 Рафаэль Мөхәмәтдинов,
т.ф.к., Татарстан Фәнни Академиясы Тарих Институтыныӊ олы фәнни хезмәттәш,
җәмәгать эшлекле
МИЛЛӘТЕБЕЗНЕҢ КРИЗИСЫ ҺӘМ АНЫҢ ТАМЫРЛАРЫ
Бөгенге көндә татар милләте Һәм аның милли хәрәкәте тирән кризис кичерә. Кризисның тамырлары кая барып тоташа соң? Кайберәөләр аның сәбәпләрен зур житәкчеләребезнең Һәм милли хәрәкәт лидерларының сәясәт алып баруда ялгышлары яки аларның шәхси сыйфатлары белә бәйләргә тырышалар. Минемчә, болар белән тактик хаталарны гына аңлап була. Ләкин стратегик хаталарны Һәм стратегик кризисны аңлау өчен, бөтен жәмгыятьнең тулы социаль эволюциясен анализларга кирәк.
Милли яңарышыбызның 1-нче этабы (1988-1994) акча хакимлеге дәверендә төгел, ә «идеялар хакимлеге» дәверендә өтте, шуңа көрә дә интеллигенциябез шул идеяларның иясе Һәм уй-фикерләрнең хакиме буларак, жәмгыятьнең алга этәрөче көче иде.
Ләкин милли яңарышның 2-нче этабында (1994-2006) милли жәмгыятебезне булдыру өчен, бу идеяларга, идеологиягә Һәм төрле теоретик проектларга жәмгыятьтә булырга тиеш социаль институтларның практик рәвештә төзелөе өстәлергә тиеш иде. Бу практик төзелеш яңа туган татар буржуазиясенең капиталларына таянырга тиеш, дип исәпләнә иде.
Кызганычка каршы, бу юнәлештә эш башланып китмәде. Татарларда, яҺөдләрдә кебек, милли буржуазия Һәм аның структуралары барлыкка килә алмады. Моның урынына Татартстанда милләте булмаган Һәм компрадор буржуазия (өз кесә мәнфәгатьләрен генә яклаучы Һәм шул мәнфәгатен саклар өчен колонизаторлар белән союзга кергән изелгән халыкның буржуазиясе) гына өсеп чыккан. Бу эре компрадор буржуазия өз хакимиятен югалтмас өчен, көндәшләренә, урта Һәм вак татар буржуазиясенә ирекле шартларда өсәргә бирми, чөнки тарихтан билгеле булганча, бөтен илләрдә вак буржуазия иң милләтче социаль сыйныф булып саналган Һәм ул Һәр вакыт милли интеллигенция белән берлектә милли яңарышның төп көче иде. Бездә дә милли яңарышның 2-нче этабында төп көч шушы вак Һәм урта буржуазия сыйныфы булырга тиеш иде, чөнки ул, гадәттә, халыкка якынрак Һәм рухы белән демократлырак була. Шуңа көрәдер, компрадорлар үз заманында вак буржуазиянең кулында булган хосусый «Ялкын» радиостанциясен төрле юллар белән өз кулларына алдылар. Шулай ук гипермаркетларга хужа булган компрадорлар вак буржуазиянең кечкенә ларекларын дә хәзер тар-мар иттеләр, эре транспорт эшләтмәләренә (предприятиеләренә) хуќа булган эре буржуазия Һәм аның белән бәйләнештә булган эре дәөләт бюрократиясе «Газель»ләр белән халыкны ташыган вак буржуазиягә Һөќөм иттеләр.
Безнең көзебез алдында компрадор буржуазия Татарстандагы капиталларны Һәм милекне монополияләштерә.
Өз милли структураларын оештырып ќибәрө мөмкинлекләре көбрәк Татарстаннан тыш яшәгән татар буржуазиясендә бар, чөнки Татарстанның компрадор буржуазиясе административ яктан аңа тәэсир итә алмый. Шуңа көрә гаќәп тә төгел ки, иң милли рухлы вак авыл буржуазиясе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында формалашып өлгергән (халык саны-10 000 кеше, 3000 йорт, 7 мәчет, берничә мәктәп, 1200 шәхси КАМаз, 2300 Жигули, авыл гөрләп яши), ә иң милли ќанлы шәҺәр буржуазиясе Саратов шәҺәредә формалашкан.
Ләкин, эш атта да, тәртәдә дә, дигәндәй, татар халкы да өз эчке хәләте, уз эволюцион өсеше белән аңа тарих биргән форсаттан файдаланырга әзер булмаган иде. Милли яңарышның максатларыннан чыгып, хокукый механизмнардан акыллы файдалану, хокукый оешмаларны Һәм тәэсирле сәяси партияләрне булдыру өчен халыкның хокукый Һәм сәяси өзаңы кирәклә югарылыкта төгел иде.
Халыкның тел, тарих Һәм дин белән бәйле булган бердән бер мәдәни өзаңы кирәкле югарылыкта иде, шуңа да көрә безнең иң зур Һәм реаль казанышларыбыз мәгариф системасында Һәм ислам динен таратуда булды.
Хәзер нишләргә, дип сорасагыз, татар гаиләсе институтын ныгытырга Һәм татар теленең кулланыш сферасын шәҺәрләрдә киңәйтергә, дип ќәвап бирер идем.
Гаиләдәге мөҺит бездән, өзебездән генә тора, Монда Путинның да карары, аның ялчыларының да көрсәтмәләре кирәкми. Онытмаска кирәк, гаилә – ул , милләтнең иң төп Һәм иң нык көзәнәге, шуңа көрә дә бөтен колонизаторлар беренче чиратта изелгән халыкның милли гаилә, ыруг –тумача институтларын тарката башлыйлар. Бездә өз заманында урыс коммунистлары татар хатын-кызы ирдән «азат» булырга, балалар өз әтиләре өстенә партоешмаларга әләкләр (донос) илтеп бирергә тиеш, дип өз тәгълиматын таратканнар.
Тел сферасының киңәйтөнең бик гади ысулы бар. Мәсәлән, татар кешесе бара кибеткә, карый, кибетнең элмә тактасы рус телендә генә, кибеткә кереп, хуќасына: «Татар телендәге элмә тактаны элеп куймасагыз, товарыгызны алмаячакмын Һәм тирәдәге татарларга да шуны тәкъдим итәчәкмен», дип әйтә Һәм чыгып китә. Әгәр кибеттә татар телендә хезмәт көрсәтөче сатучы булмаган очракта да, шундый ук ысул белән эш итәргә кирәк, чөнки тирәдә татарча эшлий торган кибетләр тулып ята, алардан товар алып без бер юлы 3 максатка ирешәбез: 1) Татар телен белмәгән яки татарча сөйләшергә теләмәгән кибетчене ќәзалыйбыз, 2) Татар ќанлы кибетченең финанс ягын ныгытабыз, 3) Татар теленең сәөдә өлкәсендә кирәклеген Һәм абруен көчәйтәбез.
Әгәр без, Казандагы ярты миллион татар, бердәм булып, рус телле кибетләргә шундый бойкот оештыра алсак, ул пөштәк эш төгел, бер ел эчендә хәл өзгәрер иде.
Өз заманында Көньяк Африка Республикасында негрлар ак тәнле кибетчеләрнең кибетләренә бойкот ясап апартеид режимың ќимерөгә ирештеләр. Илнең экономикасы Һәм сәяси системасы да чәлпәрәмә китте.
Бездә икътыйсад чәлпәрәмә китмәс, чөнки шартлар башкача, ә менә рус Һәм маңкорт кибетчеләренең татар теленә төкереп карау чәлпәрәмә китәчәк.
Аннары, бер яктан караганда, криминаль капитализм, ялган черек демократиягә һәм либерализмга күчү татарның файдасына булмады (Минемчә, татарга иң яхшы “милли халыкчан капитализм” дигән моделе ярар иде). Болар бөтенесе миллэтне укмаштыру өчен түгел, ә компрадорларга кеше башын әйләндереп, милләтне тагын да җайлырак эксплуатацияләү өчен кирәк булды. Ә “демократия” байрагы астында маңкортлашкан татарлар татар телен укытуга каршы Мәскәүгә хатлар язалар, үз милләтенә каршы көрәшәләр. Бу нәрсәне күрсәтә? Көтүнең көтүчесе Казанда түгел, ә Мәскәүдә утырганын күрсәтә. Бу – татарның рәсми кимәлдә идарә итүче элитасы юк, дигән сүз.
Безгә күт бирүчеләр (гомосексулистлар) демократиясе кирәкми, без урта сыйныф эчендә формалашкан кланнарның абруйлы лидерларына, милләт эчендә тәртип һәм нык структурага мохтаҗбыз. Шул уңайдан Төркия баш министры Эрдоганның бер вакыт әйтелгән сүзләре исемә килде. Ул бер интервьюсында “Монаралар – безнең штыкларыбыз, мәчет гөмбәзләре – безнең каскаларыбыз, мәктәп һәм мәдрәсәләр – казармаларыбыз.” дигэн иде.
Милләт эчендә абруйлы лидерлар һәм нык дисцплина булдырмыйча, татарлар һаман да империя пешекчеләре пешергән “демократия һәм либерализм” дигән ботка эчендә болганып ятырлар. Мондый хәлдә кешеләрдә төгәл критерийлар булмый, һәр нәрсә - нисби һәм чагычтырмача, һәр кешенең үз аерым идеологиясе була. Плюрализм имеш! Ә колонизаторларга нәк шундый хәл, ягъни идеологик сферада арабыздагы таркаулык, кирәк тә.
Дисциплинлы һәм короч кебек нык холыклы милли буынны үстерер өчен балалардан башларга кирәк. Җәй айларында татар балалары һәм яшьләре өчен җәйге лагерьләр оештырырга кирәк. Алар эшчәнлегенең нигезендә өч нәрсә: татар теле, спорт һәм милли идеология, ятырга тиеш. Идеология дигәндә, сүз тарих, милли гөреф-гадәтләр, дин, һәр татарның милләте алдында булган хокуклары һәм вазыйфалары турында барырга тиеш.
Кызганычка каршы, татар балаларының күпчелеге галәләрдә һәм мәктәпләрдә дә хатын-кызлар тарафыннан тәрбияләнә, шуңа күрә балалрыбыз кыюсыз һәм бик юаш булып үсә. Игътибар итсәгез, “Рубин”да, “Ак барс”та, зур боксерлар арасында да татарлар юк диярлек. Андый йомышак бала үскәч, марҗага өйләнгән булса да, аның олтырагына (подкаблучнигына) әйләнә, үз балаларына урыс исемнәрен куша, чөнки характеры юк. Характеры булса, марҗадан һәм балалардан да татар ясар иде, татр милләтен үрчетер иде. Менә, татар баласының шушы җебегәнлеген җәйге лагерьларда әкренләп юкка чыгарырга кирәк иде. Кызганычка каршы мондый ише эшләр белән дәүләтебез беркайчан да шөгелләнмәячәк. Моны җәмәгатьчелек, вакыфлар (фондлар), мәчетләр үз өстенә алырга тиеш.
Укучыларның минем тәкъдимнәрем уңаеннан фикерләрен беләсем килә иде.
17.04.2011
|