ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК (интенсивный курс)
АЛТЫНЧЫ ДӘРЕС
Исәнмесез! Хәерле көн!
а) — Исәнмесез!
— Хәерле көн!
— Мин — Алсу. Ә сез кем ?
— Рөстәм.
— Рөстәм, сездә кафедра телефоны бармы?
— Бар.
— Ничек?
— 99-80-20.
— Рәхмәт.
— Сау булыгыз!
II. Әлбәттә — Конечно |
 |
а) — Саша, сәлам!
— Сәлам, Алсу!
— Саша, сездә телефон бармы?
— Әлбәттә.
— Номеры ничек?
— 40-25-22.
— Ә сездә бармы?
— Бездә дә бар.
— Ничек?
— 28-63-92.
— Бик яхшы. Рәхмәт.
— Сау бул!
— Исән бул!
III. Хәзер |
сейчас |
Зур |
большой, большая, большое |
Кечкенә |
маленький, маленькая, маленькое |
Матур |
красивый, красивая, красивое |
Аффиксы принадлежности выражают принадлежностьпредмета, лица к I, II, III лицам единственного и множественного чисел.
Аффиксы I лица един. числа -ым, -ем, -м;
Аффиксы II лица един. числа -ың, -ең, -ң;
Аффиксы III лица един. числа -ы, -е, (-сы, -се).
Телефон-ым |
мой телефон |
Телефон-ың |
твой телефон |
Телефон-ы |
его, ее телефон |
Китап(б)-ым |
моя книга |
Китап(б)-ың |
твоя книга |
Китап(б)-ы |
его, ее книга |
Сәгат(ь)-ем |
мои часы |
Сәгат(ь)-ең |
твои часы |
Сәгат(ь)-е |
его, ее часы |
-ым/-ем, -ың/-ең
а) — Алсу, хәзер телефоным бар.
— Шулаймыни?
— Әйе.
— Ничек?
— Телефоным — 75-23-02.
— Рәхмәт, Галия.
ә) — Саша, телефоның бармы?
— Телефоным юк, пейджерым бар.
— Шулаймыни?
— Әйе.
— Номеры ничек?
— 63-15-25 №545.
— Рәхмәт.
— Берни түгел.
б) — Хәерле кич!
— Исәнмесез!
— Гафу итегез, профессор Закиров университеттамы?
— Әйе.
— Гафу итегез, телефон бармы?
— 84-53-82.
— Зур рәхмәт. Сау булыгыз.
— Исән булыгыз.
— Китабың матурмы?
— Китабым бик матур.
— Сәгатең зурмы?
— Сәгатем зур түгел.
— Сәгатең зурмы?
— Сәгатем кечкенә.
— Китабың зурмы?
— Бик зур.
— Сәгатең матурмы?
— Бик матур.
— Альбомың матурмы?
— Альбомым матур.
— Портфелең зурмы?
— Зур түгел, кечкенә.
— Кызың зурмы?
— Бик кечкенә.
— Кызың зурмы?
— Кызым зур.
— Журналың матурмы?
— Бик матур.
-ы
Телефон-ы |
его, ее телефон |
Китап — китап-ы |
его, ее книга |
Кыз-ы |
его, ее дочь |
Журнал-ы |
его, ее журнал |
Альбом-ы |
его, ее альбом |
Тарак — тараг-ы |
его, ее расческа |
Билет -ы |
его, ее билет |
а) — Сәлам, Алсу!
— Сәлам, Рөстәм!
— Алсу, Әлфия бармы?
— Ул университетта.
— Телефоны бармы?
— Бар, 83-14-78 .
— Рәхмәт, Алсу.
— Берни түгел.
ә) — Галия ханым Казандамы?
— Әйе.
— Билеты бармы?
— Әлбәттә.
б) — Саша вокзалдамы?
— Әйе.
— Билеты бармы?
— Билеты юк.
— Шулаймыни?
— Әйе.
в) — Бу альбом кемнеке?
— Сашаныкы.
— Китабы бармы?
— Юк.
- е
Сәгать — сәгат-е |
его, ее часы |
Күзлек — күзлег-е |
его, ее очки |
Портфель — портфел-е |
его, ее портфель |
а) — Әлфия кафедрадамы?
— Юк.
— Портфеле бармы?
— Портфеле дә юк.
ә) — Алсу лекциядәме?
— Лекциядә.
— Сәгате бармы?
— Бар.
б) — Әби театрдамы?
— Әйе.
— Күзлеге бармы?
— Әлбәттә.
г) — Профессор Закиров кафедрадамы?
— Юк.
— Ә портфеле бармы?
— Портфеле бар.
Кызым |
дочка (моя) |
Улым |
сынок (мой) |
а) — Кызым, сәгатең бармы?
— Бар, әби.
— Сәгать ничә, кызым?
— Сәгать ун, әби.
— Рәхмәт, кызым.
— Берни түгел, әби.
ә) — Улым, сәгатең бармы?
— Бар, бабай.
— Сәгать ничә, улым?
— Унберенче ярты, бабай.
— Рәхмәт, улым.
— Берни түгел, бабай.
-сы /-се (аффикс присоединяется к словам,
оканчивающимся на гласные звуки)
Баба-сы |
его, ее дед |
Сумка-сы |
его, ее сумка |
Папка-сы |
его, ее папка |
Машина-сы |
его, ее машина |
Көзге-се |
его, ее зеркало |
әби-се |
его, ее бабушка |
әни-се |
его, ее мама |
әти-се |
его, ее папа |
а) — Лена, бу кем?
— Бу — Азат.
— Бабасы бармы?
— Бар.
— Кайда?
— Ташкентта.
ә) — Азат, бу кем?
— Бу — Булат.
— Машинасы бармы?
— Әлбәттә, бар. "Мерседес".
— О-о-о! Номеры ничек?
— С 548 КН.
б) — Таныш бул, Алсу, бу — Гүзәл. Әнисе — Галия ханым, әтисе — Айрат әфәнде.
— Мин бик шат.
— Гүзәл — университет студенткасы, әнисе — адвокат, ә әтисе — журналист.
— Мин дә студентка. әнием — врач, әтием — банкир.
— Без дә бик шат.
в) — Таныш бул, Айрат. Бу — Рөстәм. Бу — бабасы, Гали бабай, ә бу әбисе — Гөлсем әби.
— Мин бик шат. Рәхмәт.
— Без дә бик шат.
V. Исән-сау(лар) — Живы-здоровы |
а) — Хәлләр ничек, Айдар?
— Рәхмәт. Яхшы.
— Әниең исән-саумы?
— Рәхмәт. әнием дә исән-сау, әтием дә исән-сау.
— Әбиең, бабаең исән-саулармы?
— Рәхмәт. әбием дә, бабаем да исән-саулар.
ә) — Исәнмесез, Галия ханым!
— Исәнме, Айдар. әтиең исән-саумы?
— Рәхмәт. Исән-сау.
— Әниең ничек?
— Әнием дә исән-сау.
— Әбиең нихәл?
— Әбием дә исән-сау. Ә Сез нихәл, Галия ханым?
— Рәхмәт, Айдар. Ярый.
а) — Азат, дустың бармы?
— Бар.
— Ничә?
— Биш.
— О-о-о!
ә) — Галия, дусларың бармы?
— Бар.
— Алар кайда?
— Казанда, Мәскәүдә, Германиядә.
— Ташкентта юкмы ?
— Юк.
— Германиядә кем?
— Дороти туташ.
— Ул кем?
— Ул — студентка. Ул Берлиннан.
Текст.
Бу — Саша. Ул — программист. Саша — Казаннан. Дуслары да бар: Коля — Мәскәүдән, Миша — Новгородтан, Артур — Казаннан, Джек — Лондоннан, Гуан — Кытайдан.
Татар |
татарин, татарка; татарский |
Рус |
русский, русская; русский |
Фин |
фин, финка; финский |
Инглиз |
англичанин, англичанка; английский |
Төрек |
турок, турчанка; турецкий |
Француз |
француз, француженка; французский |
Алман |
немец, немка; немецкий |
Башкорт |
башкир, башкирка; башкирский |
а) — Бу — Айрат.
— Ул татармы?
— Әйе.
ә) — Бу — Артур.
— Ул русмы?
— Әйе.
б) — Бу — Юлай.
— Ул татармы?
— Юк. Башкорт.
в) — Бу — Джон.
— Ул французмы?
— Юк. Инглиз.
г) — Бу — Маргаретеме?
— Әйе.
— Ул кайдан?
— Германиядән.
— Ул алманмы?
— Әйе.
Татар теле |
татарский язык |
Башкорт теле |
башкирский язык |
Алман теле |
немецкий язык |
Француз теле |
французский язык |
Кытай теле |
китайский язык |
Инглиз теле |
английский язык |
Фин теле |
финский язык. |
Текст.
Бу — татар теле кафедрасы. Кафедрада студентлар бар. Алмаз — татар, Казаннан. Антон — рус, Мәскәүдән. Зибила — алман, Германиядән. Тейя — фин, Финляндиядән. Майкл — инглиз, Англиядән. Кит Цанг — кытай, Гонконгтан. Натали — француз, Франциядән. Алар — яхшы студентлар. Алар — дуслар.
БИРЕМНәР
1. Тәрҗемә итегез:
Конечно
Сейчас
Большой
Маленький
Красивый
Дочка
Сынок
Друг
Татарин, татарка
Немец
Турок
Англичанин
Башкир
Язык
2. Русча әйтегез:
Әлбәттә
Зур
Хәзер
Матур
Кечкенә
Улым
Татар
Кызым
Алман
Тел
Төрек
Башкорт
Инглиз
Бик
Ничәнче?
Ничә?
3. Җавап бирегез:
— Телефон бармы?
— Номеры ничек?
— Пейджерың бармы?
— Китабың матурмы?
— Сәгатең зурмы?
— Кызы кечкенәме?
— Портфеле бармы?
— Бабаең бармы?
— Әбиең бармы?
— Әтисе журналистмы?
— Әтисе адвокатмы?
— Бабасы исән-саумы?
— Азат татармы?
— Маргарете алманмы?
4. Мәкальләрне ятлагыз. Запомните пословицы. Тәрҗемә итегез:
Иле барның теле бар.
Тел Төмәнгә илтә.
Коммуникатив биремнәр.
1. Узнайте, есть ли телефон у Азата.
2. Спросите, какой номер телефона у Азата.
3. Спросите, есть ли у Галии часы.
4. Спросите, большие ли у Галии часы.
5. Узнайте, красивый ли альбом у Альбины.
6. Узнайте, есть ли билет у Галии ханум.
7. Спросите, есть ли у Саши книга.
8. Спросите, есть ли очки у бабушки.
9. Узнайте, есть ли у Азата дед.
10. Узнайте у Андрея, есть ли у него машина.
11. Узнайте, кто у Галии мама.
12. Спросите, как поживают папа и мама у Андрея.
13. Спросите, есть ли у Саши друзья.
14. Кто твой друг по национальности?
15. Кто по национальности Рудольф Нуриев?
—П.И.Чайковский?
—Анна Ахматова?
—Бэлла Ахмадуллина?
—Софья Губайдуллина?
—Ян Сибелиус?
—Бетховен?
—Бакый Урманче?
ӘПИПӘ
Бас, кызым, Әпипә,
Син басмасаң, мин басам;
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.
Бас, кызым Әпипә,
Син басмасаң, мин басам;
әпипәнең калачларын
Ашап калыйм ичмасам.
Бас, кызым Әпипә,
Идәннәре селкенсен;
Идәннәре селкенсен дә,
Кияү күңеле җилкенсен.
Бас, кызым Әпипә,
Сындыр идән тактасын;
Сындырсаң идән тактасын,
Кияү түләр акчасын.
Дәрес бетте. Сау булыгыз.
|