Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

i-mulla





Тәртип радиосы









Tatarmarket

Татарский переулок


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Музыка
Татарские исполнители

В.Шиһапов

Вәдут Шиһапов,
укытуче, Чүмбәли авылы

СУЫКСУ САНДУГАЧЫ

Җырчы Сайра ханым Суыксу авылында туа. Аның бабасы Салахетдин бу зур авылдагы алты мәчетнең берсендә мулла булып торган. Әтисе Азым да дини белем иясе, советлар заманының беренче елларында укытучы булып та эшләгән.

1930-елда күп балалы Салахетдиновлар гаиләсе Ленинградка күчеп китә. Татарлар күпләп яшәгән Биш почмак дигән урында тора башлыйлар.

Суыксуны ташлап китәргә Азым агайны нәрсә мәҗбүр иткәндер? Бәлки, алты мәчетнең манараларын кискәч, йөрәге әрнүгә түзәлмәгәндер. Хатыны Фатиханың гел Ленинград тормышын сөйләп торуы да үзенекен иткәндер - аның абыйлары Ленинградка сәүдә белән йөргәннәр, ә революциядән соң Финляндиядә төпләнгәннәр. Бәлки җаен табып шул якларга ирешергә дә өметләнгәндер Фатиха түтәй.

Сайра апасы Мөнирә белән Биш почмакта татар мәктәбенә йөри һәм шунда җиде ел татарча укып кала.Гел җырлап торган күңел Сайраны Фрунзе районының балалар сәнгате мәктәбенә юнәлтә. Озакламый аны хорга алалар. Унынчы класста укыганда Сайра Ленинград филармониясе залында балалар иҗаты олимпиадасында катнаша. Шунда "Урман кызы”, "Җир җиләге" җырларын уңышлы башкара.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап Сайра Ленинград электротехника институтына укырга керә. Ләкин сугыш башлана, укуны тукта-талар, институт эвакуацияләнә. Ленинград артистлары концерт бригадалары оештыралар. Шуларның берсенә Сайраны да чакыралар. Шуннан бу төркем Ленинград фронтының төрле участокларында концертлар куеп йөри Һәр концертта ул яраткан җыры "Җир җиләге"н җырламыйча калмый.

Туган як

Ленинградтагы блокада һәр гаиләгә зур авырлыклар китерә Азым аганың гаиләсе дә блокаданың рәхимсез ачлыгын бик авыр кичергән. 1942-елда Ладога куле аша юл ачылгач, Азым ага гаиләсен Суыксуга кайтарырга карар кыла. Апрель аенда үз якларына юл тоталар.

Ләкин Азым агага туган авылын күрергә насыйп булмый. Ярославльгә җиткәндә поезда соңгы сулышын ала. Аның гәүдәсен вагоннан чыгарып каядыр күмәләр. Әниләренең энесе Идрис абзый гаиләне Канаш станциясендә каршы алып Суыксуга җиткерә.

Авыл халкы бу ач гаиләгә хәлләреннән килгәнчә ярдәм итә: бәрәңге, он, ярма, йомырка, һ.б. ашамлыклар китерәләр. Озакламый Сайра эшкә урнаша. Авыл балалары белән концерт бригадасы оештырып җибәрә. Күрше авылларда да концертлар куя башлыйлар. (Аларны атлар белән килеп алалар, китереп куялар)

1944-елда Горькийда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотры була. Анда Сайра “Җир җиләге” җырын башкарып беренче урынны ала. Озакламый аны Мәскәү консерваториясенә үкырга җибәрәләр. 1951-елда бу уку йортын тәмамлаган Сайра Азымовнаны Татарстанга юллыйлар. Килеп урнашу белән ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе солисткасы сыйфатында РСФСРның атказанган артисты Гани Валиев концерт бригадасы белән авылларга чыгып китә. Өч ай эчендә 100гә якын концерт куела.

Рәшит Ваһапов та якташы Сайра ханымны үзенең концерт бригадасына яшеп ала. Алар күп шәһәрләрдә (барысын да санап чыгарга мөмкин түгел) концертлар куеп йөриләр. Аның сандугачтай җырлавыннан тамашачы таң кала: "Исеме җисеменә шул кадәр дә туры килер икән?" - дип сокланалар.

1956-елда Сайра Ленинград татары Вельшаков Зиннәт Хәсән улына кияүгә чыга. Гүзәл исемле кызлары туа. Хәзер инде Сайра ханымның бердән-бер яраткан оныгы Рамилә дә усеп килә. Ул әбисенә охшаган - сәхнә ярата, оста җырлый, бии. Ә Гүзәл исә - төрек халыклары һәм мәдәнияте белгече, галимә.

1967-елдан башлап Сайра ханым Санкт-Петербург консерваториясендә. Хәзер ул җырчыларның башкару практикасын алып баруче, җитәкче, укытучы. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сайра ханым Вельшакова композитор Рөстәм Яхин романсларына компакт-диск чыгара.

2002-елда Сайра Азымовнага 80 яшь тулды. Ләкин ул әле дә сафта, иҗади тормыш белән рухланып яши гелартистлар белән.

Чынлап та андый кешеләр картаямы соң? Ул хәзер тыңгысыз, игелекле җан иясе, аның күңеле һаман да яшь.

(“Туган як” 17.12.2004)  

См. также: Певица Сайра Вельшакова

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Подписка
на рассылку МТСС
 
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх