На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

БЕРГЭЛЕК ТУРЫНДА СОЙЛЭY ГЕНЭ ЖИТМИ, БЕРГЭЛ&#12

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 11 Ноя 2012 12:23    Заголовок сообщения: БЕРГЭЛЕК ТУРЫНДА СОЙЛЭY ГЕНЭ ЖИТМИ, БЕРГЭЛ&#12 Ответить с цитатой

ҖАВАП
ШУШЫ ФИКЕРЛӘР БЕЛӘН КИЛЕШМИ БУЛМЫЙ ӘЛБӘТТӘ, ТИК ШУЛАЙДА.......
Шул язманы куйган идегез: http://mtss.ru/forum/viewtopic.php?p=43820#43820
Зур хәрефләрегез укырды түгел, әле яӊадан шулай ук языпсыз!
Адм.

_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 11 Ноя 2012 12:50    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Бу язма, язылган иде то ли "Азатлык.орг." сайтында, то ли Фейсбукта, язмадан чамалап була октяб айларында язылган. Миңа актуаль күренде бүгенге көнгә, шуның өчен бирегә урнаштырырга булдым. Форумчылар каршы түгелсездер бит?
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Рашид
Постоялец


Зарегистрирован: 28.10.2011
Сообщения: 112
Откуда: р.ф.

СообщениеДобавлено: 11 Ноя 2012 18:20    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Дорес,уз вакытында язылган,тугандаш,тату хэм бердэн татар халкы булып яшэу очен кем каршы булсын ди?.Каршылык булса да бетэргэ тиеш мондый авыр вакытларда, гомумэн барлык татар халкына.
Нинди именно татар кешелэре,татар халкы исеменнэн V.I.P.группаларын оешторалар--уз татар халкыннан читлэнеп?Ул бит гос.учреждениялэрдэ гына була торган хэл наверное. Безнен-" эгэр бердэм булсак"- кочле халкыбыз!, купме тырыштылар аерып булэргэ-татар кулы белэн.Хэзер инде аерым татар кешелэренэ булэлэрме? Но, эгэрдэ мондый эшнен зур файдасы булса барлык гади татар кешелэренэ хэм халкына -другое дело наверное?.Бугенге коннэрдэ килешеп эшлэргэ кирэк наверное-уз аерым принципларны ташлап.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 14 Ноя 2012 20:26    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

админу: ул язмаларны кем күрәлә? сез күрсәгез генә. мин шуңа күрә яңадан язып элдем. ә зур хәрефләр түгел, шулай минем комп хәрефләрне бирә. биредә гаеп миндә түгел компта.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6986

СообщениеДобавлено: 14 Ноя 2012 23:16    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Тuктар писал(а):
ул язмаларны кем күрәлә? сез күрсәгез генә.

Бер язманы ике кат язмилар. Искене яӊа диеп курсәтмиләр. Була ссылканы куярга.

Тuктар писал(а):
ә зур хәрефләр түгел, шулай минем комп хәрефләрне бирә
Зур хәрефләр бирә торган компьютерны төзәтергә кирәк. Кеше башын нигә ватырга? Монда вак яза аласыз бит.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 17 Ноя 2012 21:33    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Гаяр писал(а):
Тuктар писал(а):
ул язмаларны кем күрәлә? сез күрсәгез генә.

Бер язманы ике кат язмилар. Искене яӊа диеп курсәтмиләр. Була ссылканы куярга.

Тuктар писал(а):
ә зур хәрефләр түгел, шулай минем комп хәрефләрне бирә
Зур хәрефләр бирә торган компьютерны төзәтергә кирәк. Кеше башын нигә ватырга? Монда вак яза аласыз бит.


Ике кат элмәдем, куйдым гына.


Биредә икенче нәрсә, үземдә шуны аңлап җитмим? Зур хәрефләр хата буламыни?
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 17 Ноя 2012 21:47    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Ә синең нинди фикерең Гаяр әфәнде шушы проблема буенча? Языгыз, обсудим. Ә болай бер урыннан икенче урынга күчерү, үзе бер мәгнәсезлек. Чөнки кеше керә форумга, укый фикерен яза, билгеле язардый фикере булса. Биредә мин күзәтәм инде ничә ел, фикерле кешеләр булмавын, шуңа күрә язмыйларда. Биредә яза менә 3-4 кешеләр генә: Син, мин, тар, Әсхад Зиганшин, бүтән язган кешеләрне күргәнем булмады. Форумга материаллар эләләр элүен, шулар арасында Әскәр, Казак, һәм Чаллыдан берәү. Шуның белән форумда катнашучылар исемлеге төгәлләнә. Шулай бит?
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6986

СообщениеДобавлено: 17 Ноя 2012 22:29    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Язучелар аз булсада укычылар бар.

Бергәлек бетә торган халыкка бик тә кирәк, ләкин бүре белән алаша мәӊге бергә булалмилар.

Бер фикерне табалсак берләшергә дә була.
Нинди ул?
Сибелгән халкыбызны оештыру - шуны көрәм.
Ә ничек?
Автономиялар аша. Аларныӊ дәүләт каршысында узгә оешмалардан хакы көчле булып чыга.
Шул автономияларныӊ нигезендә Татар кешенеӊ дәрәҗәсе хаклы булырга тыеш.
Кеше хакы - әгъзәлектән чыга, анардан милләт эшләре, тормышы белеме, ачык сайлаулар, туры сораулар... - узе узенеӊ тормышын милләт эчендә башкару.

Бар мы үзгә фикерләр?
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 20 Ноя 2012 22:21    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Бу риторика. Татарны берләштереп була тик татар проблемаларын уртакка салып сөйләшүдән -эшкә күчәргә. Сүз урынына - эш.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6986

СообщениеДобавлено: 21 Ноя 2012 01:33    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Ә ничек күчик?
Хокуклы кеше генә каты аяг өсендә тора. Бездә хокук белән хак арасында зур аерма юк бит? Шулай да сорылар: "Нинди хакыӊ бар?"
Бер беребезгә ышанмичә бер эшне булдыралмабыз.
Ышану өчен баштан бергә сүзне алып барырга, фикер алышырга кирәк.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 21 Ноя 2012 22:12    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Дөрес, фикер алышырга кирәк, сүздә, фикердә уртаклык кирәк. Бу очракта йә кемнең белеме бар шушы мәсәлә буенча, аның сүзенә ышану, йә булмапса буйсынырга кирәк. Ә син кайсы якта? Ышану ягындамы, әллә буйсыну ягындамы? Биредә сүз бармый высшая математика турында, шулай ук бармый кемнең нинди уку йорты бетергәне турында да, биредә бара сүз татар халкы турында һәм аның киләчәге турында. Менә шушы тема буенча сөйләшү кирәк, тик турыдан туры гына. Синдә дә бар шәп фикерләр, тик алар кирәкле дәрәҗәдә түгелме шунда, диәр идем. Менә ни турында сөйләшү булырга тиешле.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6986

СообщениеДобавлено: 22 Ноя 2012 01:14    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Нинди фикерләр? Бөтенесе билгелле. Ничә ел безне ярдылар, булделәр, качырып зарар эшләделәр. Әле буленергә ярамый икәнен белмисез ме?
Шул авыр тартышуда ике генә як булаячак.
15 ел өстебездә утырганнарны куарга - үзгә юл юк. Яӊа килгәннәрне эштә көрмәдек, багарбыз ни күрсәтерләр. Ярамасалар - алар белән дә көрәшергә кирәк. Ләкин, уйлым, шул көрәш җиӊелерәк булыр - заман алышына, халык уяна башлады. Әгъзалыккә һәм ачык сайлауларга каршы кем дә әле басалми. Ул сизелә.
Әйткән яӊалалыкларны тәртипле барлыкка китерегә сатылмаган һәм дөрес эшне булдыруче кешеләр кирәк.
Мәнә, Хайдәр Бигичевныӊ концертны җыештырганда оргкомитетка күпме кеше керде. Ә соӊгы вакытта күпме калды? Автономия эшләре бер концет уйнату гына түгел бит.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 25 Ноя 2012 21:31    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Фикерләр бар, тик яраклылары гына юк. Шундый фикер әйтүчеләр бар, Түрәләр сайлый, йәйсә билгели, аермасы юк, диләр. Мисал итеп дәүләттә барган сайлауларны искә төшерәләр. Билгеле, шушы сүзләрдә реаль чынбарлыкны чагылдыра. Моны без беләбез, бу дәүләттә бар эшләр халыкка каршы юнәлдерелгән иде, хәзердә шулай ук эшләр бара.
Тик, без моның белән ризалар түгелләр бит? Шулай булгач, без үзебез сайлый алабыз бит, биредә сезнең өчен Түрә тавыш бирми бит? Бигрәктә безнең милли проблемалар буенча? Ышаныйк үз-үзебезгә, менә нидә бит хикмәт.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 26 Дек 2012 22:59    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

ҖАВАП


Шушы фикерләр белән килешми булмый әлбәттә, тик шулайда эшнең асылына төшмичә ачыклык кертеп булмас. Менә алим яза, казанны алырга бер ел вакыт калганда, урыслар казан җирләренә килеп свияҗеск калгасын төзиләр, шул вакыт татарлар үз-ара бүлешеп ятканнар, дип. Монысы тарихи факт, ә менә арзамастан алып казанга чаклы җирләрдә мишәр авыллары булган. Әлдә мишәрләрнең Алатыр дигән шәһәрләре дә булган, кайбер мишәрләр шушы Алатыр шәһәрен үз төбәкләре дип таныганнар. Әле шуның өстенә касим ханлыгы булган, шулай ук темников (төмән) татарлары булганнар, ерак түгел болардан пензәкләр яшәгәннәр. Менә ни кадәрле татар-мишәрләр, ник аларны Казан ханлыгы үз кул астына алмаган? Ни өчен Арзамас тирәсендә үз границасын булдырмаган? Кирәк иде казанлыларга шунда урыслар белән сугышырга! Ник шуны ясамаганнар??? Ә бит Казанда хан булган, ә мишәрләрдә кем булган? Ник көч белән мишәрләрне буйсындырмаска иде, татарның киләчәге өчен? Юк бит, булмаган бер акыллысы шунда, кайсы күрә белгәне алдагы хәлләрне, аһ булмаган бит, дип, бүген еларга гына кала.

Менә, бүген Мәскәүдә шушы ук хәлләр күзәтелә, тик в миниатюре, диәр идем, чөнки биредә сүз бара йорт турында дәуләт турында түгел, ә шулай да күңелгә шом керә, тарих искә төшә,(билгеле кем уйлый шушы хәлләр турында). Бу бүленешләр башланды узган гасырның 80-нче еллары азагында, кайчан мин төзегән идем бер төркем иптәшләрем белән беренче мәртәбә Совет вакытында, мәскәү-татарлары өчен оешма. Аны атаган идек клуб любителей татарской культуры "Туган Тел"дип. Шуннан соң ике ай узгач, бездән аерылып чыгып Рәфкат Галимов белән Нур Гарипов төзеделәр оешма, аны атадылар "товаришество любителей татарской культуры Туган Тел", дип. Шулай итеп Мәскәүдә ике "Туган Тел" оешмасы барлыкка килде. Бер яктан начар түгел сымак та бит, тик нәтиҗәсе булды яман. Билгеле минем дә булды ялгышлар, тик мин теләдем милләткә якшы булсын дип, ялгыштым-төзәтем, эшләгәндә кем ялгышмый? Ә болар махсус мин җитәкләгән оешмага каршы эшләделәр. Менә шуннан барда башланды һәм ките-ките, бүгенгә кадәрле дәвам итә. Менә төзедек 1996-нчы елда РТНКА Москвы, хәрәмләшеп төзелде шул мөхтәрият, беренче конференцияседә һәм башкалары да гел булды каршылыклы. Беренче конференциядә Нур тәкдиме буенча сайланды 30 кешедән торган совет, ә инде бер айдан соң совет кыскартылып 15-кә генә калды. Нәрсә алар яңа конференция уздырдылармы? Юк, берни уздырмадылар, үз-ара сөйләшеп шушы яман эшне эшләп куйдылар. Ә кем булса моңа каршы чыктымы? Юк. Полпредство РТ шушы эшләрдә нык катнашты, Фәрит Мубаракшевич иде ул чакта, шушы ялганга юл куйды. Аны аңлап та була, ул Совет кешесе, совет чиновнигы иде, беләсез коммунистлар да нинди халыкка юл кую? Булмаган эш. Ә алып барды конференцияне профессор А.Ахтамзян, кайсы түш кесәсендә саклады коммунистлар биргән партбилетын 2000-енче елларга чаклы. Аны әйтеп булапмы демократ дип? Елдан ел шушы хәл кабатлана килде, 2003-нче елгы конференциягә шулай ук кертмәделәр, шул ук Нур Гарипов белән Рәфкат Галимов, А. Ахтамзян, аларга кушылды Кәрим Шакиров, кайсы 90-нчы елларда булган Татарстан Референдумына каршы оештырганнар иде Мәскәүдә ВТКТЦ, инде онытылды шушы абриватураның сүзләредә, К. Шакиров моны оештырды мәрхум Фоат Юсупов белән берлектә, бере рәис, икенчесе урынбасары. Алар моны оештырдылар РСФСР нардеплары ярдәме белән берлектә. Ягни татар дошманнары белән берләшеп татарга каршы булдылар. Менә шушы Кәрим Шакиров әлегә кадәрле Акчурин мөхтәриәтендә шура әгзасы булып тора. Шушы кеше йөри делегат булып ВКТ конгрессына, бар урында аңа почет.. Бүген ишетәм, Акчурин командасы ниндидер ЧОП яллап, Әсәдулла йртын янәдән басып алган. Анда ниндидер Әлфия исемле хатын, кулына тоткан кәгаз Минюстан, шуның белән болгап йөри диләр? Имештер әле аларның оешмаларын теркәгәннәр, әле алар хуҗа! Ә 2009-нчы елда тайное конференция үткәреп, ярты автономияләрне кертмичә, Дом Национальностей да орынтын конференция үткәреп, яңадан үзләрен сайлатып куйдылар. Халыктан качып кем җыелыш уздыра? Бу каракалык эшләре, моны караклар гына эшли. Ә биредә генерал шуны эшләде, әллә улдамы урлый инде, генерал пенсиясе җитмимени? Әле җитмәсә эшли департамаент образование дә? Бушка эшләми торгандыр бит?

Менә әйтер идем Нәзифә Кәримова турында да берничә сүз: Нәзифә ханым моннан 2 ел чамасы төзеде "Зыялылар Клубы", шулай итеп махсус аерды татарның укымыш катламын башка татарлардан. Бу татарны бүлү түгелмени? Ни өчен ул аны эшләде билгесез, акча өченме, чөнки шушы клуб җыелышына катнашу өчен 3 мең түләргә кирәк иде башта ук, хәзер бәярәктер керер өчен. Ә кубесе түли алмый, билгеле төшеп кала, бу акча эшләү өчен эшләнгән эш, дип танырга кирәк. Билгеле булгандыр шушы клубның кайбер уңай яклары да, әммә гөмүмән алганда буда татарны бүлү дип әйтергә тиешмен. Билгеле бүленү эшләре бер Нәзифә ханымда гына түгел, биредә һәр каюбызның өлеше бар. Татарда мондый бүленешләр бик ерак заманнарда килә, ул шулай буыннан-буынга күзгә күренмичә килә бирә. Вроде барыбызда әйтәбез бергә булыйк дип, ә бергәлек өчен берни эшләмибез. Шушы ялгышларны бетермәсәк милләтән, без бетәчәкбез, генерал Акчуринда булмас, Дамир Сераҗетдинов та, Гаяр Искәндәрев та, Мохаммәт Миначев та, барчабыз бетәчәкбез. Безгә кирәк үз тәкәберлегездән баш тартарга, горлаңа, бугазыңа басып булсада, шушы генерал әфәндене дә, Дамир Сераҗетдиновны да яратырга кирәк. Алар бит бөтенесе татарлар, шул ук Кәрим абзый Шакировны да, урлауларын онытып, дуслашырга кирәк. Нинди генә начар татар булмасын, ул безнең өчен якынырак әллә нинди якшы урыстан. Менә шуны принцип итеп алмасак, көннәребезнең ахырын күрербез озакламый. чөнки дәүләтнең сәясәте шуны тели, без үз-ара сугышып ятканда ул татарның киләчәген хәстәрли. Белмим, сез ничек карыйсыздыр шушы хәлгә, мәктәпләрдә балаларны 1-сыйныфтан урысча укыталар татар авылында, бар дәреслекләр буенча, арифметика һәм башка дәреслекләр. Бу, балалар 1-сыйныфтан укыгач русча, алар белмәсләр татар әдәбиятын, татар әкиәтләрен, шулай ук гореф-гадәтләрен белмәсләр. Хәзерге яшь аналар балалырына бишек җырларын урысча җырлыйлар, хәттә Мәскәүдә яшәгән әби-бабалары да татарча әкиәтләр белми, сөйләмиләр, нарасыйлар үсәләр Конек-горбунок әкиәтләре ишетеп, ярый Гарри Потер түгел. Биредә билгеле, бик зур зыян килә телевидениедән, кайда тапшырулар бара русча гына. Менә болар өчен борчылып язуым, бергә булык, бердәм булыйк, дигән сүзләр генә булмыйча эшкә күчсәк шәбрәк булачак.

Инде яшәсен безнең Генерал, дип кычкырасы кала.
М.Миначев
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 26 Дек 2012 23:02    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Нигә кирәк иде күчерергә башка урынга, ул анда дөягә камыт кидергән төсле бит?
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6986

СообщениеДобавлено: 26 Дек 2012 23:21    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Язуларны темаларга киртэргэ кирэк. Акчурин турында бар иде. Яӊа теманы ачырга, искене ташлап, файдасы бар мы?
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB