Предыдущая тема :: Следующая тема |
Автор |
Сообщение |
qaz Постоялец
Зарегистрирован: 24.11.2009 Сообщения: 134
|
Добавлено: 07 Авг 2010 20:53 Заголовок сообщения: |
|
|
Чын Асхат ,нинди синеке,нинди М-снын ? М-с ка сокланулыкны жибэр . Сина да рэхмэт. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 09 Авг 2010 12:40 Заголовок сообщения: |
|
|
qaz писал(а): | ...уткен пычак кулга тотып ....китте мэскэугэ авыл хатыны ...мондый эшлэр бик кадерле - тутырырга каберлэрне ... |
Каз, че творишь???
Никогда казы что-ли не ел? _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
qaz Постоялец
Зарегистрирован: 24.11.2009 Сообщения: 134
|
Добавлено: 09 Авг 2010 13:01 Заголовок сообщения: |
|
|
М-с ,сез " даешь молодежь " програмвсыннам ? Шундый сузлэрне кулланасыз . Яратучудан яратуче казы - мин . |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2634 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 09 Авг 2010 22:48 Заголовок сообщения: Мишэр стИрвасыннан хат |
|
|
ЯЗ ҖИТТЕ БИТ
Яз җитте бит, кичләр шундый матур,
Зәңгәр күккә йолдыз чәчелгән.
Җаныкаем, шул йолдызның берсен
Бүләк итче, сыйпап чәчемнән.
Яз җитте бит, таңның бер мизгелен
Салып кына куйчы учыма.
Сизәсеңме, яз килүен сизеп
Теләкләрем бүген очына.
Бу дөньяда бүләкләр күп, ләкин
Миңа кирәк җылы сүзләрең,
Һич югында, сүзләрдәй үрелгән
Үрмәкүчнең серле челтәре.
Яз җитте бит, бүләк итче миңа
Мең йолдызлы язның кичләрен.
Күңелемдә мәңгелеккә калсын
Синең белән язны кичкәнем.
Миңа кирәк язлы хисләрең! _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2634 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 09 Авг 2010 22:52 Заголовок сообщения: |
|
|
ЙӨРӘГЕМДӘ БАРЫ СИН
Могҗизалар була,
Беләсеңме?
Мин яныңда синең
Сизәсеңме?
Күзләреңне йом да,
Мине уйла.
Яннарыңа очам,
Берүк тыйма.
Җылы тыннарымны
Сиңа өрәм.
Үзем сине бик еш
Төштә күрәм.
Күзләреңә тамам
Яшьләр булып.
Оныт сагышларны,
Зарны оныт.
Төшләреңә бәхет
Кошы керсен.
Минем йөрәктә бит
Бары бер син!
“МИН ЯРАТАМ” ДИСЕҢ КЕБЕК
“Мин яратам”, - дисең кебек миңа,
Колагыма гына пышылдап.
“Курыкмасын мәхәббәтем”, - диеп
Син әйтәсең моны еш сымак.
Пышылдавың чума тынлыкларга,
Тик йолдыздар гына ишетә.
Син булмаган чакта мин-ялгызны,
Ярый әле алар иш итә.
Мин үзем дә “яратамын” диеп
Кичке күккә карап кычкырам.
Син көтәсең кебек йолдызларда,
Хыялларым шунда ычкынган.
Мин бит беләм, очрашырбыз бер мәл,
Шикләр йөрткән хисләр таралыр.
Мин бит сизәм, синдә сагыш минсез
Сары гына түгел, карадыр.
Мин бит көтәм, күзне яшьләр каплый,
Сагынуым өтә йөрәкне.
Син кайтырсың: “Мин – синеке” , - диеп
Пышылдарсың иң зат бүләкне. _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2634 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 09 Авг 2010 23:01 Заголовок сообщения: |
|
|
УМЫРЗАЯ КЕБЕК
Синең сөю умырзая төсле
Чәчәк атты язгы иртәдә.
Ул мәхәббәт яздай назлы, күркәм
Булыр иде кебек иртәгә.
Тик мәңгелек чәчәк ата алмый,
Нинди генә матур булса да,
Бары язда кала умырзая
Күңелләргә яме тулса да.
Иркен урманнарда гына үсә,
Урын җитми кысык бакчада.
Язлар саен мин сагынып керәм
Умырзая эзләп урманга.
Сөйгән чаклар каршы ала, һәм дә
Югалалар куе томанда.
Умырзая-чәчәк матур да соң,
Атылган йолдызлар шикелле.
Синең сөю умырзая кебек,
Иртәгәсе булу икеле.
Еллар үтте, мин сагынам һаман,
Күмеп кенә булмый назларга.
Умырзая-чәчәк булып мәңге
Син бит калдың күркәм язларда! _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
qaz Постоялец
Зарегистрирован: 24.11.2009 Сообщения: 134
|
Добавлено: 10 Авг 2010 07:53 Заголовок сообщения: |
|
|
Асхат ,каждое твое стихотворение это дерево в татарском саду поэзии.Некоторые конечно диковаты ,но сильны ,минем уемча . |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2634 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 29 Авг 2010 03:38 Заголовок сообщения: |
|
|
Сообщение удалено!!! Адм. _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мунира Бывалый

Зарегистрирован: 29.01.2010 Сообщения: 69 Откуда: Чимкент
|
Добавлено: 30 Авг 2010 11:42 Заголовок сообщения: |
|
|
Асхат Зиганшин писал(а): |
Бирми торган кызлар булмый,
Бирә торганнар була.
Гомумән, хатын кызлар гел
Бирә торганнар гына.
|
Очень украшает подобное "творение" некоего "Асхата Зиганшина", сайт МТСС во время Рамадана. Прямо инструкция по разврату татарских девушек. М-да-а. _________________ Ассалам алейкум ва рахматуллахи ва баракатух! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2634 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 31 Авг 2010 09:58 Заголовок сообщения: |
|
|
Сообщение удалено!!! Адм. _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Гаяр Акула пера

Зарегистрирован: 07.12.2004 Сообщения: 6981
|
Добавлено: 02 Сен 2010 14:25 Заголовок сообщения: |
|
|
Мунира писал(а): | Очень украшает подобное "творение" некоего "Асхата Зиганшина", сайт МТСС во время Рамадана. Прямо инструкция по разврату татарских девушек. М-да- |
Спасибо за подсказку! Это совершенно правильное замечание. Просто не успеваю следить за всеми сообщениями Зиганшина.
Асхат Зиганшин писал(а): | Ринульчик , у тебя очень короткая память !
Забыл о том , какие откровенные порнухи ты сюда выкладывал - беспричинно ?
Это не мое творение , а подражателя Г Тукаю , а Тукай подражал знаменитому хазару , А С Пушкину ! |
Надо уметь признавать свою неправоту. Распространение грязи равносильно ее производству.
Прошу убрать эти непристойные стихи, пачкающие наш Рамазан, своими руками, чем как-то компенсируешь свою ошибку!!!
Кто бы их не сочинил и под каким предлогом - все это не играет роли. _________________ Бергэ-бергэ  |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2634 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 22 Сен 2010 01:09 Заголовок сообщения: |
|
|
Гаяр писал(а): | Асхат Зиганшин писал(а):
Ринульчик , у тебя очень короткая память !
Забыл о том , какие откровенные порнухи ты сюда выкладывал - беспричинно ?
Это не мое творение , а подражателя Г Тукаю , а Тукай подражал знаменитому хазару , А С Пушкину !
Надо уметь признавать свою неправоту. Распространение грязи равносильно ее производству. |
Иптэш Гаяр эфэнде , как говорит мой друг , Миша Задорнов , "сейчас бичи , бомжы , алкаши и проститутки стали святыми" .
Так вот по этой причине не следует "производивших грязь" , А С Пушкина , и его подражателя , Г Тукая делать святыми !
К каким результатам привело "приближение" к русско - европейской культуре татар - мусульман , по совету Г Тукая , перед нашими глазами !
Cкрывание этой грязи - это поблажки таким "святым" !
Народы должны знать своих "героев" какие они есть , а не выдуманными "святыми" ! _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 28 Май 2011 17:26 Заголовок сообщения: |
|
|
телефоннан бер эзелми,
саклый әби фатирны.
шалтырата күрмә аңа
сүгеп алыр җаныңны.
әйтерсең, яхшы ул бер эт,
хич җибәрми ятларны.
хәлләр сорап син маташма,
тешләп эзәр ботыңны.
нәрсә саклый? кемнән курка?
әллә бабае "ход"та?
кенләшәм дип әрнеп-сызлап
тота аны йодрыкта.
бабай сүзсез буйсынганга
әби усал елмая.
шулай бит ул, вакытында
өйләнәлмәсәң була. _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 19 Июн 2012 18:07 Заголовок сообщения: |
|
|
Шамакайлар тирә-юньдә...
Ач күзләрен териләр.
Комсызлыктан аша ташып
Ташка тиеп йөриләр.
Игътибарсыз калмас өчен
Хатлар язып үртиләр.
Йә көләләр, йә сүгәләр,
Йә елап җибәрәләр.
Сокланучы әйбер ме мин?
Әллә шундый матур мы?
Һәр тиленең үз тиңе бар
Синең өлеш качкан мы?
Һәр бабайның бар әбисе,
Булмый калса- дөнья киң
Юлга да ак җәймә җәйгән
Алга атла- эзлә тиң. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Асхат Зиганшин Акула пера
Зарегистрирован: 16.07.2005 Сообщения: 2634 Откуда: Уфа
|
Добавлено: 09 Июл 2012 04:44 Заголовок сообщения: |
|
|
Мишэр стИрвасы , син кая югалып торасың , әллә балаларың бирмиләрме мында керергә ?  _________________ Ты обязан нажать на Эмблему "Атомных татар"! |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 10 Июл 2012 10:20 Заголовок сообщения: |
|
|
Сабантуйга мин барам,
Ал көршәнемне буяп.
Күзләремдә кара күзлек
Нәкъ астан йөрим карап.
Танымый мине дуслар,
Иптәшләр дә, кардәшләр.
Яннарыннан “выж” узам
Юк ла аларга эшләр.
Озын итәк сөйрәлә,
Шул да юлны себерә.
Ни эшлим соң мин тагын?
Мода булгач – киелә.
Тузан бик күп йотылган,
Халык өйдән котылган.
Әйтерсең бөтен Мәскәү
Паркка табан атлаган.
Паркта күркәм бу юлы:
Сәүдә бара көн буе.
Барда сата-алалар
Сабантуйдамы уе... (?)
Җырлыйлар йолдызчыклар
Кайдан алар чыканнар?
Арада тик бер-иксе
Тырышкач булдыралар.
Мин дә йөрдем бу юлы,
Йөздә тузан бик куе.
Ләкин кызыл тырнаклар,
Shellac балкый- табырлар. _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Мишэр стИрвасы Постоялец

Зарегистрирован: 06.07.2006 Сообщения: 364 Откуда: Nnov
|
Добавлено: 17 Авг 2016 15:53 Заголовок сообщения: |
|
|
Балкый койрык, уттай яна,
Кызып китэм кабаттан.
Сокланып карап алам да,
Сикерэмен артыннан.
бир кулын,ны вэгъдэ итэм,
Коне-тоне уйнарга.
Сары койрык, ж,ан кисэгем,
Ычкындармыйм кулымнан.
Юлны курмим, чуплек чуплим,
Аяк тирес басыла.
Укчэ тузган, тырнак сынган,
Койрак кача, котыла.
Шатлыгым зур, уен уйныйм.
Сары койрык - ж,ан кисэк!
Ачык авыз, кырыс тавыш...
Мин,а пакемон кирэк.
Йокы качты, ашым бармый,
Кетеп торам чыкканын.
Абау, доктыр, алып китмэ,
Мин тилереп чыкмадым.
Уен шундый, мин гаепсез,
зинхар кичер син, энкэй.
Уйламадым мин азагын,
Башым шундый тилекэй. )) _________________ СтИрва икәнгә карама,
Минем дә бит йөрәк бар. |
|
Вернуться к началу |
|
 |
Гаяр Акула пера

Зарегистрирован: 07.12.2004 Сообщения: 6981
|
Добавлено: 12 Сен 2016 14:41 Заголовок сообщения: |
|
|
Бәйрәм белән!
Кайту белән! Рәхмәт! Чын күңелдән уңышлар телим гаиләгезгә. _________________ Бергэ-бергэ  |
|
Вернуться к началу |
|
 |
|