ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК (интенсивный курс)
БИШЕНЧЕ ДӘРЕС
Исәнмесез! Хәерле көн!
а) — Азат, китап кирәкме?
— Кирәк.
— Алсу, көзге кирәкме?
— Кирәк.
— Артур, тарак кирәкме?
— Кирәк.
— Гүзәл ханым, күзлек кирәкме?
— Кирәк.
ә) — Әни, журнал кирәкме?
— Әйе. Кирәк.
— Әти, китап кирәкме?
— Әйе. Кирәк.
— Бабай, күзлек кирәкме?
— Әйе. Кирәк.
— Әби, тарак кирәкме?
— Әйе. Кирәк.
— Әни, көзге кирәкме?
— Юк. Кирәк түгел.
— Әти, альбом кирәкме?
— Юк. Кирәк түгел.
— Әби, билет кирәкме?
— Юк. Кирәк түгел.
— Бабай, тарак кирәкме?
— Юк. Кирәк түгел.
б) — Бу ничәнче автобус?
— Бишенче.
— Бу ничәнче троллейбус?
— Өченче.
— Бу ничәнче трамвай?
— Җиденче.
— Бу ничәнче вагон?
— Икенче.
— Бу беренче трамваймы?
— Әйе.
— Бу җиденче автобусмы?
— Юк.
— Бу унсигезенче автобусмы?
— Әйе. Унсигезенче.
— Бу алтынчы троллейбусмы?
— Юк. Алтынчы түгел.
в) — Азат, ничәнче автобус кирәк?
— Уникенче.
— Әлфия, ничәнче троллейбус кирәк?
— Егерме дүртенче.
— Әнәс, унтугызынчы автобус кирәкме?
— Әйе.
— Артур, сигезенче трамвай кирәкме?
— Әйе. Сигезенче.
— Алмаз, өченче троллейбус кирәкме?
— Юк.
— Саша, унҗиденче автобус кирәкме?
— Юк. Унҗиденче түгел.
г) — Айрат, ничәнче троллейбус кирәк?
— Икенче.
— Шулаймыни?
— Әйе.
— Алсу, бу ничәнче автобус?
— Алтынчы.
— Ничәнче кирәк?
— Дүртенче.
— Ничәнче автобус кирәк: алтынчымы, җиденчеме?
— Белмим.
— Ничәнче трамвай кирәк?
җиденчеме?
— Әйе. җиденче кирәк.
— Ничәнче автобус кирәк?
Дүртенчеме?
— Юк. Дүртенче түгел. Өченче кирәк.
— Шулаймыни?
— Әйе. Өченче кирәк.
II. Утыз |
Тридцать |
Кырык |
Сорок |
Илле |
Пятьдесят |
Алтмыш |
Шестьдесят |
җитмеш |
Семьдесят |
Сиксән |
Восемьдесят |
Туксан |
Девяносто |
Йөз |
Сто |
Мең |
Тысяча |
Миллион |
Миллион |
бер |
унбер |
йөз дә унбер |
бер мең бер йөз унбер |
1 |
11 |
111 |
1111 |
ике |
егерме ике |
ике йөз егерме ике |
ике мең ике йөз егерме ике |
2 |
22 |
222 |
2222 |
өч |
утыз өч |
өч йөз утыз өч |
өч мең өч йөз утыз өч |
3 |
33 |
333 |
3333 |
дүрт |
кырык дүрт |
дүрт йөз кырык дүрт |
дүрт мең дүрт йөз кырык дүрт |
4 |
44 |
444 |
4444 |
биш |
илле биш |
биш йөз илле биш |
биш мең биш йөз илле биш |
5 |
55 |
555 |
5555 |
алты |
алтмыш алты |
алты йөз алтмыш алты |
алты мең алты йөз алтмыш алты |
6 |
66 |
666 |
6666 |
җиде |
җитмеш җиде |
җиде йөз җитмеш җиде |
җиде мең җиде йөз җитмеш җиде |
7 |
77 |
777 |
7777 |
сигез |
сиксән сигез |
сигез йөз сиксән сигез |
сигез мең сигез йөз сиксән сигез |
8 |
88 |
888 |
8888 |
тугыз |
туксан тугыз |
тугыз йөз туксан тугыз |
тугыз мең тугыз йөз туксан тугыз |
9 |
99 |
999 |
9999 |
а) — Ничә китап бар?
— Илле алты.
ә) — Ничә альбом бар?
— Җитмеш сигез.
б) — Ничә тарак бар?
— Сиксән ике.
в) — Ничә көзге бар?
— Утыз бер.
г) — Ничә журнал бар?
— Алтмыш дүрт.
Йөз бер (йөз дә бер) |
101 |
Йөз егерме өч |
123 |
Йөз ике (йөз дә ике) |
102 |
Йөз утыз биш |
135 |
Йөз өч (йөз дә өч) |
103 |
Йөз кырык алты |
146 |
Йөз дүрт (йөз дә дүрт) |
104 |
Йөз илле җиде |
157 |
Йөз биш (йөз дә биш) |
105 |
Йөз алтмыш сигез |
168 |
Йөз алты (йөз дә алты) |
106 |
Йөз туксан ике |
192 |
Йөз җиде (йөз дә җиде) |
107 |
өч йөз унбиш |
315 |
Йөз сигез (йөз дә сигез) |
108 |
Биш йөз ундүрт |
514 |
Йөз тугыз (йөз дә тугыз) |
109 |
Тугыз йөз унсигез |
918 |
Йөз ун ( йөз дә ун) |
110 |
Мең тугыз йөз туксан җиде |
1997 |
Йөз унике (йөз дә унике) |
112 |
Мең тугыз йөз туксан җиденче ел 1997 год
Ничә сум? — Сколько рублей?
а) — Китап ничә сум?
— Биш мең сум.
— Журнал ничә сум?
— Өч мең сум.
— Тарак ничә сум?
— Бер мең сум.
— Көзге ничә сум?
— Алты мең сум.
ә) — Азат, билет ничә сум?
— Сигез йөз сум.
— Гүзәл, бу китап ничә сум?
— Ике мең биш йөз сум.
— Әти, бу журнал ничә сум?
— Өч мең дүрт йөз сум.
— Әби, бу портфель ничә сум?
— Белмим.
— Әни, бу көзге ничә сум?
— Сигез мең сум.
— Шулаймыни?
— Әйе.
— Бу күзлек ундүрт меңме?
— Әйе, бабай.
— Рәхмәт.
— Бу китап ун меңме?
— Юк, әби, бер мең.
— Шулаймыни?
— Әйе, әби.
— Рәхмәт.
— Алия, бу тарак синекеме?
— Әйе. Минеке.
— Ничә сум?
— Дүрт мең сум.
— Алмаз, бу журнал синекеме?
— Әйе.
— Ничә сум?
— Ике мең биш йөз.
— Бу китап Булатныкымы?
— Әйе. Булатныкы.
— Ничә сум?
— Белмим.
— Бу портфель әнәснекеме?
— Әйе. әнәснеке.
— Ничә сум?
— Кырык мең.
-да/-дә, -та/-тә — аффиксы местно-временного падежа;
-да/-дә присоединяется к словам, оканчивающимсяна гласные и звонкие согласные звуки, а также на сонанты;
-та/-тә присоединяется к словам, оканчивающимся на глухие согласные звуки.
-да/-дә
а) Гүзәл Казанда. |
Гузель в Казани. |
Майкл Лондонда.
|
Майкл в Лондоне. |
Маргарете Берлинда.
|
Маргарете в Берлине. |
Саша Мәскәүдә.
|
Саша в Москве. |
Айнур Финляндиядә.
|
Айнур в Финляндии. |
Чио-Чио-Сан Япониядә.
|
Чио-Чио-Сан в Японии. |
Сесиль Австриядә.
|
Сесиль в Австрии. |
ә) — Саша кайда?
— Ул Мәскәүдә.
— Айнур кайда?
— Ул Финляндиядә.
— Чио-Чио-Сан кайда?
— Ул Япониядә.
— Сесиль кайда?
— Ул Австриядә.
— Гүзәл кайда?
— Ул Казанда.
— Майкл кайда?
— Ул Лондонда.
б) — Маргарете Берлиндамы?
— Әйе.
— Әлфия Казандамы?
— Әйе. Казанда.
— Айнур Финляндиядәме?
— Юк.
— Ивон Австриядәме?
— Юк. Австриядә түгел.
в) — Казан кайда?
— Татарстанда.
— Париж кайда?
— Франциядә.
— Лондон кайда?
— Англиядә.
— Рим кайда?
— Италиядә.
г) — Вена Австриядәме?
— Әйе.
— Вашингтон Америкадамы?
— Әйе. Америкада.
— Ташкент үзбәкстандамы?
— Әйе.
— Уфа Башкортостандамы?
— Әйе. Башкортостанда.
д) — Казан Австриядәме?
— Юк.
— Мәскәү Италиядәме?
— Юк. Италиядә түгел.
— Рим Франциядәме?
— Юк. Франциядә түгел.
— Париж Америкадамы?
— Түгел. Франциядә.
-та/-тә
Саша университетта. |
Саша в университете. |
Гүзәл институтта. |
Гузель в институте. |
Марат мәктәптә. |
Марат в школе. |
әни кибеттә. |
Мама в магазине. |
а) — Артур кайда?
— Ул мәктәптә.
— Марат кайда?
— Ул кибеттә.
— Андрей кайда?
— Ул университетта.
— Әни кайда?
— Ул кибеттә.
ә) — Әлфия кибеттәме?
— Әйе. Кибеттә.
— Алсу мәктәптәме?
— Әйе. Мәктәптә.
— Антон институттамы?
— Әйе. Институтта.
— Әдип университеттамы?
— Әйе. Университетта.
— Ул Ташкенттамы?
— Әйе.
— Ул Чимкенттамы?
— Әйе.
— Алар Актаныштамы?
— Юк.
Диалоглар
а) — Исәнмесез, Гүзәл ханым!
— Исәнмесез, Әнәс әфәнде!
— Хәлләр ничек?
— Яхшы. Рәхмәт.
— Гүзәл ханым, профессор
Закиров кайда?
— Германиядә.
— Шулаймыни?
— Әйе.
ә) — Саша, сәлам!
— Сәлам, Ринат!
— Ни хәлләр?
— Ярыйсы.
— Саша, Марат кайда?
— Театрда.
— Ә Алсу кайда?
— Ул да театрда.
— Ә-ә-ә!
V. Миндә |
У меня |
Синдә |
У тебя |
Анда |
У него, у нее |
Бездә |
У нас |
Сездә |
У вас |
Аларда |
У них |
а) — Синдә бу китап бармы?
— Әйе. Миндә бар.
— Анда бу журнал бармы?
— Әйе. Бар.
— Сездә бу китаплар бармы?
— Бездә юк.
— Аларда бу журналлар бармы?
— Аларда юк.
> Диалоглар
а) — Исәнме, Алия!
— Исәнме, Артур!
— Хәлләр ничек, Алия?.
— Әйбәт, Артур. Рәхмәт.
— Алия, бу китап синдә бармы?
— Юк.
— Кирәкме?
— Бик кирәк.
— Рәхим ит.
— Рәхмәт.
ә) — Бу китап кайда бар?
— Кибеттә.
— Ничә сум?
— Унбиш мең сум.
б) — Бу журнал кайда бар?
— Киоскта.
— Ничә сум?
— Сигез мең сум.
в) — Билетлар кайда бар?
— Кассада.
— Ничә сум?
— Егерме мең сум.
VI.Урын |
место |
Рәт |
ряд |
Бу — бишенче рәт. |
Это пятый ряд. |
Бу — уникенче рәт. |
Это двенадцатый ряд. |
Бу — уналтынчы рәт. |
Это шестнадцатый ряд. |
Бу — егерме өченче рәт. |
Это двадцать третий ряд. |
а) — Бу ничәнче рәт?
— Бу — Җиденче рәт.
— Бу ничәнче рәт?
— Бу — унтугызынчы рәт.
— Бу ничәнче рәт?
— Бу — утызынчы рәт.
ә) — Бу бишенче рәтме?
— Әйе, бишенче.
— Бу өченче рәтме?
— Юк. Дүртенче.
— Бу ничәнче урын?
— Егерме алтынчы.
— Бу унбишенче урынмы?
— Әйе.
— Бу тугызынчы урынмы?
— Юк. Унынчы.
Диалоглар
а) — Бу ничәнче рәт?
— Җиденче.
— Ничәнче урын?
— Ундүртенче.
— Рәхмәт.
— Берни түгел.
ә) — Бу урын кайда?
— Өченче рәттә.
б) — Гафу итегез, бу егерменче рәтме?
— Әйе.
в) — Гафу итегез, бу унбишенче рәтме?
— Юк .
Сөйләшәбез!
а) — Марат, сәлам!
— Сәлам, Алмаз!
— Марат, син кайдан?
— Театрдан.
— Кассада билетлар бармы?
— Әйе. Бар.
— Ничә сум?
— Унбиш мең сум.
— Ой, Алмаз, сәгать ничә?
— Унынчы ярты.
— Рәхмәт. Ярый, сау бул, Алмаз.
— Сау бул, Марат.
ә) — Гафу итегез, концерт ничәдә?
— Җидедә.
— Сәгать ничә?
— Җиденче ярты.
— Билетлар бармы?
— Бар, бар. Ничә билет кирәк?
— Ике . Ничә сум?
— Егерме мең сум. Рәхим итегез.
— Рәхмәт.
— Сау булыгыз.
б) — Хәерле кич, Галия ханым!
— Хәерле кич, Азат әфәнде!
— Азат әфәнде, бу җиденче рәтме?
— Әйе, җиденче.
— Рәхмәт. Азат әфәнде, таныш булыгыз, бу — Маргарете ханым. Ул Берлиннан. Ул — филолог.
— Шулаймыни!? Мин бик шат, Маргарете ханым.
— Мин дә.
БИРЕМНӘР
1. Тәрҗемә итегез:
Илле |
|
Туксан |
|
Кайда |
|
Анда |
|
Синдә |
|
Сездә |
|
Кирәк |
|
Рәт |
|
Сум |
|
Җитмеш |
|
Миндә |
|
Кырык |
|
Урын |
|
Бездә |
|
Утыз |
|
Алтмыш |
|
Сиксән |
|
Йөз |
|
Мең |
|
Аларда |
|
2. Татарча языгыз:
Надо |
|
Где |
|
Тридцать |
|
У меня |
|
Сорок |
|
У тебя |
|
Пятьдесят |
|
У него |
|
Шестьдесят |
|
у нее |
|
Семьдесят |
|
У нас |
|
Восемьдесят |
|
У вас |
|
Девяносто |
|
У них |
|
Сто |
|
Место |
|
Тысяча |
|
Ряд |
|
Рубль |
|
|
|
3. Җавап бирегез:
Китап кирәкме?
Бу ничәнче автобус?
Журнал ничә сум?
Тарак синекеме?
Саша кайда?
Алсу Казандамы?
Париж Франциядәме?
Мәскәү Италиядәме?
Гүзәл мәктәптәме?
Тарак синдәме?
Китап синдә бармы?
Бу өченче рәтме?
4. Прочитайте стихотворение. Найдите знакомые вам слова.
Җирдә миңа ни кирәк?
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай, туган тел кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин җир кирәк!
(Шәүкәт Галиев)
Коммуникатив биремнәр.
1. Спросите Азата, нужна ли эта книга.
2. Спросите Алсу, сколько стоит эта книга.
3. Спросите, какой это автобус.
4. Спросите Азата, какой автобус нужен.
5. Спросите, сколько здесь книг.
6. Спросите в кассе, сколько стоит билет.
7. Спросите, чье это зеркало.
8. Спросите, где Саша.
9. Спросите, в Берлине ли Маргарете.
10. Спросите, в какой стране Рим.
11. Спросите, где Артур.
12. Спросите, в магазине ли Коля.
13. Спросите, есть ли у него эта книга.
14. Спросите, какой это ряд (в театре).
15. Спросите у Рустама, какое это место.
Дәрес бетте. Сау булыгыз!
|