На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

6 ноября - День Конституции Татарстана!

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 30 Окт 2013 01:48    Заголовок сообщения: 6 ноября - День Конституции Татарстана! Ответить с цитатой


6 НОЯБРЬ - ТАТАРСТАН КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ!
БӨЕК БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, МИЛЛӘТӘШЛӘР!
ЗУР МИТИНГ- КОНЦЕРТКА ЧАКЫРАБЫЗ!
6 НОЯБРЬ 14-00 СӘГ.
КАЗАН, БАУМАН УРАМЫ, СӘГАТЬ ЯНЫНДА
ЯШӘСЕН СӨЕКЛЕ ДӘҮЛӘТЕБЕЗ – ТАТАРСТАН!


-------------------------------------------------------------------------------------

ТАТАРСТАН ДӘҮЛӘТЕН САКЛАП КАЛЫЙК!

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең белдерүе


Моннан 21 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Шурасы Татарстан Конституциясен кабул итте. Безнең дәүләтнең Төп Кануны 1990елның 30 августында кабул ителгән “Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларация” һәм 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нигезендә кабул ителде. 21 мартта “Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?” дигән сорауга Татарстан халкының 62% якыны “әйе” дип җавап бирде. 1992 елда кабул ителгән Конституция халыкнын ихтиярын чагылдыра, шуна күрә аның төп нигезләмәләрен халык үзегенә үзгәртә ала. Әмма ләкин 2000-2005 елларда Татарстан дәүләтенә каршы жинаять оештырылды. Татарстан халкыннан сорамыйча, Конституциягә шундый күп үзгәрешләр кертелде ки, бу хәлне “Татарстан дәүләтен һәлак итү” дип бәяләргә була. Нәтиҗәдә Россия кәгазьдәгенә “федератив дәүләт”, чынбарлыкта ул “унитар дәүләткә”, империягә әверелде.

Кызганычка каршы, безнең дәүләткә каршы һөҗүм Европа Берлеге, Европа Парламенты, Европаның демократия илләре тарафыннан кискен каршылык тудырмады. Ничек Федератив демократик дәүләттә ( РФ конституциясе, 1-нче маддә) “туры китерү” үткәреп була? Федерация булгач, күптөрлелек булырга тиеш. “Туры китерү” үткәргәч, РФ унитар дәүләткә, империягә әйләнде. Татарстан дәүләтен җимергәндә кая иде соң безнең Дәүләт Шурасы, кая иде “Конституциянең гаранты”? Нигә хакимият халыкка мөрәҗәгать итмәде, нигә Конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрү тәкъдиме белән чыкмады? Татарcтан халкы Конституциядагы үзгәрешләр аркасында дәүләтсез, җирсез, милексез калды.2002 елда яңа редакция дигән булып икенче Конституция кабул иттеләр. Анда “суверен дәүләт- халыкара хокук субъекты ” юк, «җир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке” дигән маддә юкка чыгарылган, “Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия” дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар... Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды. Без Европа Берлегенә һәм Европа парламентына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез! Европа берлеге әгъзасы булган “демократик” Россия татар халкына каршы, башка Россия халыкларына каршы этноцид сәясәте алып бара!

Соңгы вакытта Татарстан дәүләтенә, татар милләтенә, татар мәгарифенә, теленә һөҗүм көчәйде. “Президент” исемен тыю, “Милли сәясәт стратегиясен”, “Мәгариф турында” Федераль Канунын кабул итү, “Телләр турында” канунга Констиуцияны бозучы үзгәрешләр кертү, республикаларны (дәүләтләрне) бетерү турында коткы тарату карагруһ көчләрнең халыкларны юк итү юлына басканын күрсәтте. Әмма ләкин Татарстан Дәүләт Шурасы бу һөҗүмгә каршы көрәшергә теләми, үзенең Конституцияда язылган вазифаларын үтәми.

Татарстан дәүләте, татар милләте, татар мәгарифе, теле упкын алдында торган хәлдә Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге таләп итә:

-Татарстан Дәүләт Шурасы Татарстан дәүләтенең, татар милләтенең хокукларын якларга теләмәвен ап-ачык күрсәтте. Шуңа күрә Дәүләт Шурасы кичекмәстән таратылырга тиеш. Халык ирекле һәм гадел сайлауарда яңа мәҗлес(парламент) сайларга тиеш.

- Халык сайлаган Дәүләт Шурасы 1990 елда кабул ителгән “Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларацияга” , 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә таянып, 1992 елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтарырга тиеш.“Суверен дәүләт-халыкара хокук субъекты”, «Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия», «Жир һәм аның байлыклары - бөтен халык милке» - дәүләтнең нигезе булган бу маддәләр кире кайтырга тиешләр.

- "Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында " яңа Шартнамәне әзерләргә һәм кабул итергә. Татарстан татар милләтенең үзбилгеләнү җире итеп рәсми танылырга тиеш.

- Татарстанда сәяси фиркалар оештыру мөмкинлеген кире кайтарырга.

- Татар халкына каршы этноцид турында Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа берлегенә мөрәҗәгать итергә.

-Россия халыкларының дәүләтчелеген, мәгарифен, телен, милли республикаларны юк итү максаты турында дөнья җәмәгатьчелегенә, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа Берлегенә мөрәҗәгать итергә. Халыкларга каршы этноцид өчен Россия Федерациясен Европа Берлегеннән чыгаруны таләп итергә.

ХХ1 гасырда яшәүгә карамастан, Татарстанда феодал, авторитар сәяси төзелеш хөкүм итә. Демократия, гадел сайлаулар, cәяси көндәшлек,сүз иреге, көчле оппозиция булмаса бер мәсьәләнедә чишә алмыйбыз.Безнең түрәләр Конституцияне гамәлгә ашыру турында, халыкка хезмәт итү турында кайгыртмыйлар,чөнки алар халык алдында җаваплылык тоймыйлар. Халыкның алар урынына яңа кешеләр сайларга мөмкинлеге юк. Татар халкы зур ул, көчле ул, аның сәләтле, укымышлы уллары һәм кызлары бихисап. Аларга хакимияттә эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Татар халкы хакимияткә килсә, ул Швейцариядан ким булмаган дәүләт төзәчәк. Әмма ләкин “Татар обкомы” китергә теләми.Татарстанда егерме дүрт ел инде хакимият алмашынмый. Уяныгыз, татарлар, ХV1 гасырдан калган феодал хакимиятне алмаштыруны замана таләп итә! Татар халкы финнардан я латышлардан ким түгел, безнең дә заманача Европа дәүләте төзерлек көчебез бар, иншалла.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең президиумы

28.10.2013

_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 08 Ноя 2013 01:02    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Татарстан Конституция Көненә багышланган халык җыенының
Резолюциясе


Казан ш. 6 ноябрь 2013 ел

Бөек бәйрәм белән, хөрмәтле милләтәшләр!


Моннан 21 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Шурасы Татарстан Конституциясен кабул итте. Безнең дәүләтнең Төп Кануны 1990елның 30 августында кабул ителгән “Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларация” һәм 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нигезендә кабул ителде. 21 мартта “Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?” дигән сорауга Татарстан халкының 62% якыны “әйе” дип җавап бирде. 1992 елда кабул ителгән Конституция халыкнын ихтиярын чагылдыра, шуна күрә аның төп нигезләмәләрен халык үзегенә үзгәртә ала. Әмма ләкин 2000-2005 елларда Татарстан дәүләтенә каршы жинаять оештырылды. Татарстан халкыннан сорамыйча, Конституциягә шундый күп үзгәрешләр кертелде ки, бу хәлне “Татарстан дәүләтен һәлак итү” дип бәяләргә була. Нәтиҗәдә Россия кәгазьдәгенә “федератив дәүләт”, чынбарлыкта ул “унитар дәүләткә”, империягә әверелде.

Кызганычка каршы, безнең дәүләткә каршы һөҗүм Европа Берлеге, Европа Парламенты, Европаның демократия илләре тарафыннан кискен каршылык тудырмады. Ничек Федератив демократик дәүләттә ( РФ конституциясе, 1-нче маддә) “туры китерү” үткәреп була? Федерация булгач, күптөрлелек булырга тиеш. “Туры китерү” үткәргәч, РФ унитар дәүләткә, империягә әйләнде. Татарстан дәүләтен җимергәндә кая иде соң безнең Дәүләт Шурасы, кая иде “Конституциянең гаранты”? Нигә хакимият халыкка мөрәҗәгать итмәде, нигә Конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрү тәкъдиме белән чыкмады? Татарcтан халкы Конституциядагы үзгәрешләр аркасында дәүләтсез, җирсез, милексез калды.2002 елда яңа редакция дигән булып икенче Конституция кабул иттеләр. Анда “суверен дәүләт- халыкара хокук субъекты ” юк, «җир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке” дигән маддә юкка чыгарылган, “Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия” дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар... Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды. Без Европа Берлегенә һәм Европа парламентына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез! Европа берлеге әгъзасы булган “демократик” Россия татар халкына каршы, башка Россия халыкларына каршы этноцид сәясәте алып бара!

Соңгы вакытта Татарстан дәүләтенә, татар милләтенә, татар мәгарифенә, теленә һөҗүм көчәйде. “Президент” исемен тыю, “Милли сәясәт стратегиясен”, “Мәгариф турында” Федераль Канунын кабул итү, “Телләр турында” канунга Констиуцияне бозучы үзгәрешләр кертү, республикаларны (дәүләтләрне) бетерү турында коткы тарату карагруһ көчләрнең халыкларны юк итү юлына басканын күрсәтте. Әмма ләкин Татарстан Дәүләт Шурасы бу һөҗүмгә каршы көрәшергә теләми, үзенең Конституцияда язылган вазифаларын үтәми.

Татарстан дәүләте, татар милләте, татар мәгарифе, теле упкын алдында торган хәлдә Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге таләп итә:

-Татарстан Дәүләт Шурасы Татарстан Конституциясен, Татарстан дәүләтенең, татар милләтенең хокукларын якларга теләмәвен ап-ачык күрсәтте. Шуңа күрә Дәүләт Шурасы кичекмәстән таратылырга тиеш. Татарстан халкы ирекле һәм гадел сайлауларда яңа Дәүләт Шурасын (парламент) сайларга тиеш.

- Халык сайлаган Дәүләт Шурасы 1990 елда кабул ителгән “Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларацияга” , 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә таянып, 1992 елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтарырга тиеш.“Суверен дәүләт-халыкара хокук субъекты”, «Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия», «Жир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке» - дәүләтнең нигезе булган бу маддәләр кире кайтырга тиешләр.

- "Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында " яңа Шартнамәне әзерләргә һәм кабул итергә. Татарстан татар милләтенең үзбилгеләнү җире итеп рәсми танылырга тиеш.

- Татарстанда сәяси фиркалар оештыру мөмкинлеген кире кайтарырга.

- Татар халкына каршы этноцид турында Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа берлегенә мөрәҗәгать итергә.

-Россия халыкларының дәүләтчелеген, мәгарифен, телен, милли республикаларны юк итү максаты турында дөнья җәмәгатьчелегенә, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа Берлегенә мөрәҗәгать итергә. Халыкларга каршы этноцид өчен Россия Федерациясен Европа Берлегеннән чыгаруны таләп итергә.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Идрисов Рустам
Собкор


Зарегистрирован: 27.06.2006
Сообщения: 996

СообщениеДобавлено: 08 Ноя 2013 08:19    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой


Милли хәрәкәт Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итте
рөстәм исхакый
6 ноябрьдә Казанда Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан Конституциясе көне уңаеннан митинг-концерт оештырды. Әлеге чарада 150ләп кеше катнашты, бигрәк тә гармунчылар һәм гармунга җырлаучылар тамашачыларга хуш килде. Җыелган халык арасында туристлар да бар иде, фото-видеога төшерүчеләр шактый булды. http://www.azatliq.org/media/photogallery/25160514.html
Оештыручыларга катнашучыларга АллаһыТәгаләнең рәхмәте яусын! Рафис Кашапов.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 08 Ноя 2014 00:46    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Татарстан Конституциясе көненә багышланган халык җыенының
Резолюциясе

Казан ш. ........ 6 ноябрь 2014 ел

Бөек бәйрәм белән cезне, хөрмәтле милләтәшләр!


Моннан 22 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Шурасы Татарстан Конституциясен кабул итте. Безнең дәүләтнең Төп Кануны 1990елның 30 августында кабул ителгән “Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларация” һәм 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нигезендә кабул ителде. 21 мартта “Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?” дигән сорауга Татарстан халкының 62% якыны “әйе” дип җавап бирде. 1992 елда кабул ителгән Конституция халыкнын ихтиярын чагылдыра, шуна күрә аның төп нигезләмәләрен халык үзегенә үзгәртә ала. Әмма ләкин 2000-2005 елларда Татарстан дәүләтенә каршы жинаять оештырылды. Татарстан халкыннан сорамыйча, Конституциягә шундый күп үзгәрешләр кертелде ки, бу хәлне “Татарстан дәүләтен һәлак итү” дип бәяләргә була. Халыкны алдап, Татарстан Дәүләт Шурасы 2002 елда 1992 елгы Конституцияне юк итте
Кызганычка каршы, безнең дәүләткә каршы һөҗүм Европа Берлеге, Европа Парламенты, Европаның демократия илләре тарафыннан кискен каршылык тудырмады. Ничек Федератив демократик дәүләттә ( РФ конституциясе, 1-нче маддә) “туры китерү” үткәреп була? Федерация булгач, күптөрлелек булырга тиеш. “Туры китерү” үткәргәч, РФ унитар дәүләткә, империягә әйләнде.
Татарстан дәүләтен юк иткәндә кая иде соң безнең Дәүләт Шурасы депутатлары, кая иде “Конституциянең гаранты”? Нигә хакимият халыкка мөрәҗәгать итмәде, нигә Конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрү тәкъдиме белән чыкмады? Татарcтан халкы Конституциядагы үзгәрешләр аркасында дәүләтсез, җирсез, милексез калды. 2002 елда “яңа редакция” дигән булып яңа, “туры китерелгән” Конституция кабул иттеләр. Анда “суверен дәүләт- халыкара хокук субъекты ” юк, «җир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке” дигән маддә юкка чыгарылган, “Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия” дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар... Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды.
2010 елның декабрендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы № 430281-5 Федераль Канунны кабул итте. Бу канун буенча республикаларга(дәүләтләргә) үзләренең дәүләт җитәкчесен “Президент” дип атарга ярамый.
Рәсәй Конституциясендә ап-ачык язып куелган: республика җитәкчесен ничек исемләргә икәнен республика халкы үзе хәл итергә тиеш. Татарстан
халкы “Президент” исемен 1992 елның 6 ноябрендә сайлады. Бу көнне Татарстан Конституциясе кабул ителде. Ул Конституциядә ”Татарстан республикасында дәүләт башлыгы- Президент” дигән маддә бар.
Әмма ләкин 4 ел дәвамында “хокукый дәүләт төзүче” Мәскәү республикаларны(дәүләтләрне) көчләп, халыктан сорамыйча Конституцияләрен үзгәртергә мәҗбүр итә. Конституциясе үзгәрмәгән Татарстан дәүләте генә калды.
Татарстан дәүләте, татар милләте, татар мәгарифе, теле упкын алдында торган хәлдә таләп итәбез:
Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин!
Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары!
Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары үзләрен Татарстан халкының ихтиярын яклаучы,мөстакыйль сәясәтчеләр итеп күрсәтерләр дип, ышанабыз. Президент вазифасын, Татарстан Конституциясен, Татарстан дәүләтен саклап калу- сезнең бурычыгыз!
Таләп итәбез: 1. Татарстан Конституциясеннең 89 маддәсен: “Татарстан Республикасы Президенты – Татарстан Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары вазыйфаи заты”, саклап калырга!
2. Рәсәй Конституциясенә каршы килүче, Рәсәй халыкларының хокукларын бозучы №430281-5 Федераль Канунны Рәсәй Конституция Мәхкамәсенә бирергә.
3. Татарстан Дәүләт Шурасы Президент вазифасын, Татарстан Конституциясен, Татарстан дәүләтенең, татар милләтенең хокукларын якларга теләмәсә, кичекмәстән таратылырга тиеш. Татарстан халкы ирекле һәм гадел сайлауларда яңа Дәүләт Шурасын (парламент) сайларга тиеш.
- Халык сайлаган Дәүләт Шурасы 1990 елда кабул ителгән “Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларацияга” , 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә таянып, 1992 елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтарырга тиеш.“Суверен дәүләт-халыкара хокук субъекты”, «Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия», «Жир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке» - дәүләтнең нигезе булган бу маддәләр кире кайтырга тиешләр.
4. "Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында " яңа Шартнамәне әзерләргә һәм кабул итергә. Татарстан татар милләтенең үзбилгеләнү җире итеп рәсми танылырга тиеш.
5. Татарстанда сәяси фиркалар оештыру мөмкинлеген кире кайтарырга.
6. Татар халкына каршы этноцид турында Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа берлегенә мөрәҗәгать итергә.
7. Россия халыкларының дәүләтчелеген, мәгарифен, телен, милли республикаларны юк итү максаты турында дөнья җәмәгатьчелегенә, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа Берлегенә мөрәҗәгать итергә. Халыкларга каршы этноцид өчен Россия Федерациясен Европа Берлегеннән чыгаруны таләп итергә.

Халык җыенында бертавыштан кабул ителде.



Дөрес: Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе: Ф.В. Зәкиев

Казан, Сәетгалиев ур., 3 тел. 8-9046-61-85-34
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 13 Ноя 2014 20:29    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Председателю Государственного Совета РТ
Мухаметшину Ф. Х.

Копия:
Генеральному директору Телерадиокомпании ТНВ
Аминову И. Ю.



ОТКРЫТОЕ ПИСЬМО

Уважаемый Фарит Хайруллович!



На государственном телевизионном канале «Татарстан Новый Век»(ТНВ) еженедельно в воскресенье дается обзор событий за неделю. Это главная телевизионная передача РТ. В обзоре непременно освещаются события, которые официально считаются политически важнейшими. Именно поэтому передачу ведет, как правило, лично Аминов И. Ю. или талантливый профессионал Любимов.

9 ноября передачу вел сам Аминов И. Ю., депутат Госсовета РТ. Было охвачено множество разнообразных тем. Весьма обстоятельно, с аналитическими комментариями была представлена тема революции 1917 года. Кадры митинга коммунистов не обошли даже незначительные детали. Достаточно полно отражено празднование Дня народного единства 4 ноября и Ваше участие в праздничных мероприятиях. Значительное место отведено «Русскому маршу»: здесь и красочные картины самого марша, многословные комментарии его организаторов и комментарии ведущего. Не остался без внимания и крестный ход.

6 ноября - годовщина принятия Конституции РТ, государственный праздник РТ, великий праздник для всех татар, выходной день. Татарстанцев с праздником поздравил Президент РТ Р. Н. Минниханов. Однако в Казани, Татарстане, телевидении особых мероприятий, посвященных празднику, не отмечено. Только в Казани, на улице Баумана, Всетатарский общественный центр организовал концерт-митинг, посвященный великому празднику татарского народа. Основным лозунгом этого митинга было: « Мухаметшин! Депутаты Госсовета РТ! Требуем не менять Конституцию, сохранить пост Президента РТ!»

В указанной передаче генеральный директор телерадиокомпании ТНВ, депутат Госсовета РТ Аминов И. Ю. ни словом не обмолвился о Дне Конституции РТ. Заговор молчания- это очень тревожный симптом.

Фарит Хайруллович, является ли забвение даты важнейшего политического значения отражением позиции Госсовета РТ? При конституционном строе основой государственности является Конституция. Следует ли умолчание о Дне Конституции рассматривать как подготовку общественности к упразднению государственности (хоть и номинальной) Татарстана? Создается впечатление существования заговора по упразднению республики.

Обращение именно к Вам, председателю Госсовета РТ, объясняется тем.что только государственный орган, который Вы возглавляете, компетентен в вопросах законодательства и Конституции.

Граждане Татарстана в тревоге. Убедительно просим Вас дать всенародно, на канале ТНВ пояснения по поднятым вопросам. Озвучить Ваши пояснения должен, на наш взгляд, депутат Госсовета РТ Аминов И. Ю.


Президиум Всетатарского общественного центра.
10.11. 2014
Верно: Председатель Всетатарского общественного центра Ф.В. Закиев

_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB