Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Татар халкының милли Мәҗлес рәисе
ӘХМӘТ ТИМЕР – ДӨНЬЯКҮЛӘМ ТАНЫЛГАН ГАЛИМ
Әхмәт Тимер – дөньякүләм танылган тел галиме, ул төрки, алтай, монгол телләре белгече, тарихчы, бик яхшы публицист һәм тәрҗемәче. ( Ахмет Тимер – ученый с мировым именем, тюрколог, алтаист, монголист, историк, прекрасный публицист и переводчик.) Ул ана теле – татар теленнән тыш, төрек, кытай, монгол, немец, инглиз, француз, венгр һәм рус телләрен яхшы белгән, шул телләрдә үзенең фәнни хезмәтләрен язган. Әхмәт Тимер – үзеннән соң дөньяга 250дән артык фәнни хезмәт калдырган зур галим, профессор. Ул Төркиядә, Германиядә, Монголиядә Алтай халыкларының борынгы тарихы һәм телләре буенча иң абруйлы галимнәрдән санала, бу илләрдә ярты гасыр буе хезмәтләре басылып килә.
Әмма Әхмәт Тимерне иң аз белгән һәм хезмәтләре бөтенләй басылып чыкмаган ил – ул Россия һәм Татарстан. Моның үзенең сәяси сәбәпләре бар, әлбәттә. Беренче сәбәбе – аның СССРдан качып китүе булса, икенче зур сәбәп - Әхмәт Тимернең Икенче бөтендөнья сугышы вакытында немецлар белән хезмәттәшлек итүендә. Шулар сәбәпле, ул бу илнең дошманы дип игълан ителде, беркайчан да туган җирләренә әйләнеп кайта алмады, аның исемен телгә алу тыелды, хезмәтләре бастырылмады. Бары тик үзгәртеп кору елларында гына Татарстанда Әхмәт Тимернең исемен телгә ала башладылар, аның турында аз санлы мәкаләләр басылып чыкты, әмма үз хезмәтләре тәрҗемә ителмәде һәм биредә дөнья күрмәде.

Әхмәт Тимер – затлы, укымышылы татар гаиләсендә туып-үскән һәм формалашкан шәхес. Аның туган ягы – хәзерге Татарстанның Әлмәт төбәге – милләткә бик күп зыялы затларны, галимнәрне, дин әһелләрен биргән якты як. Әхмәт Тимер (Яруллин Әхмәт Рәшит улы) үзенең туган елы итеп 1912 елны күрсәтсә дә, соңгы елларда табылган метрика язмалары буенча аның 1910 елның 14 (27) февралендә Әлмәт авылында тууы билгеле. Димәк, быел аның тууына 100 ел булырга тиеш.
Үсмер һәм яшьлек еллары авыр совет чорына, Сталин диктатурасы елларына туры килгән Әхмәт бу илдә ныклы белем ала алмый, 1925 елда аны Бөгелмәнең башлангыч урыс мәктәбеннән мулла малае булганы өчен куып чыгаралар. Ул берничә ел үзлегеннән өйдә укырга мәҗбүр була, аннан, әтисе киңәше белән, алга таба белем алу өчен, 1929 елда Төркиягә качарга мәҗбүр була. Шушы хәл бәлки аны үлемнән саклап калгандыр, чөнки утызынчы елларда Әлмәт төбәгендә ул белгән бөтен дин әһелләрен, татар зыялыларын кулга алалар һәм күпләрен атып үтерәләр. 1938 елның 15 февралендә аның атасы Рәшит Ярулинны да, Төркиягә шпионлык иткән өчен, дип, башка татар зыялылары белән бергә атып үтерәләр...
Төркия Әхмәт Тимернең икенче Ватанына әйләнә, ул монда белем ала, фән дөньясына килә, галим буларак формалаша. Әхмәт Тимернең Төркия чорын да берничә этапка бүлеп өйрәнергә кирәк: 1929-1936 еллар - Германиягә кадәрге чор; 1943- 1952 еллар - Германиядән соңгы чор; аннан соң да 1952, 1971-1983 елларда даими рәвештә Германиягә барып, лекцияләр уку, 1975-1976 елларда Мюнхенда “Азатлык” радиосында эшләп алу. Шулардан калган бөтен гомерен Әхмәт Тимер Төркиядә үткәрә, фәнгә хезмәт итә.
Әхмәт Тимернең фәнни хезмәтләренә күчкәнче, ул белем алган уку йортларын санап үтик. Ул 1930-1935 елларда Төркиянең Трабзон һәм Истанбул шәһәрләрендә мөгаллимлек лицейларында белем ала, 1935 елның ноябрендә Әнкара университетының тел, тарих һәм география факультетына укырга керә һәм 1936 елның декабрендә Берлин университетына күчә, анда төрки һәм шәркый телләрне өйрәнүен дәвам итә. Әхмәт Тимер биредә үзе укып кына калмый, ә шул ук университетның чит телләр югары мәктәбендә җиде ел буе татар теле дәресләре укыта. Университетны тәмамлау белән ул аспирантурага укырга керә, 1941 елның 17 июнендә Һамбург университетында төрки телләр буенча докторлык диссертациясе яклый. Бу вакытта инде ул монгол, кытай телләрен яхшы өйрәнгән була һәм беренче фәнни хезмәтләрен яза башлый.
Әмма Германия белән СССР арасында башланган сугыш Әхмәт Тимернең дә фәнни эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр итә. Шунысын да әйтергә кирәк, әле сугыш башланганчы ук, Әхмәт Тимер төрки-татар проблемаларны өйрәнүче алман галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора, аларга ярдәм итә. Әйтик, профессор фон Менде 1937 елда Берлинның Россияне өйрәнү институтында төрки-татар китапханәсе ача һәм бирегә эшкә Әхмәт Тимерне чакыра. Әхмәт Тимер СССРдан алынган төрки газеталарга һәм китапларга анализ ясый, төрки халыкларга карата алып барган мәкерле сәясәт буенча фактлар туплый. Сугыш башлангач Әхмәт Тимер, шул ук фон Менденең соравы буенча, Алмания җитәкчелеге өчен татарлар турында белешмә-справкалар әзерли, аларда ул Россия империясенең төрки-татар халкына каршы алып барган геноцид сәясәтен дөрес яктырта, нәтиҗәдә Һитлер һәм аның янәшәсендәгеләрнең татарларга карата фикере уңай якка үзгәрә.
Сугыш башлану белән, әсиргә төшкәннәрне тикшерү өчен Германиядә комиссияләр төзелә башлый, төрки-татар һәм фин-угыр әсирләрен өйрәнү Әхмәт Тимергә йөкләтелә. Бу вакытта инде ул Көнчыгыш министрлыгының арадашчылык (посредничество) бүлегендә эшли торган була һәм әсир татар-башкортлардан “Идел-Урал” легионын төзүдә башлап йөри. 1941-1942 елларда Әхмәт Тимер 15 әсирләр лагерында булып, ике меңнән артык милләттәшебезне үлемнән коткарып кала. Татарлардан тыш, ул әсирлеккә төшкән башкортларга, чувашларга һәм башка Идел-Урал халыкларына да ярдәм итә. Ул бигрәк тә яшьләрне, укымышлы татарларны әсирлектән коткарырга тырыша. Әхмәт Тимер үлем лагерьларыннан коткарган кешеләр арасында Казаннан юрист, профессор, Татарстан Югары Советының элеккеге хокук бүлеге мөдире Тамырбәк Дәүләтшин, “Азатлык” радиосының булачак җитәкчесе Гариф Солтан, татар әдипләре һәм журналистлары, укытучылар һәм студентлар күп була. Соңыннан аларның бер өлеше Көнчыгыш министрлыгында, татар бүлегендә эшли башлый, күпчелеге “Идел-Урал” легионында хезмәт итә.
1942 елда Германиядә беренче татар вәкиллеге (представительство) төзелә, ул “Идел-Урал комитеты” дип атала һәм аның җитәкчесе булып доктор Әхмәт Тимер сайлана. Моннан тыш ул Германия тышкы эшләр министрлыгында Төркия өчен радиопрограммалар эшли. Әхмәт Тимер Германиядә алманнар тарафыннан да, татар-башкортлар, казахлар тарафыннан да бик зур хөрмәткә ия кеше була, аның галимлеге, күркәм холкы, милли сәясәтне дөрес аңлавы уртак эшкә күп файда китерә. Күпләр Әхмәт Тимерне булачак Идел-Урал дәүләтенең җитәкчесе итеп күрергә телиләр. Әмма 1943 елның көзендә ул ашыгыч рәвештә Төркиягә кайтып китә һәм сугыш беткәнче Германиягә яңадан килми.
 
Төркия ватандашы буларак, Әхмәт Тимер илендә 1946 елга кадәр гаскәр хезмәтен үтәргә мәҗбүр була. Моннан соң калган гомерен ул бары тик фәнгә генә багышлый, Төркия белән Германия арасында йөреп, 1952 елда Һамбург, 1971-1983 елларда Мюнхен университетларында тюркология фәнен укыта, 1954 елдан алып 1982 елга кадәр Әнкара университетының тел, тарих һәм география факульетында төрек теле укыта, профессор була. Ул шулай ук бик күп халыкара конференцияләрдә тюркология, алтаистика, монголистика буенча докладлар ясый, шушы темага йөзләгән фәнни мәкаләләр яза, китаплар чыгара. Әхмәт Тимер Әнкарада Төрки мәдәниятларны өйрәнү институтына нигез салучы һәм аның беренче җитәкчесе (1961-1975) була. Ул шулай ук бу елларда “Төрек мәдәнияты” һәм “Төрек мәдәниятын өйрәнү” дип аталган журналлар чыгара башлый һәм аларга җитәкчелек итә. 1970 елларда исә ул милләттәшебез Әхмәт Мәңгәр белән бергә “Казан” журналын чыгара башлый, ун ел буе бу журналга татар тарихы, татар әдәбияте турында мәкаләләр язып тора һәм кайбер саннарының редакторы да була.
Әмма Әхмәт Тимерне зур галим итеп дөньяга танытучы – аның фундаменталь фәнни хезмәтләре һәм ачышлары. Алар иң беренче чиратта төрки телләр белеменә (тюркология) карый, аның шулай ук Урал-Алтай телләре (алтаистика), монгол теле һәм тарихы (монголистика) буенча да тиңсез хезмәтләре бар. Әхмәт Тимер Төркиядә беренче булып монгол телен фән буларак өйрәнә башлаучы галим, монголист. Ул әле 1946 елда ук “Монголларның яшерен тарихы” (“Тайная история монгол”) хезмәтен монголчадан немецчага тәрҗемә итә һәм фәнни комментарийлар белән, моңа кадәр булган немец һәм рус тәрҗемәләрен чагыштырып,1948 елда Германиядә бастырып чыгара. Аның бу титаник хезмәте, үз тәрҗемәсендә, 1948 һәм 1968 елларда Төркиядә дә басылып чыга, 1986 елда Монголиядә дөнья күрә. 300 биттән торган бу хезмәт тәрҗемә буларак кына түгел, монголларның тарихына фәнни дәрәҗәдә комментарийлар белән бәя биргән өр-яңа фундаменталь хезмәт буларак кабул ителә.
Әхмәт Тимерне киң кырлы галим буларак дөньяга таныткан икенче зур хезмәте – алман галиме Вильгельм Радловның “Из Сибири” дип аталган хезмәтен русчадан төрекчәгә фәнни комменарийлар белән тәрҗемә итеп бастырып чыгару була. 1256 биттән торган бу титаник хезмәт 1954-1957 елларда дүрт томлык китап булып басылып чыга, бу китапның кыскартылган варианты 1976, 1986 елларда да дөнья күрә. Әхмәт Тимер тюрколог Радловның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнеп, фәнни хезмәт тә яза, “В.Радлов в истории тюркологии. Жизнь и деятельность ученого” дип аталган ул әсәр 1955 елда Алманиядә немец телендә, 1991 елда Төркиядә төрек телендә басылып чыга.
Әхмәт Тимер, хатынының атасы, милләттәшебез Закир Кадыйри Уган белән берлектә, гарәп тарихчысы ат-Табариның “История народов и царей” дип аталган 3200 битлек хезмәтен тәрҗемә итеп бастырып чыгара. Аның шулай ук 1961 елда Әнкарада басылып чыккан “Миллият идеалы эчендә фән һәм мәгариф”, 1987 елда дөнья күргән “Йосыф Акчура”, 1989 елда басылган “Чингиз хан в тайной истории монголов” китаплары төрки дөньяда зур вакыйга буларак кабул ителә. Моннан тыш Әхмәт Тимернең төрле елларда, төрле телләрдә, төрле илләрдә Шиһап Мәрҗани, Габделнасыйр Курсави, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Морад Рәмзи, Рәшит Рәхмәти Арат, Габдрәшит Ибраһимов, бертуган Хөсәеновлар һәм башка күренекле милләттәшләребез турында зур-зур фәнни язмалары басылып чыга. Ул шулай ук Германия, Британия, Төркия энциклопедияләре өчен Казан ханлыгы, Себер ханлыгы, Нугай ханлыгы, Урта Азия һәм казакъ далаларында төзелгән төрки дәүләтләр, болгарлар, татарлар, типтәрләр, Идел-Казан болгарлары, татарларның таралышы, татар-башкорт әдәбияты, кыпчак әдәбияты, төрки диалектлар, Россиядә төркичелек һәм исламият, себер төрекчәсе, төркичелек һәм совет Россиясендә тел һәм әдәбият дигән темага дистәләгән фәнни мәкаләләр яза.
1980 елда лаеклы ялга чыкач та, Әхмәт Тимер иҗат итүеннән туктамый. Аның соңгы елларда язган иң зур хезмәте - өч китаптан торган автобиографик әсәре. Беренче китап – “Үз каләменнән тормышы һәм әсәрләре” дип атала, ул 117 биттән тора һәм 1993 елда Әнкарада басылып чыга. Икенче китап – “60 ел Алманиядә (1936-1996)” дип атала, ул 426 биттән тора һәм 1998 елда Әнкарада басылып чыга. Өченче китап – “Ватаным Төркия” дип атала. Аның соңгы хезмәте Йосыф Акчура турында була, әмма ул төгәлләнмәгән килеш кала – 2003 елның 19 апрелендә милләттәшебез Әхмәт Рәшит улының йөрәге тибүдән туктый. 70 ел буе туган илен кайтып күрә алмаган, әмма гомер буе милләтенә дан җырлаган, бөтен төрки дөньяга хезмәт иткән, башка халыкларга да безнең кемлегебезне аңлаткан бөек галим, бөек кеше, бөек татар тыныч кына мәңгелеккә күчә... Үзеннән соң тау-тау хезмәтләр, яхшы исем калдырып, төрки-татарның кемлеген дөньяга танытып, милләте өчен үзе эшли алганның барысын да эшләп, Әхмәт Тимер тормыш белән хушлаша...
Ул әле Татарстанга кайта гына башлады, мәңгелек әсәрләре, хезмәтләре белән, туган халкына юл алды. Сезнең кулыгыздагы бу китап - Әхмәт Тимер турында, аның Татарстанда тәрҗемә ителгән беренче китабы. Без алга таба да милләтебезнең бу бөек улын, акыл иясен, тиңсез зур галимен халкыбызга аңлату һәм хезмәтләрен тарату буенча кулдан килгәннең барысын да эшләрбез, иншаллаһ! Әхмәт Тимер гомер буе татар халкының бәйсез дәүләте торгызылуын хыялланып яшәде, милләтне дөнья халыклары белән бер дәрәҗәдә күрергә теләде, шуңа бөтен тормышын багышлады. Ул безгә дәүләтебезнең һәм милләтебезнең бәйсезлеген амәнәт итеп калдырды. Һәм без, татарлар, бу амәнәтне үтәргә бурычлы.
2010 ел, 1 июнь
|