На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Татарстан яшлэре "Матбугат.ру"да

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Молодежь
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Асхат Зиганшин
Акула пера


Зарегистрирован: 16.07.2005
Сообщения: 2637
Откуда: Уфа

СообщениеДобавлено: 02 Дек 2012 03:17    Заголовок сообщения: Татарстан яшлэре "Матбугат.ру"да Ответить с цитатой

Ир белән хатын
«Фазылҗанны яратып яши алмадым...»


Бу ханым редакциягә үзе килде. Карап торышка гап-гади татар хатыны. Биектау районының бер авылыннан (билгеле сәбәпләр аркасында, төгәл адресын күрсәтә алмыйбыз). Аның сөйләгәннәрен тыңлагач, башта ышанмадык. Ләкин әлеге хәлләр дөрес булып чыкты.

– Бүгенге яшьләр интернет аша танышып аралашалар. Ә без яшь чакта хат язышу модада иде. Тугызынчы-унынчы классларда укыганда, без, кызлар, бер-беребездән уздыра-уздыра, солдатлар белән хат алыштык. Армиядә хезмәт итүче абыйларыбыз иптәшләренә адресларыбызны тарата да кайсыбызга кем эләгә, язышыпмы-язышабыз, фотолар алышабыз. Миңа бик чибәр әрмән егете туры килде. Ике ел эчендә ул минем иң якын кешемә әверелде. Фотосурәтенә карап гашыйк булуым җитмәгән, хатларын да җаннарны эретерлек тәмле тел белән яза иде. Хезмәт срогым тулу белән, туп-туры синең янга кайтам, көт, дип ышандырды. Мин ул чакта әни белән генә яшим, авылда башка бер туганым да юк, ныклы киңәш бирүче булмады. Андый чакта әни сүзе колакка керми бит ул. Унны бетергәч, фермага сыер саварга кердем. Үзем уйлыйм: «Бу эш вакытлыча гына. Ашот кайту белән, авылдан чыгып китәм», – дим. Тик озакламый аннан хат килү тукталды, армиядә аның белән бергә булган егетләр срокларын тутырып кайтып утырдылар. Ашот кына күренмәде. Бер-ике ай үз-үземне кая куярга белмичә елап йөрдем дә, беткән баш беткән, дип, үземнән шактый өлкән авылдаш егеткә кияүгә чыктым да куйдым. Какмады-сукмады Фазылҗан, исәпләшеп яшәде, үзеннән бигрәк әнисе яхшы күңелле иде. Берәр нәрсәне тиешенчә эшләмәсәм: «Син аны Фазылҗанга әйтеп торма, ирләр бөтенесен белеп тормаса да ярый», – дип йомып куяр иде. Бер-бер артлы ике малай таптым, каенанам аларны да бик карашты, бала чүпрәкләрен дә үзе юып куя иде. Тик күпме тырышсам да, Фазылҗанны яратып яши алмадым. Күңел тиле бит ул, яхшылыкның кадерен беләмени?! Фазылҗан үзе дә моны бик яхшы сизә иде, вакыт-вакыт кызып китеп, хәйран тавышланып алган чаклары да булды.



Менә шулай яшәп ятканда, көтмәгәндә-уйламаганда авылга инде онытыла төшкән Ашот килеп төште. Эзләп табып, туп-туры өйгә килеп кермәсенме! Без, җыйнаулашып, кичке ашка утырырга җыенып йөри идек. Мин кадалдым да каттым моңа. Ашот бу якларга командировкага килүен, хәл белеп чыгарга керүен әйтте. Каенанам бик сабыр хатын иде, нидер сизенсә дә, сүз куертып тормады. Өстәлгә дәште, төнгә каршы кешене юлга чыгарып җибәреп булмый, дип, олы якка урын салып бирде. Карасына коелса да, Фазылҗан да, ул киткәнче генә диптер инде, тавыш чыгармады. Һай, чыгарган булсачы шунда! Без Ашот белән барыбер бер-ике сүз алышып алырга җай таптык. Ул үзенең өйләнмәгән булуы, мине оныта алмавы, риза булсам, алып китәргә дип кайтканлыгы хакында әйтте. Төне буе борсаланып яттым.



Иртән Ашот саубуллашып чыгып китте, озата чыкканда: «Авыл башында көтәм», – дигән сүзен әйтергә өлгерде. Ирем эшенә аннан да алда чыгып киткән иде, Ашотны озаткач, каенанам балаларны бакчага илтә китте. Шул арада тиз-тиз җыендым да, иң кирәкле әйберләремне генә төйнәп, Ашот артыннан чаптым. Мәхәббәт акылдан яздыра дигән сүз дөрес ул. Газиз балаларымны, йорт-җирне, үзем белән исәпләшеп яшәгән якын кешеләремне калдырып (үзем өченче балага авырлы бит әле!) җиде ят кешегә ияреп чыгып китү юләрлек түгелме, йә?! Мин хәзер шулай уйлыйм, ул чакта күземә ак-кара күренмәде шул.



Ашот кечерәк кенә бер шәһәрдә үз йорты белән яши булып чыкты. Инде эш узгач кына белдем: ул солдатка киткәнче үк өйләнгән булган, дүрт балалары бар икән. Хатыны белән тавышланышкан да мине искә төшергән, дуамалланып, безнең якларга чыгып киткән. Менә шул тавышка мин кайтып төштем.



Кыскасы, миңа Ашотның өй бусагасын атлап керергә язмады. Миңа ишегалларындагы абзар сыман җирдә урын бирделәр, җәйгә кадәр шунда яшәп торырга рөхсәт иттеләр. Кабат туган якларыма кузгалырга акчам да юк, ирем, каенанам күзенә ничек кайтып күренәм хәзер, дип тә уйладым. Эт тормышында яшәп, җәйләрне җиткердем. Ашотның хатыны вакыт-вакыт кара тавыш чыгара, аннары бераз тыныч кына яшәп алалар. Ул арада бала табар вакытым килеп җитте. Мескенкәем шул хәерче, пычрак абзарда дөньяга килде. Үземнең юньле ризык күргәнем булмагач, чирле, зәгыйфь малай таптым. Инде бала белән боларга юньләп хезмәт тә итә алмагач, кырын караулары чиктән ашты. Андагы күргән михнәтләрне сөйләп аңлатырга сүзләр җитми. Хатыны бер хәл, Ашотның мыскыллауларына түзәр хәл юк иде. Ничек итеп шушы адәмне ярата алдым икән, дип гаҗизләнгән чакларым күп булды. Ул чакта әнием вафат иде инде, хәлләремне бәйнә-бәйнә сөйләп, бервакыт авылдагы дус кызыма хат юлладым. Җавап килмәде, аның каравы, ике-өч айдан, төянеп, Фазылҗан үзе килеп төшмәсенме! «Ә» димәде, «җә» димәде, Ашот янына барып, кычкырынды да дуылдатып мине алып кайтып китте. Соңыннан белдем: дус кызым каенанама барып сөйләгән, анысы Фазылҗанны мине алып кайтырга күндергән икән. «Үзе генә түгел, балаң да бар бит анда», – диюе тәэсир иткәндер, балаларны электән дә үлеп ярата иде Фазылҗан. Тик ул балам гомерле булмады, авылга кайткач, нинди генә дәва кулланып карасак та, алып кала алмадык... Уйланмый ясаган адымымның ачы нәтиҗәсе булгандыр инде.



Ни үле, ни тере яшим менә хәзер. Мин кайткач, каенанам да озак тормады. Синең китеп югалуыңны бик авыр кичерде, бик хурланды, дип сөйләде дус кызым. Хәзер малайлар үсеп җитте инде, үз тормышларын кордылар. «Әни» дигән сүзне көннән-көн сирәгрәк әйтәләр, килгән-киткәндә күбрәк әтиләре янында кайнашалар. Фазылҗан болай да аз сүзле иде, күптән минем белән сөйләшкәне юк. Куып та чыгармады, кеше итеп күреп тә яшәмәде. Өйнең ике почмагында икебез ике күләгә кебек гомер кичерәбез.



Яраткан кешең белән генә тормыш корырга кирәк, күңелең тартмаганнар белән гомереңне заяга уздырырга ярамый, дип акыл сата кайберәүләр. Менә минем гыйбрәтле язмышымнан үзегез нәтиҗә ясагыз инде.

Ләлә ГЫЙМАДИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Бүлешү…
Фикерләр




Исем
E-mail
Яңа санны күрсәтергә
Текст
Кагыйдәләр белән таныш

sm1 sm10 sm13 sm28 sm30 sm34 sm35
Башка смайликлар
БеРәҮдән №197 (75795) / 21.03.2011 / 14:28
Шигырь бу мәкаләгә бик туры килеп тора!

Төнге соната.

Мин беләм: караңгы төннәрдә
Җил сиңа әкият сөйлидер.
Үзенчә юата, елмайта,
"Йом күзең, чәчәгем" - диядер...

Бу ямьсез, бик озак төннәрдә
Югыйсә берүзең түгелсең.
Яныңда хәләлең - җефетең...
Тик сиңа барыбер күңелсез...

Таңнарың атканчы күгеңдә
Аең бар, бар әле йолдызың.
Түшәктә - ике җан, ике тән,
Нигә соң барыбер - ялгызың?!.

Аһ, озын, бик озын бу төннәр!
Җил дә бит көлә дә бер тына.
Мендәрең читен син ник тешләп
Елыйсың таңгача тын гына?

Күз күрмәс, тел белмәс якларда
Яшиме хыялый асыл зат?
"Ул - чибәр, ул - көчле, ул - горур,
Давылда очардай алканат!"

Хәләлең булдыксыз күренер
Сихри көч, бу тылсым янында.
Асылзат артыннан очарга
Мең сәбәп табарсың тагын да...

Эзләрсең - табылмас,
Дәшәрсең - ул килмәс,
Өзлегеп үлгәндә хәл белмәс!
Шашынып сөюе,
"Мин - асыл!" диюе -
Барсы да -
Әкият!
Әкият!
Әкият!..

...Мин беләм: караңгы төннәрдә
Җил сиңа серләрен сөйлидер.
Үзенчә юата, елмайта,
"Йом күзең, чәчәгем" - диядер...

Бу ямьсез, бик озак төннәрдә
Тәрәзәң төбенә килермен.
...Күзләрең - йомылган, иренеңдә - елмаю...
МОННАН ЗУР БӘХЕТНЕ БЕЛМИМЕН...




Заһир Бигиев №196 (74799) / 14.03.2011 / 09:19
"Зур гөнаһлар" (Гөнаһе кәбаир)



Иркә №195 (74730) / 13.03.2011 / 21:36
Бала, сине нинди шартларда шулай антигуманист итеп тәрбияләделәр. Наз һәм мәрхәмәт, мәхәббәт җитмәгән җирдә тәрбияләгәннәр дигән сүз. Бик кызганыч хәл.Хатын турында үзең ана булгач фикер йөртә башларсың. Әлегә кысанда яшәүче балалар турында уйларга кирәк. Алар сезнең кебек кешелексез түгелдер мөгаен.

Ашот №194 (74719) / 13.03.2011 / 21:03
Нууууууууууууууууууууууууууууууууууу бажай утерден. Синен сарайдан чыгып булмаячак икэн.

Белүче №193 (74718) / 13.03.2011 / 21:01
Точно шул, эзенә бастың. Ялкын исеменнән дә шул язган иде. Күке исеменнән дә һ.б. Мескен!

Ашот №192 (74717) / 13.03.2011 / 21:01
Менэ технический секс ничек була икэн. Тотып карыйлар узен сизми дэ каласын.

Нур-улы №191 (74716) / 13.03.2011 / 21:00
Ашот, №189! Көнбагыштан.



Ашот №190 (74715) / 13.03.2011 / 20:59
Белуче. Эллэ тотып карадын ?

Белүчегә №189 (74714) / 13.03.2011 / 20:59
Сәйләндер инде, тагын!

Белүче №188 (74713) / 13.03.2011 / 20:58
Ашот исеме астында хатын-кыз тәтелдәп утыра икән!

Ашот №187 (74712) / 13.03.2011 / 20:53
Нур улы. Бажай синен сарайнын тушэме тактаданмы?

Ашот №186 (74710) / 13.03.2011 / 20:48
Соры корт. Анысы механический сексдыр ул эллэ ?

Нур-улы №185 (74708) / 13.03.2011 / 20:47
Соры корт! Әйтәм ич, машинаң ватылудыр ул "технокекс".



Ашот №184 (74707) / 13.03.2011 / 20:46
№181. Ул саный белми шул, технический секснын нэрсэ икэнен дэ белми. Шуна ой эчендэ адашып йори мескен,шунда 4-эр ел мине зли, табалмый.

Нур-улы №183 (74706) / 13.03.2011 / 20:45
Ашот №180! Шылдырдылармы әллә!



Соры корт №182 (74705) / 13.03.2011 / 20:44
Бер мужик урман кырына килеп туктый да:
-И, Ходаем, мин секс телим, миңа секс бир,-дип ялвара. Шул вакыт бер көпчәк:
-Псссссс.....
-Миңа бу түгел, чын, олы секс кирәк...
Көпчәкләр:
-Псссс...Псссс....Пссссс...


13 №181 (74704) / 13.03.2011 / 20:40
Ашотнын уз хатыны дурт бала тапкан,мескен.

Ашот №180 (74703) / 13.03.2011 / 20:39
Бажай анладынмы хэзер. Фазылжан хатыны минем сарай тарталарынын санап яткан булган. Эйтэм аны Фазылжан килеп киткэннэн сон бер тактасы да калмаган иде.

Нур-улы №179 (74702) / 13.03.2011 / 20:35
Зиләйлүк, №176! Такта санау - анысы математикадыр инде. Ә менә икенче ысул һич тә аңлашылмый.



Көш озабоченныйлар! №178 (74700) / 13.03.2011 / 20:33
Кактус чыксын әле,күрсәтер ул сезгә технический сексның бидгать гамәл икәнен!

Нур-улы №177 (74699) / 13.03.2011 / 20:31
Зиләйлүк, №176! Процессны җентекләбрәк аңлатыгыз әле без аңгыраларга! Ашотның диссертациясенә материал җыябыз!




Ашот №176 (74697) / 13.03.2011 / 20:28
Зилэйлук ансын да яз эле пожалуйста. Куреп торасын материал туплыйм защитага ?

Ашот №175 (74695) / 13.03.2011 / 20:26
Век живи век учись дилэр бит. Минем технический секс кургэнем юк. Берэр безпартиыйный анлатып бирэ алмасмы икэн нэрсэ икэнен ?

Нур-улы №174 (74694) / 13.03.2011 / 20:26
Райком, №172! Хатыннар фронтта булганда, тылда тору да ярый безгә!



Күке №173 (74693) / 13.03.2011 / 20:24
Биллэхи сез булмагач кунелсез икэн.

менә-менә,әле бу сайтта гына! Ә дөньяда без булмасак ни булыр иде?

Лагунадан кайтып та кермәс идегез!

Зиләйлүк №172 (74692) / 13.03.2011 / 20:22
Неуңели бер сүз шушы кадәр гарасат куптарды, үләмммммммммм.Технический секс-это , түшәм тактасын санап яту дигән сүз. Икенчерәк төрлесе дә бар безнең авылда, ансын аңламассыз инде, язып тормыйм.


Нур-улы №171 (74691) / 13.03.2011 / 20:16
Машинаң ватылса, шул түгел микән ул - "технический кекс"!



Ашот №170 (74690) / 13.03.2011 / 20:16
Без Нур улы бажай белэн безпартийныйлар. Шуна бел тыл хезмэткэрлэре арасындарак кына йорибез.

Ашот №169 (74689) / 13.03.2011 / 20:14
Куке. Хатын-кыз тынлап та тора белэмени ул, дажже ирлэрне дэ булдермичэ. Эйтэм бит бик сирэк экземплярлар сез.

райком №168 (74688) / 13.03.2011 / 20:13
райком закрыт.хатыннар фронтта

Нур-улы №167 (74687) / 13.03.2011 / 20:09
Ашот!



Ашот №166 (74686) / 13.03.2011 / 20:08
Куке. Биллэхи сез булмагач кунелсез икэн. Ато "Голубая логуна" кафесына барып эчеп кайтырга дип уйлый башлаган идем.

Ашот №165 (74685) / 13.03.2011 / 20:04
Хэзер чоланнарын шакып карыйм.
Куке, Зилэйлук сез кая ? Нур улы белэн минем дэ технический секснын нэрсэ икэнен белэсе килэ, ачыгыз эле ?

Күке №164 (74684) / 13.03.2011 / 20:03
Нигә качыйм? Күке куркак түгел ул!
Мин монда чаршау артында гына утырдым,сүзегезне тыңлап!
Ирләр сөйләшкәндә кысылу әллә ничек бит!
Җә сүзегезне бүлдереп куярмын,шунда.
Җитди әйберләр турында сөйләшәсез бит!

Нур-улы №163 (74683) / 13.03.2011 / 19:58
Ашот! Күке Соры кортны ашап, Зиләйлүкнең чоланына кереп качты. Монда без - ике баҗай гына калдык, ахрысы. Чуртипрахи...





Ашот №162 (74682) / 13.03.2011 / 19:57
Нур улы. Менэ теге технический секс дигэнен анлый алмыйм хаман. Диссертация яклаганда шул эйберне анлатып бирергэ кушса берэр 80 яшьлек профессорша, мин точно батачакмын.Яклап булмаячак кандидатлыкны. Бу терминны безгэ хатын-кызлар анлатып бирэ алмасмы икэн, э Зилэйлук ?

Нур-улы №161 (74680) / 13.03.2011 / 19:54
Ашот, №163! Риза! Шунда лабораторияне дә урнаштырырбыз.





Нур-улы №160 (74676) / 13.03.2011 / 19:52
Ашот №162! Монда йоннар арасына кереп тәҗрибәләр үткәрергә кирәк ич! Микроскоп - миннән! Давай, алга!!!




Ашот №159 (74675) / 13.03.2011 / 19:50
Нур улы. Сараен кирэк булса сорап торырмын эле, кайвакытта урын табып булмый.

Ашот №158 (74674) / 13.03.2011 / 19:47
Мин проф.кандидатлыкка материал туплап утырам, шуна синен кинэшлэр дэ мишэйт итми. Ярдэм итештерерсен эле шулай.

Ашот №157 (74672) / 13.03.2011 / 19:41
Менэ монсы ирлэрчэ. Рэхмэт.

Нур-улы №156 (74670) / 13.03.2011 / 19:40
Ашот, №158! Рәхмәт зурлавыгыз өчен. Бу очракта без профессионалдан профессорга әвереләбез түгелме?



Нур-улы №155 (74669) / 13.03.2011 / 19:38
Ашот №156! Ярый, ачуланма. Кирәк булса, арендага үземнең дуңгыз абзарын биреп торырмын.



Ашот №154 (74668) / 13.03.2011 / 19:38
Нур улы. Маймыллар йон арасыннан бет эзли, э без синен белэн беттэн йон эзлибез. Сизэсенме аермасын ?

Нур-улы №153 (74665) / 13.03.2011 / 19:33
Ашот №156! Барыбыз да бер маймыл инде без! Маймыллар бик актив, ди, алар.


Ашот №152 (74662) / 13.03.2011 / 19:27
Нур малае бэйлэнмэ эле мина. Эллэ син дэ бажаймысон ?

Нур-улы №151 (74659) / 13.03.2011 / 19:24
Соры корт! Ә менә Ашот - профессионал.



Зиләйлүк №150 (74657) / 13.03.2011 / 19:23
Соры корт, аларның нәселе күптармаклы бит, борчылма, 15тәгесе ни, 80дәгесе ни...
так ышту, җитәргә тиеш...

Нур-улы №149 (74656) / 13.03.2011 / 19:22
Ашот №150! Технический сексны техник ВУЗларда өйрәтәләр аны. Лекцияләрне калдырмаска кирәк иде!



Нур-улы №148 (74654) / 13.03.2011 / 19:19
Ашот! Гарем ач...

Ашот №147 (74653) / 13.03.2011 / 19:18
Технический секс ничегрэк була ул, файдасы бармы анын, зыянымы? Анлатып бирегез эле...

Күке №146 (74652) / 13.03.2011 / 19:14


Ашот №145 (74650) / 13.03.2011 / 19:12
Куке син отказ биргэч узем дэ шиклэнеп утырам эллэ хатын-кызларнын фэлсэфэсе узгэргэнме дип. Мина буген Зилэйлук ошап куйды эле, тоже конкретныйга охшаган.

Күке №144 (74649) / 13.03.2011 / 19:05
Акчаңны санамаган но,мондый темп белән кайнашсаң баҗайларың шактый булырга ошаган.
Ияртеп алып китә күрмә зинһар хатыннарын, барып алырга ирләренең акчалары булмавы да мөмкин!
кечкенә генә абзарыңда берничә хатын асрау үзеңә дә җиңел булмас!

Ашот №143 (74648) / 13.03.2011 / 18:57
Куке сэлэм. Буген житешэ алмадым эле, бажайлар эзэрлекли башлады. Акчаны таламакчы булалар.

Күке №142 (74646) / 13.03.2011 / 18:50
Ашот туя белмәссең икән!
Инде бүген кемнәргә свидания билгеләп утырасың ә?

Ашотка №141 (74644) / 13.03.2011 / 18:36
андый вакытта хатын-кыз, Ашот, синең турында уйлый инде ул, уз ирен тугел)))))))))

Ашот №140 (74641) / 13.03.2011 / 18:18
Су сипмэ эле аларга. Болай да ирлэреннэн качып ноутны юрган астына алып кереп кенэ язалар иде. Хет вертуально булса да кунеллэрен курсеннэр. Бер соравым бар аларга: Оргазм вакытында хатын-кыз нэрсэ турында уйлый ?

Салкын су №139 (74640) / 13.03.2011 / 18:03
Бу биттэ сексуально озабоченныйлар гына утыра дип уйларсын валлахи,особенно хатын-кызлар.Чын исемегез куренмэсэ дэ,бераз татар хатыннарына тыйнаклык ирэктер инде ул,А то интернет-фэхешханэ ачтыгыз чистый.Туймасагыз да туймассыз икэн ай-яй.

Ашот №138 (74639) / 13.03.2011 / 17:53
Зилэйлук сизэсенме хатын-кызнын фэлсэфэсен. Оч бала тапканнан сон да азартка,экстазга керэ белэлэр. Алар улгэндэдэ туймый акча белэн иргэ... Синен кедеклэр бик сирэк шул ул.
Фазылжан бажай сэлэм. Сиздем мин синен хатыннын нигэ килгэнен.Шуна келэттэ генэ асрадым бит инде.

кот матроскин №137 (74637) / 13.03.2011 / 17:42
Зиләйлүк матурым,65тә дә "тәт-тәт" йөрибез әле,яшь чаклардагы кеби.
Алай әйтеп безне әбиҗәт итмә.
Картая килә көчәя генә ул мөхәббәт дигән нәмәстә.

Фазылжан №136 (74635) / 13.03.2011 / 17:24
Житте сезгэ кеше хатынын чэйнэргэ. Мин узем жибэрдем аны Ашот белэн бераз акча эшлэп, эрмэннен мал-молкэтен тояп кайтмасмы икэн дип. Каян акча алып малайларны башлы-кузле итеп бетерде дип уйлыйсыз Фазылжанны. Минем хатын мировой, акча эшли белэ...
Ну сонынан узем генэ анын янына барырга чиркандым. Зато ул мине узенен дус кызы белэн дуслаштырды, мина шул житкэн.

Илхам №135 (74633) / 13.03.2011 / 16:53
45- баба ягодка опять икэнен олнытмагыз!!

Нур-улы №134 (74632) / 13.03.2011 / 16:49
Зиләйлүк №132! Дөрес! Бер очрактан гына закончалылык чыгарып булмый! Күп очракта сез әткәннәр дөрес. Гыйшык-мыйшык, имеш!



Билгесез №133 (74631) / 13.03.2011 / 16:31
Зиләйлүк, син 40 ның аргы ягына чыккач сайрап күрсәтерсең яме, әлегә дәшми тор, аппагым.

Зиләйлүк №132 (74630) / 13.03.2011 / 16:11
Шаккатам мин 40ның теге ягына чыгып ярату мәхәббәт сөйләп утырган кешеләргә. Ни генә булса да, акылны югалта торганы 15-20 арасында була инде аның. Аннан соң да акылың югалтырлык булсаң-башта ук акылсыз булгансың, яки, авыл саен була торган к...ләкләр нәселенеке булып чыгасың. Алар, да, нәсел чирләре шундый, и геннар буенча бирелеп, күчә бара.
Миңа, мәсәлән, ирнең мине яратуына караганда, иң беренче хөрмәт итүе кирәк. 15-20 ел яшәгән кешене 16-18 яшьтәге мәхәббәт белән яратып булганына ышанмыйм.исключениесы бар икән-значит божий одуванчик, миңа андый теге дөнҗя кешеләре кирәкми.


Нур-улы №131 (74607) / 13.03.2011 / 11:40
Ашот №129, молодец!




бала №130 (74605) / 13.03.2011 / 11:30
Иркә, /16 кв метрда биш баласы, ире белән яшәп яталар/

квартир бирергэме, балалалрынын тормышына жавапсыз караганы очен хокем итэргэме? ничек инде ул баланнын килэчэге, кайда яшэячэге, нэрсэ ашаячагы билгеле булмаган килеш хэерче арттырырга момкин? дэулэт ярдэм итэр диепме?

Ашот №129 (74604) / 13.03.2011 / 11:27
я до сир пор люблю эту глупую татарочку, если она вернется от Фазылжана, готов ее принять. Свинарник пустует, мы скучаем

Ашот №128 (74603) / 13.03.2011 / 11:25
Бабай. Бернинди дэ кармак салмадым. Хатыннарыгыз узе шундый.
Нур малае дорес эйтэ, колакларын кисэргэ кирэк юк-барга шэлперэеп тормасын очен.

Бабай кеше №127 (74599) / 13.03.2011 / 10:17
1. курмиче - белмиче мәхәббәт утларында янып булмый !
Ул ПРИНЦны таптып диеп кенә уйлый

2.ПРИНЦ килмәгәч солдатта ярар инде диеп яши .

3. 3 нче чорда солдат Фазылҗан ПРИНЦка әйләнә -"мамкин сыночек" булсада!

4. 4 нче чорда ул узен бәхетле диеп уйлый башлый , ә киләгәче билгесез . Карт - корт йортыннан теге доньяга китуе мөмкин !

Резюме - иманның нәрсә икәнен белеп уссә , эләкмәс иде Ашотнын, кармагына !





Нур-улы №126 (74597) / 13.03.2011 / 09:52
У-р-р-а! Фазылҗанның хатыны, гомумән, бәхетле икәнен исбатлый алам. Менә тыңлап карагыз.
Аның тормыш юлын дүрт чорга бүләбез:
1.Фазылҗанга кадәр.
2.Фазылҗанда.
3.Ашот белән.
4.Янә Фазылҗан белән.



1 нче чорда ул бәхетле, чөнки Ашотны күрмәсә дә, мәхәббәт утларында яна.





2 нче чорда ул бәхетле, чөнки рәхәтләнеп Фазылҗанның канаты астында яши. Кайнанасы - менә дигән!




3 нче чорда ул бәхетле, чөнки, ниһаять, сөйгән кешесен тәтеп яши.




4 нче чорда ул бәхетле, чөнки тыныч картлыгы (урамга куып чыгармыйлар ич) гарантияле.




Менә вәт сезгә!!!???:::




Билгесез №125 (74553) / 12.03.2011 / 23:11
9 нчы № 99 лы, түшәк яратсаң, чир булырга әзерләнә тор.

Иркә №124 (74551) / 12.03.2011 / 23:07
Эш җиңүдә яки оттыруда түгел. Матур сәламәт акыллы балаларның шулай кысанда яшәп ятуларына көендем. Жәлләдем димим. Алар сокланырлык балалар кебек күренде.Дөньяда ниндидер яхшылык, гаделлек барын да кхрсеннәр иде диясе килә. Алар безнең тыныч картлыгыбыз бит.


Нур-улы №123 (74546) / 12.03.2011 / 22:41
Күке, бик активлар да оттыра шул!



Нур-улы №122 (74545) / 12.03.2011 / 22:38
Саба көчле, дим! Трамплин!!!



Күке №121 (74544) / 12.03.2011 / 22:36
болай эшләү бөтен очрак өчен дә инде.
Ләкин: Аллага ышан үзең кымшан!-дигәннәр бабайлар.

Нур-улы №120 (74543) / 12.03.2011 / 22:36
Да! Саба кәчле!!!



Нур-улы №119 (74542) / 12.03.2011 / 22:34
Күке №116, бу очракта да бары тик болай эшләргә кала:



Нурга №118 (74541) / 12.03.2011 / 22:34
алмаслар шул аны мэрлыкка. Туганнары прастуй халык булгач. ата-анасы инде вафат.
но Саба ягында туган булуы әзрәк өмет уята конечно.

Нур-улы №117 (74539) / 12.03.2011 / 22:31
Иркә №107 ! Әйдә мэр бул әле, ә!!!



Күке №116 (74538) / 12.03.2011 / 22:29
малай җаным алай дисәк тә, әнә чит илдә дә хәлләр үзгәрә бит. Япун тормышын кызыгып сөйлиләр иде дә,хәзер безнең самолетлар кабул итәрлек хәлдә түгелләр.
Димәк, акчаң булса да күрәчәктән котылып була торган түгел. Шул исәптән властьлар да.

Нур-улы №115 (74535) / 12.03.2011 / 22:23
Күке №111! Властьне берни дә хәзер куркытмый, алар битараф. Чит илгә очарга самолетлары әзер тора аларның.



Иркә №114 (74534) / 12.03.2011 / 22:20
Биш балалылар күп түгел инде хәзер. Башта шулардан башласыннар. Биш балалылардан дим. Аннары калганнарына.

Алайса байлык туплау иң мәгънәле, иң кыйммәтле нәрсәгә әйләнде. Яхшы яшәргә кирәк, әлбәттә, әмма байлык туплапуны дәрәҗәгә әйләндерегә ярамый. Менә шундый авыр заманда курыкмыйча табып, акыллы балалар үстереп яталар икән - бу үзе героизм инде. Геройларны билгеләргә кирәк. Ярдәмен дә күрсәтергә.

Нур-улы №113 (74532) / 12.03.2011 / 22:19
Күке, узып барышлый гына әйтелде.



Күке №112 (74531) / 12.03.2011 / 22:17
көлдермә әле Нур -улы

Күке №111 (74530) / 12.03.2011 / 22:13
Иркә! Андый гаиләләр ил буенча!!!!
Берсенә бирсәләр икенчесе дә сорыйсы билгеле.Властьларны шул куркыта.

Нур-улы №110 (74529) / 12.03.2011 / 22:12
Тырпаеп торган нәрсәләр аз мени алар!



Күке №109 (74528) / 12.03.2011 / 22:09
Колакта булмыйча ни, 2 ел буе алдакчы солдаттан колагына токмач элеп торгач соң!!!

нур-улына №108 (74527) / 12.03.2011 / 22:08
нәрсәдә?

Иркә №107 (74526) / 12.03.2011 / 22:07
Утырасыз инде чернуха турында сөйләшеп...

Әнә тнвда сюжет күрсәттеләр. Күп балалы гаилә турында. Исламова фамилияе, Дербышкидан ахыры. 16 кв метрда биш баласы, ире белән яшәп яталар.Балалары да бик акыллы күренделәр. Шәймиевка да яздык, Путинга, ди. Менә шул балаларга кешечә шартларда үсәргә кирәклеге турында сөйләшәгез.


Мэр булсам, иртәгә үк бирер идем.Хатын-кыз өчен балалар үстерүдән дә хөрмәтле, кыйммәтле эш юк!

Нур-улы №106 (74525) / 12.03.2011 / 22:02
Күке №104, монда бит эш колакта гына түгел!



Нур-улы №105 (74524) / 12.03.2011 / 22:00
Күке №102! Анысы табигать эше инде, бу очракта кеше кәчсез. Бары тик болай эшләргә кала:



Күке №104 (74523) / 12.03.2011 / 21:57
Фазылҗан хатыны мәхәббәтне воздушный нәрсә итеп күз алдына китергән Нур улы.Нишлисең инде..
Фазылҗаны мәхәббәт турында сөйләмичә генә өйләнгән,Яратам!-димичә генә 3 балага "җан өргән".

Хатын-кыз колак белән ярата! дигәннең ачык мисалы инде бу. Гомерлеккә аңлагандыр үзе дә, башкаларга да сабак.

Нур-улы №103 (74519) / 12.03.2011 / 21:47
Темадан тайпылдык әле! Күпме генә хатын-кызны ихтирам итсәк тә, бу Фазылҗанның себеркесе юньсез булып чыкты. "Много захочешь - мало получишь!"



Күке №102 (74518) / 12.03.2011 / 21:45
хәзер үзләренә дә шактый вакыт тумран өстендә йокларга туры килмәгәе

9 №101 (74517) / 12.03.2011 / 21:44
кем ни кели бит.җаны теләгән җылан ите ашаган,бака ботын да яратучылар бар,тауыныкын әйтмим дә.

Нур-улы №100 (74516) / 12.03.2011 / 21:40
Японнар мендәр урынына катыда, утын тумранын баш астына куеп йокларга кушалар.



9 №99 (74513) / 12.03.2011 / 21:35
билгесез. Мин түшәк яратам.

Нур-улы №98 (74512) / 12.03.2011 / 21:34
Билгесез! Монда уйланырга була!



мин түгел №97 (74507) / 12.03.2011 / 21:04
ирне ир иткән дә хатын,чир иткән дә хатын. Әллә җир иткәнме? Халык мәкалендә җир иде бугай.
Ансы чурт с ним.Ирне ир итеп була,но җирне..?

Билгесез №96 (74505) / 12.03.2011 / 20:53
9 нчы, № 89 ның дәвамы. Бозауны кулга ияләштерергә дә, суеп ашарга да була.Хатын кубызына биегән ирләр әйтеме бу синең. Хатын-кызларга багышланганы крутойрак: Хатын-кыз - кабартсаң, мендәр; изеп куйсаң, ястык. Сиңа кайсы кирәк, мендәрме әллә ястыкмы? Бәлки икесе дә кирәктер, ләкин изелгән ястык хәлендә калырга теләүче хатын табуы икеле.

Нур-улы №95 (74500) / 12.03.2011 / 20:23
Зиләйлүк, рәхмәт бүләгең өчен!



Зиләйлүк №94 (74490) / 12.03.2011 / 19:31
Нур-улы, минем әйтәсе килгәнем күп дигәндә 2 җөмләгә сыеп бетә шул, хикәя-повестьләр язар өчен 6 килештә, 7 кушымчада төрләндерергә кирәк))) Судан май язарга гомергә яратмадым.Миңа булса-конкрет булсын, булмаса-ыкы-мыкы булмасын.)))
Язарга теләгең булса-дарю .Миндә андый "әйтемнәр" кем әйтмешли, дачурта)))

Нур-улы №93 (74480) / 12.03.2011 / 18:50
Зиләйлүк! Әйтем булырга рас бу фикер. Бераз киңәйтсәң, хикәя дә була!



Зиләйлүк №92 (74467) / 12.03.2011 / 16:29
Әйтем түгел ул, үземнең яратып әйтә торган фикерем генә)))

Нур-улы №91 (74461) / 12.03.2011 / 14:22
№ 90 ("Хатынның акчасы үзенеке генә, иренеке-общий булса, тавыш чыкмый")


Зиләйлүк, миңа бу әйтем оригинальлеге белән охшады. Әфарин!!!



Зиләйлүк №90 (74455) / 12.03.2011 / 13:13
Г.Тукай:
Күңелләр саф чагында шәп,
Матур кыз сайлыйлар анлар:
"Булыр безнең хатын булса
Йөзе айдай",-диләр анлар.

Әгәр дә басса дөнья һәм
Муеннарда бурыч тулса,
Убырлы карчыгыңны да алырлар,
Акчасы булса.

Г.Тукай.
Әгәр булсын дисәң бер өй эче
Шау-шу вә җәнҗалсыз:
Ире булса сукыр, ул җитми,-
Булсын һәм хатын телсез.

Зиләйлүк:
"Хатынның акчасы үзенеке генә, иренеке-общий булса, тавыш чыкмый"


9 №89 (74448) / 11.03.2011 / 21:17
9 Ирне ир иткән дә хатын,чир иткән дә хатын.

Күке №88 (74446) / 11.03.2011 / 21:11
1. Күп кенә хатын-кызлар, үз насыйбына риза булмыйча, читләрнекенә кызыгып яши.

Ирләр дә кызыга. күршенеке яшьрәк. коллеганыкы матуррак.
2. Ни өчендер аларны кемдер туендырып, киендереп торырга тиеш.

Үзебезне үзебез киендерергә теләгәндә дә хупламыйсыз. Мондагы кайберәүләр хатын-кызны бөтенләй эшләтмәү ягында! Тик эшләмәсәк яңадан бөтенләе белән сезнең өскә калачакбыз!
3. Мамонт куып йөрүче өенә кайткач якты чырай күрми.
Куган җирендә кунып та калса күрми конечно! Әле мамонты да 3 аяклы гына булса!
4. Хатынга кыймәтле тун сатып алганда, иргә телогрейка алалар.
Күп ир кешенең яхшы киемгә исе китми. Эш киеменнән эшкә бара,кайта. Яхшырагы, әллә нигә бер чыкканда. Шуңа да ирләр киеме озакка җитә.
5. Гаилә акчасы кемнең кулында, шул гаиләдә башлык. Әй, син, кесәңне капшап кара, ир-ат микән син, гаилә башлыгы микән син?
уртак булсын өчен өйдәге киштәдә тотарга кем комачаулый? Җитмәсә үзең белән бөтен акчаны йөртү куркыныч та әле.
6. Һәрвакыт хатын-кызга нидер җитми!!!
Гомумән кешегә шул исәптән ирләргә дә нидер җитми!

7. Хатын-кызның мин-минлеге иренең байлыгы белән бер дәрәҗәдә.

Ир кеше азрак аякка баса башласа, борыны югары булган хатын-кыз тирәсендә әйләнә башлый. хәтта өендә ике баласы белән хатыны булса да!
8. Яхшы ирне эләктереп алган хатын-кыз бәхетле була ала.
Әлбәттә! Хатын-кызның бәхете ирдән!- дип әллә кайчан әйтеп калдырганнар бит!

9. Тугызынчысын үзегез языгыз!!!

ни язасың инде! Бар да әйтелгән кебек!

Нур-улы №87 (74432) / 11.03.2011 / 20:11
Җәннәт! Рәхмәт өстәмәләр өчен. Әлбәттә, бу замана чирләре белән хатын-кызларның һәрберсе дә авырмый. Барлык хатын-кызларга бу күзәтүләр кагылмый!



Нур-улы №86 (74428) / 11.03.2011 / 20:04
Ашот! Чуртипрахи антранохаз.



Нур-улы №85 (74424) / 11.03.2011 / 20:01
Мишярка! Ә нигә Фазылҗанны яратып яши алмады соң ул? Бер дә тиле хатынга охшамаган ич героиня! Әйтәм ич, чит-ят кадерле булып чыккан аңар(1нче пункт).

Мишярка №84 (74421) / 11.03.2011 / 19:51
Нур-улы,№68 10.Синен язганнарнын100% киресе. Дустым ботенлэй ялгышасын!!!Гафу ит

җәннәт №83 (74414) / 11.03.2011 / 19:36
Нур-улы, 9нчы пункт. Бәхетнең ни икәнен аңламаган хатын-кыз кем белән дә бәхетле була алмый. Бәхетле булганда да үзенең бәхетле икәнен аңламый.

Нур-улы №82 (74412) / 11.03.2011 / 19:25
яшен! Әфарин! Боргычыңа - сургыч!



Авыл апае №81 (74402) / 11.03.2011 / 17:52
Татар ирләренәме?

Аналитик №80 (74401) / 11.03.2011 / 17:47
Ашот белэн Ашот хатыны татарларга куйдылар ЗУР КРЕСТ !

яшен №79 (74315) / 11.03.2011 / 11:16
Ашот югал эле моннан...Темадан читкэ алып киттен....
Башка язар сузен юкмы эллэ?

дааа №78 (74279) / 10.03.2011 / 23:33
Ашот, иии Ашот мэхэббэт корбаны син балам,татар хатын-кызлары алдында бала чупрэге кебек,гел алыштырып торыпга кирэк узегезне

Ашот №77 (74278) / 10.03.2011 / 23:28
Куке син Иркэ белэн оченче канал аша сойлэшэсенме сон, что то не врубаюсь, помоги.

Нур-улы №76 (74277) / 10.03.2011 / 23:22
Ашот = татарча Ашат!
Ничек татарлар барыгызны да ашатып торсын ди!



Күке №75 (74276) / 10.03.2011 / 23:20
стриптизершаны куйган иде.
Ирем: -акчаны оек тарттыргычыннан алып бирәдер!-дип көлгән иде!

Иркә №74 (74275) / 10.03.2011 / 23:18
Кемне куйды?)))))Мин алай артык кызыксынмаган идем.Коррупсия беткән дип сөйлиләр бит. Имеш 5нче урында тора. Улым көлде инде, 5нче урын өчен акча түлзгзннәрдер ,ди.

Күке №73 (74274) / 10.03.2011 / 23:18
Нур улы! Кызык язгансың.
һәрбер пунктына тукталырга бүген иренәм. иртәгә яме!

Тыныч йокы әрмәнгрузиняхүдтатар халкына!

Ашот №72 (74273) / 10.03.2011 / 23:17
Рэхмэт куке. Син булмагач кунелсез булып киткэн иде. Монда Нур малае ниндидер плакат кутэреп килгэн укып карыйк эле.

Күке №71 (74272) / 10.03.2011 / 23:15
Иркә! Саабакашвилига синең кебек укыган һәм күп белүче акыллы хатыннарның кирәге юк.
финанс министры итеп кемне куйганын онытмагансыңдыр бит?

Күке №70 (74271) / 10.03.2011 / 23:12
иии кая инде безгә яхүдәәә булу Ашот. дөресен әйткәндә өнәмим мин аларны.

монда мин, монда.

Иркә №69 (74270) / 10.03.2011 / 23:11
Киттем Сакашвили янына..)))) Берәр ай гөрҗиә радиосында пулеметтан атармын башта...

Нур-улы №68 (74269) / 10.03.2011 / 23:10
Хатын-кызларның заманы чирләре мондый:
1. Күп кенә хатын-кызлар, үз насыйбына риза булмыйча, читләрнекенә кызыгып яши.
2. Ни өчендер аларны кемдер туендырып, киендереп торырга тиеш.
3. Мамонт куып йөрүче өенә кайткач якты чырай күрми.
4. Хатынга кыймәтле тун сатып алганда, иргә телогрейка алалар.
5. Гаилә акчасы кемнең кулында, шул гаиләдә башлык. Әй, син, кесәңне капшап кара, ир-ат микән син, гаилә башлыгы микән син?
6. Һәрвакыт хатын-кызга нидер җитми!!!



7. Хатын-кызның мин-минлеге иренең байлыгы белән бер дәрәҗәдә.
8. Яхшы ирне эләктереп алган хатын-кыз бәхетле була ала.





9. Тугызынчысын үзегез языгыз!!!



Ашот №67 (74268) / 10.03.2011 / 23:07
Куке кайда югалдын, эллэ кэлтэ еланы кебек кыяфэтенне, ягъни исеменне узгэрттенме? Или син дэ яхудэме ?

Иркә №66 (74267) / 10.03.2011 / 23:05
Икенче кат хурланып үлә яздым. Әле гөрҗиә дәмени, ходаем. УФ, йөрәгем, салкын су бирегез....

Ашот №65 (74263) / 10.03.2011 / 22:55
Самвел. Аргистраги могитхан.

яхүд түгел №64 (74261) / 10.03.2011 / 22:54
яхүдләр дигәннән,..Кактус югалды!
Аның Аллаһе тәгаләнең яхүдләрне чучка итүе турында язганнары искә төште.

Күке №63 (74259) / 10.03.2011 / 22:50
Канделаки грузин бит. ире яхүд! иде инде! Ирне алыштырган инде ул.

Казанда мать Терезаны каршылаган кебек каршыладылар малай!кыланып та күрсәтә инде татар.Үзебезнекеләрне санларга өйрәнербезме,белими инде.

Самвел №62 (74258) / 10.03.2011 / 22:50
Ашот!
мамат кунем,гиждуллах!

Ашот №61 (74257) / 10.03.2011 / 22:46
Безнекелэр алдан житешэ алмады Алсуга, анысы очен эрмэннэр исеменнэн гафу утенэм. Но эле сон тугел Алсуны яхуде белэн икесен бергэ алабыз аны.

Гашиш №60 (74255) / 10.03.2011 / 22:44
Ашот,синен исемен гашиш кебек янгырый.Кэефне кутэрэ.Узен эрмэн булсан да,татар бит инде син,синдэ татар каны ага.Чонки чагып утыруын синен нэкъ татарча.Исеменне дэ алыштыр инде татарчага,булган булган печтереп тэ куй.

Ашот №59 (74254) / 10.03.2011 / 22:43
Иркэ. Алсу татар килеш доньяны яулады, аннан сон гына аны яхудлэр яулады.

тагын №58 (74253) / 10.03.2011 / 22:42
Күке
нең күп сүзләре белән килешәм
Инде килеп, җәбрәйләрнең "Катехезис" лары булганын беләм.
Анда язылган берничә кагыйдә истә калган (эзлекле рәвештә түгел):
1. Кайда, нинди постта булсаң да, үз (җәбрәй) кешеләреңне үз кырыңа тупла. 2. Зам булсаң, начальнигыңа тормышка ашмастай *көчле* тәкъдим бир. Ерып чыга алса - син батыр (идея бирүче), ерып чыга алмаса - начальник акылсыз. 3. Гаилә корсаң: а). хатын-кыз. Ирең, балаларың синең динеңдә булырга тиеш. б).ир-атка шундый ук киңәш бирелә. 4. Дөнья экономикасын кулга алырга тырышыгыз.
Монда пунктлар күп, истә калганнарын гына яздым. Өстәп, "Катехезис" яшертен - эчке куллану өчен генә. Моны Аргамак журналында күп еллар элек А.Х. бастырды.


татар бугай №57 (74252) / 10.03.2011 / 22:41
Канделаки грузин түгелмени ул?

Иркә №56 (74251) / 10.03.2011 / 22:39
Алсу Сафина яһүдә бит инде. Татар булып калса, Мәскәүдә перапектива юк иде...

Ашот №55 (74248) / 10.03.2011 / 22:37
Иркэ, юкка кызыкма син, будь самим сабой. Сезнен Алсу Сафинанын кермэгэн тишеге юк, беркемдэ борчылмый....

Иркә №54 (74246) / 10.03.2011 / 22:33
Яһүд белән бер чыбыктан бит инде сез, Ашот...Мать Россиига әйләнгән Тинагыз гына ни тора? Әнә, Миннеханов кабул итте хәтта, шундый кирәкле кишер яфрагы булгач...Үземне хет ник әрмәнкә булып тумадым дип улап куйдым. Логодиарея белән знаменитая и самая умная булып йөрер идем ичмасам..

Ашот №53 (74243) / 10.03.2011 / 22:26
Куке. Менэ шуна курэ доньяга эрмэннэр барлыкка килгэч еврейлар кычкырып елаган. Бу турда "Армянское радио"нын шактый мэзэклэре бар, ишеткэнен бардыр.
Син нэрсэ, канлы пычак кутэреп урамда йорергэ мин дикий татарин тугел бит. Э танышып сойлэшер очен яшь аермасы, кияудэ булуын не мешает, не так ли?

Күке №52 (74237) / 10.03.2011 / 22:08
нимес башкаларны да кырган. Ләкин еврей корбаннарын күпертелгән, дип укыдым каяндыр.Ни өченме?!
1.башлары эшли.
2 Үз якларына эшли.
3.аларда характер тәрбиялиләр.
Еврей баласын син булдырасың,син иң акыллысы !-дип тәрбияли!
Иң борынгы милләтләрнең берсе булуларына карамастан үзләренең изге китапларыннан читләшмәгәннәр һаман да.
Тәрбиягә килгәндә безнекеләр:- әй ходаем!безнекеләрдән буламы соң инде!дип "ясин чыгып" куя.

бу иң өстәге сәбәпләр генә билгеле.

Затлы әрмән егетенә ничә яшь хәзер? 60 лар тирәсеме?

эээ! ни бит.. эээ Күке апаң бит кияүдә!
аннан гафу ит. Кияүсез булсам да,проблемаларын пычак белән хәл итә торган кешеләр белән... Алла сакласын!

Белеп әйтәм №51 (74236) / 10.03.2011 / 22:06
Күке әйткән белән килешәм.
Әрмәннәр килде: тораклар, мәктәпләр, һ. б.... төзеде; бәбиләргә (кайбер хатын-кызлар нигезендә) орлык салды ...
Бер җәй эчендә ике жигули машинасы алырлык акча эшләде...
Ул әрмәннәр күптән кабердә ятадыр инде.




Ашот №50 (74232) / 10.03.2011 / 21:54
Куке, син бик акыллы актив хатынга охшагансын. Ике соравым бар сина:
1.Еврейларны нимес чебен урынына кырган.Алар хаман куп хэм гел акчалы жирдэ.Ни очен ?
2. Синен затлы эрмэн егете белэн танышасын килмиме ?

Күке №49 (74231) / 10.03.2011 / 21:54
син давай определись однако! Әрмәнме син өрәкме син Миңнегулский?
кулың бер!
үзе себеркелектә йөргән Әрмән хатыннарны хыянәттә гаепли хәзер...

Ашотка №48 (74229) / 10.03.2011 / 21:51
Тапкан ана тугел,баккан ана дилэр.Ата турында да шулай ук дип эйтеп була. Ул егетлэргэ ,сез эрмэн малае ,дисэн хурланып улэчэклэр,но сезне принимать итмэячэклэр.

Ашот №47 (74227) / 10.03.2011 / 21:41
Куке. Файдасы нэк менэ шул вакыттан башлана бит инде анын. Алдагылары безнен очен чыгым гына булды.

Күке №46 (74225) / 10.03.2011 / 21:33
ул вакытта килүеңнән бер файда да булмас инде Ашот!

Юкка акча туздырып йөрмә!

Ашот №45 (74224) / 10.03.2011 / 21:24
Бераз чэбэлэнеп алдыгызмы татарочкалар , эллэ хаман ушыгызга килэ алмый мэхэббэт газабында янып сагынып ятасызмы безнен эрмэннэрне ? Безнен экспанция вакытында ясаган малайларга хэзер 20-24 яшь. Бер ун елдан ул егетлэр Татарстаннын склетын тэшкил итэчэк. Менэ шул вакытта белерлэр алар аталары кем булуын. Шуннан сон без тагын килеп китэрбез сезгэ кунакка.

Патый №44 (74196) / 10.03.2011 / 19:15
теге дөньяда гафу итә белмәүчеләргә дә җәза җиңел түгел диләр!

Биби №43 (74195) / 10.03.2011 / 19:11
Бу язмадагы хатын-кызга ире исэн,узе исэн чагында ничек тэ иренен бэхиллеген алып калырга кирэк,аяк астында туфрак булып булса да,икебез ике шэулэ кебек дип утырасы тугел.Чонки ахирэттэ жэзасы бик нык булачак.Гаебе бар,гаебен ничек булса да юсын,этилэре гафу итсэ ,балалар да гафу итэр.

Сара №42 (74193) / 10.03.2011 / 19:05
Телэче районыннан тугел мин,сездэ дэ бар эллэ шундый гаилэ,хэр районда булгач ,ни аяныч,татар халкы чынлап та эрмэнлэшеп бетэчэк.

сорау №41 (74191) / 10.03.2011 / 18:57
Сара! Сезнең авыл Теләче районындамы?

Сара №40 (74185) / 10.03.2011 / 18:43
Ун елдан артыграк элек безнен авылга бер эрмэн гаилэсе килеп урнашты,ул вакытта колхозда эшлэучелэр житми иде,бер иске генэ ойдэ яшэделэр.Кечкенэ малайлары 1 нче класска татар мэктэбенэ укырга керде,хэм бетерде.Татарча сезнен белэн безнен кебек сойлэшэ дэ,яза.Так что Ашот шул малай,э хэзер егет инде,булырга бик момкин.2 абыйсы бар. Хормэтле хатын-кызларыбыз бу егетлэрне бик яраталар,даже балаларыннан да,ирлэреннэн дэ артыграк.Этилэрен дэ яраталар.Так что татар хатын-кызлары турында да,ирлэре турында да язган сузлэре дорескэ туры килэ.

дааа №39 (74144) / 10.03.2011 / 16:28
Мишярка,анлашыла бит инде,значит...сина алкышлар бу язман очен

Мишярка №38 (74142) / 10.03.2011 / 16:20
Ашот,№31.,каян белэсен син,куп мосельман мужикларынын шундый булмаганнарын?

дааа №37 (74137) / 10.03.2011 / 15:58
Эрмэн Ашот, иииииииии мескен бу синен хыялындыр инде? чэпэр идем мин сина конечно ну ярамый монда оятсызланып утырырга все таки МАТБУГАТ,купме ил укый язмаларны!кукэй салып йорергэ хыялланма да булмый ул синнэн,(бигрэктэ малай ясау турында оныт)Россиянен Татарстанын алыр очен властьтэ утыручы зур комэнле аталарнны узасын бар,Россия дигэн илгэ бер аягын керсэдэ икенчесе кермэгэн бит эле,(рэхмэтенне эйт синен ише адэмнэрне Россия узенен изге туфрагына аяк бастырган очен)авызына су кабып,койрыгынны бот арасына кысып кына йорергэ кинэш итэр идем мин сина!(ТАТАР ЕГЕТЕ УЗЕННЕ ЭРМЭН МАЛАЕ ДИП САНАСАНДА)

тал чыбыгы №36 (74121) / 10.03.2011 / 12:13
Язмыш ул кешене эллэ кайларга алып китэ.Ан дигэн нэрсэне полностью томалый,кирэк булса.Эгэр узенен ялгышлык эшлэгэнен хаман анламый икэн теге доньяга да алып китэ.Бу хатын ялгышуын анлаган,димэк анарда омет бар,кеше булып калырга.

Күке №35 (74116) / 10.03.2011 / 12:06
Ашот! Дебил закончалыкларыңны көчләп такма!
Татар хатыннарының чын йөзе шул булса, үз анаңның кем икәнен дә белгән юк!

Илхам №34 (74114) / 10.03.2011 / 11:59
Да, бу татар хатыннарын бизэми шул. Уверена на 100 % эрмэн хатыннары ирлэрен хэм баларарын ташлап татар ире белэн чыгып качмый

Ашот №33 (74112) / 10.03.2011 / 11:40
Илхам дус, оч балалы хатыннын эрмэн эзлэп чыгып китуе яшьлек хатасы тугел инде ул. Татар хатыннарынын чын йозе.

Илхам №32 (74109) / 10.03.2011 / 11:32
Хатын точно акылга тулы тугел. Ире молодец. Но мин ул ир урынында булсам хатынны хэзер куып чыгараыр идем, яшьлек хатасы очен. Фазылжан аны санлап-яратып торучы хатын табар дип уйлыйм.

Ашот №31 (74108) / 10.03.2011 / 11:20
И бу хатыннарнын мокытлыгына соенэм мин. Эрмэннэрнен яртысы моселман дип язганнар бит эй.Кайда курдегез печтерегэн эрмэнне? Хэзер сез моселман дип йоргэн мужикларыгызнын да яртысы печелмэгэн.Димэк безнеке...

Эрмэн Ашот №30 (74107) / 10.03.2011 / 11:12
Нэрсэ кыткылдыйсыз. Эрмэн кургэнегез юкмы эллэ.Энэ хэзер ярты Татарстанда минем кара малайлар усэ. Мокыт ирлэрегез устерсен очен кукэй салып калдырдым.Хэзер ДНКсын тикшертеп любойегызнын малае минеке булуын раслый алам. Менэ шул майлайларнын усеп житеп юнлерэк урнашканнарын гена котэм эле...Белерлэр кем малае булуларын.
Фазылжан хатыныннан колеп утырмагыз. Татар хатын-кызларынын ничегрэк иргэ тугрылык курсэтулэрен тикшереп карасым гына килде." балалы буаз хатын мина нэрсэгэ ? Тикшеру шуны курсэтэ: Татарлар хатынны тота белмилэр. Э хатыннары ирлэрен куптэн саткан нэрсэлэр. Так что бернинди сугышсыз ботен Татарстанга хужа булып булачак. Бу безнен килэчэккэ план. Эзербайжаннын Карабахын алдык.Россиянен Татарстанын гына алабыз инде аны.Хатыннар исэн булсын.....

жэмилэ №29 (74092) / 10.03.2011 / 08:57
Не судите ди урыслар,не судимы будете! Мэхэббэт юк димэгез,бар ул.Тик ул бэхет,куаныч тугел,э чир. Яратам дип уйлап кеше хэрчак кайтарып алгысыз хаталар эшли. Тик чире узмыйча,янып кол булмыйча ул моны утерсэгез дэ анламый. Эхлак законнары да,тэрбия дэ, оят та юкка чыга яратканда. Эчтэге жен сине кутэреп диярлек ыргыта шул сойгэнем дип уйлаган кешенен кочагына. "Ярамый,нишлим мин,юк,тукта!"-дип узен купме тыйсан дав,купме тузеп торсан да,ахыр чиктэ,эшлэсе ахмаклыгынны барыбер эшлисен. Туктап булмый. Бала да,ир дэ,биана да, кеше сузе дэ тотмый,юк!Сэбэп тэ эзлэмэгез,эти булмау,ирне яратмау,жавапсызлык та тугел сэбэбе. Яратам,ансыз яши алмыйм дип уйлау - шул гына. Тик бу уйнын бары тик авыру хыял,чир икэнен белу,анлау гына кешене кабат уз хэлэтенэ кайтара. Гаеплэмэгез мондый кешелэрне. Алар яратам дип уйлап харап булган мескен бэндэлэр.

Күке №28 (74076) / 09.03.2011 / 21:18
телен калыр дип курыктынмы эллэ?? ))

нигә куркыйм? Менә пажалыста!

калмады телем! Күңелең булсын.

Таныдынмы мине? №27 (73960) / 08.03.2011 / 22:54
Күке, нишлэп безне дэ котламадын??????? телен калыр дип курыктынмы эллэ?? ярар,синен колауларына калмаган без!

Күке №26 (73897) / 08.03.2011 / 11:59
Рузилә!


Бәйрәм белән үзеңне!

Рузилә №25 (73874) / 07.03.2011 / 23:37
карагыз, нинди яхшы күңелле әрмән хатыны. иренең себеркесен бәреп үтермәгән, типкәләп тә чыгармаган, сарайдан булса да урын биргән. ә безнең кайсыбыз шулай эшли алыр иде. Ходай күрсәтмәсен!

нокта №24 (73863) / 07.03.2011 / 22:00
Кеше башыннан нилэр генэ узмый? Кеше ялгышын курэсен,лэкин узен котелмэгэн жирдэ дэ абынырга момкинсен. Суга батып улэчэксен дигэч 1 кешенен куркып су буена да тошмичэ йоруен , барыбер лэгэндэге суга батып улуе турында ишеткэнегез бардыр инде.курэчэген курми ,гургэ керми адэм баласы.

Энҗебикә №23 (73861) / 07.03.2011 / 21:09
яшен, ни өченме7 Чөнки ир кеше физик яктан көчлерәк булса, ә хатын-кыз гадәттә рухи яктан (?)көчлерәк була, шуңа күрә хатын-кызның мондый сәләтен Аллаһ югары бәяли.Мисаллар белән дәлилләргә кирәктер дип уйламыйм, болай да аңлашыла инде. Азмыни ялгыз гына балаларын аякка бастырган хатыннар. Ирләр дә бар, ләкин алар бик аз, күбесе эчкече булып тормыш төбенә төшүне хуп күрә.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ялгыз канат белән үскән балалар гомере буе михнәт күреп яши, туганда ук бәхете булмадымы, үлгәнче шул авыр йөкне тарта. Бу шундый закончалык.
"Мин алай эшләмәм дип әйтә күрмәгез!!!" - диючегә шуны әйтергә телим: язмышлар шундый төрле һәм үзенчәлекле ки, берәү дә икенче берәүнең язмышын кабатлый алмый. Сиңа бирелгән язмыш ул синеке генә була. Күрәчәк күз йомдыра, диләрме? Менә шул. Син тартасы чананы берәү дә тартмаячак. Бары тик кеше бәхетсезлегеннән көлмәскә генә кирәк, мыскыллап көлдеңме, димәк, шундый ук бәхетсезлек сине дә сагалап каптырырга мөмкин. Тормыш законнарын күптән белергә вакыт инде безгә. Ә нигә соң белергә теләмибез? Менә яңа сорау.

Эхххх хатыннар. №22 (73850) / 07.03.2011 / 17:41
Азмыни Татарстан буенча шундый ир-хатыннар. 1/1000 нан берсен гынә язган Ләйлә.
Мин алай эшләмәм дип әйтә күрмәгез!!!!

Күке №21 (73847) / 07.03.2011 / 17:35
ни өчен дип,шулай кабул ителгәнгә инде Яшен! ӘТИ КЕШЕ ЯЛГЫШЛАРЫ БЕЛӘН ДӘ АТА БУЛАРАК ХӨРМӘТ ИТЕЛЕРГӘ ТИЕШ,Ә ӘНИ КЕШЕНЕҢ ЯЛГЫШЫРГА ХАКЫ ЮК! балаларын калдырып кыска итәккә ияреп киткән ирләр тормышта күбрәк, мондый хатын-кызлар белән чагыштырганда!Бездә матриархат икәнлеген дәллиләп азапланучы Мат.ру. төркеме дә бит, бала үстерүне һаман анага сылтап куймакчы.
Әйтерсең таш гасырда яшибез- ата кеше көне буе мамонт артыннан чаба да төнлә генә кайтып керә!
Югыйсә тәрбиянең икесе дә кирәк.

дөрес әйтә !?! бу хатынга бала вакытта ук ир кеше белән аралашу җитмәгән. андыйлар беренче очраган кешедән мәхәббәт көтә. Бу очракта да шулай килеп чыккан.


яшен №20 (73844) / 07.03.2011 / 17:10
Язманы һэм сезнен фикерләрне укып чыктым.Төрле кеше төрлечә язган.
Бу хатын- бер дэ дөрес эшләмәгән, ирен,балаларын ташлап, хат аша гына белгән кешегә ияреп китеп, эт тормышында көн күреп,үзенә тиешле җәзаны алган.
Балалары кичерә алмый- аңларга була.Әни җылысы аз эләккәндер..
Уйлап карыйк эле..бу очракта хатын ташлап киткән, ә менә ир,ата ташласа- гадәти хәл кебек кабул итәбез. Ни өчен соң әле ирләргә балаларын, хатынын ташласа дәшми калабыз...
Ир кырыйда типтерсә дә хатын кичерергә тиеш ди...
Шәлперәеп кире кайтса яңадан кабул да итәргә тиеш...
НИ Өчен?????

!?! №19 (73814) / 07.03.2011 / 09:15
Фикерлэр куп,фикерлэр торле...
Ин беренче бу фажиганын димме,мажаранын димме чишмэ башында бу кыз баланын тулы булмаган гаилэдэ тэрбиялэнуе ята.Ата тэрбисе дэ,эни бн этинен узара яратышып,гаилэдэге могамэлэне курми усуе дэ зур йогынты ясаган.Кубегез килешер минем бн,гаилэдэ хатын кеше (акыллысы)куп вакытта любой вопроста ире бн кинэшэ,хэм бу шулай тиеш тэ.Монда Бу кызга ускэндэ эти бн энинен яхшы кинэше,тэрбиясе житмэгэн.Элек-электэн бабайлар-эбилэр туганлашасы кешенен нэсел-ыруы бн кызыксынганнар.Иманым камил бухатыннын балалары да нэк шушы юлдан китэчэклэр.Зрэ генэ эйтмэгэннэр борынгылар:"кош оясында ни курсэ,шуны очар",-дип.Балага нинди генэ яхшы тэрбия бирэм дип уйласан да,эти кулы да,эни тэрбиясе дэ кирэк.Ялгыз тэрбиялэучелэр каршы да килер бэлки,эмма бу тормыш закоы.

Шэриф №18 (73813) / 07.03.2011 / 09:00
Безгэ, татарларга, шту эрмэн, шту ябрей, лубофф гына булсын! Аяныч!...Татар миллэтнен ахыр чиге!

Мөхәррәм №17 (73805) / 06.03.2011 / 23:48
Биредә, минемчә, мәхәббәтнең "м" хәрефе дә юк. Бу хатын хайваннан кайсы ягы белән генә аерыла соң!? Хәтта, шакал дигән җанвар да ике баласын ташлап, өченчесенә авырлы килеш алай эшләмәс, мөгаен.

дааа №16 (73802) / 06.03.2011 / 23:31
сакаллы карт, белэм мин эрмэннэр моселман тугел икэнен)))ну араларында кубесе моселман динен тота дип ишеткэнем бар,доресме икэн???

сакаллы карт №15 (73801) / 06.03.2011 / 23:06
Дааа №13, әрмәннәр мөселман түгел!!!!


Ясмин №11.
//Яхшы ир ......өйдә калдырмый.//
Безнең татар "толирант" шул......ё моёёё!!!!

Күке №14 (73798) / 06.03.2011 / 22:28
дөресрәге яши белмиләр. Бу тилене барып алганчы яхшырак хатынга өйләнергә кирәк булган да бит.)))
Кирәк булгандыр да бит, Ләкин олыгая барган Фазылҗан яшьрәк хатынга гашыйк булган!
Мәхәббәт дими ни дисең,ире ягыннан караганда!

дааа №13 (73793) / 06.03.2011 / 21:25
тыелган жимеш татлы була дилэрме эле? ЭЛЛЭ КЕМ язган моселман иллэрендэ актив тормыш дип,менэ сина актив тормыш пожалуйста,Эрмэннэр актив тормыш курсэтэлэр алар ,бар....

дааа №12 (73791) / 06.03.2011 / 21:22
Эстэгэфирулла,бу язманы укыгач чэчлэрем урэ торды,бу хатын шыр тиледер могаен? ничек инде авырлы килеш эрмэнгэ ияреп чыгып китэргэ була? башыма сыймый!мэхэббэт сукыр дилэр шул,акылдан да шаштыра,утерэ дэ!мин моны мэхэббэт дип уйламыйм,бу хатынга мажаралар гына кирэккэн,эрмэн яхшы тормыш курсэтэ имешУлыбкамескен Фазылжан чын ир икэн бэгырем,энисен тынлап,балалар ятим усмэсен дип алып кайткандыр инде! мин бу ханымга эни дип дэшмэс идем,ана тугел бу!

Ясмин №11 (73776) / 06.03.2011 / 19:22
Ииии.. Зурлап ирлэргэ хэйкэл куясы ди! Котеп торыгыз эле! Эллэ оеннэн чыгып киткэн ирлэрне хатыннар кире кертмиме? Хэрхэлдэ кичерми дэ яшэмилэр.Яхшы ир хатынын чит ир белэн ойдэ калдырмый.

Ихлас №10 (73761) / 06.03.2011 / 17:30
Моннан унбиш-егерме еллар элек Татарстанда эрмэннэр -тэп шабашниклар иде.Хэзерге гастарбайтердан аермалары шунда-безнекелэр бер тиен акча ала алмаганда болар акчасыын да игенен дэ(КАМАЗ ТУЛЫ арышы-бодае ул чорда эрмэн иленэ агылып торды)МУЛДАН тиенделэр эстэвенэ авыл кызлары да эрмэн миллэтен арттыру эчен жан-фэрман тырышты авыл жирендэге коррупц

Зелпе №9 (73760) / 06.03.2011 / 17:29
"Яраткан кешең белән генә тормыш корырга кирәк,..."
Яраткан кешесе белән торып караган бит инде. Нишләткән соң яраткан кешесе үзен авырлы килеш? Әрмән ахмак түгел бит ул. Күргән ничек итеп балаларын ташлап чыгып киткәнен. Үзем кеше булалмадым дими...

Авыл апае №8 (73758) / 06.03.2011 / 17:24
Телсез калып тордым бер мәл, шулай да була икән. Акылга туймаган тилемсә хатыннар бар бит алар. Ничек инде үз балаларыңны калдырып, бер тапкыр да күрмәгән-белмәгән кеше белән ерак юлга чыгып китеп була? Аңламыйм, минем аңыма барып җитә торган очрак түгел бу. Җитмәсә корсаклы килеш кайсы акыллы хатын чыгып китсен инде? Мәхәббәт дип утырмагыз да, бу хатын читтән торып гашыйк була алмый, хатларына гашыйк булгандыр, бәлки, ләкин әрмәннең үзенә түгел, бары тик маҗара гына кирәк булган аңа, үзенә кирәген алган ул, яхшы булган. Балалары гына җәлке. Кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмас, ди. Ире килеп алмаса, надан тиле кайтып китәргә дә башын эшләтә белмәгән. Җүнле кеше абзарда яшәп ятамы?
"Фазылҗан болай да аз сүзле иде, күптән минем белән сөйләшкәне юк. Куып та чыгармады, кеше итеп күреп тә яшәмәде. Өйнең ике почмагында икебез ике күләгә кебек гомер кичерәбез", - диме? Әрмән белән киткән кешене кеше итеп күреп яшәп буламыни инде? Барып та алмаган булыр иде, анасы сүзен тыңлаган, акыллы муҗик булган. Эх, әрәм була акыллы ирләр тилемсә хатыннар белән яшәп, үзләре кебек акыллы хатыннар ярамый шул аларга, үз кадерләрен үзләре җуеп яшиләр, дөресрәге яши белмиләр. Бу тилене барып алганчы яхшырак хатынга өйләнергә кирәк булган да бит. Нишләтәсең. &
_________________
Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"!
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение Посетить сайт автора
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Молодежь Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB