На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Фонд Батырша

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Мир Ислама
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Асхат Зиганшин
Акула пера


Зарегистрирован: 16.07.2005
Сообщения: 2635
Откуда: Уфа

СообщениеДобавлено: 24 Сен 2012 16:33    Заголовок сообщения: Фонд Батырша Ответить с цитатой

Бу "Фонд Батырши" - Батыршаны мәңгегә татарлар исендә калдыру өчен .
Минем уйым буенча аның туган авылында , аның оныклары төзегән музее кырында , ЗУР ГРАНИТ ТАШ китереп куярга .
Музей өйен тыш хәм эч ягын облецовать итәргә .

Кемнең бу турда нинди такдимнәре бар ?

Миңнеханов белән Шаймийдән көтәргә кирәкми .
Шаймий бит хазар , бер мәртәбә мәчеткә кермәде , Миңнеханов бер генә булсада анда кереп чыкты .

Этот "ФОНД БАТЫРША" создается для увековечения памяти Батырши .
По канонам Ислама предлагаю установить гранитный камень , рядом с его музеем , построенным его потомками , с выбитыми на арабском и на кирилице его имени , а так же его короткую биографию от имени его помнящих мусульман .

Как обычно от башкортлы помощи ждать не приходится !
Которые уже начали его хаять.

Вносите свои предложения .
Распорядителями Фонда должны быть его живые потомки , построившие здание музея его имени .

Дүшәмбе, 24 сентябрь 2012, Казан вакыты 05:22
радио Р/С "АЗАТЛЫК"
Татарстан
Татар активисты Миңнехановтан Батыршага һәйкәл сорады

27 июньдә Русиякүләм яшьләр көнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан кирмәнендә дәүләт проектларында актив катнашкан яшьләр белән очрашты. Бу чарада “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзасы Фәнил Гыйләҗев сак хезмәтен узып Татарстан президентына Батыршага һәйкәл кирәклеге турында әйтә алды.


Фәнил Гыйләҗев (уңнан икенче) Рөстәм Миңнехановка Батыршага һәйкәл кирәклеген аңлата

мультимедиа
аудио

Миңнеханов яшьләр сүзенә колак салырга тырышты
тыңла
исемлеккә өстә

текст зурлыгы
рөстәм исхакый

28.06.2012
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан кирмәненә яшьләр белән очрашуга төгәл вакытында килде. Егет-кызлар, журналистлар ярты сәгатькә иртәрәк чакырылган иде. Яшьләр белән очрашу залында республика түрәләре, галимнәр, президент идарәсе вәкилләре катнашты. Егет-кызлар арасында “Кадрлар резервы” проектының җиңүчеләре шактый урын алды.

Иң кәттә яшьләр

Казан кирмәнендә яшьләр белән очрашу урысча үтте
​​“Үзебез”, “Азатлык” кебек татар яшьләре оешмаларыннан бер кеше дә чакырылмаган иде. Шуңа да журналист булып килгән “Азатлык” яшьләр берлеге әгъзасы Фәнил Гыйләҗев очрашу башында ук үзләренең теләген ишеттерү җаен эзләде. Тик монда барысы да алдан билгеләнгән тәртип буенча барды.

Иң элек сәламләү сүзе белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урысча чыгыш ясады. Гадәттәгечә сүзен кыска тотты. Миңнеханов егет-кызларны Русиякүләм яшьләр көне белән котлады, залда дөньяның 12 иленнән студентлар катнашуын әйтте.

“Миңа алдан хәбәр итүләренчә, монда яшьләрнең иң кәттәләре, (“крутойлары”) , иң талантлылары, иң алдынгылары җыелган һәм мин моңа шикләнмим”, диде ул.

Республика башлыгы Татарстанда яңа буынга үсеш өчен барлык шартлар барлыгына басым ясады. Мондый очрашуларның алар өчен дә мөһим булуын, яшьләрнең сүзләренә дә колак салырга теләвен җиткерде.

Президент рәхмәт-хөрмәттән тыш башка фикер ишеттеме?

Республика җитәкчелеге
​​Тик очрашуга килгән егет-кызлар президентның теләк-тәкъдимнәрегезне әйтегез диюенә карамастан мактау сүзләре яудырып тордылар. Хәер, сүз алучылар барысы да алдан билгеләнгән иде.

Республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов та президентка хөрмәт һәм рәхмәт белдерде. Министр президентның ел саен 27 июньдә егет-кызлар белән очрашып сөйләшүен матур гадәткә әйләнүен әйтте.

“Бу республиканың яшьләргә зур өметләр баглавын раслый”, диде ул. Министр үз чыгышында хакимият тарафыннан яклау тапкан яшьләр проектларын барлап узды. Авыл яшьләре, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү хакында да сүз булды. Борһанов белдерүенчә, дәүләт ярдәме белән Татарстан яшьләре югары үрләр яулый һәм алга таба да хакимият аларга зур игътибар бирәчәк. Ул студентлар өчен өченче хезмәт семестры башлануын да хәбәр итте, бу җәйдә Татарстаннан 200дән артык хезмәт отряды Сочи, Владивосток, Анапа, Геленджик, Туапсе шәһәрләрендә, Ямал ярымутравында эшләячәк икән. Алар Универсиада корылмаларында да хезмәт итә. Бу хакта студентларның хезмәт отряды үзәге җитәкчесе Ринат Садыйков та президент алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнехановка хезмәт сөючән яшьләр исеменнән махсус бүләк – ташчы калагы (мастерок) бирде.

Рәсми чараларда актив катнашучы яшьләр
​​Президент та үз чиратында 2011-2012 елларда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда актив эшчәнлек күрсәткән яшьләр оешмалары әйдаманнарына мактау кәгазьләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында “Идел” яшьләр үзәге директоры вазифасын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллина һәм Татарстанның студентлар лигасы башлыгы Тимур Сөләйманов та бар иде. Залда утыручылар Тимур президент алдында татарча чыгыш ясамасмы дип көтте, тик ул да урысча сөйләде.

Авыл яшьләре дә игътибарсыз калмады

Сәхнә түреннән бары тик “Аграр яшьләр берләшмәсе” рәисе Миләүшә Заһидуллина гына татарча фикер җиткерде.

“Кеше кайда гына яшәсә дә үзен кеше итеп хис итәргә тиеш. Бүгенге көндә авыл яшьләре туган якларын яратып, өлкәннәрне хөрмәт итеп, алган белемнәрен кулланып, туган телен олылап, ватанпәрвәр тәрбия алып яхшы шартларда яшәсеннәр өчен аграр яшьләр берләшмәсе бөтен көчен куярга әзер. Моның өчен сезнең ярдәмегез безгә бик кирәк”, диде Заһидуллина президентка борылып.

Миләүшә Заһидуллина
​​Әлеге сүзләрдән соң Рөстәм Миңнеханов ана телендә авылда яшәүче егет-кызларга бәйле фикерен җиткерде.

“Авыл яшьләре белән эшләү бик кирәк. Шәһәрдә ничектер бу эшләр оешкан төстә бара кебек. Районнарда исә бу мәсьәлә төрле хәлдә. Шуңа күрә шәһәрдә бер үзәген оештырып, урыннарда оешмалар булдырып, аларга ярдәм итеп бу эшне алып барырга кирәк. Монда авыл хуҗалыгы министрлыгы да, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы да үз өлешен кертергә тиеш”, диде Татарстан президенты.


Фәнил Гыйләҗев Миңнехановтан Батыршага һәйкәл сорады

Алдан әйтеп үткәнебезчә, Казан кирмәнендәге яшьләр җыенында “Шәһри Казан” журналисты, “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзасы Фәнил Гыйләҗев тә Миңнеханов алдына чыгып сүз әйтмәкче иде. Тик очрашуга бирелгән вакыт бетеп, Фәнил билгеләнгән тәртиптән башка сәхнәгә менә алмады. Ләкин ул бу теләген урамга чыккач, Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән фотога төшкәннән соң тормышка ашырды. Президентның сак хезмәтен үтеп, Миңнехановның каршына басып Батыршага һәйкәл кирәклеген әйтте.

Президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов (уңнан беренче)
​​“Азатлык” татар яшьләре берлеге әлеге очрашуга чакырылмаган иде. Тик шулай да үзебезнең гозерләрне җиткерәсебез килде. Без 2012 елны Батырша елы дип игълан иткән идек, быел аның батырларча һәлак булуына 250 ел тулды. “Азатлык” яшьләр берлеген Казанда татар каһарманнарына һәйкәлләр булмау мәсьәләсе борчый. Күптән түгел Уфада булып кайттык, анда башкорт яшьләре белән аралаштык. Башкортстан башкаласында, мәсәлән, Батырша исемендәге урам бар. Салават Юлаевка һәйкәл куелган. Казан бу яктан калыша, мәсәлән, Олугъ Мөхәммәд кебек шәхесләребезгә һәйкәлләр һәм урам исемнәре күрәсе килә. Бу гозерне бүген мин өлешчә президентка җиткерә алдым. Батыршага һәйкәл булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип сорадым. Ул минем исемгә хат языгыз диде, яшьләр министры да янда иде, аңа да әйтте. Әлеге мәсьәлә буенча төгәлрәк сөйләшү өчен президентның сак хезмәте минем телефонны язып алды”, диде Фәнил Гыйләжев.

Президентның үз-үзен тотышы яшьләргә хуш килгән

Венера Даутова
​​Без бу очрашуда катнашкан яшьләрнең фикерләре белән дә кызыксындык. Мәсәлән, “Кадрлар резервы” проекты җиңүчеләренең берсе, Венера Даутовага президент белән бу очрашу ошаган, ул аның яшьләр белән сөйләшү алымына игътибар иткән.

“Аның күңеле шул хәтле яшь. Яшьләр белән бертигез итеп сөйләшә, шаяртып та ала, еш елмая. Аның үз-үзен тотышы безгә бик ошады. Мондый очрашулар ешрак булсын. Чөнки үзеңнең теләгеңне президентка җиткерә алу минемчә мөһим әйбер. Яшьләргә андый мөмкинлек бирелгәнгә без сөенәбез”, диде Венера.

Ул дәүләт эше белән гаиләгә тигез игътибар бирергә тырыша икән, бүген Мамадыш районы идарәсендә эшли.

Фәнилнең исә Миңнеханов белән сөйләшкәннән соң фикерләре чуалган иде. Ул хәзер президент идарәсеннән хәбәр көтә.
Источник: Р/С "Азатлык" .
_________________
Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"!


Последний раз редактировалось: Асхат Зиганшин (24 Сен 2012 16:56), всего редактировалось 1 раз
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение Посетить сайт автора
Асхат Зиганшин
Акула пера


Зарегистрирован: 16.07.2005
Сообщения: 2635
Откуда: Уфа

СообщениеДобавлено: 24 Сен 2012 16:55    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Дүшәмбе, 24 сентябрь 2012
радио Р/С "Азатлык"
http://www.azatliq.org/content/article/24715811.html

башкортстан
Башкортстан татарлары Батыршаны искә алалар

Батыршаның 300 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция. Рәфил Галләмов чыгыш ясый.


Яшь милләтчеләр Батыршаны искә алды
"Батырша татар халкын дәүләтле итү өчен җиһадка чыккан"
Батырша (1710-1762)
Татар активисты Миңнехановтан Батыршага һәйкәл сорады
"Азатлык" яшьләре: 2012 – Батырша елы

мультимедиа
аудио

Башкортстанда Батыршаны искә алалар
тыңла
фәнис фәтхи

21.09.2012
Танылган мәгърифәтче һәм азатлык көрәшчесе Габдулла Галиев-Батыршаның тууына 300 ел тулды. Шушы уңайдан аның туган ягы Балтач районында хәтер чаралары башланды. Тәүге тантаналар район үзәге Иске Балтачта һәм Батыршаның туган авылы Югары Карышта оештырылды.

Габдулла Галиев-Батырша хакында элекке елларда мәгълүматлар бик аз иде. Фәкать соңгы 20-25 елда гына аның милләт бәйсезлеге өчен корбан булуы турында киң җәмәгатьчелеккә белдерелә башлады. Танылган татар һәм башкорт галимнәре Фәйзелхак Ислаев, Фәүзия Бәйрәмова, Гайса Хөсәенов һәм башкалар Батырша хакында саллы гыйльми хезмәтләр һәм китаплар да язды.

Батырша исемендәге мәктәп тактасы
​​Туган ягы Балтач районында атаклы якташларын һич кенә дә онытмаганнар. Аның хакында хикәятләр һәм төрле мәгълүматлар ата-бабалардан яшь буынга күчә килгән. 1993 елда Иске Балтач авылында Батыршаның йорт-музее төзелә. Югары Карыш авылындагы мәктәпкә аның исеме бирелә.

Батыршаның тууына 300 ел тулуга да җентекле әзерләнгән якташлары. Әллә күпме яңа мәгълүматлар тупланган, күргәзмә әсбаплар арттырылган. Бәйрәмгә республиканың һәм илнең төрле тарафларыннан дәрәҗәле кунаклар, Батыршаның тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнүче галимнәр чакырылган.

​​​​
Батырша портреты
​​Бәйрәм чаралары Иске Балтач авылы мәдәният сараенда фәнни-гамәли конференция белән башланды. Балтач районы хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов тантананы ачып, атаклы якташлары хакында тәфсилле мәгълүматлар бирә. Батыршаның бәйсезлек өчен көрәше, ислам динен саклап чыгышлары әлеге көнгә дә яңгырашлы булуын ассызыклый ул.

Йорт-музейдагы борынгы китаплар
​​Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Рафаил Зиннуров бәйрәмдә катнашучыларга Корылтай рәисе Константин Толкачевның котлау хатын укып ишеттерә. Ул шулай ук Батырша хакында доклад та әзерләгән. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үз чыгышында Батыршаның бүгенге көндә дә милләт вәкилләренә үрнәк булуын, аның чын каһарман икәнен әйтә.

Батырша истәлегенә такта
​​Казаннан килгән танылган галимнәр – тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев һәм Рамил Исламов шулай ук Габдулла Галиев-Батырша хакында моңа кадәр сирәк ишетелгән, йә булмаса тәмам билгеле булмаган яңа фактларны да мисал итеп китерә. Фәнни-гамәли җыен азагында йомгаклау карарлары кабул ителә. Анда Батыршаның истәлеген мәңгеләштерүне дәвам итү тәңгәлендә башкарылырга тиешле гамәлләр дә урын алды.

Карышта мәчет ачу тантанасы
​​Төштән соң бәйрәм чаралары Батыршаның туган авылы Югары Карышка күчте. Анда катнашучылар башта яңа мәчет ачу тантанасына җыелды. Иман йорты берничә ел дәвамында халык көче белән төзелгән һәм аңа Батырша исемен бирергә ниятләгәннәр. Мәчет янында да чыгышлар күп булды. Дин әһелләре дә, авылдашлар да Аллаһ йортының авылга ямь бирү белән беррәттән иман нурын арттыруын да тели.

Мәчет эченә үтеп бергәләп намаз укыганннан соң, кунаклар Батырша исемен йөртүче мәктәпкә килде. Анда Батыршага багышланган музей ядкарьләрен карау да зур кызыксыну уята.

Батырша йорт-музее
​​Бәйрәм чараларының соңгы өлеше – Иске Балтач авылындагы Батырша йорт-музее белән танышу сәяхәте. Биредә Батыршаның патшабикә Елизаветага язган мөрәҗәгате күчермәсе дә, азатлык көрәшчесе китапханәсеннән сакланып калган борынгы китаплар да урын алган. Шулай ук Батыршаның тормыш юлын һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген яктыртучы йөзләрчә экспонат белән танышырга мөмкин биредә.

Йорт-музейда Батырша сыны
​​Кыскасы, атаклы якташлары хөрмәтенә балтачлар искитмәле зур чара оештырган. Моны һәммә кунаклар кабат-кабат мактап телгә алды. Туган халкының һәм мөселманнарның хокукларын яклап корбан булган шәхескә багышланган хәтер чаралары әле мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә оештырылучы чаралар белән дә дәвам итә.
_________________
Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"!
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение Посетить сайт автора
Асхат Зиганшин
Акула пера


Зарегистрирован: 16.07.2005
Сообщения: 2635
Откуда: Уфа

СообщениеДобавлено: 26 Сен 2012 21:40    Заголовок сообщения: Бәйрәмова: "Батырша татар халкын дәүләтле итү &#125 Ответить с цитатой

Бәйрәмова: "Батырша татар халкын дәүләтле итү өчен җиһадка чыккан"

Гафиулла Газиз
31.05.2012

Татар милли хәрәкәте 2012 елны Батырша елы дип игълан итте .

Шушы уңайдан Казан, Чаллы калаларында кайбер чаралар да узды. Чаллы ТИҮендә узган шундый чараларның берсендә тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова үзенең эзләнүләренә нигезләнеп, Батыршаның татарларны чукындыруга каршы көрәше, язмышы хакында чыгыш ясады

Фәүзия Бәйрәмованың Батырша турында беренче китабы 1995 елда “Батырша җитәкчелегендә милли азатлык көрәше” исеме белән басылып чыкты. Быел ул Батырша көрәшен чагылдырган “Баһадиршаһ” әсәрен дөньяга чыгарды.

Хәзерге Свердловски өлкәсе, Чиләбе якларында, Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә булып, Батырша хакында бик күп мәгълүматлар туплаган язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләре оештырган фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Ул анда Батыршаның көрәшкә күтәрелү сәбәпләре, кулга алынганнан язмышы хакында сөйләде. Фәүзия ханым чыгышыннан өзек тәкъдим итәбез.

“Батыршаның фаҗигале күтәрелешен аңлау өчен ул чорның тарихын белү зарур. Бу бит XVIII гасыр, Петр Iдән башлап Русия сәясәте татарларны бетерү юлында була. Татарларны чукындыру, чукынмаганнарын үтерү, сугышларга җибәрү, лашманлыкка алу, урман кистерү, 12 яшьлек малайларны да рекрутка алып мәңгелек солдат итүләр моңа дәлилдер.
Батыршаның туган авылы Югары Карышбаш. Фәүзия Бәйрәмова фотолары

Кыскасы, татарны йә үтерергә, йә чукындырырга. Петр I чорында Явыз Иван чорына караганда да яманрак гамәлләр эшләнә. Иван патша, ни әйтсәң дә, сугышып басып алган да, аннан үз тилелекләре белән үз башына җитә. Ә Петр I сугышып җиңелгән халыкны кыра. Әсирләргә дә мәрхәмәтсез булырга ярамый бит. Ул татарны юкка чыгару максатын куя, бу хакта кызларына да әйтеп калдыра һәм балалары да шушы эшкә тотына. Татарларны чукынганнан соң исламга кайткан өчен утларда яндырып үтерәләр. 1738 елда Екатеринбург уртасында Тойгелды Җүләков, 1739 елда шунда ук Исәнбикә Байрасованы утта яндыралар. Батырша хәзрәт боларны белгән. Исәнбикә Байрасова аның хатынының күрше авылыннан чыккан.

Елизавета Петровна дигән урыс патшабикәсе 1742 елның 19 ноябрендә барлык мәчетләрне җимерергә дигән фәрман чыгарган. Казан губерниясендә 500гә якын, Себер губерниясендә 200ләп, Әстерханда, башка төбәкләрдә бик күп мәчетләрне җимерәләр, муллаларын сөргенгә озаталар, халыкны чукындыралар.
Батыршаның туган нигезе һәм яшәгән урамы
​​
Болар өстенә Уралга заводлар төзү өчен дә басып керәләр. Шул елларда 50гә якын чуен заводы төзелә. Анда татарлар һәм башкортлар мәҗбүри эшли. Петербурны да шулай төзетәләр бит, анда 70 мең татарны изәләр һәм алар шунда үлеп тә кала. Татарны 12 яшьтән рекрут ясап, милләтне ир-атсыз калдыралар.

Батырша боларның барысын да белә, иманлы кеше бу эшкә каршы төшәргә тиеш дип санап, күтәрелешкә тәвәккәлли. Кысуларга түзә алмаган гайнә татарлары (хәзерге Свердловски өлкәсе), бөрҗан башкортлары, башка төбәкләрдән халык Батырша янына килеп, хәзрәт, нишлибез, бетәбез бит, яндырып киләләр, чукындырулар белән ризалашыйкмы, киңәш бир, диләр. Батырша хәзрәт, безне бетергәнче, үз сүзебезне әйтеп, күтәрелү яхшырак булыр дигән фикерне куәтли. Аннан соң ул, “алар безне бетергәч, Урал аша Бохарага, Ташкент якларына китәчәк, бөтен ислам дөньясын басып алачак”, ди һәм бу явызлыкка каршы Коръән белән каршы чыгу юлын сайлый. Чукынудан башка юл булмавын аңлап, сугышка чыгып, татарлар үлем юлын сайлый.

Шунда Батырша хәзрәт 1755 елның май айларында халыкка мөрәҗәгатен яза. Аны кулга алуның да төп сәбәпчесе шушы мөрәҗәгать һәм ул хөкем итүгә нигез була. Мөрәҗәгатьне патшага язган хат белән бутарга ярамый, анысы башка. Әлеге мөрәҗәгатьтә ул “Кяфер урыслар безне басып алды. Болгарны, Казанны бетерделәр, хәзер безне бетерергә җыеналар. Мондый чакта Аллаһы Тәгалә җиһадка чыгарга куша, ди, Коръәннән аятләр китереп, үз телебезне, динебезне яклап көрәшкә чыгарга өнди. Без Идел-Урал арасында бәйсез дәүләтебезне төзеп, балаларыбызга калдырырга тиеш, болай яшәп булмый, бетәбез бит дигән фикерләрне дә әйтә. 4-5 битле бу мөрәҗәгатьне шәкертләре аша бик күп җиргә тарата.
Батыршаның халыкка мөрәҗәгате

Татарлар һәм башкортлар баш күтәрүне 1755 елның 3 июленә, гаеттән соңга билгелиләр. Әмма эшне Бөрҗан башкортлары боза. Алар асылташ эзләргә килгән Брагинны һәм берничә урысны үтереп ташлыйлар, талау эшен дә башлыйлар. Бу дулкынга тоз, мал мәсьәләсе дә кушыла. 1754 елда патшабикә башкортларга тозны сатып бирү турында указ чыгара. Моңарчы алар чыганаклардан тозны бушлай алган була. Башкортлар, ни өчен без теләгән җирдә мал йөртә алмыйбыз, ни өчен тозны сатып бирәсез дип чыгалар. Шул таләпләр белән урысның почта станцияләрен, кирмәннәрен кырып-себереп баралар. Үтереш китә.

Урыс та карап тормый, Идел-Уралга 50 меңле гаскәр җибәрә. Бу чорда урыс армиясе 200 меңле була. Батырша хәзрәткә нишләргә кала? Ул халык арасына, Каргалыга, Оренбурга, гайнә татарлары янына бара, җәмәгать, нишлибез дип мөрәҗәгать итә. Сөйләшкәннән соң барыбер күтәрелеп карау фикеренә киләләр. Урыс гаскәре көчле бит. Халык хәлсез. Башкортлар сугыша-сугыша казакълар ягына чыгып кача, анда да үтереш башлана. Патша да башкортлар белән казакъларны котыртып тору җаен таба.

Балтачтагы Батырша музеенда Батырша хәзрәт китапханәсе
​​​​Батырша хәзрәтнең мөрәҗәгатендә мондый юллар да бар: “Безнең эштә үзебезнең татар- башкорт старшиналары аяк чалучылар булачак”. Эшне өзәчәкләр, дип, ул алар белән эш итмәскә тәкъдим итә. Шулай булып чыга да. Башкортлар урысларны гына суеп калмый, мишәр старшиналарын да талый башлый. Шуннан мишәр старшиналары күтәрелешкә каршы чыгалар, урыс армиясен яклауларын белдерәләр. Шулай итеп мишәр старшиналарының бер өлеше урыс ягына күчә, башкортлар Батырша хәзрәтне ташлап казакълар ягына китә. Батырша гайнә татарлары белән генә күтәрелергә омтыла. Әмма гайнәдән сатлык татарлар килеп, йә син авылдан китәсең, йә авылыңны утта яндырабыз диләр.

Күтәрелеш әле башлангыч чорында гына була бит. “Җәмәгать, авылны исән калдырырга кирәк, шундый сүз бар икән, мин урманга китәм”, ди Батырша хәзрәт һәм гаиләсен арбага төяп урманга кереп китә. Шәкертләре дә аңа иярә. Бу 1775 елның 1 сентябре була. Озак та үтми солдатлар урманны чолгап ала. Бу вазгыятьтә Батырша хатынын һәм балаларын кайнеше белән Чиләбе ягындагы Мөслим авылы якларына озатырга карар кыла. Ләкин хатынын, өч баласын урманны чыгуга, тотып алалар, богаулап башта Оренбурга, аннан Уфага һәм Мәскәүгә озаталар. Юлда Таҗетдин дигән малай катып үлә. Хатынын, ике кызын чукындыралар. Аларның эзләре Девичий монастырендә юкка чыга. Ләкин мин үз әсәремдә Батыршаны хатыны белән очраштырдым, чөнки аларның очрашуларын кайбер галимнәр дә фаразлый һәм күрсәтә.

Бу чорда Батыршаны тота алмыйлар әле, ул сугыша. Ел буе халыкны күтәрергә омтыла. Әмма мәчетләре яндырылган, авыллары туздырылган авыр хәлдәге халык кузгалмый. Батырша хәзерге Татарстан җирләренә килеп чыккан дигән сүзләр дә бар. Аннан ул туган якларына кайтып килергә ният итә. Бу вакытта Батырша башы өчен 1000 тәңкә акча да билгеләнгән була. Аны Әзәкәй дигән авыл янында, ике авылның Сөләйман һәм Яныш исемле старшиналары урыска тотып бирәләр. Бу хәл 1756 елның 8 августында була.
Югары Карышбашта Батырша исемендәге урта мәктәп

Батыршаны Уфа, Оренбур аша Мәскәүгә озаталар. Октябрь аенда Муром тирәсендә ул качарга да омтыла, богауларын өзүгә ирешә. Тотып, бик каты кыйныйлар, Владимир төрмәсендә үләрлек хәлдә ята. Аны исән-сау китерү турында әйтелгән була, чөнки сорау алырга кирәк. Авыр хәлдә Мәскәүгә китерелгәч, бар булган шикаятен патшабикәгә генә сөйләячәген белдерә. Шулай да аны үз сүзләрен хат рәвешендә патшага җиткерергә үгетлиләр. Нәтиҗәдә 1756 елның 4 ноябреннән 21 ноябрьгә кадәр гарызнамәсен яза. Кәгазь битләрен санап кына бирәләр. Бу язмасында Батырша урысларның татарларны ничек чукындыруларын, мәчетләрне яндыруларын, басып алынган халыкны нык мыскыллауларын бәян итә.

Әлбәттә, патшабикә белән очраштырмыйлар, гарызнамәне Петербургка озаталар. Батыршаны 40-50 тапкыр камчы белән суктыру турында Петербурда хөкем чыгарыла. Маңгаена кызган тимер белән “вор” дигән тамга сугыла. Бу тимернең рәсемен дә күрдем. Борын яфракларын өзеп алалар. Кайбер галимнәр әйтә, телен кискәннәр, ди, кайсылары юк, ди. Мин үзем телен кискәннәр дип уйлыйм. Чөнки бу чорда ярты Русия телсез булган дигән сүзләр бар. Аеруча төрмәдәге кешеләрнекен, күп сөйләшеп йөрмәсеннәр өчен телләрен кискәннәр. Хөкем иткәнче, тел-борынын кискәнче аны поп белән очраштырганнар, чукынырга кыстаганнар, кысканнар. Аңа хатынының чукынуын әйтәләр. Батырша соңгы тапкыр хатыны белән очраштыруны сорый. Аңа хатының христиан динендә, шуңа күрә ике диндәге кешене очраштыра алмыйбыз дип җавап бирәләр. Христианлык кабул итсә, Батыршага барлык юллар ачылуын, йорт, утар бирүләрен, балалары белән очраштыруларын, Италиягә укырга җибәрүләрен әйтәләр. Болар бәрабәренә Батырша мөселманнарны христианлыкка өндәргә тиеш була. Бар тәкъдимгә дә ул “юк”, дип, милләтне мондый коллыкка дучар итәргә теләмим дип җавап бирә.

Аннан Батырша хәзрәтне Шлиссельбург төрмәсенә ташлыйлар. Бу төрмәне дә күрдем, андагы шартлар коточкыч. Аяк-куллары чылбыр белән бәйләп куелган кешеләр монда озак чыдый алмый. Батыршаны саклаган солдатлар да аны үтерү ягын карагандыр. Чөнки ул монда дүрт сакчыны бәреп үтерә. Ә богаулы кеше тиктомалдан дүрт кешене үтерә алмый. Аны үтерү теләге белән сакчылар үзләре һөҗүм иткән дип уйларга кала. Батырша Аллаһы Тәгалә ярдәме белән богауларын өзә, сакчыларның дүртесен дә үтереп, качу юлына аяк баса. Шушы сугыштан соң ул милләт өчен шәһит китә.

Салават Юлаевны совет чорында күтәрделәр. Русия тарихчылары Батыршага игътибар бирмәде, аңа татар-башкортны күтәргән милли фетнәче итеп карадылар. Алар хаклы түгел. Татар галимнәре хәзер дөрес фикергә килде – ул татар халкын дәүләтле итү өчен җиһадка чыккан кеше. Ул бит мөрәҗәгатендә татар халкы Идел-Уралда дәүләтен торгызырга тиеш дип ачыктан-ачык әйткән. Ул динебез, телебез, татар халкы яшәсен өчен көрәшкә чыккан бердәнбер мулла дияр идем. Салават Юлаев көрәшендә дини як юк, ул дәүләт сорамый. Аларның кайберләре нәрсә өчен сугышканнарын да аңламаган, ә кайберләре белгән, кайбер мишәрләр бит Казанны алырга да килә. Ләкин 1774 елда Казанда бер генә көн булалар.

Балтач мәчете
​​​​Бүгенге башкорт галимнәренә Батырша күтәрелеше халык кузгалган, башкортлар көрәшкән дию өчен кирәк. Әмма моның өчен Батырша башкорт булган, ул башкорт бәхете өчен көрәшкән дию кирәк. Батыршаны Гайсә Хөсәенов тә күтәрде, драмалар да яздылар, трагедияләре дә бар. Башкорт галимнәре язган бар әйберне укып чыктым, барысында да бер ямьсез әйбер бар. Беренчедән, алар башкортлар башлаган күтәрелешне Батырша өзде, җитәкли алмады дип баралар. Син үз милли батырың турында язасың икән, андый мыскыллаулар белән язма, Салават Юлаевта да әллә нәрсәләр булган. Анысын бер дә күтәрмиләр. Икечедән, Батыршаны урманга кереп качуда, халыкны ташлауда гаеплиләр. Ул “качу”ның ни рәвешле булуын инде сөйләдем. Аның авылына ут төртү куркынычы туа бит, урыс гаскәре килгәнче китеп торырга мәҗбүр була. Өченчедән, чукынырга теләгән, дип баралар. Чукынырга теләсә, чукыныр иде. Бөтен башкорт галимнәренә Батырша күтәрелеше кирәк, әмма Батырша үзе кирәк түгел. Тарих хак булырга тиеш. Батырша хәзрәт халыкны коткару өчен утка-суга керде, шундый кешене мыскыллап күтәрергә кирәк түгел.

Аллага шөкер, татар галимнәрендә андый мыскыллаулар юк, ләкин ачып бетермәү бар. Саләм Алишев, Мәсгут Гайнетдинов Батыршаны күтәреп чыктылар. Батырша “гарызнамәсен” беренче булып Мәскәүгә барып М.Гайнетдинов укыды. Фәйзелхак Ислаев бу шәхес турында ике китап чыгарды. Ул чукындыру тарихын башыннан ахырына кадәр өйрәнгән. 1992 елда Җәмит Рәхимов “Батырша” романын язды. Бик зур эшләр. Мин үзем Батырша хәзрәт гамәлләренә дин һәм югалган дәүләтчелекне торгызу күзлегеннән карыйм.
Башкортстанның Балтач авылында Батырша музее

2004 елда Батырша туган Балтач районы Карышбаш авылында булдым. Мин барганда 580 кеше яши иде, Батырша исемен йөрткән мәктәп бар иде. Бу мәктәптә бер генә татарча сүз күрмәдем. Барысы да башкортча һәм урысча. Югыйсә, барысы да зәңгәр күзле татарлар. Мин барында халыкның 50%ы татар, 50се башкорт иде. Хәзер башкортлар саны нык арткандыр инде. Башкорт галимнәре бирегә килеп Батырша буенча конференцияләр уздыра, анда – сез милләтегезне оныткан башкортлар, Батырша да башкорт дип әйтәләр. Шушы юлны якласагыз, без Батыршаны күтәрәбез диләр. Мин барганда бу авылда мәчет юк иде. Инде мәчет салынган, быел ачалар икән, бәлки мине дә чакырырлар дип өметләнәм.

Рәфис хәзрәт Шәйхәйдаров
​​Батырша буенча эзләнүләрдә Балтач районында миңа Чуртанлы күл авылында яшәүче Рәфис хәзрәт Шәйхәйдаров ярдәм итте. Ул Батыршаның ерак туганы булып чыкты. Иске Балтачта Батырша музеен булдырган. Биредә шаккатырлык күренешкә дә юлыктым. Рәфис хәзрәттә Батыршаның 80 томлык китапханәсе сакланган. Һәр томы 700-800 биттән торган бу китапларны күргәч, егылып китә яздым. Казанга кайткач бу китаплар турында Тарих институтында сөйләдем, берәр галим җибәреп, бу язмаларның ни хакында булуын өйрәнергә, исемлеген һәм күчермәсен алырга тәкъдим иттем. Бер кызны җибәреп “опись” алганнар да, шуның белән бетте. Куркам, китаплар сакланган музей агачтан, ут фәлән булса, барысы да юкка чыгачак”, дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова Кама аръягы милли хәрәкәте уздырган фәнни-гамәли конференциядә.

Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова алга таба да Батырша турында эзләнүләргә җирлек барлыгын, кулыннан килгәнчә шушы эшне дәвам итәргә теләвен белдерде.
http://www.azatliq.org/content/article/24581816.htm [/b]
_________________
Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"!
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение Посетить сайт автора
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Мир Ислама Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB