На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

ИГЛАН. Нэзирэ ханым Медведеваны юбилее белэн котлыбез!

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 06 Окт 2013 22:17    Заголовок сообщения: ИГЛАН. Нэзирэ ханым Медведеваны юбилее белэн котлыбез! Ответить с цитатой



14.11.2013- нче елда Нәзирә ханым Медведевага 80 яшь тула. Нәзирә ханым Медведева, үзенең җәмәгәте белән (Рөстәм Ибрагим улы Медваедев) бергә бик актив татарлар азатлыгы өчен катнашкан кешеләр буларак, һәмдә ХД “Ватан” фиркасы Үзәк Киңәшмә әгзалары буларак күп көч куйган кешеләр булганга, “Ватан” фиркасы Нәзирә ханымга, күп еллар безнең белән төрле-төрле пикетларга-митингларга армый-талмый йөргәне өчен, аңа ихтирамлы булуыбызны күрсәтеп, зур рәхмәтләребезне белдереп, аның юбилейен уздырырга булдык. Чөнки милләт юлында эшләгән эшләре өчен, хәттәбе без, аның аркадашлары шушы хөрмәтне эшләргә тиешләр!

Кичәдә юбиляр турында сүзләр булачак, һәм шулай ук “Ватан” фиркасы пикетларыннан кайбер фотолар куелачак. Шулай ук чәй, җыр-биюләрдә булачак. Керү бушка, рәхим итегез!!!

Юбилее була 16.11. 2013 елда, Әсәдулла Йортында, 16-00 сәгатьтә, көтәбез!!

М. Миначев, ХД "Ватан" фиркасы лидеры.
Мәскәү, 6.10.2013 ел.

_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 07 Окт 2013 22:08    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Рәхмәт Гаяр әфәнде, бик матур булган.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 20 Окт 2013 10:52    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Үзем турында бер-ике сүз


Туган 14.11.1933 елда, Татарстанда, Әтнә районы Зур Эшкәтә авылында, хәлле игенчеләр гайләсендә. Әтисе Габдулҗан исемле булган, әнисе Мөхрүҗәмал исемле булган, әнисе Добьяз районы Торнаяз авылыннан, хәлле гайлдән булган. Әнисенең өч абыйсы революциягә кадәрле Мәскәүдә яшәгәннәр, ата-аналарына ярдәм итеп яшәгәннәр, (кем булып хезмәт иткәнәре турында язмаган).

Әтисе Габдулҗан әнисенә яучы җибәреп, туй итеп Эшкәтә авылына авылына китергән. Зур ишле 16 кешедән торган гайләле йортка әнисе килен булып төшкән. Әти гайләдә уртанчы бала булган, 4 каенсеңелләре булган. Бабайны (әтисенең, атасы) авылда Нурмөхәммәт Закир улы, дип йөрткәннәр. Бик булдыклы, эшчән, шундыйларга алтын куллы дип әйтәләр халыкта, бабасы бик мәрхәмәтле кеше булган. Үз кулы белән җил тегермәне салган, кибетләр салганар, бөтенесе бик тырышып эшләгәнәр (эшчән гайлә). Әти Казан белән ике арада сату эше белән йөргән. 16 кешеле гайлә үз-ара бик тату яшәгәннәр. Әни сөйлгәнәре буенча, һәрбер каенсеңелнең үз вазифалары булган.

Әнинең беренче баласы кыз булган, аңа Шәмсруй дип исем биргәнәр, революциягә кадәрле елларны белмим. Апайдан соң әнинең ир балалары үлеп барганнар. Әти белән әнигә киңәш иткәнәр, туган балагызга сезгә никах укыган муллагызның исемен кушыгыз дип. Шулай итеп, 1928 елда малай туа, аңа шушы үзләренә никах укыган мулланың исемен кушалар Әхтәс дип. Абыем Әхтәс була, аннан соң 1931 елда Гарифҗан абый туа, ә мин 1933 елны туам. Әни сөйләве буенча башка чыгар өчен өй салалар, 3 ел буе тоткарланып башка йортка чыкмыйлар, бик тату яшәгәнлектән аерылышып яшиселре килми иде, дип әни сөйли булган. Әти гармунда уйный, җырлый иде. Бакчада алмагачлар, чәчкәләр, утыртканнар иде, тырышып эшләп матур итеп яшәгәнәр. Менә шулай тырышып яшәгән өчен үзләрен раскулачивать иткәннәр. Зур абыйларын Магнитогорскийга сөргәнәр, аларның балалары зурлар булган, землянка казып, шунда яшәгәннәр. Бөтен подробностьларын белмим, әле туган гына булганмын. Әни сөйләве буенча безгә налог салганнар, бөтен әйберләрне алып бетергәч, йортыбыздан куып чыгарганнар. Әти качып киткән төрмәгә утыртырлар дип, курыкан. Әнигә авылда бер Хәсби бабай киңәш биргән, “Мөхүрҗамал син баларыңны алда, Казанга кит, авылда калсагыз ачка үләрсез”, дигән. Әни авылдан чыгып китә балалары белән. Нургаян апайга 8 яшь була, Әхтәс абыйга 4 яшь, Гарифьан абыйга 2 яшь, мин әнинең кулында имчәк баласы булганмын. Шулай итеп әни дүрт баласы белән кеше бусагасына килеп егыла.

Балаларын детдомга да бирми, хәердә эстәми. Льнокомбинатка – стройкага эшкә керә, Нургаяз апайны ФЗУ-га урнаштыра, Әхтәс абый белән Гарифҗан абыйны балар бакчасына урнаштыра, мине яслигә урнаштыра. Мин үземне балалар бакачасына йөргәнемне хәтерлим. Без подвалда яшәдек. Паспорт алганда салкын тиде миңа. Ул вакыта алдан чират алып озак чирата басып торрып үпкәгә салкын тиде. Эшкә кердем тегүче цехына, аврый-аврый эшләдем. Әхтәс абыйны, пспорт алгач, 4-нчы заводка ремесленныйга токарлыка өйрәнергә алдылар, ремесленныйны укып бетергәч, армиягә алдылар. Морфлотка подводником, анда 5 ел хезмәт итте. Гарифыҗан абый вертолетный заводта, элек ученик, аннан соң әйбәт кенә эшли башлагач, армиягә алдылар. Айропорта хезмәт итте 5 ел. Ә без һаман шул подвалда, ул йортка ремонт ясалгач, яңгыр яуган вакытларда су төшә торган иде. Әтине сугыш башланганда яше күп иде, труд армиягә алдылар. 1945 –нче елда, язын кайтты, көзен вафат булды. Сугыш вакытларындагы, ачлык вакытларында, әнинең Казан белән авыл арасында йөреп, безне исән калдырганарын бөтенесен язып бетерергә бер китап язарга кирәк. Сугыш вакытларында әни эшкә кайтып, анда аңа акча бирәләр иде кирәк әйберләрен алып, яңадан авылга кайта, аңа анда юлга дип биргән ашамлыкларын безгә ашата иде. Шулай итеп 1941-че елдан, 1947-че елга хәтле әни эшкәтә* белән Казан арасында җәяү йөреп безне туйдырды. Әхтәс абыйга ул подводный лодкада испытать иткәннәр, алар анда 1950 елдан 1955 елгача армиядә булды. Якшы хезмәт иткән өчен, благодарность җибәрделәр. Гарифҗан абый аэродромда самолетларны очрга әзерләгән. Әнигә благодарность җибәрделәр, якшы хезмәт иткән өчен. Әнинең исенәдә, башына да килмәгән инде, шул кәгазләрне алып барырга военкоматка, шул кәгазләрне күрсәтеп квартира сорарга. Ә без подвалда яшәдек тилмереп. Аннан кайтылар, минем вакыт бара, неужели шул подвалда кимсенеп кияүгә дә чыга алмыйча калырмын дип? Кем алсын, ул вакыта егетләр кем кибетә эшли, кемнең йорты-җире бар шуларга өйләнәләр иде. Язарга бөтенесн язып бетереп тә булмый әле.

1957 –нче елда Мәскәү егетенә Рәдифкә киүягә чыгам, Мәскәүгә китәм. Кайнатам Низами атлы иде. Кайнаанам Хәдичә революциягә хәтле килгәннәр, әйбәт кешеләр иделәр. Ирем салырга ярата иде, үзем тегү эшенә кердем. Балаларымны карап үстерергә үземә генә туры килде. Ирем зарплатасын кайтармады, алимент ала идем. Егерме ел яшәдек. Исереп кайткач безне кыйный иде. Бер каяда мин аны куймадым, шулай 20 ел яшдек. Эчә торгач вафат булды 1977 елда. Бер елдан соң, 1978-че елда Рөстәм Ибрагимовочка кияүгә чыктым. Рөстәм Ибрагимовочка 60 яшь иде, мижа 45 яшь. Сталин лагерларында да җәфа чикәнсең инде дип. Мин аны картым дип, кадерләп кенә яшәттем. Әйбәт нәселдән, культурный, бик белемле кеше иде. Без ирем белән милли хәрәктәтә булдык. “Туган тел” җәмгыятенә булыштык, “Ватан” партиясенә булыштык, китап-газет, журналлар халыкка тараттык. Халыкның аңын-белемен күтәрергә бик тырышып карадык инде. Демократия җилләре искән вакытта бер җыелыштан, бер милли мәҗелестән калмадым. Хәтер көненә ел саен Казанга кайттым. Кайткан саен халыкка файдалы китаплар, газет-журналлар җыеп китер идем. А. Хәлимнең “Этот непобедимый чеченец” китабын Госдума янында депутатларга да тарата идем. “Убить империю» дигән китабын күп тараттым. Гамил Афзалның шигри китабы “Урманнарда имәннәр шаулавы” дигән китабын күпләп таратым. Габдулла Тукайның “Сабыйга” дигән китабын бик күп тараттым. Вобщем, санап-язып бетерергә кәгаздә җитмәс. “Ватан” партиясенең бер пикетларын калдырмадык картым белән. Мохаммәт Миначев бик милли җанлы чын күңелдән милләтебез өчен тырышкан кеше. Сатлыклар, ялагайлар аңа булышмадылар, комачауладылар. Казанда референдумда катнаштым. 2005 че елда ирем вафат булды, аның артыннан олы улым Ильдус аырый башлады, бер аягын кистеләр. Өч ел ярым улымны карадым, аннан күптә үтмәде 2010-чы ел 10 сентябтә кич 17 сәгать тирәсе иде, мәчеттән өйгә кайтырга, сумкамны документлар, акчалары белән бергә орладыдар. Картлык белән башыма да кермәгән, таш , үземә операция ясарга дигән акчаларымны урладылар. Охранник Ринат, читтән килгән Әхмәт исемлесе- икесе урладылар. Дежурный Юсуф видео наблюдениедән карамыды, күрмим дип. Берседә булыша алмадылар тырай таш булып калдылар.

Нәзирә Габдулҗан кызы Медведева.


Нәзирә ханым Рөстәм абый Медведев белән, әле 1979 елда мин оештыврган үзэшчән ансамбольга йөрделәр, аннан бар милли җыелышларда актив катнашып килделәр, ХД “Ватан” фиркасы 1986- чы елдан алып, һәр эштә булышлык күрсәтелр, “Ватан” фиркасы үткәргән бер митинг-пикетан калмадылар. Рөсәм абый үлгәнче безнең белән бергә булды, Мәскәүгә килгән саен Фәүзия Бәйрамова, Айдар Хәлим гел аларга туктый иделәр, аларны каршылап, ашатып-эчертеп, кирәкле кешеләре белән очрашырга дисеңме, әллә берәр урында чыгыш ясаргамы, алар икеседә шушы Нәзирә ханым фатирыннан чыгып китә торганар иде. Нәзирә ханым ире Рөстәм Медведев белән Мәскәүдә ул елларда уздырылган һәр милли эшләрдә катанаша торган иделәр. Рөстәм абый һәр җыелышта чыгышлар ясый торган иде, халыкта абруе зур иде, матур итеп фикер йөртә белә торган кешеләрдән иде. Нәзирә ханым үзедә бик актив татар җанлы кеше, ярдәмчел дә үзе, әле соңгы вакыта гына “Ватан” пикетларывна ө\йөрми башлады, чөнки картя бара кеше, без аны пикетларга махсус чакырмый башладык соңгы вакытларда, ә үзе һәр вакыт безнең пикетларда буласы килә, яше зур дип җәллибезүзен, шуңа чакырмыйбыз. Менә аның 80 еллык юибилеен үткәрергә булдык 16.11.2013 елда, Әсәдула Йортында 16-00 сәгаттә, ишекләр ачык, теләгән кеше килеп Нәзирә ханымны тәбрикләп, шунда аңа берәр сүз әйтеп китәр, дип уйлыйбыз. Рәхим итегез, милләт кызын тәбрикләргә!!!
М. Миначев.
Мәскәү каласы 18.10.2013 ел.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 15 Ноя 2013 01:53    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой


Мәскәүдә татар милли хәрәкәтенең юл башында торган Нәзирә апа Медведевага бүген 80 яшь тулды. Безнең иң изге теләкләребезне кабул ит, Нәзирә апа!
"Нәзирә апа Медведева, ире Рөстәм абый белән бергә, Мәскәү шәһәрендә татар милли хәрәкәтенә нигез салучылар булдылар. Мәскәү шәһәрендәге беренче Сабантуйлар, зур җыеннар, милләт хокукын яклаган пикет һәм митинглар алар катнашыннан башка узмады. Калфаклы Нәзирә апа һәм түбәтәйле Рөстәм абый барлык милли чараларның да түрендә булдылар, алар милләт өчен кулларыннан килгәнне эшләделәр, татарлар да аларны хөрмәт итте һәм зурлады. Милләт өчен 20 елга якын Сталин төрмәләрендә утырган Рөстәм абый татар милли хәрәкәтенең идеологы иде, гомеренең ахырына кадәр ул татар халкының бәйсезлеге өчен көрәште, аның урыны җәннәттә булсын! Нәзирә апа татар милли хәрәкәтенең анасы урынында булды, Мәскәүдә алар яшәгән квартираның ишеге читтән килгән татарлар өчен дә, төрекләр өчен дә, милләтчеләр өчен дә, динчеләр өчен дә һәрвакыт ачык булды. Бу өйгә Казаннан һәм Чаллыдан күпме милли һәм дини китаплар ташылды, алар барысы да Нәзирә апа кулы аша үтеп, милләткә барып иреште.
Кадерле Нәзирә апабыз! Милләтнең Корт Анасы, Ак әбие! Сине 80 яшьлек гомер бәйрәмең белән бөтен татар милли хәрәкәте исеменнән котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә сиңа ике дөньяның да һидәятен насыйп итсен! Милләт өчен башкарган изге эшләрең, кешеләргә күрсәткән яхшылыкларың сиңа җәннәт ачкычлары булсын иде! Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин тормыш телибез, Нәзирә апа! Балаларыңның, оныкларыңның яраткан әбисе булып, милләткә яхшы киңәшләреңне биреп, озак һәм бәхетле яшә, син моңа бик лаек!"

ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА,
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ МӘҖЛЕС РӘИСЕ.
14 ноябрь, 2013 ел.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 15 Ноя 2013 01:59    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой



Мөхтәрәмә Нәзирә ханым, Туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбриклим! Бу теләкләргә миндә бик теләп кушылам һәм сезгә рәхмәтләремне белдерәм. Исегездә булса, 1991 елда ГКЧП фөтнәсе көннәрендә мин сездә идем. Мәрхум Рөстәм абый (урыны җәннәттә булсын) иртәнге "Азатлык" радиосын тыңлап бу хәбәрне җиткерде. Аннары соң без аның белән Америка илчелегенә киттек, ул миңа юл күрсәтте, ченки миңа анда барырга виза алырга кирәк иде. Бетен Мәскәү урамнары танклар белән тулган иде. Шунда Рөстәм абый әйтеп куйды, үз башларына булсын дип... Сезнең кунакчыл һәм ярдәмчел, чын татар гаиләгезгә мин мәнге рәхмәтлемен. Саулык сәламәтлек, имен тормыш телим!
Олы ихтирам белән
Илдус Садыйк.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 18 Ноя 2013 01:44    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой


_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 19 Ноя 2013 22:47    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

НАРОДНО-ДЕМОКРАТИЧЕСКАЯ ПАРТИЯ «ВАТАН».
ЦЕНТРАЛЬНЫЙ КООРДИНАЦИОННЫЙ СОВЕТ
Тел.(095) 779-81-09 minach@rambler.ru ndp-vatan@yandex.ru
www.ndpvatan.narod.ru



НӘЗИРӘ ХАНЫМНЫ КОТЛЫЙБЫЗ!


Милләт юлында озак еллар армый-талмый хезмәт иткән өчен, Нәзирә Габдулаҗан кызы Медведева ханымны ХД “Ватан” фиркасы 80- еллыгы уңаеннан Мактаулы исем биреп: Татар халыкы милләте кызы дигән, абруйлы исем бирергә булды. Һәмдә Мактаулы грамотага карарга кул куйды.
ХД “Ватан” фиркасы рәисе, Ринат Хафиз,
Мәскәү каласы 14.11.2013 ел.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 19 Ноя 2013 22:54    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Нәзирә ханымны котлыйбыз!
Нәзирә Габдуллаьан кызы Медведева ханым, күп еллар Мәскәү класындагы зур хезмәте өчен, татар милләтен агарту эшләрен алып барган өчен, милләтәшләрнең аңнарын саклар өчен куйган хезмәтләрен искә алып: Менә шушы юлда ире Рөстәм Ибрагим улы Медведев белән берлектә, туктаусыз, кайчакта, шәхси эшләрен ташлап, җәмгыят эшләрен алага сөреп, берендә онытмыйча, милли юлдан атлаганнары өчен, сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез! Рәхмәт сезгә! Беләбез, күрәбез, сез Рөстәм абый Медведев якты дөньядан китеп баргачта, шушы милләт эшләрен дәвам итәсез, һәм әле озак еллар шушы юлдан барачак дип ошанабыз! ХД “Ватан” фиркасы әгзәләре булып, иреле-хатынлы бергәләшеп “Ватан” фиркасының Үзәк Комитет Координацион Шура әгзәсе дәрәҗәсенә ирештегез.
1989-чы елдан алып, ел саен Казанга барып БИТҮ корылтайларында катнаштылар, Татарстаның бәйсезлеге өчен, акчаларын, саулыкларын җәлләмичә һәр вакыт милли көрәш юлында булдылар. ХД “Ватан” фиркасының бер митингысы, пикетлары алардан башка үтмәде. Нәзирә ханым әледә Аллага шөкер исән, мәчеттә татар китапларын, дини китапларын сата-тарата, татар журналларын һәм башка язма әсәрләре белән берлектә.
Аңа озын гөмер теләп, 80 яшлеген тутырган вакыта, милләт юлында кылган хезмәтләре өчен рәхмәтләр әйтеп, саулыклар теләп, Нәзирә ханымны ХД “Ватан” фиркасы бүләкләргә булды. Кабул итеп алыгыз, Нәзирә ханым.
ХД “Ватан” фиркасы рәисе Ринат Мәүлән улы Хафиз.

ХД “Ватан” фиркасы рәисе урынбасары, Әскәр Фатех улы Бикбай.

ХД “Ватан” фиркасы лидеры, Мохаммәт Мина улы Миначев.

ХД “Ватан” Үзәк Координацион Шура әгзәсе, Хәмзә Абдулла улы Насретдин.

Мәскәү 14.11. 2013 ел.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB