Юсупов Рузәл - Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, академик
“Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр”
(Татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында)
Моннан унбиш еллар элек Татарстан халыкларының телләре турында Закон һәм xөкүмәт программасы кабул ителу нәтиҗәсендә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый куп әһәмиятле эшләр эшләнде: татар телен Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укыту кертелде, татар телендәге матбугат материаллары, радио-телевидение тапшырулары купкә арттырылды һәм башка төрле чаралар курелде. Татар теленең берникадәр абруе кутәрелде.
Әмма шулай да без татар теленең бугенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып яшәрлек тугел икәнлеген курми кала алмыйбыз.
Татар теленең хәзерге торышына караган ике җитди проблема бар. Беренчесе аның кулланылыш дәрәҗәсе, икенчесе - сыйфаты, сафлыгы һәм дөреслеге белән бәйләнгән.
Кулланылыш дәрәҗәсе дигәннән без татарларның туган телләрен күпмесе белүен һәм аннан ни дәрәҗәдә файдалануын куздә тотабыз.
Мин соңгы елларда уз телләрендә иркен сейләшә торган татарларның саны арта барадыр дип әйтергә базмас идем. Киресенчә, андыйларның саны кими барадыр дип уйларга нигез бар. Беренчедgн, хgзер авыллар, шул исәптән татар авыллары да, кими бара. Мәгълум ки, татар теле барыннан да бигрәк татар авыллары халкы исәбенә сакланып килде.
Икенчедән, шәһәрдә яшәүче татарларның, әдәби телләрен узләштереп, шул телдә иркен аралашканнары чагыштырмача куп тугел. Идарә иту, фән, иҗат өлкәләрендә һәм башка тармакларда хезмәт итуче интелигенция вәкилләренең дә, җитештеру өлкәсендә эшләүчеләрнең дә күбесе эш урыннарында рус телендә аралаша, җәмәгать урыннарында, транспортта, урамда да, кагыйдә буларак, рус телендә сөйләшә.
Олы яшьтәге һәм урта буын татар кешеләре гаиләдә күбрәк үз телләрендә сөйләшсә дә, шәһәр яшьләре һәм балаларының күбесе өйләрендә дә русча сөйләшә. Шәһәрдә туып үскән татар яшьләре һәм балалары уку йортларында да, нигездә, русча аралашалар. Казандагы татар мәктәпләрендә укучы татар балаларының һәм xәттa татар теле, әдәбияты белгечлегенә өйрәнүче вуз егетләре һәм кызларының да үзара русча сөйләшүләре хәзер гадәти күренеш була бара.
Тел сәясәте һәм гомумән милли сәясәт һәм мөнәсәбәтләр - бик четерекле өлкә. Монда мәсьәләне боеру, мәҗбүр итү юлы, администрация чаралары белән гeнә хәл итеп булмый, әлбәттә. Тормышның башка тармакларындагы кебек, бу өлкәдә дә иреклелелек, демократия чагылырга тиеш. Кешеләрне көчләп туган телләрендә гeнә сөйләштереп булмый. Хәзерге заманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, әлбәттә, туган телләрен мөмкин булганча яхшы белергә һәм шул телдә дә - hич югында гаиләләрендә ¬- иркен аралашырга тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт.
Телне саклап үстерү – дәүләт күләмендәге, бөтен дөнья масштабындагы мәһим сәяси эш. Чөнки hәрбер тел ул - аз санлы кешеләрнеке булса да, куп санлы милләтнеке булса да - халык иҗат иткән чиксез кыйммәтле хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә.
Мин төрле телләрне һәм шулар белән бергә милли культураларны җәйге болында үсеп үтырган төрле-төрле төстәгe матур чәчәкләргә тиңләр идем. Һәм, шуннан килеп, чагыштырып карыйк: дистәләрчә, йөзләрчә төрле төстәгe чәчәкләр үскән болын матурракмы, әллә бер төсле чәчәкләрдән гeнә торганымы?
Телләр дә шул болындагы чәчәкләр кебек. Аларның берсе гeнә югалса да, җәмгыятькә, халыкларның культураларына кайтарып булмаслык зыян килә.
Туган телебезне саклап үстерү – төптән уйланылган, киң кырлы, махсус дәүләт программасы белән башкарыла торган зур эш таләп итә.
Шул программага кepә торган бурычларның кайберләрен күзаллап китик.
Татар халкын прогресска илтү, телен үстерү, мәдәниятен алга җибәрү өчен, иң әһәмиятле шарт - халыкта, барыннан да бигрәк, балаларда, яшьләрдә, милли горурлык, патриотлык хисләре булдыру.
Патриотлык ул - үз илеңне, ватаныңны олылау, ярату, аның кадерен белү. Әмма без татарлар өчен, патриотлык моның белән гeнә чикләнми. Бездә, татар кешеләрендә, туган телеңне, мәдәниятең, динең, гореф-гадәтләреңне, тарихыңны белү, саклау, аларны камилләштерә, үстepә бару, рухи хәзинәләрне баету теләге булсын өчен, халкыңны, туган җиреңне, аның матур табигатен ярату, бай тарихын, бөек кешеләрне зурлау, xөрмәт итү, алар белән горурлану сыйфатлары булырга тиеш.
Яшь буында патриотлык, милли горурлык сыйфатлары тәрбияләү - ¬бүгенге көндә иң мөһим, иң катлаулы бурыч. Моны бөтен республика дәүләте, хөкүмәтe тарафыннан үткәрелә торган нык уйланылган, куп төрле җитди чаралар белән гeнә гамәлгә ашырырга мөмкин.
Беренчедән, яшь буынга һәм олыларга да татар халкыньң бай тарихын яхшы итеп, үтемле итеп өйрәтергә кирәк. Безнең тарихыбыз узләрен бөек дип санаган халыкларныкыннан бер дә ким түгел, анда күркәм сәхифәләр, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре, горурлык хисләре уятырлык вакыйгалар бик куп.
Мондый максатларда беренче чиратта Мәгариф министрлыгына тарих дәреслекләрен, тәнкыйть күзлегеннән карап, тулы объективлык зарурлыгы таләпләрен куеп, ашыгыч рәвештә тикшереп чыгарга һәм, кирәк булса, төзәтеп, яңадан бастырып чыгарырга кирәк. Шулай ук татар халкы тормышының әһәмиятле чорларын яктырткан популяр китаплар да булырга тиеш.
Икенчедән, халыкта милли горурлык тәрбияләү өчен бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле чара - татарларның бөек улларын һәм кызларын, күренекле шәхесләрен пропагандалау. Татар халкының яшьләрдә - аларда гына түгел, олыларда да - хаклы горурлык хисләре уятырлык күпме гeнә шәхесләре юк! Академик Роальд Сәгъдиев, Камил Вәлиев, Рәшит Сүнәев, Роберт Нигъмәтуллин кебек бөтен дөньяга мәгълум галимнәребез дисеңме, данлыклы хирург Ренат Акчурин, мәшһур балет артистлары Рудольф Нуриев, Ирек Meхәммәтов, Салих Сәйдәшев, Софья Гобәйдуллина кебек бөек композиторлар, кино йолдызларыбыз Марат Бәшәров, Чулпан Хаматова, данлыклы теннисчы Марат Сафин кебек дөньякүләм спортчылар дисеңме, олы генераллар Mәхмүт Гәpәeв, Рәшит Нургалиев, Рәсим Акчурин кебек хәрби начальниклар, йөзләгән Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт геройлары дисеңме – кeмнәp гeнә, нинди гeнә кaһapман кешеләр юк татарлардан. Бөтен дөньяга сибелгән татарларның барлык күркәм затларын, барлап, калку, матур итеп, халыкка күpсәтepгә кирәк. Аерым китаплар язарга, газета-журналларда мәкаләләр, очерклар урнаштырырга, радио-телевидение тапшырулары эшләргә, кинофильмнар чыгарырга кирәк алар турында.
Милли горурлык, патриотлык тәрбияләү бөтен татар халкы өчен кирәк. Һәм бу максатка xөкүмәт җитәкчелегендә барлык тиешле органнар – беренче чиратта матбугат, радио-телевидение, мәгариф министрлыгы, мәдәният учреждениеләре, уку йортлары, китап нәшриятлары – хезмәт итәргә тиеш.
Татар телен саклап үстерү, аны кулланучыларның санын арттыру өчен әһәмиятле шартларның тагын берсе - татар телен өйрәтү, укыту системасын камилләштеру, яхшырту.
Бездә татар телен укытудагы проблемалар аз түгел әле. Бу бигрәк тә туган телләрен начар белгән яки бөтенләй белмәгән балаларны өйрәтүгә карый. Рус мәктәпләрендә һәм рус классларында укыган балаларның ата-аналарыннан татар телен өйрәтүгә карата зарлануларын еш ишетергә туры килә. Шундый мәктәпләрдә һәм сыйныфларда унбер ел буе туган тел дәресләренә йөргән укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе дә канәгатьләнерлек түгел. Гаҗәп хәл: балалар инглиз телен татар теленә караганда тизрәк һәм яхшырак узләштерәләр.
Шәһәр мәктәпләрендә укучыларның татар телен җитәрлек белмәүләренең һәм еш кына бу телне өйрәнүгә тиешле җитди караш, игүтибар булмауның төрле сәбәпләре бар.
Беренчесе - югарыда әйтеп киткән патриотлылык рухы, милли горурлык хисе җитмәү.
Икенчесе - укытуның тиешле дәрәҗәдә булмавы.
Өченчесе –гаиләләрендә туган телләрендә сөйләшми торган татар балаларын татар телләренә өйрәтүнең методикасы камил булмау.
Бу факторлар үзара бәйләнгән, һәм аларның нигезендә бер нәрсә ята. Ул татар телен укытуга икенчел дәрәҗәдәге эш итеп карау, бу эш белән шөгыльләнүчеләрдә җаваплылык, таләпчәнлек сыйфатлары җитмәү.
Татар телен укытуга игүтибар, җаваплы караш җитмәүнең тарихы шактый ерактан килә. Рус мәктәпләрендә укый торган татар балаларын татарчага өйрәтү берничә дистә ел буена формаль башкарылып килде. Укучылар 10-11 ел буена татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөреп, бу телне тиешенчә өйрәнеп чыга алмыйлар иде. Чөнки татар теле дәресләрен оештыруда, укытуда зур җитешсезлекләр хөкем сөрде: туган телне еш кына кем эләкте шул укытты, дәреслекләрнең сыйфаты, укытуның методикасы мәсьәләсендә дә проблемалар бар иде, күpсәтмә әсбаплар, техник чаралар да татар теле дәресләренә соңгы чиратта гына эләгә, кайчакта исә бөтенләй эләкми дә иде.
Татар теле дәресләренә җиңел караш, минемчә, буген дә хөкем cөpә.
Meнә шушы монда әйтелгәннәр һәм әле тагын куп кенә әйтелмәгән нәрсәләрдән туган телебезгә мөнәсәбәт формалаша да инде. Meнә шуңа күpә дә урамда, транспортта, җәмәгать урыннарында татарча сөйләшүчеләрне сирәк күpepгә туры килә, шуңа күрә гаиләдә дә татар яшьләре (урта буын кешеләренең дә кубесе) үзара русча сөйләшә.
Туган телне саклау, үстерү төшенчәсе аннан файдаланучыларның санын арттыруны гына тугел, телнең сыйфаты, ягъни дөрес кулланылышы тиешле дәрәҗәдә булуны да куздә тота.
Хәзер татарлар, нигездә, ике телле. Аларның күбесе элек-электән, туган телләре белән бергә, рус телен дә шактый яхшы белгән һәм шул телдә дә иркен аралашкан. Хәзер рус теленең роле тагын да арта бара.
Туган телләре белән бергә, рус теленә дә ия булу татарларга уңышлы яшәу өчен, бер яктан, тиешле шартлар тудырса, икенче яктан, бу ике телдән дә дөрес файдалану зарурлыгы белән бәйләнешле җаваплылык та өсти.
Бу җаваплылык шуннан гыйбарәт: ике тел иясе (билингв) узе эш итә торган телләрне камил белмәсә һәм телләр нисбәтенә караган тиешле филологик мәгълуматлардан хәбәрдар булмаса, рус телендәге теге яки бу форманы, сузне, грамматик төзелешне татар теленә ялгыш күчереп куя. Нәтиҗәдә татар теленең узенә гeнә хас табигый тәртибе, кагыйдәләре, нормалары бозыла һәм, димәк, туган телнең хосусиятенә зыян килә.
Шушы җирлектә ике тел белән эш итуче каләм ияләре кирәксезгә рус теле сузләрен, әйтелмә-тәгъбирләрен, сузтезмә, җөмлә калыпларын еш кына механик рәвештә татар теленә кучереп куялар. Бу күренеш бигрәк тә газета-журнал, радио-телевидение материаллары теленә хас, һәм ул торган саен ныграк тарала, тирәнрәк тамыр җәя бара.
Телебездәге ялгышларның барысы да рус теле аркасында барлыкка килә икән, дип уйларга ярамый. Аларның бер өлеше каләм ияләренең гомумән туган телне начар белүе, игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга.
Тел ялгышларына берничә мисал китерим...
"Левашево авыл җирлегенең концерт программасы була" ("Таң" газетасы, 10 окт., 2007). Чын татар шулай сөйли һәм язар идеме инде?! Гади гeнә итеп, "Левашево авылында концерт була" диясе иде, ләбаса!
"...Кондор фабрикасы өске хатын-кызлар киемнәре сату буенча ярминкә үткәрә" (шул ук газетадан). "Өске хатын-кызлар киемнәре" тугел, "Хатын-кызларның өс киемнәре" бит татарча!
"Дөрес яшәү рәвеше алып бара" ("Дөрес яши" дип кенә әйтергә кирәк); "А.Б.Гуляев уз өстендә даими эшли" ("Белемен, осталыгын арттыра" кебегрәк дисәң, чын татарча булыр иде) (район газеталарыннан).
"Быел Иске Яңа елны Россия халкының 62 проценты каршы алырга җыена" (радио). "Иске Яңа ел - русча "Старый Новый год"ның уңышсыз тәрҗемәce. Татарча - "Искечә Яңа ел".
"Mәскәүдән - Казанга - китаплар артыннан" ("Ш.К."). ("...китапка дип яки китап алу өчен" кирәк);
"Mәскәү астындагы сугышлар") (дөресе - "Mәскәү тирәсендәге яки янындагы сугышлар"); "баянда уйнау" (дөресе - "баян уйнау"); "түгәрәк өстәл артында очрашу" ("Т.Я.") ("түгәрәк өстәл"нең алды-арты булмый бит! ¬"түгәрәк өстәл янында" дияргә кирәк); "фашизм өстеннән җиңү" (дөресе – "фашизмны җиңү", "Яр Чаллы" (дөресе- "Яр Чаллысы") h.б.
Мондый cәep, кытыршы, татарча табигый булмаган сузтезмә-тәгъбирләр, образлы әйткәндә, татар сүзләре белән русча сөйләү хәлләре мәгълумат чаралары телендә меңләгән.
Соңгы елларда халыкка аңлашылмый торган, искергән гарәп һәм фарсы сүзләрен куллану күренешләре шактый еш очрый. Мәсәлән: һәндәсә (геометрия), pәкым (цифр), фәза (пространство), җәдвал (таблица), даир (бәйләнешле), гомсар (компонент), мәкхәмә (суд) h.б.
Болай гарәпчелек белән мавыгуны дөрес эш дип әйтеп булмый, әлбәттә.
Телдәге ялгышлар, арта барган саен, туган телнең хосусиятен бозуга китерәләр, нигезен, табигый халәтен, төзелешен какшаталар. Бу процесс тоткарлыксыз дәвам итсә, иртәме соңмы тел, оригинальлеген, табигыйлыгын югалтып, ниндидер бер ясалма, суррогат телг әверелергә мөмкин.
Телебезнең сафлыгын, дөрес әдәби нормаларын, кагыйдәләрен саклауның тел чаралары түбәндәгеләр:
Төрле дәрәҗәдәге уку йортларында татар телен укытуны яхшырту, тел өйрәтүнең сыйфатын күтәрү. Моның өчен укытучыларның җаваплылыгын арттыру, укучыларга таләпләрне көчәйтү кирәк.
Мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында уку планнарына сөйләм культурасы, дөрес сөйләм, тәрҗемә теориясе һәм практикасы буенча махсус курслар керту.
Матбугатта, радио-телевидениедә, махсус рубрикалар ачып, сөйләм культурасын пропагандалау, дөрес сөйләм нормаларын өйрәтү буенча дәресләр бирү.
Татарстан китап нәшриятында, шулай ук "Мәгариф" нәшриятында сөйләм культурасына һәм тәрҗемә теориясенә багышланган китаплар бастырып чыгару. Татар журналистларының, галимнәренең, каләм белән эш итүче башка һөнәp ияләренең тел сафлыгы, сөйләм культурасы өчен җаваплылыгын арттыру. Саф тел, дөрес, культуралы сөйләм ул - гомуми культуралылыкның аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә сөйләм дөреслеге өчен көрәш - туган телен яраткан, уз теленең сафлыгы сагында торган һәp кешенең изге бурычы.
|