На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

АЛТЫН УРДА- АЛГА!

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 26 Авг 2016 22:51    Заголовок сообщения: АЛТЫН УРДА- АЛГА! Ответить с цитатой

Әле бераз темесын алмаштырыйк. Билгеле, яңа бинаны төзер өчен, искесен сүтәргә, җимерергә кирәк. Бу эштә шулай ук аксиома булып тора. Рәсәй дәүләтендә күз алдына китереп була, чагыштырыр өчен, биредә дә шул ук принцип эшли. Биредә дә, яңасын төзер өчен искесен җимерергә кирәк, яңа йө салган кебек, әммә биредә мәсәлә катлаулырак, чөнки бу эш күп кешеләр, милләтләр тормышына бәйле. Биредә искесен җимереп яңасын төзер өчен күп нәрсәне нигездә үзгәртүе зарур. Ә моны эшләп булмый, шушы эшне башкарып чыгардай кешеләр, кадрлар булмаса! Димәк, башта эшне башлар өчен кирәк кадрлар әзерләргә, кадрлар дигәнне алмаштырыйк биредә элита сүзенә, монысы ятышлырак булыр. Ә элитаны бер ел эчендә дә, ун ел эчендә дә әзерләп булмас, әгәр эшне тизләтер өчен оеткы салмасак. Ә оеткы кайдан алырга? Безнең очракта, оеткыны үзебезгә уйлап чыгарырга туры килер, шушы оеткы без татар-төркиләр өчен бик күп еллар хезмәт итсен дисәк, безгә аның өчен башларыбызны каты ватарга туры киләчәк. Татарда чынлапта акыылы кешеләр күп, шулай ук төрки кардәшләребездә акылсыз түгеләр (мин биредә РФ-дагы төрки кардәшләребезне күздә тотам), әммә безнең төрки кардәшләребез моңа әзер булырга тиешләр, татарлар шикелле, ә мин моны бүген әле күрмим. Фикерне киң итеп таратырга кирәк, ул инде вакыты җиткәндә, Рәсәй халыклары арасында киң җәелеш тапсын, үзенең яклаучыларын булдырсын, һ.б.эшләргә керешергә булышлык күрсәтсен. Менә шулай башлаганда эшне, төптән уйлап башласак эшебез уңар дип уйлыйм. Иң мөһиме биредә, бер акыллы җитәкчене әзерләү, ул чын татар-төркидә булсын, сизгердә булсын, як-якларга кирәге булмаганда бик карамасын, сатмасын-сатылмасын, нык җитәкче булсын! Шундый шәхесне әзерләп буламы? Ә ул кирәк безләргә, чөнки шундый җитәкчесез эшлрне җиңүгә алып баралмабыз. Тарихта һәр вакыт шәхесләр җитмәгән, бигрәктә төркиләрдә, без моны беләбез һәм аларны үстерергә тырышырбыз.
Монысы татар-төркиләр тарихында беренче булачак, Чөнки моны беркайчанда махсус эшләнгәне әлегә кадәрле булмады. Борынгы зманарда ул үзенән үзе хәл ителә торган иде, чөнки бүтән халыклар барчасыда төркиләргә буйсынган иделәр.
Биредә шунысыда бик кирәкле хәл, әле шушы җитәкчегә буйсына белү дә кирәк, чөнки борынгы заманарда мондый эшләр җайга салынган иде, ә хазергы заманада, без Алтын Урдабызны югалткач, буйсындык башка халык дәүләтенә. Биредә каршылыклар чыгуы бар, чөнки без чит-ят дәүләткә буйсына идек, монысы бер хәл, ә татар җитәкчесенә буйсыну, икенче хәл, моңа әле күнәргә кирәк. Килеп чыкмасын иде каршылыклар диюем генә.
Төп фикер булырга тиешле минемчә, РФ-ен алмаштыру Алтын Урдага. Биредә исеме алыштырылгач, аның җисеме дә алмашыначак. Тик шушы хәл безнең татар-төркиләр өчен генә ачык булырга тиешле, ә калганарга моны белү кирәкмәс, дип уйлыйм. Шушы хәлне мөмкин кадәрле яшерергә кирәк, хәттә, кайберәүләре ачыкласаларда, кирәк булыр баш тартарга башта, ә соңгыдан әйтәсең, ну ниэшлисең, бу реаль тормыш, дип. Безгәдә татар-төркиләргә, чит-ят халыкларны бераз алдарга туры киләчәк, ничек безләрне алдап килделәр гасырлар буе, без моңа әзер булырга тиешле, киләчәк буынарыбыз өчен. Безнең бу ялганар бер халыкка да начарлык йөзенән эшләнмәячәк, без андый максата куймыйбыз. Безгә кирәк Алтын Урданы торгызу гына түгел, ә бөтен Җир Шарын коткру, төрле афәтләрдән, зарарлы булган яшәр өчен куркынычлы булган Планетабызны артык җылыну масштабынан коткару өчен, бар булган экологик куркынычлардан һ.б., коткару да күздә тотыла.
Мин бит инде запустил программу Алтын Урда дәүләте буенча, аңа кирәк тик теләктәшлек оештырырга гына. Әлбәттә, биредә бер бик мөһим момент бар, улда булса авторитеты башлап җибәрүченең? Биредә әлегә ачыклык юк, ә бу бик мөһим. Мин, билгеле академик түгел, миңа калса бу җитди мәсәлә дә түгел, моңа була игтибар итмәскә дә кирәкмәс, иң башта, главное эш. Ә бер академикта шундый программа тәкдим итәрди түгел, ә мин иттем.
Димәк, минем преимушеством бар алар алдында. Шушы сүзләрне язам масаер өчен түгел, тик дөреслек өчен генә. Аңларлар дип торам, без татарлар акыллы халык бит, көнчелектән азат булсалар?

АЛТЫН УРДАНЫ КАЙТАРУ ПРОГРАММАСЫ.

Дустым Рафаэл Мохаметдинов сорауы буенча төзелде.

Дөнялар үзгәреп тора, без аларны беләбез, Рәсәй дәүләте соңгы җимерелү фазасына якынлаша. Менә шушы кискен вакыта татарлар-төркиләр нидер эшләргә тиешләр бит, теләмәсәләр мәңгелеккә бер ясалма урыс кулы астында калырга!
Әле җитмәсә халыкта шул ук, әйтәм, Алтын Урда халкы турында, алар әле бүгендә бар, милләтләре башка булсада. Милләт мәсәләседә тора бара хәл ителер, аларның күбесе кире татар милләтенә кайтыр Алла кушса, аларның күпчелеге шул ук татардан урыслашкан гына бит, төпләре, тамырлары берүк. Дәүләт булгач, ул кирәкле тарафта эшли башлагач, татарларга кире кайту үз нигезенә җиңел булачак. Чөнки биредә алар үз теләкләре белән кайтачак, көчләп түгел. Ничек татарны көчләде урыс хөкүмәте, татарлар алай эшләмәсләр!
Менә күптән түгел рәзән казаклары теләделәр Бату ханга һәйкәл куярга Рәзән шәһәрендә!? Алар аңлатылар, Бату хан, безнең дәүләтне торргызган шәхес дип!? Ышбу хәл бернинди гауга куптармады, берәүдә каршы чәчрәп чыкмады. Димәк тавышсыз-нисез фикер кабул ителде дигән сүз бу.
Элита өчен оеткы, нидән гыйбәрәт булырга тиешле? Беренчедән мин яздым яңа элитаны булдырырга кирәк дип! Чөнки иске татар элитасы әллә кайчан туктады татар милләтенә хезмәт итүдән (әгәр элита әвәлге заманада, ханга буйсынган булса, пусть номинально), ә хәзер һәм киләседә, милләткә /буйсындырылган булырга/, аңа хезмәт итәргә тиешле. Бу беренче яңалык милли эшләребездә, кайсын без кабул итәргә тиешле!
Совет хөкүмәте безгә татарларга, яңа элита булдырды, кичәге мәдрәсә шәкертләренән, хөкүмәт алардан шулай ук милли зыялылар да ясап куйды. Аларны атадылар кызыл профессура дип, шулардан ук әмәлләп куйдылар партком секретарләрен һәм башкаларын. Мәдрәсәләрдән чыккан кызыл профессура белем ягы белән бик сай иде, аларның арасынан сайлап алдылар иң бирелгән коммунистик идеәгә, ә биредә белем кирәкми, ә түрә сүзен тыңлау кирәк иде. Һәм андыйлар табылды татарлар арасында, менә Сәит –Галиевлар, Фикрәт Табеевалар, генерал Акчуринар шикелле. Безгә мондый элита кирәк түгел, кайсы аера белми милләт белән дәүләт мәнфәгәтләрен, максатларын, алар совет заманасында бердә бере-берсенә туры килми иделәр бит, ә алар, белепме-белмичәме, шуларны буташтырып, милләт башын әйләндереп бетерделәр, чөнки биредә милли хисләр, дәүләт карашына бер кайчан туры килмәде!?
Без, татарларга яңа элита кирәк булдырырга, чөнки бу элитага күп вазифалар башкарырга туры киләчәк: Ил башында булырга, дәүләтнең идарә органарында хезмәт итәргә, Хәрби министерство төзергә һәм аны җитәкләргә. Фән академиясен җитәкләргә, төрле фәнни юнәлешләрне җитәкләргә, фәнни хезмәтләрдә эшләргә, укыту эшләрен алып барырга, зыялылар тармагын җитәкләргә, язучылар оешмасын, композиторлар оешмасын җитәкләргә. Болар барчасы яңа татар элитасына йөкләтелә.
Һәм моңа кичекмәстән керешергә кирәк эшләргә, чөнки илебездә үзгәрешләр көтелә, без тагы өлгермәүебез бар.
Кыскасы, Программа:
1. Рәсәй дәүләтенең исемен алмашытырга – Алтын Урдага.
2. Милли элита төзү.
3. Милли элитаның вазифаларын, киләчәген билгеләү.
4. Алтын Урда дәүләтен пропагандалау.
5. Алтын Урда хөкүмәтенең төп бурычларын билгеләү.
6. Алтын Урда дәүләтендә бар халыклар тигез булырлар.
7. Идарә төзү:
8. Дәүләт башлыгын сайлау (президентны)
9. Диван Госдума урынына.
10. Совет федератсиясе атарга Төбкләр Оешмасы (Зур Оешма)
11. Вәкилләрне сайлау системасын булдыру.
12. Милли квоталар кертү. Һәм башкалар.
Менә әлегә шулар.
М. Миначев. өстәдем 26.08.2016 ел.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 20 Сен 2016 00:30    Заголовок сообщения: Ответить с цитатой

Алтын Урданы кайтарыр өчен кирәк булыр референдум үткәрергә, ә кирәк инициативлы кешеләр. Ә каян аны алыйк? Татарда андый кешеләр юк бит. Шулай, татарга көнең калса барчасыда терәлә, каяда китәлми бер урында тапталып торырга мәҗбүр була. Шулай, ташларга туры киләчәк, ә фикере әйбәт иде...
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB