Культовая книга Равиля Гайсина, выпускника Московского Литературного института им. М. Горького ‒ татарская сказка, в которой есть не только занимательный сюжет и волшебные герои, но и, удивительная поэзия языка, переплетенная с народным мистическим фольклором: ангелы, джины, лесная девушка, Бабайка, Шурале - Леший, Шайтан, Водяная - Су анасы, русалки - су кызлары, Белый волк, Див -Дию, Лесной царь и др.
Книга «Карурман» (Тёмный волшебный лес) ‒ сенсация не только татарского, но и всего мусульманского тюркоязычного мира: первоклассная книга, произведение вдохновенной красоты: подарок для всех, кто любит читать на родном языке.
Равил Атагайсин тасвирлаган «Карурман» — югары дәрәҗәдә мавыктыргыч, тулы тормыш белән яшәүче сихри затлар турында искиткеч матурлыгы булган язма.
Бу китапны укучылар, аның башлангыч битләрендә авыл тынычлыгын күрәләр: бераздан, вакыйгалар, алда ниләр буласын күз алдына китереп булмый торган халәткә күчә.
Казан егетенең тылсымлы Карурманда йөрүе: пәри кызы, шүрәле, Урман кызы, капчыклы Бабай, шайтан, убыр; Тукай язган, «исемем Былтыр» — йөз ел артык яшәп картайган шүрәле; «Сөембикә патшаны Мәскәүгә алып киттеләр» — дигәннән соң, аның Казандагы яшерен тормышы, Казан ханлыгы һаләк булуны үз күзләре белән күргәч, биек манарадан карлыгач кебек аска ыргылып, фаҗигале үлеме; Ак бүре, Дию, Урман патшасы һәм башкалар, укучы алдында экрандагы сыман күренеп, онытылмас булып истә кала.
Авторның: «Шүрәле», «Су анасы», «... Яңа Кисекбаш», «Урман кызы» шигырьләренә ишарә ясавы; Габдулла. Тукай, Һади Такташ рухына тәнгәл китереп язуы, аның, әдәбиятта татар рухын дәвам итүен ачык күрсәтә.
Мәктәп балаларына яңа әдәби белем бирү; татарларның дөньяга килеп чыгышы; кеше яшәвенең асылын аңлату; язмыш — туганда язылганмы икәнен ачыклау; Киек каз юлы йолдызлыгыннан төшкән зат белән очрашу; Ахырзаман көне башлану турында сөйләшү; фәрештәләрне искәртү; Казанда китап чыгару эшләре ничек булганын; Абага аланын тасвирлау — китапның маҗараларга, кызыкларга бай булуы, кечеләргә дә, олыларга да күңелле уку булыр.
Бу китап табышмак — табышмак эчендә сер.
ОТЗЫВЫ ЧИТАТЕЛЕЙ
КАРУРМАННЫҢ НУР БАЛКЫШЫ
Карурманны адәм балалары күзләрендә пәрдә буларак, күбесенчә күрми, барлыгын сизсәләрдә. Карурманга рухи гадилекләргә юл юк, ләкин анда бер галәмәт аркасында керсәләр дә тереләй чыгылмаслар гына түгел, Карурманда да беренче очраган затның корбаны булып гомерләренең очына җитәрләр. “Карурман” исемле китапны барлыкка китергән хормәтле Р.Гайсин Карурманда булган ахрысы, әле булган гына түгел – тереләй чыккан да һәм тулысынча татар теленең байлыгы белән кулланып безгә, үз милләтебезнең рухи дөньясын онытып барган бәндәләргә, анда күргәнен бик оста итеп китабына чыгарып куйган. Мин бу сокланырлык татар телендә язылган асыл китапны укыганда су әйләнмәгә эләктем кебек – очкынып булмый, Карурманда үзем йөргәндәй булдым, тәмам үз күзем белән бөтен булганны күрдем һәм шунда яшәгән төрле затлары белән аралаштым. Бер дә кешелекле адәм баласына дошман булмаган Шүрәлене, кеше өйләренә күренми кереп йөри торган явызсыз Шайтанны, егетләргә үзен тормыш иптәше итеп алырга тәкъдим иткән чибәр Пәри кызны, ярканатлы усал Үлүчне һәм башкаларны үз күзем белән күрдем кебек. Ә инде Урман кызының матурлыгына соклану һәм Убырлы карт белән Упкын әбисенең кызкайларының “кеше ышанмаслык” гүзәллегенә шаккату аларны көн саен күреп булмау аркасында ачы үкенеч тудырды. Карурманның затлары белән бер зур болынның йомшак чирәмендә утырып елына бер искиткеч матур абага чәчәгенең атканын карадым – бу чәчәкне адәм баласына гына өзеп алырга мөмкинлек бар, әммә һәр берсенә түгел, ләкин инде кеше дигән бәндәгә мондый рөхсәте бирелгән булса, аның тормыш юлында ябык капкалар булмас.
И-и-и-х бу дөньядан Карурманга яшәргә китәр идем мин, йөрер идем шунда Шүрәле белән дуслашып, Урман кызының чибәрлеген яшертен яратып, өйләренә кертсәләр Упкын әби һәм Убырлы карт белән чәй эчеп, аларның кызкайның гүзәллегенә сокланып, бәлки елына бер аткан Абага чәчәген дә, өстән бирелгән рөхсәте булса, озеп алырга мөмкинлек чыгар иде.... Әй шул Абага чәчәкнең көче белән адәм балаларының дөньясына нурлык, кешелеклек кертеп булса иде...
Хөрмәтле Р.Гайсинга хезмәте, китабын уку аркасында рәхәтне тудыру өчен зур рәхмәт юллыйм һәм Карурманның дәвамы булыр дип өметләнеп калам.
Шамиль Таналин, «Татарские пословицы, поговорки, выражения - «Татар халкынын мәкальләре, эйтемнәре hәм суз тезмәләре» сборник авторы, Екатеринбург.
Также, положительные отзывы имеются:
- от проф. Наиля Гареева, многолетнего (более 20 лет) руководителя Литературного клуба им. Г.Тукая при Татарском культурном центре Москвы;
- от д.п.н. Назифа Мириханова – председателя Общественного совета при Полпредстве РТ, полномочного представителя Татарстана в РФ, заместителя премьер-министра РТ в 1999–2010 г.г.;
- от Лябиба Лерона- советского и российского татарского писателя, поэта, журналиста, засл. деятеля искусств РТ, лауреата Гос. премии РТ им. Г.Тукая, лауреата Республ. премии им. М.Джалиля;
и других.
«Карурман» китабын алу турында:
Шалтыратып Мәскәүдә: + 7(977)485-09-11 (китап бәясе 550 сум.)
«АВИТО» сайты аша:
avito.ru (китап бәясе 650 сум.)
|