Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

i-mulla





Тәртип радиосы









Tatarmarket

Татарский переулок


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Татар тарихы

Фәүзия Бәйрәмова-Аймал,
язуче, тарих фәннәре кандидаты

Татар халык каһарманы



Казаннан шактый еракта, Түбән Новгород өлкәсендәге бер татар авылы зиратында әнә шулай дип язылган кабер ташын күрдек. "Татар халык каһарманы. Алланың рәхмәтләрендә булсын. " Яндавичща авылы зиратында милли көрәшче Мөхәммәт Миначевның каберенә куелган таш бу. Без бүген, аны якыннан танып белгән мин, Хөсәен Аймалетдин һәм Мәскәүдән кайткан көрәштәше Хәмзә Насретдинов зиратта булып, аның рухына дога кылдык.

Инде белмәүчеләргә шунысын да ачыклап үтик - кем ул - Мөхәммәт Миначев һәм ни сәбәпле аның кабер ташына " Татар халык каһарманы" дип язылган? Бик сирәк кешеләргә эләгә торган зур бәя бит бу! Иң зур татар байларына да мондый кабер ташлары куелмый, ә монда бер милләтче шундый олылауга лаек булган! Мөхәммәт - шушы авылда туып-үскән кеше, әмма аның күпчелек гомере Мәскәүдә үтте, ул Мәскәү татарларын уятучы булды. Беренче сабантуйлар, беренче татар оешмалары, беренче татар мәктәпләре барысы да аның тырышлыгы белән барлыкка килде. Ул вакытларда, ягъни, совет чорында, татар конгресслары да, милли автономияләр дә юк иде әле, милләт эшләрен менә шундый фидакарь, курку белмәс кешеләр үз өсләренә алды.

Моннан 6 ел элек Мөхәммәт үлгәч, мин кайгынамә яздым һәм аны, " Татарның милли байракчысы" дип атадым. Әйе, Мөхәммәт Миначев – Мәскәү урамнарына милли байрак күтәреп чыккан беренче Татар иде! Ул Мәскәү уртасында татар байрагын күтәрергә курыкмаган, татарлыгыннан оялмаган, аның белән горурланган, милләтнең бәхете өчен аяусыз көрәшкә күтәрелгән Шәхес иде! Мөхәммәт Миначев милләт өчен көрәшне тар бүлмәләрдән киң мәйданнарга алып чыккан Милли Сәясәтче дә иде! Мәскәү шәһәрендә беренче сабантуйлардан башлап, татар тарихына багышланган фәнни җыеннарга кадәр аның җитәкчелегендә үтте. Ул 1990 елда ук СССРда беренче татар демократик “Ватан” партиясен төзеде һәм 20 ел буе аны җитәкләде, үзе янына куркусыз милләттәшләребезне туплады. Мөхәммәт Миначев татар халкының хокукларын, аерым шәхесләрне яклап, Мәскәү урамнарында митинг-пикетлар уздырды, тел, мәдәният, тарих, дәүләт бәйсезлеге турында иң зур оешмаларга хатлар һәм мөрәҗәгатьләр язды. Ул шулай ук үзенең туган төбәге – Нижгар мишәрләре турында фәнни эзләнүләр алып барган, бу хакта дистәләгән мәкаләләр язган һәм китаплар чыгарган краевед-тарихчы да. Аның " Авылларга барган идем... " ( Мәскәү, 2007), "Топонимический словарь мещёры" (Москва, 2014) китаплары төбәк тарихчылары өчен күп яңа мәгълүмат бирә.

Мөхәммәт Миначевның милли-сәяси эшчәнлеге бөтен Россиягә таралган иде, ул бигрәк тә Татарстан, Казан белән тыгыз элемтәдә торды. Ул 1989 елдан башлап, 2017 елга кадәр Казанда татар милли хәрәкәте уздырган бөтен корылтайларда катнашты һәм чыгышлар ясады, тәкъдимнәр кертте. Мөхәммәт Миначев 1992 елда Татар халкының Милли Мәҗлесен төзүдә катнашты, шул елда аның беренче корылтаенда ук Милли Мәҗлес депутаты булып сайланды һәм гомеренең ахырына кадәр милләт вәкиле булып калды. Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы эшендә дә актив катнашты, корылтайларында чыгыш ясады, эшлекле тәкъдимнәрен кертте. Мөхәммәт Миначевның иҗтимагый эшчәнлеге югары бәяләнде, ул татар конгрессы тарафыннан “Милләткә фидакарь хезмәт иткән өчен” медале белән бүләкләнде.

Мөхәммәт Миначев татар халкының милли азатлыгы, Татарстанның дәүләт бәйсезлеге тарафдары иде, ул шуның өчен көрәште, гомеренең ахырына кадәр шушы идеягә тугры булып калды. Ул үзеннән соң шушы көрәшне дәвам итәрлек татар милләтчеләре әзерләп калдырды, бәйсезлек орлыклары чәчте...

2018 елның февралендә, 80 яше туларга берничә көн калгач, Мөхәммәт Миначев бакыйлыкка күчте һәм туган авылы зиратына кайтып ятты... Ул бертуган абыйсы һәм әнисе белән янәшә ята, каберләре каралган. Шунысын да әйтергә кирәк, Мөхәммәт Миначев - әле совет заманында ук Яндавичща авылында урта мәктәп ачылуга сәбәпче булган кеше, аның артыннан да армый-талмый ул йөри. Дөрес, балалар аз булу сәбәпле, мәктәп тагы 9 еллыкка калган. Шул мәктәпнең диварына Мөхәммәт Миначев истәлегенә такта куйсалар да начар булмас иде, чөнки ул туып-үскән йорт инде юк. Заманында биш мең кеше яшәгән борынгы мишәр авылы бүген биш йөзгә калып бара, чаң сугарга инде Мөхәммәтләр дә юк...

Мин Мөхәммәтне утыз елдан артык белдем, Казанда һәм Мәскәүдә үткән күп милли җыеннарны үзебез оештырдык. Мәскәүдә өйләрендә дә күп тапкырлар булдым, ул да Чаллыда бездә булды. Китаплар алмаштык, киңәшләштек, каршылыклы фикерләребез дә бар иде. Әмма шуңа карамастан, Мөхәммәт Миначев милләт күңеленә татар халкының каһарман улы, булып кереп калды, шул олы бәя аның кабер ташына да уеп язылган...

Инде аңа Аллаһның да яраткан колы булырга насыйп итсен иде, Раббыбыз аның бәндәчелек белән белеп яки белмичә кылган гөнаһларын кичерсен иде! Баш очына басып укыган догаларыбыз аңа барып ирешсен иде...

Түбән Новгород өлкәсе,
2.06.2024

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх