сүзләренә караганда, иренең үпкәсенә су җыелган була, аны башта суыртмый җәфалыйлар, аннары нык суыртып тын алырлыгын да калдырмыйлар. Берничә сәгать интеккәннән соң төнге уникенче яртыда газизе аның кулларында җан бирә. Ә иртәнге биштә җирләү хезмәтеннән килеп тә җитәләр, 40 мең сумга исәп-хисап ясап та ташлыйлар...

Иренә тиешле ярдәм күрсәтелмәгәненә ачынып, 18нче дәваханә табибларына зарланып, югары инстанцияләргә шикаятьләр яза апа. Һәм нәкъ ике елдан шушы ук учреждениедә улын югалтырмын дип башына да китерми.

— Кан басымы төшеп үзен бик начар хис иткәч, ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан идем. Дәваханәнең авыруларны кабул итү бүлмәсе янында озак тордык, килеп караучы да юк. Улымны санитаркалар алып киткәч, табиб: “Нигә сез безнең өстән Сәламәтлек саклау идарәсенә жалоба яздыгыз, ирегез үләргә тиеш иде”, — дип җанымны ашады... Улыма авыртуны баса торган дару кадаганнар, мине кайтарып җибәрделәр. Иртән шалтыраттым, ул төнге уникенче яртыда үлде, диләр... Бер дә чирләмәгән, хәтта амбулатор картасы да булмаган, гомерлек донор минем улым ничек үләргә тиеш иде. Аңа тиз арада кардиохирург ярдәме кирәк булган да бит... — дип елый хәсрәтеннән көйгән ана.

— Мин аларның каберләре алдында ант иттем, эшне болай гына калдырмаячакмын. Үземә хәзер берни дә кирәкми, югалтыр нәрсәм дә юк, япа-ялгызмын. Әмма гаепле кешегә җәза бирелергә тиеш, — дип дәвам итә ул бераз тынычлангач. — Улымның үлеменә табиблар хатасы сәбәп икәнен алар үзләре дә таныды, министр Евсюковка кадәр барып җитәргә туры килде. Җинаять эше ачарга Русиянең Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин ярдәм итте, әмма берни дә дәлилли алмыйм, теге як көчле.

— Иҗтимагый совет бу эшне контрольгә алыр. “Дело”ны күтәреп карарбыз, кирәк булса яңадан тикшерүгә җибәрелер. Мин сезгә җавап бирермен, — дип ышандырды аны Рамил Имамәгъзам улы.

Лениза Искәндәрова белән Әхмәт Мәһәдиев — Галиева фамилияле кара риэлтор корбаннары. Бу ханым аларның миллионнарын алып, төп башына утыртып киткән. 2009 елда ук прокуратурага, полициягә мөрәҗәгать иткән булсалар да, алга китеш юк. Риэлтор әллә ничә фатир сатып алып, кайсын баласына, кайсын әнисенә яздырган да, бернинди милексез кеше булып калган. Соңгы суд Искәндәрова белән Мәһәдиев файдасына карар чыгарса да, приставлар, фатирлар Галиева исемендә түгел, дип җилкә генә сикертәләр, ди.

— Бу хатын алдаган тугызынчы кеше мин. Элек тә аның эшчәнлегенә зарланучылар булган, тик хокук сакчылары кул гына селтәгән, әле дә селтиләр, безгә акыралар, җикерәләр. Ә бит бөтен документлар да бар, — диде Әхмәт әфәнде.

— Бу беренче генә очрак түгел икән, җинаять эше кузгатырга кирәк, — дигән фикер әйтте Рамил Бигнов.

Баксаң, алдакчы хатын шартлы рәвештә өч елга хөкем ителгән икән инде. Элекке физика укытучысы, ул балаларның ата-анасыннан әле бу уку йортына кертәм, әле тегесенә урнаштырам, дип акча җыйган. Һәм вәгъдәсен үтәмәгән.

— Мин ике ел аны хөкем итүләренә ирешергә теләп йөрим, тик Галиеваның бер туганы прокуратурада, шуңа аркалана. Теркәү палатасындагы кешене дә сатып кына алалар. Судка бирәбез, җинаять составы юк, дигән җавап килә. Ике миллион сумны Мәскәүгә министр Рәшит Нургалиевка баргач кына түләттерә алдым. Дмитрий Медведев җиңел хокук бозулар буенча җинаять эше ачмаска кушты, дип тик утыра полицейскийлар. Өстәвенә “акчаны үзегез биргәнсез, үзегез гаепле”, дип йөрәккә тоз салалар, — дип яшьләренә төелә Лениза ханым.

Чиратка өченче булып язылган кешегә дә кара риэлторлар тынгы бирми. Зинаида Ивановнаның сүзләренә караганда, Зорге урамындагы бер йорт фатирында хәзер сигез ел инде шушы риэлторлар оя корган. Алар биредә яшәүче гаиләне юкка чыгарганнар, 2007 елда фатирга кертелгән ирне үтергәннәр. Кеше юк, әмма аның документлары буенча 2011 елда яңа йорттан фатир сатканнар.

— Бу оешкан бер төркем. Полициягә дә мөрәҗәгать итеп карадык, җинаять составы юк, диләр. Барысы да күз алдыбызда булгач, без күпне беләбез. Минем үземә берни дә кирәкми, әмма бу эшкә битараф кала алмыйм, — ди Зинаида ханым.

Аны тынычландырып, гаризасы буенча фәкать тикшерү үткәрәчәкләрен әйтеп озаталар.

Уфадагы бер йортка җаваплы итеп сайланган ханым подъезддан үтеп йөри алмауларына зарлана. Инде ничә ай биредә яшәүчеләр йорт алдыннан түгел, артыннан кереп йөрергә мәҗбүр, чөнки подъезда бер оешма хуҗа булып алган.

— Бу эшләр белән торак-коммуналь хуҗалык шөгыльләнергә тиеш. Шулай да шәһәр хакимияте адресына хат җибәрербез, — диделәр кабул итүчеләр.

Адвокат булып эшләүче Тимур Абсалихов Уфа шәһәре эчке эшләр идарәсенең җинаять эше белән танышуга каршы төшүен белдерде. Мин документларның күчермәләренә акча түләсәм дә, һаман кулга ала алмыйм, бу минем хезмәт эшчәнлегемә аяк чала, диде ул.

Ә менә Уфаның Калинин районыннан килгән өч апаны шушы район буенча Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенең гамьсезлеге аптырата.

— Узган гасырның илленче елларында ук бирелгән бакча участогыбызга куркыныч яный, безнең җирне тартып алырга маташалар, — дип башлады сүзен Зоя апа.

Баксаң, бу шәп урынга “Башкомстройремонт” төзелеш компаниясе җитәкчелегенең күзе төшкән икән, шушы бакча хуҗаларыннан котылып, сәүдә үзәге төзергә уйлыйлар. 316 кеше теркәлгән бу ширкәттән әлеге өч апа гына судта үзләренең хокукын яклый алган. Әмма “Башкомстройремонт” та максатыннан чигенергә җыенмый. 80-90 яшькә җиткән әби-бабайларның җирләрен сатып ала башлаган. Риза булмаганнарына телефон аша шалтыратып, сат та сат, дип, җәфалыйлар икән. Әлбәттә, болардан котылуны кулайрак күрүчеләр бар.

— Милек хуҗалары ни эшләргә икәнлеген үзләре хәл итә. Компания акча тәкъдим иткән, алар сатарга ризалашкан икән, монда бернинди дә закон бозу юк. Ә менә телефон аша еш шалтыратып интектерәләр, яныйлар, куркыталар икән, бу инде бернинди законга да сыймый. Коткыга бирелмәгез, үзегезнең кешеләргә дә әйтегез, белдерүләр элегез. Ә сезнең гариза республиканың Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә җибәреләчәк, — диде Владислав Ситдыйков.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге байтак инстанцияләрне үтеп, бернинди дә файда булмагач, соңгы өмет дип күз төбәп килгән иде бирегә. Кайберләренең гозерен хәтта тыңлап та тормыйча чыгарып җибәрүчеләр булган. Бу көнне кабул итүчеләрнең бүлдерми тыңлаулары, акыллы киңәшләре, ярдәм вәгъдә итүләре, һичъюгы җылы сүз белән юатулары аларның китек күңелләрен бераз күтәреп, бу дөньяда гаделлек барына ышаныч тудыргандыр, дип уйлыйм.

Резеда Галикәева .
http://kiziltan.ru/tat/news/obshestvo/12838.html
_________________
Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"!
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение Посетить сайт автора
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Сау бул (Будь здоров) Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB