Әдәбият
 
Әхәт Мөхәммәтов
Ф Ә Р Е Ш Т Ә М
Романтик булган хәл...
Дөньялыкта серләр тудырып,
Хыялыйлар булдык, ташты дәрт.
Сезнең тавыш белән кушылып,
Ал җилкәнгә өрдек көч-куәт!..
А.А.Жаров, рус шагыйре (1904-1984)
Җәйге иртә. Шомланып, уянып киттем. Таңның саран нурлары яктысында хатыным тәмле йокысын туйдыра. Сак кына торып, кинәт уянуымның сәбәбен эзләргә керештем. Ни дисәң дә, уйланырлык берни дә юк кебек, киресенчә – бар да әйбәт: үз вакытында әдәбият институтында “бик яхшы” билгесенә диплом якладым, эшем дә охшый, иҗат әсәрләрем дә туып тора. Үткән тормышымдагы “инженер-механик” һәм солдат хезмәтемдә алган “ракетчик” һөнәрләрем белән күптән хушлаштым... Ә нәрсә мине гомерем көзендә әдәби һәм шигъри иҗат эшенә этәрде икән соң? Ниһаять, җавабын таптым, шикелле.
Гөлшат абыстай! Фәрештә!..
Ерак сугыш еллары, Үзбәкстанда үткән балалык елларым. Тукайны яттан белгән Гөлшат абыстайдан ишеткән беренче шигырьләрем. Өч яшемнән башлап, ишетеп үстем мин аларны! Соңрак башка төрлерәк, аңлаешсыз, ләкин үтә дә моңлы авазлар ишеттем: болар – догалар, Корьән сүрәләре иде. Гөлшат абыстай аларны көненә бишәр тапкыр кабатлый иде. Ул намаз укыганда, янына утырып, шул моңлы аһәңгә бирелеп, тып-тын калып тыңлый идем әбиемне. Сүзләрен аңламасам да, алар мине мәңгелеккә әсир иттеләр...
Ташкент хатын-кызлары арасында Гөлшат абыстай Корьән уку буенча аерылып торды. Ә татар милләтеннән булганнары әбием янына еш килер булдылар, чөнки күбесенең ирләре сугышта иде. Алар, бергәләп, фронттан килгән хатларны укый иделәр, җаваплар яза иделәр. “Похоронка”лар да алдылар кайберләре, Гөлшат абыстай аларны юата иде. Сәгатьләр буе догаларын укып, зекер әйтеп утырган әбием – мәхәллә халкы өчен Алла илчесе булды.
Минем өчен иң кадерлесе – кунаклар алып килгән күчтәнәчләр иде! Шул әйберләргә лаек булыр өчен, мин кулдан килгәннең барын да эшли идем: самавыр куям, чәй ясыйм, кунакларны сыйлыйм. Тырышлыгым өчен, әбием мине ярата иде. Бердән-бер ир заты булгангадырмы, өй эшләрен миңа ышанып тапшыра иделәр.
Әнием – Гөлшат абыстайның кызы – укытучы буларак та, партия оешмасы секретаре булып та, үзен бик җаваплы тойды. Шуңа күрә өйдә аз була иде: мин йокыдан торганчы китә, мин яткач кына кайта иде. Әтиемне, ул фронттан кайткач, 7 яшемнән генә хәтерлим.
1945нче елда мине менә җитмеш ел буена эзәрлекләп килүче бер вакыйга булды. Сентябрь төне. Бүлмәдә безнең тулы гаиләбез: әти белән әни, әбием, ике апам һәм мин. Минем – төпчекнең – урыны өстәл өстендә булып, әти-әни караватта, әби “раскладушка”да, кызлар идәндә йоклый иде. Ике бүлмәле фатирыбызның бер бүлмәсендә “эвакуированный”лар яшәде. Бөтен Ташкентта шундый хәл иде. Сугыш барган елларда, элек яшәгән шәһәр-авыллары гитлерчылардан азат ителгәч кенә, андыйлар кайтып китәләр, ә алар урынына бүтәннәр килә иде... Төн уртасында уянып китеп, торып утырдым – ни хикмәт, бүлмә ишегеннән миңа кемдер карап тора! Караңгылык эчендә ул кеше яктырып күренә, ә йөзендә елмаю балкый иде. Киемен аерма-ачык күрә алмадым – ул соры төстә иде кебек. Бу җан иясе, кулын күтәреп, иреннәре турысына бармагын куйгач, куркып кычкырып җибәрдем: “Әни! Ишектә кеше басып тора!” Өйдәгеләр сикерешеп тордылар, әни минем яныма килеп: “Улым, ни булды? Курыктыңмы? Анда беркем дә юк”,- диде. Ә мин һаман: “Әни, анда кемдер бар”,- дим. Әни “коптилка”ны кабызды һәм ишеккә таба атлады. Ә теге кеше миңа тагын бер елмайды да юк булды. Ул югалгач, мин елап җибәрдем. Әти мине юатырга тотынды һәм, ишектәге ачкычны борып, корридорга алып чыкты. Анда беркем дә юк иде. Җәйге террасада да “серле зат” табылмады. Барысы да тынычланып йокларга ятты, ә мин иртәнгә чаклы керфек тә какмадым. Күз алдымда шул зат иде... Иртән әти-әни моны саташу гына булгандыр, диделәр. Алар икесе дә атеист иделәр.
Әби генә, колагыма пышылдап, болай диде: “Ул – синең фәрештәң иде, улым...” Әбиемнең бу сүзләрен ул чакта мин чынга алмадым, ә бераздан бу очраклы хәлне бөтенләй оныттым.
Ул елларда атеизмның тәэсире көчле иде, К. Марксның “Дин – халык өчен әфьюн” дигән тәгълиматы колак төбендә гел чыңлап торды. Әнием, коммунист буларак, шул идеяны алга сөрсә дә, аның күңел төпкелендә Алла исеме яшәде. Ләкин ул моны беркемгә дә сиздермәде. “Алла бармы, әни?”- дип сорагач, ул миңа: “Улым! Алланың яки Мөхәммәт пәйгамбәрнең барлыгын-юклыгын белмим, ә ниндидер югары көчнең барлыгына ышанам”,- дигән иде. Яраткан әниемнең бу сүзләре – миндә ниндидер рухи көчнең артуына сәбәпче булды. Һәм бу көч, илле еллар үтеп, хәрби пенсионер булгач, миңа яңадан кайтты.
Инсульт чиреннән госпитальдә һәм 8 ай буена өемдә дәваланганда, минем белән тагын бер серле вакыйга булып узды. Йокымда, коткаручым буларак, балачакта күргән сихри зат пәйда булды. Теге чактагы кебек, ул ишек кысасында басып торды һәм өч кенә сүз әйтте: “Бар да яхшы булыр”. Кинәт уяндым, көч-хәл белән караваттан тордым, тир бәреп чыкты, кул-аяклар калтырый иде... Балачак хәтирәләрем яңарды, “ул синең фәрештәң” дигән әбием сүзләре кабат ишетелгәндәй булды.
Ә өч-дүрт көн үткәч, мин үземдә көч һәм дәрт тойдым. Кулыма чиләк алып, өйдән 50 метр ераклыкта булган колонкага суга чыктым. Алланың рәхмәте булгандыр – ярты чиләк су алып кердем! Әмма озак кына ял итеп алырга туры килде: куллар калтырый, аякларым берни тоймый иде. Кичкә таба тагын суга чыктым. Ә берничә көннән инде мин түтәл казыдым, ун төп помидор утырттым. Бу – минем яңадан тууым иде!
Балта остасы булып эшли башлагач, Гөлшат абыстаемның фәрештәсе ярдәмгә килүенә тагын да ныграк ышандым. Әбием 86 ел яшәде. Ул үлгәндә, 1967нче елда, мин Баренцево диңгезендә Төньяк Флотның су асты көймәсендә хезмәт итә идем. Тәртип каты иде: мине әбиемне җирләргә кайтармадылар. Ләкин һәрчак, Ташкентка юлым төшкән саен, мин иң алдан әби каберенә барып киләм...
Хезмәтемнең иң авыр һәм куркыныч мизгелләрендә, әлбәттә, бүгенге көндәлек тормышымда да фәрештәм-сакчым барлыгына инандым. Флотта хезмәт иткәндә, су асты көймәләре өчен ясалган ракеталарга сынау үткәрергә туры килде. Һәр сынау – зур куркыныч чыганагы икәнен аңлыйсыздыр?! Безнең экипаж, беренчеләрдән булып яңа коралны сынап, аңа “тормышка путёвка” бирде. Шушы кайчандыр без сынаган “канатлы ракеталар”ның ИГИЛ башкисәрләре өстенә очуын күреп горурланам.
Рәсәй флотының аерымлык билгесе Андреевский флаг икәнен беләсез. Ак полотно фонында зәңгәр төстәге “Х” хәрефе булган бу әләм Пётр Беренче тарафыннан 1699нчы елда гамәлгә кертелгән. Флагның Андрей Первозванный исеме белән аталуы – рус дәүләтенең тарихы һәм хәрби-диңгез флоты уңышлары белән тыгыз бәйләнгән. Христианнар мифологиясендә Гайсә пәйгамбәрнең шәкерте Андрей Первозванный “Х” формасындагы такталарга кул-аяклары бәйләп куелып җәзаланган, диелә. Ә Мөхәммәт пәйгамбәр белән алар – икесе дә Алла илчеләре. Димәк, минем шушы флаг астына (флотка) килүемнең берәр хикмәте булырга тиеш!..
Гомерем үрләрен күптән үтсәм дә, шигъри һәм әдәби иҗатка тартылуымның тагын бер, могҗизага тиңләрлек, сере бар. Биш яшем тулган вакытта безнең шәһәрдә эвакуациядә рус шагыйрәсе Анна Ахматова яшәде. Әтиемнең сеңлесе Аида Касыйм кызының Мәскәү университетында тарих факультетын тәмамлап кайткан елы иде. Анна Андреевнаның Мәскәүдәге дуслары Аида артыннан шагыйрәгә кечкенә посылка һәм үзләренең кулъязмаларын җибәргәннәр иде. Шул әйберләрне иясенә тапшырырга барганда мине дә иярттеләр. Алып килгән күчтәнәчләргә рәхмәт әйткәч, Анна Ахматова минем яныма килеп, кулын баш өстемә куйды да: “Ах, какой рыжик!”- диде. Шулай чәчләремнән сыйпап, ул миңа фатихасын биргәндер, мөгаен...
Беләм, миңа бүләк булдың,
Әрнүле елларыма.
Җирдәге вак юанычлар
Ятмады юлларыма.
Гашыйк ярга әйтелмәде:
“Сине сөяләр”,- диеп.
Һәммә затны гафу иттем,
Син бит фәрештәм, диеп.
А.Ахматова, 1916 ел.
Гөлшат әбием бервакыт төшемә керде. 2013нче елның сентябрендә, миңа 75 яшь тулган көннәрдә булды бу хәл. Төштә әбием алдыма килеп басты да саф татарча әйтте: “Сиксән алты”. Нәрсәне аңлата иде бу сүзләр – мәгънәсенә һаман төшенә алмыйм: әллә минем яшь чигем 86 ел, әллә үзенең гомер озынлыгы... Сиксән алты яшемә якынлагач, бәлки, аңлармын. Күп калмады көтәргә. Бары 9 ел.
Шулай итеп, янымда фәрештәм йөргәнгә, мин бәхетле. Ул мине саклый, ихлас дуслар таба, ә миңа начарлык теләүчеләрдән – курчалый. Моның шулай булуына иманым камил.
Фәрештәмнең иң зур бүләге – ул минем тормыш иптәшем, аның күңелемдәге назлы исеме – Гөлчәчәк.
Яратам мин сине өзелеп,
Җитсә дә гомерем көзләре.
Синнән бит зур илһам аламын,
Безгә ят – ул гайбәт сүзләре.
Уемда гел сине назлыймын,
Тынычмын аңлашып яшәүгә.
Көннән-көн син миңа кадерле,
Җырларым тик сиңа – берәүгә!
Яшимен тормыштан ямь табып,
Уйларым гел синдә, җанашым.
Соңлаган бу матур сөюгә
Кушылсын изге кан агышым.
Бирешми көзләрнең холкына,
Кайнадым, ярсыдым, гел көттем.
Рәхмәтемне сиңа яудырам,
Син – минем хыялым, өметем.
Олыгаеп барганда, мин фәрештәмнең тагын бер изгелеген тойдым. Миңа “Татар дөньясы” газетасы редакторы Ренат Мөхәммәдиев, билгеле шагыйрьләр – Валентин Сорокин, Людмила Щипахина, Равиль Фәйзуллин һәм Ренат Харис белән танышырга насыйп булды. Алар – минем остазларым. Олы рәхмәтләрем сезгә!
Барысына да дөнья рәхәтлекләре теләп, эчтән генә кабатлыйм: “Хәерле иртәләр сезгә! Хәерле иртә, минем Фәрештәм!..”
Русчадан Әнис Шәймәрдән тәрҗемәсе.
|