Фәрит Зәкиев
ТАТАР МИЛЛӘТЕ «БАНКРОТМЫ»?
Камал театрында «Банкрот» комедиясен карадым. Галиәскар Камал язган бу пьесада бер хәйләкәр татар эшмәкәре, җүләргә салынып, Мәскәү банкының 108 мең сум акчасын үз кесәсенә сала. 108 мең сум акчамы инде банк өчен, дип әйтерсез. Бу хәлләр 1911 елда булган, хәзерге акчага ул 108 миллион гына түгел, аннан да күпкә күбрәк. Шуннан татар сәүдәгәрләренең нинди акчалар белән эш иткәннәрен аңлап була.
Афәрин сезгә, режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм Камал театрының искиткеч артистлары! Сәхнәдә энергиясе ташып торган, дәртле, чын татар телендә сәйләшүче татарларны күрәбез. Чын татар теле күңелгә май булып ята, без аны югалта барабыз бит. Татарларның бер өлеше татарчага рус сүзләре кушылган, милләтебезне мыскыл итә торган «боткада» сәйләшәләр, бер өлеше русчадан «күчермәләрне» кыстыра, ә бик зур өлеше татарча белми.
Сираҗетдин бай үткен, тапкыр, гайрәтле яшь кеше. Шундый дәртле итеп уйный, тамашачылар аны чынлапта акылдан шашкан, дип уйлады. Аның хатыны татарча мөлаем, шат күңелле, җор. Кулына гармун алгач, тамашачыларда җырлый башлады. Театрның аксакаллары, бөек татар артистлары Әзһәр абый Шакиров, Наил абый Дунаев, Ирек абый Баһман, һәрвакыттагыча, соклану һәм горурлану хисләрен тудыралар. Бай хатыннарның дуэты искиткеч. Менә чын «тел бистәләре!»-дип, сокланып утырасың. Алардан «Бәхетле», «Крутушка», «Биг-мак» сүзләрен ишетү бик урынлы, без шушы татарларның варислары икәнен онытмаска тиеш.
Татар рухы, татар көче сәхнәдән ташып тора. Әмма ләкин бу татар рухына, татар көченә 100 ел. Галиәскар Камал татар милләтенең киләчәге бөек һәм данлы булачак, дип ышанган. Татар байлары Санкт- Петербургтан башлап Ырынбурга хәтле мәчетләр, мәдрәсәләр төзегәннәр, китаплар, журналлар,гәҗитләр бастырганнар. Татарлар Россия империясендә иң укымышлы халык булган. Халыкның 70% укый-яза белгән. Бик кызык хәл, патша Россиясендә ирекле, гадел сайлаулар үткәрелгән. Шуңа күрә Дәүләт Думасында зур мөселман төркеме эшләгән, анда күпчелек татарлар булган. 2013 елда Дәүләт Думасында татарлар бармы соң? Татарстан депутатлары бар, алар тырыша-тырыша татарларга каршы кануннарга тавыш бирәләр (латиницаны тыю, 309-нчы канун, «президент» исемен тыю, 2012 елгы «Мәгариф турында» канун).
1911 елда татарларның саны күбрәк булган. Россиядә 10 миллион тирәсе татар яшәгән. «Идел-Урал штаты» буш уйдырма түгел ул. Чөнки татарлар Идел-Урал төбәгендә күпчелек булганнар. Бик мөмкин, 1917 елда революция булмаса, без дәүләтле булыр идек, һәм татарлар саны 30-40 миллион булыр иде.
Кайда югалган соң татар рухы, кодрәте? Нигә без банкрот? 1990 елгы «Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларацияне», 1992 елгы бәйсезлек турында референдум нәтиҗәләрен оныттык, 1992 елгы Конституция җимерелде. Татар Милли Университетын ача алмадык. Татар телендә урта белем алу юк ителде. Татар телен дәүләт теле итә алмадык. 7 миллион татар өчен бер ТV-канал оештыра алмыйбыз. Ассимиляция елдан-елга көчәя. ХХI гасырда яшибез, ә Татарстанда сәяси төзелеш ХVI гасырдагы кебек.
Бу сорауларга җавапны мин шәхсән спектакльда күрдем. Сәхнәдәге зур тәгәрмәчләр татар милләтен тар-мар иткән ХХ гасырның аяусыз тегермән ташларын хәтерләтә. Гражданнар сугышы, тарихка 1921-1922 елдагы ачлык дип кергән татарларга каршы геноцид, “коллективизация” дип халыкны кыру, ГУЛАГ, 1937 елдагы геноцид, ир-егетләрнең санын ике тапкыр киметкән 1941-1945 елгы сугыш.
Бу исемлеккә КПСС Татар өлкә комитетының беренче секретаре әйткән сүзләрне дә кертергә була: “Татар теле – сыер савучылар һәм трактористлар теле”. Шулай ук соңгы елларда Татарстанда 400 артык татар мәктәбен бетерү, Татар Гуманитар-педагогогия университетын “кушу”, Казан университетында татфакны ябу, Тарих институтында “реформа” үткәрү.
Шулайда татар милләтенең үлүенә ышанасы килми. Безнең бабайлар ”Өметсез шайтан гына” дигәннәр. Сәяси төзелешне үзгәртү, демократия юлына басу милләтебезне, дәүләтебезне саклап калачак. 1990 елдагы кебек чын халык депутатларын парламентка сайларга кирәк. Президентны да халык үзе сайларга тиеш. Милләтебезне дә торгызырбыз, Швейцариядән ким булмаган дәүләттә төзербез, алла бирсә
P. S. 27 ноябрьдә “Банкротны” тагын күрсәтәләр. Яшәсен Камал театры!
|