-->
Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

i-mulla







Тәртип радиосы









Tatarmarket

Татарский переулок


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

Музыка
Татарские исполнители

Фуат Әбубәкер

"Тормыш авыр булуга карамастан, әти безнең алтыбызны да музыка училищесына укырга бирде, - дип искә ала Фуат Әбүбәкеров. - Бер әтинең хезмәт хакына ишле гаилә ничек яшәгәнбездер, белмим. Әтинең тәнәфес вакытында бер ипи кисәге белән йөзем тәлгәшләре алып килгән вакытларын яхшы хәтерлим әле".

Тормышның авырлыгы Фуат абыйның укуына зыян китерми. Киресенчә, мәктәпне гел "бишле"ләргә генә тәмамлый ул. Биш яшендә үк скрипкада сыздыра башлаган егет инде мәктәптә укыганда ук таныла башлый. Апа — абыйлары белән берлектә, театр оркестрында да эшләп алалар. Бу үзенә күрә иҗади яктан шомаруда була.

Татар классик әсәрләренә исә оеткыны әтиләре сала. Хәмит абый Сәйдәш, Җиһанов музыкасын, "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Нурхан", "Алпамыш", "Таһир вә Зөһрә" эпик драмаларындагы әсәрләрне виолончельдә бер генә уйнап күрсәтә, ә Фуат аны шундук скрипкада кабатлый. Гаилә башлыгы балаларына татар рухын яшәгән саен тирәнрәк сеңдерергә тырыша.

"Әти беребезнең генә булса да Казанга кайтуын теләде, аның васыяте иде бу, - ди Фуат абый. - Үзен генә бирегә алып кайта алмадым, җәсәде Нәмәнганда калды. Ә әнием безнең белән Казанга кайтты".

Фуат абый әтисенең васыятен икеләтә үти. Казанга кайтып кына калмый, ә татар театрына ярты гасырга якын хезмәт итә. Бер карасаң, аның хезмәте пәрдә артында югалып кала кебек. Әмма бу алай түгел. Камал сәхнәсендә куелып килгән классика, бүгенге драматургларның пьесаларыннан оркестр тавышын алып ташла әле син, спектакль төссезләнеп калачак. "Мин үземне беркайчан да чокырда итеп хис итмәдем, - ди Фуат абый.

- Тәнәфес вакытында тамашачының музыкантлар белән хозурлануы ошый миңа. Аварның җыелып безне күзәтүе күңелгә рәхәтлек бирә". Бүгенге көндә республикабызның драма театрлары арасында Г.Камал театры бердәнбер оркестрлы театр.

"Тере" оркестрга куелган спектакль бөтенләй башка шул ул. К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ен тамашачы инде ничәмә-ничә тапкырлар карап, туеп беткәндер, дип уйлыйсың. Әмма спектакль сәхнәгә яңарып куелган саен, залда алма төшәрлек тә урын юк. Оркестр белән башкарылган Булат һәм Мәйсәрә, качкыннар, абыстайлар җырлары тамашачыны караган саен әсир итә.

Спектакльдәге һәр актерның сулышын тойган Фуат Әбүбәкеров янында үзеңне ниндидер бер кысаларда тоту кирәк түгел. "Аның белән эшләве - җан рәхәте", - диләр артистлар.

Шушы озын иҗат гомерендә Фуат абый бихисап спектакльләр өчен махсус музыка һәм җырлар иҗат иткән. Аларның саны йөздән артык: Г.Камалның "Банкрот", Н.Исәнбәтнең "Качаклар", Г.Исхакыйның "Зөләйха", "Җан Баевич", Т.Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре", "Җанкисәккәем", З.Хәкимнең "Килә ява, килә ява", "Ява карлар, ява карлар", М.Гыйләҗевнең"Баскетболист"- Г.Камал театрында; Ш.Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә", К.Тинчуринның "Серле доклад" - К.Тинчурин театрында; А.Гыйләҗевның "Әткәй җырлый да, җылый да", Т.Миңнуллинның "Сөяркә" - Әлмәт театрында; Ә.Гаффарның "Соңгы ләкләк", Д.Салиховның "Чукрак" - Минзәлә драма театрында тамашачының мәхәббәтен казанган спектакльләр.

Ярты гасыр дәвамында иҗат иткән җырларын саный башласаң, дистәләгән җыентык чыгарып булыр иде. Фуат Әбүбәкеровның "Зәңгәр кыңгыраулар", ”Ап-ак ромашкалар", "Бөдрә каен", "Мине танырсыңмы?" кебек җырлары Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова, Наил Әюпов спетакльдә җырлаганның соңында танылсалар да, бүген алар Рафаэль Сәхәбиев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Венера Ганиева, Айгөл Бариева һәм башка танылган җырчыларның репертуарын бизи.

Фуат абый - милли җанлы, халкын яратучы, аның милли хәзинәсен күз карасы кебек саклый белүче кабатланмас шәхес. "Мин театрның Бичурасына әйләнеп беттем бугай инде", - ди ул, елмаеп. Бу көлке түгел, ә чынбарлык. Көнозын театрның өй хуҗасы кебек бүлмәсендә татарның җыр шәҗәрәсен, татар мирасын барлый. Кайчан килеп кермә, аның эш өстәлендә һәрвакыт шигырь китаплары булыр. Сәхнәгә куеласы спектакльгә җыр сүзләре эзләү белән мәшгуль ул. Мин килгәндә дә Түбән Кама театрында куеласы премьерага музыкаль бизәлеш иҗат итә иде. "Пьесаларны укыйм да, җырлар булмавы күңелне әрнетә,- ди Фуат абый. - Әтамашачы геройларыннан җыр көтә".

Сөйләшеп утырганда кинәт кенә танылган актер Һидият Солтановның бер гыйбарәсе искә төште: "Марсельнең ике тапкыр баш игәнен беренче тапкыр күрәм. Ул да булса, синең 50 яшьлек юбилееңда", - дигән иде ул Фуат абыйга. Хәер, аңа режиссер гына түгел, бөтен театр коллективы да баш ия. Мөкатдәс сазы гына сүнмәсен, сүрелмәсен, берүк озын гомерле була күрсен. Ә аның скрипка сызуы бик тә кирәк әле безгә.

Алсу Хәсәнова


Фуат Әбубәкер: Үткәннәр сагындыра

Композитор - Фуат Әбүбәкер

ҖырСүзләр авторыҖырчылар
ҮТКӘННӘР САГЫНДЫРАШәмсия Җиһангирова сүзләреФирая Әкбәрова
АК ВАЛЬСАманулла сүзләреАйгөл Бариева
КИЛ ЯШЬЛЕКТӘН БҮГЕНГЕ КӨННӘРГӘӘхсән Баян сүзләреВенера Ганиева, Айдар Фәйзрахманов
ТУКТАТМАГЫЗ ГАРМУНЧЫНЫӘсхар Кәшфуллин сүзләреАйгөл Бариева
КАЙДА СИН, ӘНКӘЙ?Шәмсия Җиһангирова сүзләреИлсөяр Хисмәтова
ЗӘҢГӘР КЫҢГЫРАУЛАРӘхсән Баян сүзләреЗәйнәп Фәрхетдинова
45нең ЯЗЫ КҮҢЕЛДӘРөстәм Акъегет сүзләреРафаэль Сәхәбиев
"СИНДЕР УЛ", - ДИП УЙЛАДЫМНаилә Яхина сүзләреФирая Әкбәрова
СОЛДАТ ХАТЫРәшидә Җиһаншина сүзләреНаил Әюпов
АП-АК РОМАШКАЛАР МӘХӘББӘТЕМАманулла сүзләреФирая Әкбәрова
САНДУГАЧЛЫ ТАҢДАРкаил Зәйдулла сүзләреЛәлә Әминова
ЯШЬНӘП ҮТКӘН ЯШЬЛЕКФәннур Сафин сүзләреРафаэль Сәхәбиев
БӨДРӘ КАЕНМиңнур Сафиуллин сүзләреФирая Әкбәрова
ӘНИЕМ, СИН ТЫЙМА КҮЗ ЯШЕҢНЕӘлфия Бикмөхәммәтова сүзләреРавил Харисов
СОҢГЫ ЛӘКЛӘКӘхәт Гаффар сүзләреРафаэль Сәхәбиев
КИЛМӘДЕҢРаиф Бариев сүзләреФирая Әкбәрова
ЯЛГЫЗЛАР СӨЙГӘННӘРЕҢ КӨТӘХәбир Ибраһимов сүзләреРәмзия Мотыйгуллина, Илдар Шәрәпов
КӨЗ ҖИЛЛӘРЕХәбир Ибраһимов сүзләреРәмзия Мотыйгуллина
МЕҢ ДӘ БЕРЕНЧЕ ТӨНАманулла сүзләреВенера Ганиева
МИН ЫШАНЫР ӨЧЕН ЯРАТЫЛГАНФлера Гыйззәтуллина сүзләреФирая Әкбәрова
ИНТЕРНАТЫММөдәррис Шакиров сүзләреФирая Әкбәрова


Фуат Әбубәкер: Скрипка моңнары

Скрипка - Фуат Әбүбәкер, флейта - Равил Галиев,
аранжировкалар, рояль - Руслан Әбүбәкер


КөйАвтор
ЯШЬ НАРАТЛАРҖәүдәт Фәйзи
АК ҖИЛКӘНРөстәм Яхин
СИБЕЛӘ ЧӘЧӘКТатар халык җыры
ОНЫТА АЛМЫЙМРөстәм Яхин
ҖАНКАЙ-ҖАНАШТатар халык җыры
ЯЛГЫЗ АГАЧРөстәм Яхин
ГӨЛҖАМАЛТатар халык җыры
СИН КАЙДА ИДЕҢ?Рөстәм Яхин
ХАЛЫК КӨЙЛӘРЕНӘ ТЕЗМӘ
ТӘФТИЛӘҮТатар халык көе
ӘЛЛҮКИТатар халык җыры
ЗИЛӘЙЛҮКТатар халык җыры
ГӨЛҖАМАЛТатар халык җыры

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Рассылка МТСС  
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге

Новая книга






Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх