На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Список для награждения певцов, композиторов, общественных деятелей, художников.

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1633

СообщениеДобавлено: 29 Дек 2013 14:24    Заголовок сообщения: Список для награждения певцов, композиторов, общественных деятелей, художников. Ответить с цитатой

Исемлек Полпредствога.

Мин сезгә түбәндә китерелгән кешеләргә Татарстаның абруйлы исемнәрен бирүне үтенәм. Бу кешеләр Мәскәүдә татарлыкны саклап калуда һәм аны үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр, алар төрле мактауга, төрле мактаулы исемләргә лаек шәхесләр! Алар совет заманынан бирле Мәскәү татарлары өчен, вакытларын, акчаларын җәлләмичә халыкны саклап калуда зур өлеш кертеләр, алар әле бүгендә шушы юлдан баралар, татарларга хезмәт итәләр. Әйтер идем, Мәскәүдә, урыс мохитында, татар сәнгәтендә эшләү, ай-һай җиңел түгел, кайда адым саен карагрухлылар, татарны өнәмәүче түрәләр белән тулган шәһәрдә, татарча эш алып барулар, бигрәк авыр. Ә инде ансамбольлар төзеп концертлар кую, халыкны җыю, әйтеп бетергесез авыр, кайчан ни Телевидения юк, ни Радио юк. Бу эшләр бик авырлардан бүгенгесе көндә дә саналадыр.
Менә шушы ясалма, кайвакытта, махсус карышып маташкан чакларда була, бу ирләр һәм хатынар, җиңеп чыгып шушы авырлылыкларны, матур гына эшләрен алып баралар. Уңышлар телик үзләренә, Тәңребез Алла үзләрен саулыктан аермасын иде. Беренчеләрдән булып атар идем Сәяр Хәбибуллинны, ул талантлы композитор, аккомпониатор да, җитәкчедә, “Хыял” ансамбльен төзеп күп еллар шушы вокал төркеменең җитәкчесе дә иде. Күп җырлар-көйләр авторы, кайберләре халык җырына әверелеп киткәнәре дә бар, аларны еш кына бар җырчыларда бик яратып башкаралар: “Эзләдем бәгрем сине”, “Татарлар килә”, “Татар теле”, һәм башкалары өчен, аңа тиешле хөрмәт күрсәтеп, лаеклы дәрәҗә бирүегезне сорыйм? Аңа Татар халык артисты, һәмдә Тукай премиясенә нәмзәт итеп тәкдим итәм. Бу әле беренче мәртәбә Татарстан тышта, Рәсәй башкаласында шундый хезмәт иткән татарбыбызга зур бүләк булыр иде. Мәскәүдә туып-үскән, шушы шәһәрдә гөмер буе яшәп, татар булып кала алган, татар композиторы бит ул!

Исемлек Полпредствога:

1. Сәяр Хәбибуллинга, Татар халык артисты исемен, һәмдә Тукай премясенә 2014 елда лаеклы нәмзәт икәненен раслап, аңа шушы бүләкне бирергә кирәк!

2. Илдар Шигаповка Татарстан халык артисты дигән исемне, ә болай ул атказанган Рәсәй артисты исемен йөртә, ә Татарстанныкы юк? Ә ул гөмер буе татар сәхнәсендә хезмәттә.

3. Роза Хәбибуллинага Татарстан халык артисты исемен;

4. Найлә Фатеховага Татарстан халык артисты исемен;

5. Ләйлә Халиковага Татарстанның Атказанган артисты исемен;

6. Сания Шакировага Татарстан атказанган артисты исемен бирүегезне сорыйм? Сания ханым “Идел” ансамблен җитәкли 1 ел. Менә шушы кыска вакыта ул шушы ансамблне күтәрде шул кадәрле югарыга, просто хәйран калырлык, просто профи, әйтеп бетергесез югарылыкка менгезде, әфәриндиясе генә килә.

7. Сания ханым җитәкләгән “Идел” ансамбльына Татарстан халык ансамбле исемен бирергә;

8. Наиль Гарифҗановка “Идель” ансамбле җитәкчекенә Атказаган сәнгать эшлексе дигән исем бирергә;

9.
10. Гулярам Касымовна Аганинага, күп еллар Мәскәүдә “Хор дирежерлары» әзерләгән өчен Татарстанның Атказанган сәнгать хезмәткәре дигән исемен бирергә;

11. Сәит Абдуллинга, бик талантлы егет, Сергач якларыннан Мәскәүгә килде, җырлый башлады, җырларга көйләр язды, ул язган җырларны Татарстанда да бик яратып башкаралар. Ул, композитор, җырчы, лаеклы Татарстанның Атказанган артисты исемен йөртергә;

12. Рафаэль Курамшинга озак еллар Мәскәүдә төрле татарваокал төркемнәрендә баянда уйнап, хәзерге вакытта Мәскәү мәктәбе № 1166 укыта, мәктәп түгәрәгендә алып бара Роза Хабибуллина белән, Татарстанның Атказанган артисты исемен бирергә;

13. Динар Фәезхановка, таланлы җырчыбыз, Мәскәүнең бер районында Татар Милли-мәдән мөхтәриятен дә җитәкли, менә шушы уңган егеткә, Татарстанның Атказан артист исемен биренргә;

14. Наиль Набиуллинга, шулай ук күп еллар Мәскәү татар сәхнәсендә хезмәт итә, шушы хезмәте өчен, Татарстан Атказанган артисты исемен бирергә;

15. Асия Абдрахман кызы Акалаевага, ул да, шулай ук күп еллар Татар үз-эшчән сәнгәтендә Татар хоры белән татар җырларын өйрәткән өчен, Татарстанның Атказанган сәнгать хезмәткәре исемен бирергә;

16. Найля Дусменовага җырчы, Татарстанның Атказанган артисты исемен бирергә;

17. Әлфинә җырчы, Татарстанның Атказанган артист исемен бирергә;

18. Диляфрүз Деҗуровага, күп еллар театр-студиясен алып барганы өчен, Татарстанның Атказанган сәнгать хезмәткәре исемен бирергә;

19. Рәссам Шамил Апанаевка, күп төрле пейзаҗлары, натюрмуртлары өчен Татарстанның Атказанган Рәссамы, исемен бирергә;

20. Рәссам, талантлы скульпторга күп төрле картиналары, һәйкәл эскизлары өчен Татарстанның Атказанган рәссәмы исемен бирергә;

21. Аскер Фатых улы Бикбаевка, күп еллар җәмгыять эшләрен алып барган өчен, төрле аудиторияләрдә ясаган чыгышлары өчен татар милләтен яклап, күп мәртәбә хөкүмәт органары тарафыннан, мәхкәмәләргә тартылып, өендә тентүләр үткәрелеп-тә, компьютерен 4-ай буе тоткарлаганары өчен, алайда татар милләтен яклаудан туктамаган өчен, Татарстаның Атказанган сәнгать хезмәткәре исемен бирергә;

22. Ринат Мавлненович Хафизовка, 4 ел буе ХД “Ватан” фиркасы рәисе булып торганы, әледә шушы ук ролдә булуын искә алып, Татарстанның Атказанган җәмәгать хезмәткәре исемен бирергә;

23. Нурмохаммәт Садыковка, баянистка күп еллар Сергач якларында якташларына концертлар куеп йөргәне өчен, бу якларга артистларның Татарстаннан еш булалмаганарын искә алып, Татарстанның Атказанган артисты исемен бирергә;

24. Җырчы (Шөбиле авылы малае) Татарстанның Атказанган артистыисемен бирергә;

25. Халидә Бигичевага озак еллар татар сәхнәсендә җырлап йөргәнәре өчен Татарстанның Атказанган артисты исемен биренргә;

26. Равиль Кузнецовка, озак еллар Халидә Бигичева белән бергә, аңа кадәрле дә инструменталь төркем төзеп, концертларны бизәгән өчен, Татарстанның Атказанган артисты дигән исем бирергә;

27. Саҗидә Сөлеймановага озак еллар Мәскәүдә җырлаганы өчен, Татарстанның Атказанган сәнгать хезмәткәре исемен бирергә;

28. Гульнара Куспаевага, Халык-ара опера җырчылары Лауреаты, опера җырчысы, бик матур тавышы (сопрано), үзе яшь, әле 29 яшендә генә, Татарстанның Атказанган артисты исемен (авансом) биренргә;

29. Гаяр Ахметович Искандяров, Фонд развития мусульманских народов, содерҗить бессменно татарский сайт MTSS.RU, менә шушы җәмгыят эшләре өчен, Татарстанның Атказанган җәмгыят хезмәткәре исемен бирергә;

30. Хасян хазрәт Фәттах улы Невретдинов (?), тарихи мәчет имамы, аңа күп еллар татарларны агарту эшләрен алып барганы өчен, Татарстанның Атказанган сәнать хезмәткәре исемен бирергә;

31. Ирек Альмухамбетович Куспаков, гармунчы, җырчы, менә дигән тамада, дөрес рус телендә, аңа Татарстанның Атказанган сәнгать хезмәткәре исемен бирергә:

32. Радик Яруллин, “дидҗей Радик”, татар музыкасын оранҗировка ясап, матурайтып, татар дискотеколар оештырып, аларны алып барганыөчен, Татарстанның Атказанган артисты исемен бирергә;

33. Хаммәт Бәдретдинов, баянчы, музыкаль мәктәптә күп еллар укыты, концертларда уйнады, аңа шушы хезмәтен олылап, Татарстанның Атказанган сәнгать хезмәткәре исемен бирерә;

34. “Чишмә” ансамле Рифкать Асиковка озак еллар Мәскәүдә татар сәнгатенә хезмәт иткән өчен, Татарстанның Атказанган артисты исемен бирергә;

35. Бәрхәт Гәрәйгә, “Уен театры” директорына, юмор остасына, 40 ел тирәсе татар сәнгатенә куйган хезмәте өчен, Татарстанның Атказанган артисты исемен бирергә;

36. Рәдиф Яваев, Әсәдулла йортында бию төркемен җитәкли. Рәдиф әфәнде Яваев үзенең эшчәнленге белән, татар бию серләрен белүе белән, безнең татар биюен бер башка югары күтәрде, әфәрин аңа. Менә шушы татар биюен югарылыкка күтәргәне өчен, аңа һичшиксез бирергә кирәк Татарстанның Атказанган артисты исемен, һәм дә шулай ук аның биюче кызларына да исемнәр бирергә кирәк.

37. Риф Хисматулин, актер, Мәскәүдәге Щепкин актерлар уку йортын бетерде бергә Камал театры артистлары белән, никтер аны Казанга алмадылар, ул ирекле кош кебек, Мәскәүдә ятим баларга төрле спектаклләр күрсәтеп йөри, Татарстанның Атказанган сәгать хезмәткәре исемен бирергә;

38. Хамисә Хөсәенова, җырчы, бик матур тавышлы, озак еллар Мәскәүдә җырлый, әле бергә Хәния Фәрхи белән бер төркемдә җырлаган иделәр. Хәния йолдыз булды сәхнәдән төшми, әфәрин. Хамисә ханым Мәскәүдә җырлый, әле хәзер Диләфрүз Деңурова төркемендә җырлы ролләрне башкара. Аңа Татарстан Атказанган артисты исемен бирергә;

39.
Менә шушы исемлеккә кергән һәр шәхес, һәр җырчы, композитор, хор җитәкчесе, бию төркемен җитәкләүче, художник, җәмәгәт эшләрендә, армый-талмый эшләгәннәре өчен, вакытларын, акча юклыгына карамыйча, атнага өчәр көн, кай вакыт атналап туктамыйча йөреп татар түгәрәкләрен калдырмаганары өчен. Аларга теләсә нинди дәрәҗә бирергә дә риза. Эшләре бик күп, санап бетергесез, мин биредә кыскача гына характерладым аларның эшләрен.

Исемлекне әзерләде, Мохаммәт Миначев, ХД “Ватан” фиркасы лидеры.

Мәскәү, 29.12.2013 ел.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1633

СообщениеДобавлено: 29 Дек 2013 14:34    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Кемнәр онытылган булса миңа языгыз, менә биюче кызларның исем фамилияләрен белмим, шулай ук җырчы Әлфинәнең фамилиясен дә. Болай барчасын яздым шикелле? Кешеләр эшлиләр, җырлыйлар, һәр бересенең күңелендә бар мактаулы исем алу, кай берәүләре гөмер буе җырлап бернинди исем алалмыйча китеп-тә баралар. Юмарт булыйк, һәр кеше эшләгән эше, куйган хезмәте өчен тиешле исемен, дәрәҗәсен алырга кирәк әле бу якты дөньяда, үлгәч инде соң.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 30 Дек 2013 02:08    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Бу исемлекне бирергә сорау булмады. Алай да уйланырга кирәк. Шуларны киләчәк елга калдырыр идем. Бу кешеләр безнең милләтебез өчен озак еллар тырыштылар бушка.

1. Сәяр Хәбибуллинга, Татар халык артисты исемен, һәмдә Тукай премясенә 2014 елда лаеклы нәмзәт икәненен раслап, аңа шушы бүләкне бирергә кирәк!

5. Ләйлә Халиковага Татарстанның Атказанган артисты исемен;

12. Рафаэль Курамшинга озак еллар Мәскәүдә төрле татарваокал төркемнәрендә баянда уйнап, хәзерге вакытта Мәскәү мәктәбе № 1166 укыта, Татарстанның Атказанган артисты исемен бирергә;

16. Наиля Дусменовага җырчыга, Татарстанның Атказанган артисты исемен бирергә;

34. “Чишмә” ансамле Рифкать Асиковка озак еллар Мәскәүдә татар сәнгатенә хезмәт иткән өчен, Татарстанның Атказанган артисты исемен бирергә.

Күп кешене алмаслар барыбер.
Үзгәләр бик сирәк татарлар арасында күренәләр.
"Идель" ансамбле бик матур, әммә стаж юк.
Тагын бар талантлы музыкант Талгат Мухаммедов-Хасенов, ләкин Мәскәүдә концертлары аз булды.
Шулай ук җырчы Гөльчәчәк турында әйтергә була.
Гульнара Куспакова - татар җырларын өйрәнә генә бара. Кайчан концерт программасын тулы татар әсерләр белән әдерләр, шунда вакыты килер.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1633

СообщениеДобавлено: 30 Дек 2013 21:43    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Рәхмәт Гаяр әфәнде мин онытып куйганмын Гөлчәчәк Галлямова белән Тәлгат Хасенов-Мухаметовны, кирәк бит онытырга, исемлектә төзелде алар өчен, дисәм бердә ялгыш булмас. Төзәтермен. Булды сүзе Равил Калимуловичның, син бәлки игтибар итмәпсең? Билгеле, бу исемлек белән Полпредство еллар буе эшләр, кайсына киләсе елда, кайсына соңгарак бирерләр дип уйлыйм. Барыгызгада уңышлар, киләсе яңа ел татарлар өчен якшылык алып килсен иде, бигрәктә Мәскәү татарларына бик кирәк.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.


Последний раз редактировалось: Тuктар (03 Янв 2014 14:09), всего редактировалось 1 раз
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1633

СообщениеДобавлено: 30 Дек 2013 23:21    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Мин тагы өч кешене өстәдем: 9-нчы номерга яздым Нәзифә Кәримәваны, сорап аңа Татарстанның Атказанган сәнгәт хезмәткәре исемен бирегез дип.
Ә 39-ны да Гөлчәчәк Галлямовага сорап Атказапнган артист исемен, һәмдә Тәлгат Хасенов_Мухаммятовка да шулай ук, Татарстанның Атказанган артисты исемен. Төзәтем хатамны. Тагы калган кешеләр бармы икән? Языгыз бирегә.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1633

СообщениеДобавлено: 03 Янв 2014 13:59    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

ИСЕМЛЕКНЕҢ ДӘВАМЫ.

БЕРЕНЧЕ ДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА КАТНАШКААН ТАТАР ИСЕМЛЕГЕ.

1. Сафиулла Садеков, 1914 елда сугышта һәләк була. Алынган булган сугышка Яндовишча авылынан, Түбән Новгород өлкәсе, Сергач өязе бугай. 1914 –че елда сугышта алман офицеры кылыч белән башының яртысын чаба. Кайсы җирдә булган шушы Сәфиулла абыйның үлеме, белмим, әни берни бу турыда әйтмәде. Ә мин күрәсең сорамаганмын, сораган булсам, бәлки ни булса әйткән булыр иде? Бу авылдан, гөмүмән безнең яклардан бик күп кешеләр шушы сугышка алынган була. Менә шуларның кайсыдыр авылга кайткач әйтә. Бу кеше минем әниемнең абыйсы була. Шушы сугышта Яндавишчадан катнаша Куян Җәфәре, калганарын белмим, бәлки әни сөйләгән булгандыр, хәтердә сакланмаган. Әнием иде 1897-че елны туган, ә Азиза әбием иргә чыккан 40 яшлек Садек Халитов дигән кешегә, чама белән 1885 че елда. Сәфиулла әбиенмнең һәм шушы Садек бабайның олы улы була. Әбием Азиза Ибрагим кызы туа 1870-нче елда. 15 яштә киягә бирәләр үзен Сдек бабайга, әбием бик тыйнак кыз була, мулла яшен сораганда әтисе Ибрагим бабай әйтә 17 яштә дип. Анайның (без әбиебезгә шулай дия идек), сөйләгәне булды, бик әйтмәкче идем 15 яшь кенә дип, базмадым, дигне хәтердә калган. Димәк әби беренче улын тапкандыр бер 5 елдан соң гына. Ул чакта Сәфиулла абзый тугандыр 1889- 1890-нчы елларда. Хәлле кешеләр булганар, Садек бабай сәүдә иткән.

2. Минаҗетдин Салахетдинов (әтием) 1896-чы елда туган күрше Карга авылында, шулай ук хәлле гайләдә туган. Әтем, Минаҗетдин Салахетдиновны күрәсең сугышның башында ук алмаганардыр, чөнки аңа 1914 елда әле 18 генә тула булган. Күрәсең аны алганар 1915 –че елда гына. Шуннан ул граҗданар сугышында катнаша кызылар ягында. Колчакка каршы сугышта акларга әсирлеккә төшә, анда үзен хәрби суд, атарга дигән хөкем чыгара. Ниндидер чуалыш килеп чыгып, атмый калдыралар, бу вакыта аңа 20-21 яшь була. Шушы төн эчендә әтиебезнең чәчләре ап-пак булып агара. Мин күргәндә ул һәр вакыт, ак чәчле иде, мин уйлый идем, картлыктан дип, ә аның чәчләре бер төн эчендә агарганар икәнен, әле яшлектә ук, мин белдем инде шактый соң, үземнең чәчләрем агаргач кына. Абыем Әхмәт әйткән иде. Безңнең авыллардан күп авылдашлар катнаштылар шушы сугышларда, кайда аунап калган башлары беребездә белми.



Татарстанан галимнәрне чакырып Түгәрәк Өстәлләр оештыру:

Темалары: 1. Тарих буенча, чакырырга Рафаэль хәкимовны, һәм тагы кайберәүләрен (Р. Хәкимов үзе билгеләр, авыр булса мин әйтәләм исемнәрен, кирәксә).
3. Татар теле буенча, чакырырга Энгел Фәттәховны, мәгәриф министрын, ә темасын шундый булыр: Татар мәгәрифенең 100 елдан соң хәле: Ниләр кичерде безнең мәгәриф системабыз? Без алга киттекме, әллә бер урында таптанып торабызмы?
4. Сәсәт: Без шулай сәясәтән читләштерелгән хәлә калачакбызмы, әллә сәясәт белән турыдан туры катнашабызмы. 100 ел элек Рәсәй Империя Думасында татарларның фракцияләре булган, бүген татарлар керә урыс-телле фракцияләргә, мондый хәл безләрне канәгатләндерми, мондый хәл безләрне бетерә. Ә кем тели үз теләге белән бетәргә? Берәүдә теләми, димәк безнең уртак дәүләт дөрес юлдан атламый булып чыга? Дөрес юл, хак юл, урысча справедливый юл була. Шулай икән без моңа каршы торыврга тиешләр, бу юллар РФ-се сайлаган бүгенге юллар (сәясәт диик аны), Рәсәйдәге бар халывкларга каршы юнәлдерелгән булып чыга. Бүген инде без беләбез чынлыкта исә бернинди урыс халкы юк, ул фантом, ә аның исеменнән бүтән халык вәкилләре сөйли. Менә ышбу буталчык әйбер инде башлдарыбызны катыра бер 400 ел. Менә Романовлар династиясе, һәм аларның дәвамчылары, менә шушы хәлгә китерде барчабызны. Без татарлар бу дәүләтә төп халык, әле алай гына түгел шушы РФ-се татарлар җирләрендә урнашкан, ә татарлар бу дәүләтә иң кимсетелгән халык!?

Ышбу хәлне төзәтергә кирәк, Алтын Урда дәүләте таркалган булсада инде 6 гасыр моннан элек, ә халкы каяда китмәгән, шул ук җирләрдә яши бирә, тик алар чукынгач урыслар булып язылганар гына. Чиркәүдә-мәчеттә балар тудырмый, шуңа күрә алар берничектә милләтне, халыкны ясый да алмый, кешеләр тик ата-анадан гына туалар, чиркәүдән түгел. Менә шушы фикерне якынарга, туганарга, күршеләргә, таныш-белешләргә аңлатырга иде? Бергәләшеп тотынсак эшләребез тизрәк барачак, чөнки бердәмлектә көч, аерым кешеләрдә түгел. Инде без, төрки-татарлар шушы гап-гади әйберне аңлый алмыйча күпме бәләләргә тарыдык!? Туктарга вакыт, бүген тукктамасак, иртәгә инде без калмаячакабыз. Менә нинди куркыныч, нинди бәлә әкрен генә ояланган бит куеныбызда, ә без шуны сизмибез генә.
5. Мосгордумага сайлар булачак бу елда, без татарларга шушы сайлауда катнашып карарга кирәк. Сынап карыйк үзебезне, ни булса киләме хәлебездән?

1.Татарстан президенты белән даими очрашулар булырга кирәк, шушы Татарстан президенты белән Мәскәү татарлары очрашу, Әсәдулла йортында, гадәткә кереп калсын. Президент Рөстәм Минниханов әле Мәскәү татарлары белән бер мәртәбә дә очрашканы юк, ә Мәскәүгә ул бик еш килә. Очрашу булырга тиешле кварталга бер мәртәбә, чөнки тормышта үзгәрешләр еш булалар, кайсылары бар Татарларга кагылышлы, ә без Татарстан президенты белән очрашмыйбыз. Тәртипсезлек, шуны Мәскәүдәге Полпред Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин оештырырга кварталга бер мәртәбә тиеш!

2. Мәскәүдә җитәрлек җырчыларыбыз, музыкантларыбыз, кирәк аларны бергә туплап бер зур концерт оештырырга, була атарга шушы төркемне “Мәскәү йолдызлары” дип, Казандагы шикелле, йә бүтәнчә атарга, иң мөһиме анда ике сүз яңгырасын; бере татар, икенчесе Мәскәү, бу кирәк югалып калмас өчен.

3. Кирәк танылган татар артистлары белән Мәскәү татарларын очраштыруны оештырырга Әсәдулла йортында:
1. Марат Бәшәров белән;
2. Чулпан Хамматова белән;
3. Сергей Каюров һәм башкалары белән;
4. Олимпия чемпионары белән;
1. Алия Мостафина (ярым татар булсада, без аны какмыйк, очрашырга теләгебезне белдерик); тагы бардыр чемпионар Казанда да, Мәскәдә дә, мин аларның күбесен белмим.

4.

Менә шушы мәсәләр буенча күбесен без үзебез Мәскәү татарлары эшләргә тиеш идек, ләкин эшли алмыйбыз, сорарга туры килә Полпредстваны; эшләп бирегез инде, дип. Рәхмәт үзләренә алар беркайчанда каршы килмәделәр һәм каршы килмәсләр дип ошанам. Ни өчен без Мәскәү татарлары, шундый хәлгә төштек соң, без беренчеләр булып шушы эшләрне башлаган идек бит әле узган гасырның 80-нче елларында? Биредә минем дә күп ялгышларым булды, иң Зур ялгышым булган 1988-че елда, мин үпкәләп киттем Сабантуй Оргкомитетын җитәкләүдән. Шунан башланды, аннан 1989-чы елда баш тартым, куймадым үземне нәмзәт итеп Берләштерелгән Мәскәү татарлары оешмасына, мин теләдем сәяси фирка төзергә, ә аны теләмәде мәскәүчеләр. Мин татарларның ул чактагы җитәкчесе буларак, ялгыз калган шикелле булдым, генерал без армии, сымаграк. Ә минем урында нормаль җитәкче булып чыкмады Мәскәү татарлары арасында! Мәскәүдә нинди генә татарлар юк: Бар акдемиклар, профессорлар, бар морзалар, муллалар-мөфтиләр җитәрлек, бар төрле урында эшләүче түрәләр, чиновниклар, эшмәкәрләр бар, артистлар, язучылар, шагыйрләр, барысы да бар, тик бер татар җанлы җитәкче генә шулар арасыннан табалмасың! Алар юк. Менә шуңа күрә мин гарләнеп язам, ярдәм сорап Полпредствога. Бу эшләр Полпредствога кагылмый турыдан туры, алар Мәскәү татарларына булышалар үзләре татар булган өчен генә, из чувство солидарности диәр идем. Без аларга рәхмәтле шуның өчен, бу эшләр безләргә бәлки сабак булыр? Без Мәскәүчеләр үз өстебездәге эшләрне үзебез эшләргә керешербез, чөынки моның өчен Мәскәү татарларында зур потенциал бар, алар бигүк ялкауда түгеләр, алынсалар, төрле эшләрне башарып чыгарга мөмкинчелекләре бар. Һәм алар эшләрдә, мин моңа ошанам, чөнки алар акыллы халык, миндә кайбер эшләрне эшләп күрсәткәнем булды үзләренә, алар аны белә, әлдә исләрендә. Мәскәүдә төрле татар оешмалары бар, ММА-ләре күбесе аларның кәгаздә булсада бар, җитәрлек “Якташлар” җәмгыятләре дә, ислам оешмалары да бар, анда шулай ук татарларыбыз җитәкли, бар вроде яшләр татар оешмалары да. Тик бер туры юлыбыз гына юк! Уңга-сулга мәскәү татарларын тарткалаучылар бар, тик бу тарткалаш безне алга итими бит? Күрсәтәсең үзләренә юл, имештер, кирәкми аларга бу юл, бу юл, дәүләткә каршы диләр. Ә дәүләт татарларга каршы законар чыгара, бу соң дөресме дип сорасаң, җавап бер, дөрес түгел! Ну, нишләргә кирәк татарларга әгәр дәүләт татарга каршы булганда? Тынлык, бер юнле җавап юк. Дәшми торып татар алга берничектә баралмас. Шуны аңлыймы татар? Аңлый, ә үзен яклап сүз әйтергә курка. Бу тупик, ничек шушы тупиктан чыгарга, кайчан татарыбыз шушы куркудан туктар? Әлегә моны берәүдә белми. Менә шушы мәсәлә буенча сөйләшергә кирк. Ә кем халыкны чакыра сөйләшү өчен? Бу бик актуаль сорау, шушы сорауга бар татар катнашырга тиешле, бәлки моны без мәскәүчеләр үз өстебезгә алырбыз, Полпредстваны борчымыйча, чөнки алар шул хөкүмәт кешеләре, аларга шундый сораулар бенлән очрашу оештыру, мөмкин түгел, ә менә РТНКА-га бик килешә, чөнки ул җәмгыят эше, бу эшләр аларның компетенциясенә керә. Димәк, кирәк сайларга РТНКА конференциясенә шундый җитәкчене, кайсы куркмас, каушап калмас шушы проблемалар хөкүмәт органарында күтәрелгән чакта! Табылырмы шундый җитәкче урынына кеше? Табылырга тиешле, әгәр без Мәскәү татарлары папуаслар булмсак.
Шушы Справканы әзерләде Полпредствога Мохаммәт Миначев, ХД “Ватан” фиркасы лидеры.

03.01.2014 ел.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.


Последний раз редактировалось: Тuктар (07 Янв 2014 21:28), всего редактировалось 1 раз
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1633

СообщениеДобавлено: 03 Янв 2014 14:06    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Мин сезгә бу исемлекне төзеп куйдым, кайбер фикерләремне сезгә яздым, минем фикеләрем сезнекенә туры килер дип ошанып язам. Сезнең фикерне дә ишетәсем килә, яклымы, каршымы фикер, ошыймы, ошамыймы? Ошамаса ни өчен ошамый, буламы бер-ике җөмлә язарга? Мөһим түгел, фикерегезне татарча әйтәлмәсәгез, языгыз русча, үпкәләмәм.
Исемлеккә килгәндә, сез аны тутырырсыз дип уйлыйм, чөнки мин яздым белгәнәрне генә. Болар мин белгәнәр, бардыр сезнең белгәнәрдә, кардәшләрегез арасында, сездә бәлки тулыраката булыр әле. Языгыз көтеп ятмагыз, мин беләм һәр татар гайләсендә сугышта катнашмаган кеше юктыр шәт? Андыйлар булса, аларныда языгыз, ничек алар сугышка бармый калганар икән? Языгыз, кардәләрегез көтә сезнең язганарны теге дөньяда?
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6984

СообщениеДобавлено: 03 Янв 2014 16:25    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Була бөтенесен җыештырырга:
артистларны, летчикларны, плотникларны, слесарьларны.... һәр бер урында иҗат, тырыш белән була эшләргә, була "как-попало". Кешедән ул чыга.
Сүнмәгән, тере кешеләр кирәк. Шулар бик аз.
Полпредствода сораганнар иде мәдәният ягыннан, кайда Татарстаннан катнашу кирәк, тәкъдимнәр бирергә. Мин яздым: http://mtss.ru/forum/viewtopic.php?t=5926 Ә сез никтер язмисез.
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1633

СообщениеДобавлено: 03 Янв 2014 18:21    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Гаяр писал(а):
Була бөтенесен җыештырырга:
артистларны, летчикларны, плотникларны, слесарьларны.... һәр бер урында иҗат, тырыш белән була эшләргә, була "как-попало". Кешедән ул чыга.
Сүнмәгән, тере кешеләр кирәк. Шулар бик аз.
Полпредствода сораганнар иде мәдәният ягыннан, кайда Татарстаннан катнашу кирәк, тәкъдимнәр бирергә. Мин яздым: http://mtss.ru/forum/viewtopic.php?t=5926 Ә сез никтер язмисез.


Ә мин ни турында яздым соң? Мин яздым реаль кешеләр турында, соңгыдан, булган һәм ни өчен булып чыкмаган хәлләр турында. Барда анда туры язылган. Шулай ук 1-че дөнья сугышы турындада, ни белгәнемне яздым. Укыдым сез язган, урнаштырган әйберләрне, анда язмадым, чөнки анда язарга сүзем юк. Ә бирегә яздым, аерым, махсус күрсеннәр дип.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1633

СообщениеДобавлено: 09 Янв 2014 19:32    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Ниһаят шушы исемлекне адресатына җибәрдем. Әлдә иртәгә шалтыратып белешергә кирәк булачак. Ләкин инде исемлекә аяк ялганды. Алла кушса нәтиҗәсен исемлектәге кешеләр күрерләр.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB