Проблемы сохранения и развития татар
Назиф Мириханов,
Татарстан вәкиллеге каршындагы Иҗтимагый шура җитәкчесе
Бөтендөнья Татар Конгрессының 8-нче корылтае буенча
Бөтендөнья татар конгрессының эшләп килүе татар тормышында иң куәтле факторларның берсе булып тора - бу бәхәссез аксиома!
Конгресс канаты астында татарның ролен, рухын күтәрүче көчле система буларак төрле юнәлешләр эшләп килә: Сабантуй дипломатиясе, Яшьләр форумы, Татар авыллары ассоциациясе, Татар авыл эшмәкәрләре берлеге, Татар төбәкләре тарихын өйрәнү хәрәкәте, Татар мөселман дин әһелләре җыелышы һәм башка бик күп проектлар.
Конгрессның уңай эшчәнлеге турында бик күп сөйләп булыр иде, әмма кыска гына регламентта конструктив фикерләргә тукталып узасым килә.
Бүгенге көндә татарның иң зур проблемасы элеккеге милли мәгариф системасының бетерелүе, яңасының әле формалашмавы. Әгәр мәктәпләрдә фәннәрнең бер өлешен татар телендә укыту булмаса тагын бер буыннан, 25 елдан соң татар әдәби теле үләчәк, аның артыннан татар әдәбияте һәм мәдәнияте юкка чыгачак. Татар әдәби телен саклау һәм куллану өчен минемчә татар балаларының ким дигәндә 25-30%-ы татар телендә өлешчә белем алу мәктәпләрендә укырга тиеш.
Конгрессның 8-нче корылтае карары нигезендә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарлары алдында торган бөтен мәсьәләләргә тукталып тормыйм. Сүз башында әйтеп үтелгән Конгресс алып бара торган юнәлешләр һәм проектларда безнең регион татарлары актив катнаша. Эшлисе эшләр турындагы фикеремне мәгариф өлкәсе буенча дәвам итәсем килә.
Бу җәһәттән, Мәскәү татар автономиясенә һәм башка татар оешмаларына 1186-нчы татар мәктәбе белән хезмәттәшлекне иң мөһим юнәлеш итеп куярга иде. Беренче чиратта, мәктәпкә татар балаларын күбрәк җәлеп итү буенча.
Мәктәпнең киләчәге буларак аның полилингваль мәктәпкә әверелү мөмкинлеген карарга кирәк. Бодай бит татар этномәдәни компонетлы мәктәптән татар телен атнага ике тапкыр ирекле рәвештә генә өйрәнә торган гади мәктәпкә әйләнеп барабыз.
Белгәнегезчә, кызганычка каршы бүгенге шартларда татар милли һәм этномәдәни мәктәпләрен торгызу, көчәйтү турында сүз бара алмый. Милли мәгариф, татар телендә (өлешчә яисә кайбер фәннәрдән) белем бирү билингваль, полилингваль мәктәпләрдә яисә шәхси мәктәпләрдә генә алып барыла алачак. Бу юлда беренче чиратта, булган мәктәбебезне саклыйк, камилләштерик, үстерик, үзгәртик.
Икенче юнәлеш. Кабул ителгән Федераль стандарт (ФГОС) буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе һомүмбелем мәктәпләрендә (ирекле рәвештә атнага ике сәгать) татар теле өйрәнү группалары ачу. Бу эш Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе региональ, бигрәк тә җирле автономияләр тарафыннан ата-аналар белән тирән эш алып баруны таләп итә. Шулай ук, кабул ителгән законнарның практикада үтәлү мөмкинлеген тикшерү дә кирәк. Шунсыз безнең депутатлар законнарга үзгәреш кертү турында тәкъдимнәр белән чыга алмаячак.
Шәхси татар мәктәпләренә килгәндә әле без хыял этабында гына. Өмет татар байларында, олигархларында, түрәләрендә, татар-мөселман лидерларында. 1917 елга кадәр гасырлар буена татар мәчетләре белән шәхси татар милли мәктәпләре аерылгысыз бер система булган һәм шул мәктәпләр халкыбызны саклап калган. Бу җәһәттән бүген безгә еврей шәхси мәктәпләре мисал булып тора. Аларны ачуда яһүд дине раввиннары төп рольне башкара.
Чыгышым азагында әйтеп үтәсем килә: Корылтайның эш дәверендә секцияләрдә һәм кулуарларда Татарстанның Мәскәүдәге Тулы хокуклы вәкиллегенең татар оешмалары белән актив эшләве билгеләп үтелде. Бигрәк тә яшьләр юнәлешендә һәм татарның бөек шәхесләрен күтәрү өлкәсендә.
26.09.2022
|