Татарстан Республикасы Президенты
Миңнеханов Рөстәм Нургали улына
|
|
АЧЫК ХАТ – МӨРӘҖӘГАТЬ
Рөстәм әфәнде!
Сез беләсезме икән, соңгы вакытта Татарстанда ислам динен тотучы мөслимә хатын-кызлары эзрлекләүләр башланды? Россиядә тыелган “Нурчылар” оешмасында торалар, дип, олы яшьтәге бер төркем татар хатыннарына каршы җинаять эше ачылды. Әле дөнья тарихында мондый хәлнең булганы юктыр – 60-80 яшьлек карчыкларны, җыелып Коръән укыган өчен, экстремист, дип хөкем итәргә җыеналар. Һәм бу хәлләр сез идарә иткән Татарстанда, Яр Чаллы шәһәрендә булып ята!
2020 елның 24 мартында Чаллы шәһәрендә яшәүче 62 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага каршы җинаять эше ачыла, имеш ул тыелган “Нурчылар” оешмасының хатын-кызлар ячейкасын оештырган икән! 25 март көнне инде шәһәрдә 10-15 йортка бәреп кереп, тентү уздыралар, Нәкыя ханымның үзен исә төнлә белән урамда, тукталышта тотып алалар, аның кодагыйларыннан Коръән ашыннан кайтып килүе була. Кодагые белән бергә полициягә сорау алырга алып китәләр, шунда ук суд ясап, Нәкыя Шәрифуллинаны өй сагына (домашный арест) алалар, аягына чип-богау салалар. Югыйсә ул бит пенсиядәге укытучы, шәһәрдә хөрмәткә лаек мөгаллимә, күпләргә Коръән гыйлемен биргән кеше!
25 март көнне шәһәрдә тагы 10-15 йортта тентү уздыралар, Нәкыя ханымнан гыйлем алган, җыелып Коръән укыган әбиләрнең өйләреннән капчык-капчык дини китап, хәтта балаларының һәм оныкларының ноутбукларын, кәрәзле телефоннарын да алып чыгып китәләр. Ә бит бу короновирустан самоизоляция кертелгән хәвефле көннәр, балаларның дистацион укырга күчкән вакытлары, шулай итеп, алар аралашу чарасыз калалар. Ул гына да түгел, кайсы чукрак, кайсы сукыр бу әбиләрне органнарга сорау алырга йөртә башлыйлар, бу бит халык өйдә бикләнеп утырырга тиешле вакытта эшләнә! Әле югыйсә аларны, бер-берләре өстеннән әләкләргә, тоткан юлларыннан баш тартырга, үкенергә үгетлиләр, балалары, оныклары барлыгын “исләренә төшерәләр”... Югыйсә, “җинаятьтә шикләнелгән” бу хатыннарның да күбесе пенсиядәге укытучылар, шәһәрдә билгеле кешеләр бит, сез хуплаган традицион дин тарафдарлары! Һәм бу хәлләр 1937 елларда түгел, сез президентлык иткән Татарстан Республикасында, 2020 елда бара, Рөстәм әфәнде!
Аңа кадәр хокук саклау оешмалары ел буе бу татар хатыннарының телефоннарын тыңлыйлар, артларыннан күзәтү оештыралар, җыелып Коръән укый торган квартираларын “яшерен мәдрәсә” (подпольный медресе) дип тамгалыйлар. Шулай итеп, җинаять эше ачарга материал туплыйлар. 12002920022000017 номерлы бу җинаять эше 282-нче статьяның 1-2 кисәкләре буенча ачыла, аның буенча хәзер җәза 400 мең сум штрафтан алып, 6-10 елга кадәр төрмә. Бүгенге көндә Нәкыя Шәрифуллинаның айлык пенсиясе 9 мең сум, аны тулысынча хөкүмәткә кире кайтарып барса да, бу кадәр зур штрафны түләп бетерү өчен берничә ел кирәк булачак. Ә нәрсәгә яшәргә? Шунысын да әйтергә кирәк, 2014 елда Нәкый ханым шушы ук гаепләү буенча хөкем ителеп, 100 мең сум штраф түләгән иде инде, ул чагында ул еллар буе өй сагында утырды һәм хәтта пенсиясен дә ала алмады...
Шунысын да әйтергә кирәк, “Нурчылар” оешмасы дөньяның бер генә илендә дә тыелмаган. Киресенчә, Европа судлары бу оешмага нигез салучы дин галиме Сәет Нурсиның хезмәтләрен югары бәяләде, аларны гуманизм идеяләрен таратучы, дип атады. Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган да үзенең бер чыгышында ватандашы Сәет Нурсины олы галим, халыкка мәгърифәт нуры таратучы, диде. Шушыларны искә алып, Сәет Нурси өчен гаепләнүче бу татар хатын-кызларын яклауны сорап, мин Төркия Президенты Рәҗәп Таип Эрдоганга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым, чөнки Россия дәүләте аларны якламый, хөкем итә!
Рөстәм әфәнде! Сез Төркиядә еш буласыз, Татарстан белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр яхшы. Олы яшьтәге мөслимә татар хатын-кызларын җинаятьче дип хөкем итүне Төркия дә, ислам илләре дә, демократик дәүләтләр дә кабул итмәячәк. Шуңа күрә бу хурлыклы җинаять эшен туктатуны таләп итәбез. Суд юлында йөргән бу әбиләрнең кайберләре инде сезнең әниегез яшендә, алар – милләтнең догачылары бит! Аларны хөкем итү – ул исламны хөкем итү, аларны төрмәгә ябу – ул Милләт Аналарын төрмәгә ябу булачак... Сез Президент булган чорда... Шуңа күрә, бу мөслимә татар хатын-кызларын яклап, үз сүзегезне әйтүегезне өмет итеп калабыз.
Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
25.10.20. Татарстан, Чаллы шәһәре
Нәкыя Хамеәтзакир кызы Шәрифуллинаның эш материаллары:
Чыганак
Тагы карагыз: "Прокуратура Фәүзия Бәйрәмовага Эрдоганга хат язуы өчен кисәтү ясаган"
|