Мәкалә адресы: http://mtss.ru/?page=/f_bajram/g_afzal-t
Фәүзия Бәйрәмова,
“ТАТАР ИКӘНЕМНЕ ОНЫТМАДЫМ...”
Гамил Афзалның публицистикасында бу темага “тел яшерүен” аның тыныч-сабыр холкыннан да, аянычлы язмышын искә төшерергә яратмаудан килә, дип тә бәяләргә мөмкин. Алай да үләр алдыннан, 2003 елда яшь шагыйрь Ленар Шәехка биргән әңгәмәсендә, Гамил Афзал үзенең сөргенгә ничек итеп сөрелүен бәян итә: “...Озакламый туган якны ташлап китәргә туры килде, - дип сөйли ул. - Актанышка кулак гаиләләрен җыйдылар, Минзәләгә кадәр ике атлы солдат озата барды (качмасыннар дигәннәрдер инде). Аннан соң револьверлы гаскәриләр каршылады. Түбән Гәрәй, Ямалыда кардәшләр калды. Шулай итеп, дөнья безне Магнитогорски якларына китереп ыргытты... (Гамил Афзал. Рәхмәт! – Казан, 2009, 267-268 битләр.) Туган авылы Такталачыкны изгеләштереп яраткан, соңыннан да аны гомер буе төшләрендә күргән Гамил Афзал туган якларына нибары бер тапкыр – 1959 елда, инде танылган шагыйрь булып, нигезен эзләп кайта һәм берни дә, хәтта үлән бөртеге дә тапмый. Соңыннан аның бу тәэсиратлары ак кәгазьгә шигырь булып күчә: Мылтык белән куган идең мине,
Баемагансың син безне талап,
1931 елның августында кулак гаиләсе дип сөргенгә сөрелгәндә Гамилга ун яшь була – үги әни, үпкә чирле әти, ул да Магнитка сөргенендә бик тиз үлеп китә... Ятим бала абыйсы Әфка тәрбиясендә кала, ә аның үзенең дүрт сабые бар, берьялгызы эшли… Мин Магниткага сөрелгән татарларның тарихын махсус өйрәнгән кеше буларак, шуны әйтә алам: ул чагында һәр гаиләдә өчәр-дүртәр бала ачтан һәм туңудан өшеп үлгән, эч китүдән, тифтән кырылган. Чүпрәк палаткаларда, такта баракларда, җир асты куышларында яшәргә һәм коточкыч авыр шартларда ачлы-туклы эшләргә мәҗбүр булган татарларның бер өлеше килгән елны ук үлеп бетә, аларны исәпкә алучы да булмый. Исән калганнары да эт тормышында яши, бигрәк тә балалар интегә, ашарга ризык, киергә өс-баш булмый. Тома ятим калу өстенә, язмыш үсмер Гамилгә тагы бер ачы сынау әзерли – малайның аяклары сызлый башлый, ул таякка кала, әкренләп бер аягы бөтенләй гарипләнә. Мондый чакта кайдан яшәү өчен көч-рух алырга мөмкин? Гамил Афзал бу көчне үз милләттәшләреннән, татар әдәбиятыннан, табигатьтән ала.
Әйе, илдән сөрелгән татарлар, ни авыр шартларда да, тимер чыбыклар белән әйдәндереп алынган зонада да, кемлекләрен онытмыйлар, үз ана телләрендә белем алалар, кача-поса булса да дин тоталар, шигырьләр язалар. Гамил Афзал да Магнитогорскиның 35нче номерлы татар мәктәбендә 7 класс белем ала, аннан бер ел Троицкида педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була. Калган бөтен гомерен Гамил Афзал үзлегеннән укый, Максим Горький кебек, тормыш университетларын тәмамлый, кырыс дөньяның үзеннән ачы сабак ала, әмма нинди шартларда да, Кеше булып, Татар булып, Шагыйрь булып кала... Мин күп күрдем туган-үскән җирдә
Татар җыры, әкиятләре килде
дип яза ул соңыннан үзенең “Милли рух” дип аталган шигырендә. Гамил Афзал үзенең сөрген чоры турында зур-зур әсәрләр язып калдырмаса да, бу чорга, шәхес культы вәхшилегенә ул шигърияте аша үзенең кискен бәясен бирә. Әйткәнебезчә, Магнитканы чабаталы татарлар төзегән, 1931-1932 елларда гына да бирегә Идел-Уралдан йөз меңгә якын миллләтәшебез сөрелгән. Гамил Афзал аларны үз күзләре белән күргән, аларның арасында яшәгән, аларны шигырьләренә дә кертеп калдырган. “Сыйнфый дошманнар...” дип аталган шигырендә шагыйрь сөргенгә сөрелгән гади халыкның чын хәлен аңлатып бирә: Җилекләргә үткән курку хисе
Ирекле дә түгел, ирексез дә,
Биек таулар күккә карап ята,
дип яза ул меңләгән милләттәшен күздә тотып. Әйе, хакимият бу татарларны Магнитканың чуен казаннарына салып кайнатса да, алардан милли рухлары, сыртлары сынган тимер кешеләр ясап чыгарырга тырышса да, аларда татарлыкны, иманны бетерә алмый – Гафил Афзал шуның бер тере шаһиты. Бу нисбәттән аның милләтебезнең бөек шәхесләренә - репрессия корбаннарына багышланган шигырьләрен дә аерып күрсәтергә кирәк. Ул аларның иҗатларын белгән, исән калганнары белән аралашып та яшәгән. Танылган язучы, шәхес культы корбаны Ибраһим Сәлаховка багышлап язган шигырендә Гамил Афзал, шушындый гаделсезлекләрдән соң да кешеләргә, милләткә ышаныч мәсьәләсен алгы планга чыгара: Себерләргә, сөргеннәргә барып,
Халык бәхете өчен көеп-янып,
Гамил Афзал үзе беркайчан да халыкка да, аерым кешеләргә дә үч-рәнҗеш тотмады, аны теленә һәм шигырьләренә чыгармады, ачы язмышы өчен берәүне дә каргамады. Әмма ул милләтебезнең асыл улларын бер гаепсезгә “халык дошманы” дип юк иткән бу илне, бу системаны, аның ялчыларын гаепләп, җаны әрнеп язды. Һади Атласига, Газиз Гобәйдуллинга, Гомәр Галигә һәм башкаларга багышлап язган “НКВД корбаннарына” дип аталган шигырендә Гамил Афзал милләт башына килгән бу фаҗигане җан тетрәткеч итеп ачып бирә: Оҗмах бакчасыдай илдә туып,
Үтеп чыкмас кара урмандыр, һай,
Казан сәхнәләрендә Гамлет, Отеллаларны уйнаган танылган артист, Гамил Афзалның авылдашы Мөхтәр Мутин да шәхес культы корбаны була, шагыйрь аңа багышлап та “нәфрәт шигыре” яза: Контр булып Мөхтәр Себер киткән,
Матурлыгын күрми нурлы язның,
Әйткәнебезчә, Гамил Афзал зур эрудицияле, киң күңелле, газап күргән башка милләт вәкилләренә карата да хәерхак кеше булган. Ул егерме елга якын Колыма төрмәләрендә утырган урыс язучысы Варлам Шаламовның да язмышын һәм иҗатын яхшы белгән, хәтта аңа багышлап шигырь дә язган. “Варлам Шаламов сөйли” дип аталган шигырендә ул аның исеменнән түбәндәге сүзләрне әйттерә: Шәхес культы тәмугларын күрдем,
Барабаннар кагып йөргән урам
Шунысын да әйтергә кирәк, Варлам Шаламовның “Колымские рассказы” һәм бу темага язылган башка әсәрләрен күпләр Солженицынның “Архипелаг ГУЛАГ” романыннан өстен куялар, Магадан төрмәсеннән кайткач күргән газаплары белән дә Шаламов аннан нык аерыла. Варлам Шаламовны төрмәдән соң да эзәрлекләүдән туктамыйлар, нәтиҗәдә, көчләп психбольницага салалар һәм ул шунда 1982 елның 17 гыйнварында үлә. Шигырьләреннән күренгәнчә, Гамил Афзал шәхес культының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында нык уйланган, ул бу корбаннарның гаепсез икәнлеген үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып та белгән. Ни өчен бу илдә иң акыллы, иң иманлы, иң талантлы кешеләрне, нәселләрен корытып, бер гаепсезгә миллионлап төрмәләргә япканнар, атканнар, асканнар, мәсхәрә иткәннәр, могҗиза белән исән калганнарыннан мәңгелек кол ясарга теләгәннәр? Моңа кем гаепле? Һәм Шагыйрь бу сорауга шигырь белән җавап бирә: Чирек халык – герман шпионы,
Ягъни, “халык дошманнары” дип төрмәләрне тутыручылар, шуңа явыз әмер бирүчеләр Кремльдә утыра. Ә ил белән Тиран җитәкчелек итә. Гамил Афзалның шул исемдәге шигыре дә бар: Мәкер белән тулы явыз егәр
дип яза Шагыйрь, бүгенге көннәрне дә күздә тотып. Илдә шушы хәлләрнең килеп тууында, 50-60 миллион кешенең шәхес культы корбаны булуында Гамил Афзал НКВД хезмәткәрләрен дә нык гаепли, аларны “җәлладлар”, ягъни, палачлар, дип атый. Әйе, соңыннан бу палачларның үзләрен дә юк итәләр, Гамил Афзал “НКВД җәлладлары” дип аталган шигырендәге эпиграфта күрсәткәнчә, “Егерме мең НКВД хезмәткәре репрессияләнгән”. Әйе, бу илгә, бу системага канлы вәхшилекнең тере шаһитлары кирәк булмаган: “Сыйнфый көрәш” кызган ул заманда
Кара көйгән, канлы еллар истә,
дип яза ул, НКВД палачларының кара язмышын тасвирлап. Гамил Афзал илнең бу хәлгә төшүендә халыкның үзендә дә гаеп барлыгын шактый гына шигырьләре белән аңлатып бирә. Халык арасында таралган курку, шик-шөһбә, бер-береңне сату, хуҗалар ни кушса, уйлап та тормыйча шуны үтәү, җыен әтрәк-әләмнең хакимияткә килүен ул шушы канлы репрессияләргә җирлек бирүче, дип исәпли. Бу нисбәттән аның “Шантрапа” дип аталган шигыре бик гыйбрәтле, анда әтрәк-әләм хакимиятенең нәрсәгә китерәсен ачык тасвирлый: Галиҗәнәп пролетарий идең,
Син бик мөһим карарлар үткәрдең,
дип яза ул. Әмма хакимият, шигырьдән күренгәнчә, бу “шантрапаны” файдалана гына, ә кирәге беткәч, үзен дә подвалга алып төшеп ата: Бер гаепсез төрмәгә яптылар,
Син бик хәтәр чорлар әзерләдең,
Күрәсез, бу ил, бу система үз халкына да, аның палачларына да, алар тирәсендә йомыш үтәп йөрүче әтрәк-әләм-шантрапаларга да рәхимсез булган, кирәкләре бетү белән, юк иткән. Бу хәл халык бәгыренә төшкән бүгенге палачларга, алар йомышын үтәүче бүгенге шантарпаларга, берәмтекләп юк иткәндә бер-берләрен яклый белмәгән кешеләргә дә зур кисәтү булып тора. Кирәкләре бетү белән, аларны да салкын Себер, подвалда пуля көтәргә мөмкин... “Шәхес культы заманы” дип аталган шигырендә Гамил Афзал ул чорга, куркытылган халыкның психологиясенә дә бик дөрес бәя бирә: Китапларны утка якты,
Сөекле яр ярын сатты,
Әйе, канлы репрессия еллары кешеләрдә булган иң яман сыйфатларны өскә чыгарды, шагыйрь язганча, “җилкеләргә үткән курку хисе ихтыярсыз итте”... Кеше үз-үзен дә, якыннарын, гаиләсен дә яклый алмас хәлгә килде, үзе исән калу өчен, башкаларны сатты, башкаларны чакты... Хакимият шушы куркаклар һәм әтрәк-әләм кулы белән иң иманлы һәм иң мәгърифәтле катламны юк итте. Үзенең “Татар халкын яратам” дип аталган шигырендә Гамил Афзал бу хәлләрне бик дөрес ачып бирә: “Татар халкын яратам” дип әйтү
“Татар халкын яратам” дип әйтү
“Туган халкым” дигән егетләрне
Янган утларга салды да
Бик азлар гына, Гамил Афзал кебек, иманы нык, рухы көчле, дөрес тәрбия алганнар гына бу бозлы җәһәннәм илендә асыл кешелек сыйфатларын саклап кала алдылар. Балачактан туган авылыннан, урман-кырларыннан каерып алып, мылтык белән сөргенгә сөрсәләр дә, империя төрмәсендә аны гомерлек гарип калдырсалар да, Гамил Афзалның рухы сынмый, ул кешеләргә ышанычын югалтмый, шагыйрь бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлый. Гамил Афзалның йөрәк канына манчып сөрген турында язылган шигырьләре безне бүген дә кисәтә, уяу булырга чакыра, диктатурага, тиранлыкка, хаксызлыкка каршы берләшеп көрәшергә өнди. Соловкида салкын диңгез яры,
Магаданда тайга урманнары,
Монда коллык, ачлык, мәңге салкын
Рәсәй империясенең Соловкидагы, Магадандагы төрмәләре бүген дә исән, аларда бүген дә ирек өчен, тел өчен, дин өчен көрәшкән Кавказ мөселманнары, Идел-Уралның төрки-татар халкы вәкилләре газап чигә. Сталинизмга, шәхес культының вәхшәтле чорына тиешле бәя бирелмәде, НКВД палачларына һәм аларның дәвамчыларына Нюрнберг хөкеме чыгарылмады, тиешле җәза бирелмәде, шуңа күрә алар бүген дә баш калкыта. Күрсәткән газаплары өчен бу ил шәхес культы корбаннарыннан гафу үтенмәде, тәүбәгә килмәде, ялгышларын төзәтмәде. Шуңа күрә, биш гасырга якын үзенең азатлыгы, теле, дине өчен көрәшкән татар халкына бу империя төрмәсендә аерата куркыныч, юкка чыгу яный. Милләтебез бу империя төрмәсен җимереп чыгып кына исән калырга мөмкин, Гамил Афзал шигырьләре дә безне шуңа чакыра, шагыйрьнең “Гаяз Исхакый васыяте” дип аталган шигыре безгә дә васыять булып яңгырый: “Васыятемне тыңла, балам, - диде
Бездән дә каһәрле халык юктыр, -
Файдаланылган хезмәт:
2011 ел, 9 май |