Предыдущая тема :: Следующая тема |
Автор |
Сообщение |
Гаяр Акула пера

Зарегистрирован: 07.12.2004 Сообщения: 6984
|
Добавлено: 20 Мар 2015 12:42 Заголовок сообщения: Сохраним память героя, контр-адмирала Абдулихата Аббасова в с. Н.Мочалей! |
|
|
 Аббасов Абдулихат Умарович,
командир атомной подводной лодки "К-123" Краснознаменного Северного флота,
контр-адмирал,
Герой Советского Союза.
Абдулихат (Абдуләхәт) Умарович Аббасов родился 30 сентября 1929 г., с. Новый Мочалей Пильнинского района Горьковской области в семье крестьянина. Татарин.
В 1932 году семья Аббасовых переезжает в Москву. Отец - Аббасов Умар, погиб в ВОВ 1942 году, мать - Аббасова Фатима Саляевна похоронена на Даниловском мусульманском кладбище в г. Москве.
В 1945 году юный Абдулихат окончил 7 классов и поехал поступать в военно-морское училище им. Нахимова в г. Севастополь, но неудачно. Целый год он усердно готовится и в 1946 году поступает в Ленинградскую военно-морскую школу юнг, которую окончил с отличием в 1950 году...(читать дальше)
*****
"Жизнь прожить - не поле перейти" говорят в народе. Трудно сказать насчет поля, но за свою жизнь Абдулихат Аббасов переплыл не только все моря, но и океаны. Так сложилась судьба - длительная учеба, напряженная служба, борьба с болезнями - Абдулихат абый ни разу не смог приехать в родное село. Учитывая заслуги, награжденным высоким званием Героя Советского Союза государство дает возможность навестить свою родину после смерти - им разрешено поставить памятники там, где они родились.
Уважаемые земляки!!! Давайте вместе поможем Абдулихат абый вернуться на родину! "Просите и будете услышаны",- сказал Всевышний. Уверен, мы еще встретим Героя на его родине, в Новых Мочалеях! Помолимся Всемогущему Аллаху уготовить ему место в раю!
Работы по изготовлению бюста начались. Изготовлен макет из глины. Затем он будет отлит в гипсе (работы ведутся). Окончательно бюст будет вырублен из камня диабаз. Автор работы - известный московский скульптор Хафис Ахметжанов, родом из села Суыксу.
====================================================================
СМЕТА
Акчаның кирәклеге 700-750 мең сум,
шулардан:
макет(глина+ гипс) хәзерләү 100 мең сум,
таш диабаз 70 мең сум,
ташны күчеру ( Домодедово-Москва) 6 мең сум,
скульпторның эш хакы 200 мең сум,
фундамент, постамент,благоустройство, надписи 300-350 мең сум
көтелмәгән туләуләр 20 мең сум.
Бүгенге көнгә:
җыелды 203 мең сум,
туләнде 241 мең сум.
Хөрмәт белән, Рәшит Аймалетдин _________________ Бергэ-бергэ 
Последний раз редактировалось: Гаяр (27 Авг 2015 18:11), всего редактировалось 1 раз |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Гаяр Акула пера

Зарегистрирован: 07.12.2004 Сообщения: 6984
|
Добавлено: 04 Авг 2015 12:48 Заголовок сообщения: |
|
|
Сейчас бюст уже вырублен на века из камня - диабаза! _________________ Бергэ-бергэ  |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Гаяр Акула пера

Зарегистрирован: 07.12.2004 Сообщения: 6984
|
Добавлено: 05 Окт 2015 02:18 Заголовок сообщения: |
|
|
 Герой туган авылына кайтты
25 сентябрьдә Яңа Мочалида күренекле авылдашлары – Советлар Союзы Герое контр-адмирал Абдуләхәт Үмәр улы Әббәсовка (1929-1996) бюст ачтылар.
Ул гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1946 елда Сергей Киров исемендәге Ленинград юнгалар мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, хәрби- диңгез әзерлек училищесында укый, урта белем ала. 1950 елда су асты йөзү Югары хәрби-диңгез училищесына керә һәм аны 1954 елда уңышлы гына тәмамлый.
Абдуләхәт Әббәсовның хәрби хезмәте тулаем Төньяк флот белән бәйле. Ул дизель су асты көймәсенең мина-торпедо өлеше командиры, көймә командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Аннары атом су асты көймәсе командирының баш ярдәмчесе була. Ә инде 1962 елдан үзе атом су асты көймәсе белән җитәкчелек итә.
1981 елда хәрби бурычын уңышлы үтәгән өчен I ранг капитаны Абдуләхәт Әббәсовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм 1983 елда ул контр-адмирал дәрәҗәсенә лаек була. 1983 елдан алып, 1988 елга кадәр СССР Хәрби-диңгез флотының (ВМФ) сугышчан әзерлек бүлеген җитәкли, Мәскәүдә җирләнгән.
Бу мәгълүматлар газетабызның беренче һәм хөрмәтле редакторы Рифат абый Ибраһимовның “Нижгар татарлары. Биографик сүзлек” китабыннан алынды.
Узган атна азагында Яңа Мочалида булган шушы тарихи вакыйгага кайтканда, Советлар Союзы Герое Абдуләхәт Әббәсовка бюст ачу тантанасына Пильна районы башлык- лары Виктор Козлов белән Сергей Бочканов, районның сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Надежда Завьялова, крайны өйрәнү музее директоры Алексей Помчалов, районның хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе, отставкадагы II ранг капитаны Әнвәр Саберов, районның хөрмәтле гражданины Нәим Абдуллин, шулай ук Петрякс һәм Сафаҗай авылларыннан да делегацияләр бар иде. Ә истәлекле чараны Яңа Мочалиның авыл советы депутаты Абдулхак Әбельханов алып барды һәм беренче итеп сүзне авыл мулласы Равил хәзрәт Шамуковка бирде. Ул сугыш кырыннан кайтмаучы авылдашлары һәм дә Советлар Союзы Герое рухларына Коръән-шәриф сүрәләре укыды, дога кылды.
Район башлыклары шундый Геройлар белән горурланырга чакырдылар, киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләүдә аларны мисал итеп күрсәтергә кирәклеген ассызыклап үттеләр һәм Виктор Иванович Козлов якташ Героебыз бюс- тын ясаучы Хафиз Әхмәтҗановка Рәхмәт хаты тапшырды. Аларның сүзләреннән аңлаганыбызча, мил- ләттәшебез Абдуләхәт Әббәсов Пильна районының унынчы Герое булып тарихка керде.
Шушы бюстны булдыру инициативасы белән чыккан Әдхәм (Адугам) Аймалетдинов үз чыгышында бер кызыклы вакыйганы искә алды. Мәдәнә мәктәбе каршында эшләп килүче Нижгар татарларының этник музеен булдырган мәрхүм Фәрит Беляев район газетасында Әббәсов турында бик эчтәлекле һәм гыйбрәтле материал бастырып чыгара. Шунда якташ Героебызга туган авылында һәйкәл төзү кирәклеген дә әйтеп уза һәм бу тәкъдимне Әдхәм абый күтәреп ала, аны тормышка ашыру инициативасы белән кайнап йөри башлый. Әтисенең бу адымын, идеясен Домодедовода яшәүче улы Рәшит тә хуплап чыга һәм һәрьяклап ярдәмен ышандыра. Шулай итеп, аталы- уллы Аймалетдиновлар мәрхүм Фәрит Абдрахмановичның үтенечен канәгатьләндерделәр һәм бу көнне Абдуләхәт Әббәсов белән аның рухы да шатлангандыр.
Хафиз Әхмәтҗановны район башлыгы Виктор Козлов бүләкли.
- Герой авылдашыма бюст булдыруны оештыру эшен бик теләп башкардым, чөнки мин үзем дә диңгез флоты офицеры һәм аның исемен мәңгеләштерүне үземнең гражданлык бурычым дип кабул иттем, - дип сөйләде үз чыгышында Рәшит Аймалетдинов.
Бюстны тасма кисеп тантаналы рәвештә Әдхәм абый Аймалетдинов, Нәим абый Абдуллин һәм районның җирле үзидарә башлыгы Виктор Козлов ачтылар, мәктәп укучылары чәчәкләр, ә районның су асты диңгезчеләре венок куйдылар.
О.ХӨСӘИНОВ.
«Туган як» № 40 (1284), Җомга, 2 октябрь 2015 ел _________________ Бергэ-бергэ  |
|
Вернуться к началу |
|
 |
|
|
Вы не можете начинать темы Вы не можете отвечать на сообщения Вы не можете редактировать свои сообщения Вы не можете удалять свои сообщения Вы не можете голосовать в опросах
|
|