На главную страницу МТСС
 FAQFAQ    ПоискПоиск    ПользователиПользователи    ГруппыГруппы    РегистрацияРегистрация
 ПрофильПрофиль    Войти и проверить личные сообщенияВойти и проверить личные сообщения    ВходВход
   
Мечеть - подписи Реестр татар  Обучение - подписи  Әгъзалык  НЕТ фильму Орда 

Поиск на форуме:

 

Свободу имаму!

Рецензия на книгу Р. Мухамадиева "Кузачкысыз буран"

 
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение
Предыдущая тема :: Следующая тема  
Автор Сообщение
Тuктар
Акула пера


Зарегистрирован: 17.03.2007
Сообщения: 1634

СообщениеДобавлено: 14 Ноя 2016 19:44    Заголовок сообщения: Рецензия на книгу Р. Мухамадиева "Кузачкысыз буран" Ответить с цитатой

БӘҺА.(Рецензия).

Күзачкысыз буран- роман(Нәшриәт “Голос-Пресс”) 2016 ел.

Ринат Мохаммәдиев романы буенча рецензия язарга булдым. Автор бик матур төрек кешесе турында роман язган. Чынлап-та гаҗәеп кеше бу Туран Язган. Ул бар дөнясын онытып, төрки кардәшләренең киләчәге турында борчыла, ул гына да түгел, төрки халыклары өчен, һәм аларның бәхетләре өчен бик күп эшли, күп эшләрне башкара. Аның исемендәге Туран Язган Университетын ачалар Бишкектә, һәм ул эшләп килә матур гына. Ә бит тере кеше исеменә Университет ачу чит мәмләкәтә, бу әле моңа кадәр булмаган хәл, минемчә, ни әйтергә була? Тик әфәрин димичә Туран Язган эшенә ни әйтәсең? Билгеле инде бу шәхес төрле мактау сүзләренә лаек, әлбәтә аны мактыйларда төрле төрки илләрдә, шул исәптән Рәсәй эчендә булган Татарстанңда да. Әле моңа өстәп татар язучысы Ринат Мохамадиев Туран Язган турында романда язды һәм бастырырга да өлгерде. Әфәрин Ринат кардәшем өлгерлегең өчен! Без кайчак уйлыйбыз язарбыз дип, ә ул айларга, елларга сузыла, ә биредә тиз булып чыккан Ринат кардәшемнең эше. Китаптан бер өзек китермичә буклмас.
-“төрекләр кайда гына яшәми, - дип, бу фикерне күтәреп алды Йылмаз,-Каказда, Балканарда, Урта Азиядә...
-Иранда, Иракта, Афганистанда һәм хәттә Кытайда да бик күп икән алар...Һәммәсе җәбер-золым астында, һәммәсе кыерсытылуда. Нигә икән шулай?..Нигә безнең халык шулай бүлгәләнгән, нигә шулай таркалып яши икән ул,-дип, офтанып, тирән сулап алып куйды Туран”(33 б).
Күрәсез, безнең халык ди, әйтерсең аның үз төрекләре шулай яши? Ул ут йотып йөри икән төрки телле кардәшләре өчен?!
Менә шушы сүзләре Туран Язганың бик тирән мәгнәгә ияләр. Тик кем бу турыда уйлыйда, кайсыбыз баш катыра? Ә уйларга кирәк, без татарларда шактый сибелеп яшибез бит, бер төркитләр генә түгел.. Ә уйласак, без чынлата барчабыз бер җирдән, бер тамырдан чыккан кешеләр, ә шуңа игтибар бирми яши бирәбез икән?...
Менә татарларыбызны гына алыйк, сибелгәнбез иксез-чиксез Рәсәй киңлегендә? Чынлапта сибелгәнме ул, әллә безне шулай күрсәтергә тырышу галәмәте генәме? Шулай ..., безләрне алдап килделәр, хәзердә шул ук хәл, алдау дәвам итә, тарихыбызны онытырганар, җирләребезне тартып алганар, ә без барчабызны онытканбыз!?... Ә җирләр икән безнеке, ә без баш ватабыз, без кайдан килгәнбез икән дип? Руслар язды тарихыбызны, анда алар күрсәтеләр, без килгәнбез имеш, Чингисхан явы белән! Әле шөкер төрле яктан яңа үз тарихчыларыбыз пәйда булды, алар яза: Бу җирләр борынгыдан төрки халыклар җирләре булган дип, ә без төркиләр түгелмени? Ә безне бит мангол кавымыннан дип атадылар, тик очка-оч кына китерәлмәделәр генә? Юкса, эшләребез харап иде бит! Юккамы Җириновский безләрне Монголиягә куа башлады? Ярый кайбер көнбатыш тарихчылары ярдәмендә күзләребезне ача алдык, булмаса эшебез беткән иде инде! Менә ничек килеп чыга эшләр... Тагы бер өзек: - “Мин шул дөнья буйлап таралган кардәшләремнең күзләрендә һич кайчан яшь тамчылары күрмәс идем, Йылмаз. Ә син ничек уйлыйсың?
-“Мин дә шул фикердә. Әмма, кулдан гына килми, чарасын белмим....”(113 б).

Ничек кайгыра диген төрек кешесе? Үзләренең Бәйсез илләре бар, ә ул кайгыра төрки халыклар өчен? Безнең татар болай кайгырмас иде, аңа бер Татарстаныда җиткән!? Ә бүтәнәре турында беркем бер уйламый да, кайгырмыйда, аларга гына булсын рәхәт. Ә Туран Язган андый түгел. Аңа бар төрки халыкелар якын туганар, ул аларны төркләрдән аерым күрмидә хәттә. Ә татарлар башка, алар бүтәнчә эш итә, алар ошанмый үз татарыңа да, беркемгә дә, шул исәптән төреккә дә. Бәлкем алар хаклыдыр, бар төркләр Туран Язган кебекле түгеләрдер? Алдансаң? Күп нәрсәңнән колак кагуың бар бит? Менә шул куркыта да инде татарны. Тарихка карасаң, анда бер туктаусыз үз-ара сугышлар бара. Ә ник сугыша татар татар белән, ник бугазына ябыша туганының? Белмәсең. Нидән бу орыш-сугыш, ни бүлә татарлар, җирләре бар, дәүләтләредә үзләренеке булган бит, шулай сугыша-сугыша Илләрен югалтканар, җирләреннән ваз кичкәнәр, малсыз – йортсыз калаганар үз Илләрендә кол булып! Күрәсең биредә өченче як хәрәкәт иткән! Ә татарлар шуны ачыклый алмаганар....
Хәттә, автор фикеренчә, татарлар бер кайчан кол бюулмаганар? Ләкин шул кол дәрәҗәсендә күп еллар яшәгәнәр, хәзердә шул чама. Әйтерсең Иван Грозный да булмаган Ринат әфәндегә?! Әлбәтә авторның шушы фикере белән күбесе татар килешми, ә ул татар фикерен биредә китерми дә шикелле? Тагы бер өзек китерәсем бар:
- “Аның каравы, нинди табигать, нинди урманар аша икән без барасы юл.Төркиядән килгән кунаклар өчен монан да сокландыргыч нинди манзара табып булыр иде тагы. Бу кадәр дә төз һәм озын агачлардан торган иксез-чиксез урманарны аның беренче күрүе иде булса кирәк.”(140; 141 бб.)

Чынлапта Рәсәй киңлеге, аның тайгасы хәйран калдырырга сәләтле, төрекләрне генә түгел, шулай ук татарныда, чөнки бар татар Себердә яәшәми ич?
Автор үзедә сизмәстән шактый четерекле сәяси мәсәләләргә кагылмыйча булдыралмаган. Чөнки Туран Язган төркиләр сәнгәтен, әдәбиәтен бик ярата, үз күрә торган кеше белән шактый еллар якынан аралаш-та, сиңа аның бер фикередә кермәсен! Бу күрәсең мөмкин түгел, монардан автор котылырга теләсәдә котыла алмаган. Бу табиги хәл, чөнки Туран Язган көчле шәхес һәм аның кешеләргә йоктыра торган, тәйсир итә торган көчкә ия кеше булганы сизелә.
Тагы бер өзек китерәсем килә: - “Оештыру эшләре тәмамлангач, кунаклар өчен Долма бакча сараенда Тургут Озал зур мәҗелес оештырды. Бу мәҗелескә мин Туран Язган белән бардым. Һәм шунда тагы бер тапкыр Төркиядә, хәер, алай гына түгел, төрек дөньясында профессор Туран Язганың нинди югары авторитет иясе булуына хәйран калып йөрдем”(140 б.)
Автор роман буйлап сәяхәт иткәндә, укучылары берлә, күп мәртәбә сокланып, бәлки көнләшеп-тә Туран Язган авторитеты турында язмый булдыралмый, ул еш кына моңа игтибар итәргә мәҗбүр. Чынлата мондый хәл татарларда күрергә мөмкинн түгел, ә Төркиядә шундый хәл табигий кебек тоела. Автор җавапны укучыга калдыра, укучы үзе теләсә ничек җавабын тапсын йәнәсе?
Төркиәдә кгб оешмасы булмаган шул, һәм алар арасыннан шымчылар барлыкка килмәгәнәр. Ә бездә шушы өч хәреф оешмасы бар эшләргә катнашты бигрәктә татар арасына тыкшындылар, мин моны үз җилкәмдә татыдым милли эшләр белән мавыгып киткәч. Мине букка манчыды шушы өч хәреф, көч-хәл белән шулардан арынып киләм төсле, ну, авторитетым билгеле төште.
Автор бу романында шундый четеркле урынарны уратып уза, ул аларга җаваплар бирми, укучының башын эшләтергә этәрә!? Моны начар димәс идем, бу адым билгеле әдәбиятә, шушы адым белән шактый абруйлы танылган язучылар кулланалар, диәр идем. Авторның каһарманы шул кадәрле зур, шул кадәрле киң һәм тирән, татар әдәбиятында аның белән янәшә куярдый милли каһарманыбыз юк...
Менә Абдулла Батырша белән чагыштырсаң гына(Ф. Бәйрәмова. “Баһадир шаһ”), улда шартлы рәвештә генә боларның икесен янәшә куярга була: Туран Язган белән Абдулла Батыршаны? Батырша да чын күңеле белән татар җанлы кеше, ул татарларның ислам әһелләре булып калсынар өчен җанын фида кыла, Туран Язган төрки халыклары азатлыгы өчен, аларның сәнгате, әдәбияты, тарихлары өчен үзен корбан итә!? Шулай әйтеп буламы, була. Туран Язган гөмере буе төрки кардәшләрен кайгыртып яши, алар өчен шактый эшләр башкара, күп уңышларга ирешә, ә шулайда шушы галәмәт зур эшнең очына чыгалмый якты дөньдан китеп бара... Ә эшләгән эшләре, кылган гамәләләре санап бетерерлек түгел, ә күпмесе хыялда эшәнмичә калганары тагы да күп, бигрәк күпләр шул..
-“Стамбул университетында укытырлык белем бар, ә Чаллы һәм Чабаксардагы лицейлар өчен юк булып чыга димәк.. Йә әйтегез, башка сыя торган хәлме бу!....(266-267. б.)
Рәсәй сәясәте гади башка сыярлык түгел шул, бу сәясәтне, аның эчендә кайнап, шушы сәясәт араксында күп яманыклар күргән татарларның шактыйлары аңлап җитми, ә кайда моңа төшенә алсын Туран Язган?
“- Ә моңа кадәр кем укытты, сез укыттыгыз ич. Мәгәриф министерлыклары безнең лицейларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтә иде түгелме........
-Аңлашылды, - диде ул. Кәефсезләнеп, эш өстәле артына кереп утырды. Соңгы араларда тартуын ташлаган булуга карамастан, сигарет кабызды һәм йотлыгып төтен эчәргә кереште. Озак кына дәшми-тынмый үз уйларына бирелеп утырды.(шул ук битләр).
“Шул мизгелдә, белсәң иде, нинди уйлар кичерде икән ул, нинди хисләр күңелен биләп алды, нинди тойгылар башын катырды....Үзе оештырган лицейларда дөньяви белем алган йөзләрчә сабыйларның һәм яшүсмерләрнең самими карашларын күз алдына китердеме....Рәхмәт сүзләре белән каршы алып, рәхмәт сүзләре белән һәр күрешүдә үзен озатып калган ата-аналарның якты йөзләрен хәтереннән кичердеме. Муенына һәм күкрәгенә дәүләт бүләкләре элгән җитәкчеләрнеме...Казан университының мәртәбәле профессоры билгеләрен үзенә кидергән тантаналы мизгелнеме...Әллә Төркиягә аның чакыруы белән әледән-әле кунакка килеп торган министрлар яисә башка түрәләрнең ясалма елмаюларын хәтерләдеме..
Кабинетта ул бер ялгызы түгел. Әмма, мәет чыккан өйдәгедәй тынлык урнашып калган. Авыз ачып сүз әйтерлекме соң! Ничә еллар үз-үзен аямый, вакыт һәм масарафлар белән хисаплашмый эшләгән эш шул рәвешле юкка чыгамы?.. Туганлык җепләре яңаруга кош тоткандай куанып йөрегән көннәр, айлар, елларны сагынып сөйләргә генә каламы? Ә сәбәбе нидә?.....Татарстанга булсын, Чувашстанга булсын һәм, әлбәттә, Россия Федерациясына булсын, зыян китерелек һичбер гамәл кылганы булмады. Замане таләпләренә җавап биргән гомуми урта белем бирү, баларны берничә чит телдә сөйләшергә өйрәтү, йә әйтегез кемгә һәм нинди зыян китерергә мөмкин.”(266-267 б.).
Әлбәттә, каян белеп бетерсен Туран Язган Рәсәй сәясәтен, чөнки биредә эшләр бөтенләй башкача корылган, хәттә татарлар үзләредә аларның мәкәрләрен белеп бетерми еш кына тозакка килеп керәләр! Чынлапта кеше башына сыя алмаслык эш китереп чыгаралар, гап-гади бер нәрсәдән? Аптырап каласың кайчак, кайдан мондый гамәл, наданлык галәмәтеме, әллә кем кушуы буенча эшләнәме, махсус шулай кыланалармы, закунга сыя торган эшме бу дип, уфтанып куясың шунда? Кыскасы, һәр җирдә мөгез чыгарып маташалар болар? Мин соңгы елларда уйлый башладым, мондый эшлрне махсус шимбәләр оештыралар, алар үзләренә шушы кыссага сыймый торгнан эшләрдән тәм талалар икән, ләззәтләнәләр.
Билгеле инде, шундый көтелмәгән каршылыклар, Туран Язган уку йортларын бердә юкка ябулармы дисезме, Алмаата Аеропортында Казахстанга чакырылу булып-та кертмәүләре дисезме, һәм шуның өчен борчылулары Туран Язганың гөмерен кыскартмыйлармы? Гөмерен шушы эшкә фида кылган кеше өчен, мондый әшәкелекне кичерү, бик зур газап булмыймы?. Чөнки шул кадәрле уңышлы эшләп килүләре, дистә елларга сузылган хезмәте өчен, рәхмәт әйтер урынга, шундый яман эшләргә юлыгуы, аның өчен һич көтелмәгән хәл була. Бу кадәрле кешене кимсетү, бу кадәрле рәнҗетү бер нормаль кеше башына сыярдый эшләр түгел!? Кем шулай аяк чала Туран Язган эшенә, ул якшы эшәр эшлим дип, куанып йөрегән арада, ниндидер явыз дошман аның эшләрен гамәлдән чыгарып маташа? Биредә, ялгышлык галәмәте түгел, ә күптән Төркиягә кереп урнашкан дошмани кауым кешеләре эше бу! Алар Төркиәгә күченеп килгән иделәр Сөлейман хан заманарында! Димәк алар шушы дәвердә, Төркиәнең бар тармакларына үтеп кергәнәр һәм анда яәяәк атканар, төрекләр булып оялаганар. Ә бүген Төркиянең бар эшәренә аяк чалалар, яман йогынты ясыйлар, шул исәптән төркиләр бердәмлеге вкыфы эшләренә аяк-та чалалар булып чыга? Менә якшылык кылда, ә сиңа яманлык белән кайиарсынар диген? Биредә Фәтхулла Гүленнең колагы күренеп тора. Кем уйлаган Фәтхулла Гүленне дошмани кеше дип? Рәдҗәп Эрдоган, бәлки ахыргача белептә бетерми торгандыр, нинди яман чир Төркиәгә тагылганын? Бу эштә ул 100%-ка хаклы булып чыга түгелме соң? Ахрысы шулай.
Менә шушы явызлар безнең Алтын Урда дигән гаять зур һәм көчле дәүләтебезне бетерүчеләр дә шуларның бабалары түгелме соң? Тарихта бабаларыбыз бердә акылсызлар дип сүрәтләнмиләр ич, ә шулайда үз ара тыныша алмыйлар, димәк, ниндидер яшерен дошманар аларны бер-бере белән сугыштырган һәм нәтиҗәдә безнең татар дәүләте урынына Рәсәйне төзеп куйганар!... Шуңа охшаган. Кызганыч без моны озак заманар үткәч кенә ачыклый алдык, әлдә шулай да бөтен татар шуны аңлады дип әйтеп булмый. Бик тирәнгә кереп утырган шул безнең белемсезлек, наданлык димме шунда, шуңа да ихтиар көчебез сүрелгән булып чыга.
Туран Язганга кирәк булгандыр төрки рун язмасын өйрәнү институты ачу? Ул чакта бәлкем дошманар аңлап өлгермәсләр иде Туран башлаган эшкә комачаулык ясарга?! Менә бит, японар, кытайлар саклаганар үзләренең иероглифларын, күчмәгәнәр башка язмага! Ә без күчкәнбез.... Ә ничек шулай килеп чыккан соң бу күчеш? Дин үзгәргәч әлифбада үзгәрә икән шул! Яңа динәр уйлап чыгаручылар шуны аңлаганар, ә безнең бабалар аңлап өлгерәлмәгәнәр шул. Алла сүзе шул гарәп хәрефләрендә бирелгән дип алдаганар үзләрен! Алданырсыңда, кайчан миссионер шул килеш аңлаткач! Алла бит - Иляһи Зат, ничек ошанмыйсың? Ошанасың билгеле, кемнең тамугта янасы килә, берәүнеке дә килми, шулай булгач, күчми хәле юк, ә дин белән яңа әлифба килә. Моңа кадәр ничә мең ел кулланып килгән язма ташлана, ә тора бара онытыла бөтенләйгә. Менә без татарлар һәм бар төркиләр шуны кичердек, үз язмабызны ташлап кайсыбыз гарәп әлифбасына күчте, ә кайберәүләребез, латин графикасына, ә кайберәүләр кирилицаны сайлады...Әнием балачакта бер әкиәт сөйләгән иде, шуны китерәсем килде. “Бер заман Хуҗа Насретдин юлга чыга, барыр юлы шактый ерак була. Ишәгенә атланада китә. Көн эссе-кызу, Хуҗаның эчәсе килә, ул бер арбуз сатып ала да ашый. Ашап бетергәч кечкенә йомышын үти арбуз кабыклары өстенә. Күпмедер вакыт узгач, Хуҗа кире кайта, тагы эчәсе килә, ә акчасы юк. Ул карый үзе калдырган арбуз кабыкларына, ишәгенән төшәдә шуларны кимерә башлый. Бусына тигән, бусына тимәгән дип бар арбуз кабыкларын ялап чыга”.
Менә шуның төсле безгә барчабызга, татарларга һәм бар төрки халыкларына кире борынгы, үзебез ташлаган төрек рун язмасына күчәргә!? Билгеле, күчәр өчен башта шул язаны якшылап өйрәнергә кирәк булачак, шунан соң инде күчәргәдә булыр иде. Тик Туран Язган юк инде безнең арада, бәлкем аның уллары шушы Укыту йортын ачар иделәр? Чөнки Туран Язган эшен дәвам итәргә кирәк бит, чынлапта бу бердән-бер дөрес юл безләр өчен! Әлбәтә бу эшләр җиңел түгел һәм бу эшләрнең кайзаманда эшләнеп бетәчәгедә мәглүм түгел. Булсын, юлны үтә юлга чыкан юлчы. Ә, әлегә без тырышып багыйк Алтын Урданы торгызу эшләрен! Аны кирәк башларша РФ-сен Алтын Урдага алмаштырудан, башласак уңарбыз дип, беләм.

“Туксанынчы еллар башын искә төшергәндә әле дә йөрәк “җу-у-у” итеп куя”(65 б.) - дип яза автор?
Күренеп тора Р. Мөхәмәдиев әзер булмаган бу үзгәрешләргә, бер ул гына түгел, бик күп зыялыларыбыз өчендә 90-чы еллар көтелмәгән хәл булып чыкты... Мин бик озак еллар шушы хәлләргә карап хәйран кала идем, ничек безнең зыялыларыбызның күпчелеге моңа әзер булмаганар икән дип? Бик аптыраган чаклар иде. Башта аларны сатлык җанар, майлы калҗа өчен барчасын сатарга әзерләр дип, кискен карашта да булдым ахрысы, тик кыска вакытта гына, чөнки баш туктаусыз эшли, фикеләр туа, аларга анализ ясала, аннан мин туктаусыз тарихыбызны өйрәндем, ә анда чын татар язмышы, аның дәүләтләре, ханары һәм башкалар. Хәттә шактый ялгышлар ясалсада, мин азатлык юлында булдым һәр вакыт, чөнки минем анализаторым бик шәп эшләде, ул бүгендә эшли туктаганы юк.
Мин гади эшче кеше булып күп нәрсәләргә дөрес карашта, ә безнең югары белемле булган кардәшләребез күп нәрсәләрне аңламый интегәләр икәнәр бит? Мин башта уйлый идем, институт бетергән кеше күп белә дип, ул белемлерәк дип миңа караганда! Ә баксаң, эш алай ук түгел икән!? Институт кына дөньяда бар әйберне белер өчен җитешми икән шул, бигрәктә сәясәт өлкәсендә. Менә илдә барган үзгәрешләр бар акыл ияләрен тигезләштерде кебек, әммә шулайда, аралар тигезләнсәдә, бигүк тигезләшмәде дә, диәр идем. Чөнки институт бетергән кешенең хезмәт урыны башка булды, ә институт бетермәгәнәр калдылар җәмгыят эшләрендә, мин мәсәлән, һ.б. йәки түләүсез. Бүтән аерма юк, аралашканда үз ара сөйләшкәндә, барда якын һәм тигез кебек?. Бәлкем миңа гына шулай тыела торгандыр? Кем белә.
Тагы бер өзек: “- Әле малай чакларымнан ук, мәктәптә укыган елларымда, мин Советлар илендә яшәгән төрекләр язмышы турында бик еш уйлана торган идем. Большевиклар баскысы астындагы сезнең авыр язмышны күз алдына китереп елый торган чакларым да булдлы кебек, - дип сүз башлады Туран Язган.
- Бу биктә кызык, Туран әфәнде, нинди уйлар килә иде башыгызга?
- Сезне коллыктан коткару, бәхетле итү турында хыялана идем. Хәтта, дөнья картасына текәлеп, сәгатьләр буе баш ватып утыра идем. Тизрәк үсеп җитү
һәм үземә фикердәшләр туплау, зур көчкә ия булу иде бар хыялым.
- Бу уегыздан кайчан баш тартыгыз?
- Баш тартмадым. Еллар узган саен көчәя генә бара миндә ул хыял....
- Әмма бу бит утопия, тормышка аша торган хыял түгел, Туран әфәнде.
Казанга яисә Уфага барып, бу хакта сөйләсәгез, сездән көләчәкләр генә. Безнең һичкайчан кол булганыбыз юк, без ата-бабаларыбыз яшәгән үз туфрагыбызда, үз Ватаныбызда яшибез....
_ Исмаил бей Гаспралыны ишеткәнегез бардыр....
-Ишетү генә түгел, бөтен тормыш юлын, эшчәнлеген беләм. Ул чыгарган “Тәрҗеман”ны да архивлардан байтак актардым.
-Димәк, аның “Эштә, фикердә, телдә берлек...” дигән чакыруы яңалык түгел синең өчен.
-Яңалык түгел.
-Ә ни өчен һаман читләшә барасыз?
-Кемнән?
- Төркиядән мәсәлән...
- Без Төркиядә түгел, Россиядә яшибез.
-Руслармы сезне читләштерә?...
-Кемнедер гаепләү иң җиңел юл, Туран әфәнде.
-Ә кем гаепле соң, алай булгач?
-Заман,- дидем, һәм уйга калып тордым бераз.
-Тарих! Араларда җигүк якын түгел..
-Болар барысы да аклану һәм сылтау гына түгелме...
-Без генә түгел, сез дә читләшәсез, Туран әфәнде. Тарих без дигәнчә генә бармый. Гөмер-гөмергә ханнар, патшалар һәм солтанар байлык бүлешеп, аларга җир, байлык җитми, хакимят җитми, шуңарга бер-беренә каршы яу чапканнар. Ә ачлы-туклы яшәгән гади хзалык кан койган, дошманлашкан. Читләшә баруларның сәбәбе шунда түгелме?... (42-43 б). Бик зур өзек булып чыкты, зарар юк, фикерләре (хуат) шәп.
Бик акыллы фикрләр, шуңа күрә зур өзек килеп чыкты. Чөнки биредә Ринат әфәнденең сүзләре белән килешмичә булмый, чөнки борынгы заманарда кайчан татарлар-төрекләр көчле булган чакта, аларның бер-берләренә карашлары якын булмаган, ә күбесе очракта алар бер-берләрен дошман итеп-тә күргәнәр. Ә бүген вәзгыят башка, татарлар бүтән халык мәмләкәте кул астында инде озак заман яшиләр, кайчан азатланырлар, бер Тәңре Алла гына белә?! Башка төрекләребездә шундый ук хәлдә, Казахлар, Төрекмәнәр, Кыргызлар, Әзербәҗана, Үзбәкләр, азатландылар азатлануын, ә саклый алырлармы бәйсезлекләрен? Сорау тудыра шул, әлегә бер Төркиягә генә борчылырга урын юк кебек, аңа да аяу булырга кирәк, юкса аларныда йотарга әзер көчләр бар бу дөньда. Менә Туран әфәнде хыялы тормышка ашкан хәлдә генә, бар төрки халыклары өчен куркынычлар югалачак. Бу көн кебек ачык. Тагы бер өзек китерәсем килә, чөнки Р. Мөхәмәдиевның бу китабы уйландыра торган китап, бу гади генә китап түгел, биредә татарларыбыз өчен дә башка төрки халыкларыбыз өчен дә бик кирәкле фикерләр бар.
-Миңа байлык кирәкми. Алтын-көмеш һәм акча ул бер ни түгел. Дөньяның бар тарафына сибелгән төрекләрнең күз яше, ятимлеге, таркаулыгы тыгы бирми җаныма.....(43 б.)
Менә бит, бер төрек кешесе без татарларыбыз һәм бүтән төрки халыклар өчен кайгыра һәм бу кайгыру чыннан, булып чыга, ясалма түгел...Без инде ничә гасыр күрмәгән ишетмәгән шундый җылы сүзләр, сүзләр генә түгел аның кылган эшләре дә, гамәлләре дә сүзләрен исбатлап торалар.
Тагы бер өзек китерәсем килә:
“Ул арада самолет Төньяк Кипр туфрагына төшеп кунды... Денкташ әфәнде шактый зур гәүдәле, әмма үтә мөлаем һәм ачык йөзле булуы белән җәлеп итте иң элек... Рәүф Денкташ үз иленең проблемалары хакында бәйнә-бәйнә сөйләде һәм ахырда миңа үз кулы белән истәлек медале тапшырды.....
-Якын арада Бөекбританиядән бертөркем эш кешеләре килеп чыгарга вәгъдә итте,- дип сер сөйләгәндәй тыныч кына хәбәр итте Денкташ. – Араларында югары даирәләрдән дә кунак булуы ихтимал. Кем белә, бәлки шул рәвешле, акрынлап булса да, элемтәләр яңармасмы, диеп өметләнәм....
- Белмим, алардан игелек күргән милләт булмады әлегәчә. Үз файдаларын кайгырталар. Бер-бер нәрсә кирәк булгандыр, диде Туран Язган, һич майлап-сыйпап тормый гына, һәм кулын селтәде.- Төркләргә аларның мөнәсәбәтләре нинди булуын беләбез....(45 б.)
Менә төрекләр беләләр икән нинди ерткычлар булуларын инглизләрнең.. Белмәслек тә түгел шул, чөнки Британия Госман империясен җимерүче булдылар. Берәүе картая, ә икенчесе көч җыя, Төрки дәүләте әкренләп таркалуга юл тоткан иде шул. Билгеле дәүләтләр картаймый, ә кешеләр картая, биредә сүз ханар турында һәм аларның идарә органары турында.

- “Җәбер һәм золым сугыш китереп чыгара. Ә сугышның нәтиҗәсе- үлем һәм төзәлмәслек яра. Кипр әнә шундый фаҗига кичергән утрау. Кайсы тарафны тыңлыйсың, шул хаклы сыман тоела – монысы табигий. Ә бу көнне исә без утрауның төрекләр яшәгән тарафында, андагы фаҗига һәм төзәлмәс яра эзләре буйлап сәяхәт иттек.
“....Тулы авылларның халкын үтереп бетереп, җир белән тигезләгәнәр. Күпме җаннар шаһит киткән, күпме балалар ятим үсә, күпме шәһәр авыллар ярымҗимерек хәлдә. Кая карама әле күптән түгел генә булып узган сугыш эзләре....Боларның барысында күрергә, кичерергә туры килде миңа ул көнне. Тетрәндергеч һәм җан өшеткеч күренешләр. Ә бит бездә үз вакытында бу кадәр вахшилекләрне күрсәтү кая, алар хакында тел тибрәтеп сүз кузгатучыда да табылмады.”Төрекләр басып керде” һәм “төрекләр яулап алды” дигән сүзләр генә кабатланып торды. Баксаң, шул ук вакыйгаларның капма-каршы икенче тарафыда да бар икән бит....(48 б.)
Әлбәтә иркен фикер йөөртүчеләргә бу хәлләр мәглүм иде, тик аларны тыңлыймы соң РСФСР Халык депутаты? Кая ул, ул елларда якында килмә иде!

- “Сез русларга һәм коммунистлоар ничек карыйсыз? Алар әле бүген дә сезне җәберләүләрендә дәвам итәләрме?
Мин ялт итеп күршемдә утырган Туран әфәндегә күз төшереп алдым: “Кичәге әңгәмәбенең дәвамы булып чыга түгелме бу..”
Улда миңа борылып серле генә елмаеп куйды. ........
.,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,

- Иң элек, хөрмәтле кардәшләрем, мин үзем дә партия әгъзасы, икенчедән, Казанда булсын, Мәскүдә булсын рус милләтеннән булган чын дусларым бик күп. Язучылар арасында булсын, депутлар арасында арасында булсын, руслардан менә дигән дусларым бар. Гаҗәпләнмсәгез-гаҗәпләнерсез, әмма мин дусларны милләтләренә карап түгел, кайсы фиркага булуларына да карап түгел, кешелек сыйфатларыннан чыгып сайлыйм. Ә җүнсезләр һәм кеше җәберләүчеләрнең милләте дә, партиясе дә юк дигән фикердә мин.” (35 б.)
Бу сүзләр, һәм фикерләр, ул вакытларда Ринат әфәндегә шушы телевизор яшигы аркылы һәм, шулай ук рус дуслары күп мәртәбә кабатлапган сүзләр. Бу сүзләр аныкы түгелдер шәт, бүгенге көндә диюем. Көне-төне туктаусыз шул пропаганда нәтиҗәсе, әле җитмәсә парти оешмаларында, аларның Пленумнарында, Съездларында Ринат әфәндене гөмере буе озатып килгән сүзләр бит? Аңа шушы сүзләр ана сөте белән бергә кергән сүзләр - фикерләр, алар аңа үз фикере булып яңгырыйлар. Бу гади принцип, һәм үтемле, шимбәләр шуны якшы беләләр, алар безләрне инде ничә гасыр “акылга утырталар” ирешкәнәр максатларына!??
Тагы бер өзек китерәсем килә, картинаны тулыландырыр өчен: “Миннән соңрак трибунага менгән бер якташым, әллә бер-бер үче булган, әллә язучы халкы өчен бик тә хас булган хөсетлектән генәме, сүз сөрешенә һич ятышмаган бер мәлдә әйтеп ташламасынмы: “Кардәшләрем, большевиклар һәм коммунистларның көне бетте. Соңгы җитмеш ел дәвамына безнең милләтнең төп дошманы алар – коммунистлар булды. Татарстан белән Төркия арасындагы күперләрнең ябылылып торуына да бары тик алар гына гаепле. Кызганычка каршы, бүген дә алар әле безнең арабызда! Менә яңа гына сез Ринат әфәндегә дәррәү кул чаптыгыз. Ә беләсезме соң, ул бит ата коммунист, озак еллар дәвамына Татарстан язучылар берлегенең партия оешмасын җитәкләп торды...” Башыма тукмак белән тондыргандай булды бу минем өчен.” (26 б).

Мондый сүзләр, фикерем буенча бик дөрес яңгыраган, бу язучы кеше чын гади укучылар фикерен әйткән. Әбәттә мондый сүзләрне ишетү һәр кемгә авыр, ну нишләмәк кирәк, тормыш бер кемнедә җәлләми шул, бу хакыйкать. Кылган эшләргә, гамәлләргә җавап бирергә туры килә. Автор ул елларда мондый сүзләр ишетергә, әле күнеп җитмәгән иде. Чөнки эшләр искечә баралар иде сымак, шул ук партия кешеләре утыралар дәүләт креслоларында, болай берни үзгәрмәгән төсле, Татарстанда шул ук М. Шәймиев утыра, кичә коммунист иде, бүген парт билетын ташлады да, демократ булып утыра?
Авторгада шулай күренгәндер, бераз шаулап алырлар да, кире үз урынына кайтыр дип. Булды бит коммунистлар чорында да үзгәрешләр, аларны барыбызда якшы хәтерли, ә бу юлы үзгәрешләр башкача булды, системаны алмаштырдылар, йәгни коммунистлар төзегән системаны чыгарып аттылар. Моңа халык шат иде, ә менә кайбер коммунистлар моңа ошанмыйча аптырадылар, ничек инде болай, коммунистларсыз яшәп була дип? Моңа ошанмады Шәймиевта, шулай ук ошанмаган Ринат әфәнде дә! Буламы шуның өчен гаепләргә бүген язучы Р. Мөхәммәдиевне? Юк билгеле, ул елларда күпләр ялгышты, бер Ринат әфәнде генә түгел.
Ә бу язучы милләтче булган, ул ялгышмаган, шуңа күрә әйткән фикерләрен, чөнки фикер әйтер чак иде, мәмләкәте ят булсада халкы якын кардәшләр иде. Ул теләмәгән кемгәдер яраклашырга, шуңа күрә сүзе туры булган. Мин аңлыйм авторны, аның кичергән хисләрен, ә ничек оныта аласың меңнәрчә миллионлаган татарларның үлемнәрен, кайсылары бер гонаһсыз башларын салдылар шушы коммунистлар төзегән ялган стройга? Алар истә, хәтергә канлы еллар булып кереп калдылар, милләтебезнең зыялыларын суйган бу реҗим, аны ничек онытасың? Аларны һич онытып булмаслык яра бит!?

“..Кадәшләрем, - диде, килгән кунакларга һәм төрек ватандашларына мрәҗәгать итеп, - “сулчылар” һәм коммунистларга мөнәсәбәтемне беләсез. Төркиәгә дә бик күп проблема һәм бәлә-каза китерде алар. Әмма большевиклар кул астында җиде дистә еллар яшәгән кардәшләребезгә килгәндә, ашыгып нәтиҗә чыгарырга, “ул коммунист булган” дип, җиңел генә үзләренә мөһер сугып куярга мин ашыкмас идем, ди Туран.” (27. б.)
Чын милләтче сүзе бу, бик зур саклык белән милләтчеләр генә сөйли дә, эшли дә ала.

- “Дөньның бик күп тарафларына чәчелеп, таралып яшәргә мәҗбүр булган
төрекләрдән дә күбрәк җәбер-золым кичергән халык юктыр бүген җир шарында,- дип күтәреп алды Туран Язган.” (33 б.)
“Күп тарафларына чәчелеп”, бәлки эшләр алай түгелдер, шушы хәлгә аларны
бүтән мәсәлә китергәндер? Бераз өстәмә итеп шуны әйтик. Төрки халыклар борынгы чорда бар Җир Шарына җәелеп утырган булганга, хәлләр үзгәрү белән, алар үз җирләрендә утытырып калганар булса кирәк. Шуңа күрә безләргә мондый хәл күренә чәчелгәзнәр дип, ә баксаң бу гап-гади күренеш, күрешләре, дәүләтләр үзгәргән, ә болар шул килеш калганар гына? Һәм вәзгыят үзгәрү белән кайберәүләре үз-үзләрен саклап, калаганар, ә башкалары башка дингә күчеп, тел алмаштырганардыр, бәлки?

-“Урыс дустың булсыне, билеңдә балтаң булсын”- ди Туран Язган.
Аңа җавап итеп автор шушы борынгы татар әйтемен китерә:
- “Бездә дә андый мәкаль. Әмма, “Татар барда – хәтәр бар” дигән ата-баба
сүзе дә әлегә онытылмаган.” – ди автр. (36 б.)
Ә хәтәр сүзен әле бүгенгечә бер телчедә аңлатканы юк!? Нәрсә ул хәтәр, чем его едят, сымак килеп чыга. Менә, мин моңа таптым аңлатма, Ибн Фадлан “Иделгә сәяхәтендә”, биредә ачыклык кертелә шушы сүзгә. Менә караван юлларын саклаучыларны, чик буен саклаучыларны- атаганар “Тотатарлар” дип. Менә шушы тотар, бирә бурычка бер сәүдәгәргә, тегесе әйтә, кайтышлый кайтарырмын дип, ә үзе качып китә. Караван кайта, ә бурычлы кеше юк? Бу тотар атка атланып эзләп китә: Таба үзен, ә тегенең бурычын кайтарырга акчасы юк! Менә тотар муенына элмәк салып алып китә бу кешене коллыкка! Димәк хәтәр сүзе белә дигән сүзне аңлата була инде!? Менә шуңа күрәдә әйтем калган татарларда, “Татар барда хәтәр бар” дип. Билгеле инде коллыка алып китү, ирегенән мәхрүм, итү бәлә була бит, бәлә булмый ни булсын? Менә шушы борынгы әйтем раслыйда инде татар сүзенең килеп чыгуын. Сакчы булгач, тота инде ул, ә ул заманарда сакчы дигән сүз, күрәсең актив кулланышта булмаган, шуңа күрә тот, дигәнәр, ә тот сүзенән тора бара татар сүзе килеп чыккан. Менә шулай.

“Соңрак шулда мәглүм булды “Нана” Төркиәдә генә түгел, Италия, Германия
һәм Европаның бик күп башкаларында зур сәүдә үзәкләре булган фирма икән. Менә шул фирманы җитәкләгән пәһлевандай яшь, таза милионерның башын түбән иеп Туран әфәнденең кулын үбеп сәләмләвен күрсәгез иде сез...Югыйсә, ул аның өчен зур түрә яисә бизнесына мөнәсәбәте булган кирәкле кеше түгел. Туран Язган - милләт өчен янып яшәгән тыйнак бер акыл иясе генә бары. Шуңада карамастан, әнә нинди хөрмәт күрсәтәләр үзенә.” (56 б.) Ә нинди хөрмәт күрсәтәләр аңа м илләтәшләре? Хәйран калырлык бит.


P.S.

Р. Мөхәммәдиевнең романы “Күзачкысыз буран”, бик күп уйлануларга китерде, шул исәптән бер тарихи шәхескә багышлап, шуның аркыла Татар тарихын гәүдәләрендерү, шәхес аша Татар дәүләтенең эчке торышын, аларның зинәтле сарайларын, ханарның тәхетләрен, кабул итә торган залларын, дәүләт Диванары утырышларын, аларның үз-ара аралашуларын, кием-салымнарын, татар хатынарының үзләрен тотышларын, нинди алар горур тоталар үзләрен! Балалар тәрбиәләүләрен, малайларны Аталыкка бирәләр тәрбиәләү өчен, ә кызларны ничек тәрбиәләгәнәр? Алар тәрбиәсез булмаганар бит, юкка гынамы татар шаһзадәләре (кызлары) Императорларга киәүгә чыкмаганар бит? Менә Хазар каганы кызы Цәцкә, Византия Императорына киәүгә чыга, аның улы Леф 5-че, Хазар кушыматы белән йөретелгән. Татарлар шул кадәрле фаҗига кичергәнәр, ә бер трагик әсәр әлегә кадәрле язылмаган? Менә шушы ролгә бик туры килә Алтын Урданың соңгы ханы Туктамыш хан.(Билгел башка ханар да Туктамыштан соң булган, ә шулайда миңа калса иң уңышлы образ ул. Ул Алтын Урданы бер кучага җыя, реформалар кертеп маташа, дәүләтнең иктисадын күтәрергә тели, тик булдыралмый. Кемдер аңа каршы бик көчле эшли, хәттә соңгы сугышында Аксак Тимур белән, 1395 ел, Төняк Кавказда, Терек елгасы янындагы сугышта аның Уң кул фронты Тимур ягына күчә һәм сугышны хәл итә!?. Кем ул булган, нинди татар булган бу явыз кеше?! Ринат әфәнде алынсагыз иде менә шушв трагик хан язмышы турында язарга һәмдә шулай ук бу булыр иде Татар Дәүләте турында язу да. Беләсез, сезне Тәңребез сайлаган, шулай ук Мигазиан абый Юнысныда, һәм минедә... Хәтерләсәгез сезне ничә мәртәбә үлемнән коткарып калды Тәңре, икеме өчме сира? 1. балачакта ташкын вакытында, сез күпернең теге ягында калгансыз һәм күперне су алып киткән? Сезгә ташлыйлар дилбегә- җеп, сез шушы җепкә тотынып һәмдә күчерелгән баскыска атланып кире якка чыкканда, аягыгыз таеп китеп сез суга чумган вакыта кем коткара? Тәңре! 2. Тайланда җир тетрәү арты зур Цунамидан кем коткара, ничек сезәне кыз благыз җибәрми калдыра диңгезгә керүдән? Әле бу вакыта бернинди бәлә турында берәүнеңдә башынада керми, ә ул сезне туктата! Бу юлыда сезгә ярдәмгә Тәңребез килә һәм сез исән-имин каласыз. Димәк, сездән Тәңре көтә шундый язма көтә, сез аны язарга
тиешлесез. Әгәр шушы романны язсагыз, язалсагыз, бу романыгыз сезне шундый биеклеккә күтәрәчәк, кайсы әле моңа кадәрле бер татар әдәби дә күтәрелмәгән биеклекә! Ул гына да түгел татар әдәбияты да күтәреләчәк дөнья әдәбияты дәрәҗәсенә! Әлегә кадәрле татар әдәбиятында шундый әсәр язылмаган, сез башлагыз шушы эшне?! Безгә дөнья әдәбияте кирәктә түгел, хәттә, безгә күтәрергә кирәк татар әдәбиятын дөнья әздәбияты дәрәҗәсенә! Без кимени Гарсия Лоркалардан? Ошаныгыз Ринат әфәнде.
Мохаммәт Миначев.
08. 11. 2016 ел.
_________________
Ил, миллэт, дэулэт.
Вернуться к началу
Посмотреть профиль Отправить личное сообщение
Показать сообщения:   
Начать новую тему   Ответить на тему    Список форумов МТСС -> Татароведение Часовой пояс: GMT + 4
Страница 1 из 1

 
Перейти:  
Вы не можете начинать темы
Вы не можете отвечать на сообщения
Вы не можете редактировать свои сообщения
Вы не можете удалять свои сообщения
Вы не можете голосовать в опросах


Powered by phpBB © 2001, 2005 phpBB Group
Русская поддержка phpBB