На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Гастроли театра им. К. Тинчурина.

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 21 Ноя 2014 17:35    Заголовок сообщения: Гастроли театра им. К. Тинчурина. Ответить с цитатой

МӘСКӘҮДӘ ГАСТРОЛЛӘР...

Нояб аеның 13-14-ләрендә Мскәүдә ике спектакль (“Назлы киәү” һәм “Алтын көз”) белән Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драмма театры сезонны ачып җибәрде дисәк ялгышмабыз кебек. Мәскәүдәге татарлар өчен атаклы булган, Зуев исемендәге Клубта. (Мин ни өчен шушы клубны мәскәү татарлары өчен атаклы дип атадым? Чөнки 1988-90 елларда, Мәскәү татарларының беренче форумнары үткән иде, 1988-нче елда татарлар арасында бүленү рәвешендә булса, 1990 ел берләшү? җыелышы үткән иде. Мин шушы ике җыелыштада катнашкан кеше буларак язам.)

Зал шыгрым тулы иде (бигрәктә 1-нче көне), яшләрдә күп иделәр, чама белән ярты зал. Икенче көнедә халык шулай ук күп иде, ну яшләр азрак булып миңа күренде.

Мәскәү тамашачысы театрны бик ярата, җылы каршылый, каты итеп күп кенә кул чаба, артистларның һәр репликаларын алкышлап кайтара, чәчәкләр бирә. Залда утырган халык миңа театрны яратучы тамашачылар булып күренделәр. (Билгеле, мәскәүчеләр үз телләренә ирегәләр).

Зал бик җанлы хәрәкәтчән, елмая, көлә белә, кул чаба торган тамашачы итеп үзен күрсәтте. Артистлар матур уйнадылар (ике спектаклҗдә дә) сүздә юк, тик әсәрләргә килгәндә, икеседә отышлы түгеләр иде (бу минем шәхсән фикерем).

Артистларга бераз туталыйк, миңа барчасы ошады, тик шулайда әйтәсем килә Гөлбану (З. Хәкимҗанова) истә калды матур артын күтребрәк яту рәвеше белән (урындыка ята, башы аста, арты өстә), чөнки залда ирләр дә утыралар бит (аларга кызык), менә актриса үзенчәлекле ысул белән тамашачы игтибарын үзенә юнәлтә белде. Бер яктан сәер шулай ук матурда, шул ук вакыт әдәп ягыда аксамый. Шулай ук Рәшит (Б. Зинәтуллин) җырлауы ошады, башка артистларда бик якшы уйнадылар. Спектакльның сәхнәгә куелуы да бик матур.

Беренче әсәр куелган Кәрим Тинчурин иҗатынан, анысы заман таләпләренә бигүк туры килмәсәдә, талантлы драмматург язганлыгы сизелә, искергән булсада, талант аркасында күңел аны кабул итте. Дустым Шәүкәт әфәнде Җәмнеханов белән спектакльгә барган идек, фикер алыштык, улда шушы ук фикерне кабатлады, “иске әсәр инде, монан 100 ел узган вакыйгалар күрсәтелгән? Ә, татарлар шул килеш калмаганар бит, үзгәргәнәр” ди?

Чынлапта шулай, шушы вакыт эчендә татарлар нык үзгәрешләр кичерде, иң беренчесе, халык телен югалта бара, тамашачы шактый сүзләрне аңламый, чөнки яңгырашы икенче төрле (фонетикасы), ә Мәскәүдә күпчелеге мишәрләр яши, ә алар мәктәптә укымагач татар телен, әдәби тел аңа аңлаешсыз булып чыга. Дустым Шәүкәт әфәндедә Мәскәүдә туган, әдәби телне белми, шулайда аңларга тырыша.

Менә буынар алмашынган саен шушы күренеш ишәя бара, кирәк булыр инде бүгенән уйларга, ничек итеп татарлар әдәби телне аңласынар өчен, наушниклар белән кулланырга кирәк булачак (тәрҗемә кылыларга урыс теленә). Әлбәтә шушы юлда тел мәсәләсен чишәлмәс, тик катлауландырыр гына. Ә тамашачыны ничектер тәймин итәргә кирәк булачак бит, аңласын өчен. Йә булмаса мишәр теленә якынрак тел белән сөйләргә өйрәнергә артистларыбызга туры киләчәк.

Менә шушы көтелмәгән проблема килеп чыкты бит, татарга тылмач кирәк түгел диәләр иде, ә менә бүген кирәк икән бит?

Исламия Мәхмүтова ханым мишәр хатыны бит, аның сүзләре колагыңны ярмыймы, дип сорыйм? Шәүкәт әфәнде әйтә, “аның теле дә үзгәргән инде казан татарлары теленә яраклашып”, ди. Билгеле “теле үгәргән”, чөнки казан сөйләменә күчкән, ә әдәби телнең нигезе булып алынган казан татарлары сөйләме шул.

Шәүкәт дустым әйтә, “миңа җиңенлрәк Оренбург театрын аңларга ди, ә биредә кайбер сүзләр “колакны яра”. Минем колакны “ярмый”, ә беребезнекен яра булып чыга? Бигүк аңлашылмый. Әлбәтә мондый хәл юктан түгел, болар барысыда уку-укыту эшләренә килеп тоташалар.

Мәскәүдә гастролләрне саклап калырга уйласак, татарларның татарлыгын саклап калыйк дисәк, әлбәттә киләседә күп эшләр башкарырга туры килер. Чөнки мәктәпләрдә татарча атнасына 1 сәгать укыган бала, үсеп җиткәч татар театрына барып, тамашаны карап артистларны аңлар дип әйтеп булмый шул. Менә балаларны тулысынча урыс теленә укыту нәтиҗәсе. Шушы хәл бер мәскәүгә генә карамый, шулай ук мишәр авыларыда шул хәләдә, аларда да туктатылар татар телен укытуны.

Татар яшләре үсә телне белмичә, без соң кая барабыз телсез? Әлбәттә бу зур проблема булып тора татарларыбыз өчен.

Икенче спектакль, “Алтын көз”, эчтәлеге буенча фәлсәфигә карый сымак, бәлки автор әсәрен шулай уйлагандырда, белмим. Чөнки моңа ишарә булып тора Программада китерелгән сүзләрдә: “Ялгызлык! Бу сүз адәм баласын гомер буе озата бара. Алар туганар кебек”.

Ә безгә бу буш фәлсәфә әсәре якын түгел, бүгенгә, никтер күңелгә ятмый. Кирәк тормышчан әсәр, кайсы безне алга этәрә торган булсын, йоклата торган түгел, андыйларын ТНВ каналы күрсәтә.

Театр безне алга итәргә тиешле кебек, йә шуңа чакырырга тиешле дип фикер йөртәбез без!! Ә алар моны булдыралмый булып чыга, нидән икән шундый театрыбызда шундый хәл? Татар театры кризиска кереп чумганмы? Чөнки совет вакыты үтеп китте бит инде. Ә театрыбыз искечә бара түгелме соң? Чөнки алар милли хисләр белән янмый, ә милли хисләрсез ул нинди театр була? Юк театр була, йәгни кемгәдә кирәк түгел! Ул чакта театырга төрле кәмит уйнарга гына кала, кеше кәмит өчен яшимени?

Ә татар театрлары яши булып чыгалар? Халык нинди театрда шундый диикме? Әллә бераз гына булсада халыкның киләчәген уйлап эш итикме? Сорау вакытында куелды, ә кем җавабын кайтарыр, сорау җавапсыз калырга тиешле түгел бит. Билгеле, шулай эшләргә кирәктер театрыбызларга, юкса арта калуыбыз бар?

Артистлар матур уйнадылар сүздә юк, тамашачы җылы кабул итте уенарын, кирәк урында көлде, кирәк урында кул чапты, скектакль шәп барды. Зал тулы тамашачы, көлә, димәк, спектаклне яратылар?

Белмим шул. Халык ул бер булсада, кешеләрнең тамашага карашлары төрле булуы бик мөмкин. Чөнки һәр кешенең үз тормыш тәҗрибәсе, теләкләре бар, алар шунан чыгып артистларның уйнауларына, әсәргә бәя бирәләр. Ә кай берәүләре милләтнең киләчәге турында фикер йөртә!

Миңа шушы әсәр ошамады, әйтер идем икеседә диеп, тик аермалары шулайда бар. Шушы аерма авторларның талантына бәйле диәр идем, чөнки Кәрим Тинчурин талантлы шәхес булган, 100 ел узсада, бүгенге көндә дә нәрсәседер бар сымак, үткән гасыр белән чагыштырсак, тик бүгенге тормышны инде чагылдырмы, кем ничек аңлый бит әсәрне.

Монысы шиксез талант билгесе булып тора.
Ә икенче спектаклгә килгәндә, монысы никтер ошамады икебезгәдә, хәттә без яшләр түгеләр инде. Өч артистта (Н. Шәйхетдинов, Ләлә Миңнуллина, И.Мәхмутова), бик төгәл итеп, тамашачыны көлдертеп уйнадылар, сүздә юк. Белмим, әллә “Ялгызак” темасы якын түгел безгә, әллә талантсыз язылган (бләкем кай-бер репликасы аңлашылмагандыр да, без 18 –че рәтә утырган идек).

Мәкаләмне төгәлләп шуны әйтәсем бар:
Ни генә дисәктә, театр халыка хезмәт итәргә тиешле, ни кызганыч бер театрыбызда шушы юлдан бармыйлар шул әлегә!! Гел карап торалар түрәләр күзләренә, түрә ни әйтер, ошармы үзенә юкмы?

Түрәләр үзләре дә карый театрга, анда берәр яңалык, яңа фикер булмасмы дип сагаеп карый торганардыр шәт? Шул ук вакыт, ниндидер бер өмет белән дә көтә дисәк, ялгышмабыз шикелле? Түрәләрдә татарлар бит.

Болай яшәсәк татарларның киләчәге күренми, бөтенләйгә юк. Билгеле бу бер тамашачы карашы, шушы караш белән килешмәүчеләрдә табылыр, ә шулайда тел мәсәләсенә килгәндә югарыда әйтелгән сүзләр белән килешми булмас.
М. Миначев, Мәскәүдән.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 21 Ноя 2014 18:08    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Бер махсус рубрика булдырырга кирәк сайта, кайсыларына куяр идек театр гастролләренә караган тәнкыйди язмалар.
Әдәби-музыкаль кичәләр турындагы язмаларны, бәлки кай-берәүләр үз шигырләрен элеп куярлар, йә хикәяләрен. Биредә бер плошадка булыр иде шушы эшләр буенча. Бар бит талантлы яшләребез, кайсылары язарга осталар, ә бастырырга җурналыбыз юк, ә Казан җурналарына язарга куркалар, телләре мишәрчә. Ә биредә язсынар, монда укучысы да табылыр, тәнкыйтчесе дә, тик язарга гына кирәк куркмыйча. Биредә шулай ук төрки яшләредә язарлар иде, шул исәптән кырым татарлары да.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Гаяр
Акула пера


Зарегистрирован: 07.12.2004
Сообщения: 6982

СообщениеДобавлено: 12 Дек 2014 23:07    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Ул бар инде: "Татарские края, культура и традиции"
_________________
Бергэ-бергэ
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татарские края, культура и традиции Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB