Расписание молитв
ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ: - содержание
- тех.вопросы
© Copyright, 2000-2021 МТСС, ФРМ-FMP
|
Наши земляки
Рафек Вәлитов
Шушы язган шигерем буләк булып барсын СВОда авыр җәзаланып, хәзерге вакытта госпитальдә ятучы авылдашым, яшь лачын Хөсәинов Дамир Мансур улына…
Кичә мине юллар алып китте
Госпитальга Дамир янына
СВО да сугыш кырларында
Җәзаланып кайткан лачынга.
Ул беренче көннән китеп барды
Чакрып алгач солдат сафына,
Корал тотып, Ватанымны саклап,
Китеп барды Донбасс ягына.
Килеп кердем, кузгә яшьләр килде:
Япь яш егет ята җәзалы.
Ул таныды мине, сәләм бирде,
Әй йорәгем шулчак сыкрады
Ничек хәлең? дигәч ,тузәм диде.
Аяк кулым барсы урнында,
Буген мәнә бераз торып бастым
Димәк ходай биргән торырга.
Дустым хәлак булды, бергә идек.
Мәңгелеккә китте доньядан.
Кайдан иде? диеп мин сорагач,
Егет диде Мәскәу ягыннан.
|
Шулчак курдем Дамир кузләрендә
Дусты очен янып әрнуен.
Яшь булсада, олы дәрәҗәдә
Чын дуслыкның белә кадерен.
Авылдашлар сезгә сәләм диде,
Әткәй, әнкәй сезгә сабырлык,
Исән булсак әле курешербез.
Көч, хәл жыйгач өйгә кайтырлык!
Горурланып киттем чынлап әйтәм:
Бар бит бездә батыр егетләр
Гаяр улы Динар, Дамир Мансур улы
Һәм Магҗанов Илдар кебекләр!
Дога кылып, барсын истә тотыйк,
Киткәннәрнең данын кутәрик,
Исәннәргә ходай ярдәм бирсен
Олы теләкләрне җибәрик!
Исән кайткач шөкер аңа кылып,
Корбан чалып кайткан шатлыкка,
Мәчетләрдә бергә дога кылып,
Ходай язсын каршы алырга!
|
21.11.2023.
|
|
Поиск по сайту:
Ссылка на mtss.ru обязательна при использовании материалов сайта !
|