ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК (интенсивный курс)
ҖИДЕНЧЕ ДӘРЕС
Исәнмесез! Хәерле көн!
I. Нинди |
какой, какая, какое |
җылы |
теплый, тепло |
Салкын |
холодный, холодно |
Аяз |
безоблачный, ясный |
Болытлы |
облачный, пасмурный |
1.
а) — Бүген көн җылымы?
— Әйе. җылы.
ә) — Бүген көн җылымы?
— Бүген көн җылы түгел.
б) — Бүген көн нинди?
— Бүген көн җылы.
в) — Бүген көн салкынмы?
— Әйе. Салкын.
г) — Бүген көн салкынмы?
— Юк. Салкын түгел.
д) — Бүген көн нинди?
— Бүген көн салкын.
е) — Бүген салкынмы?
— Әйе. Бик салкын.
ж) — Бүген җылымы?
— Юк.җылы түгел.
2.
а) — Бүген ничә градус?
— Бүген өч градус салкын.
ә) — Бүген ничә градус?
— Бүген унбиш градус җылы.
б) — Бүген көн салкынмы?
— Әйе. Салкын.
— Ничә градус?
— Ун градус.
— Шулаймыни?
— Әйе.
в) — Бүген көн җылымы?
— Әйе. җылы.
— Ничә градус?
— Егерме биш градус.
— Егерме биш градусмы?
— Әйе.
3.
а) — Кичә ничә градус салкын иде?
— Унҗиде градус.
ә) — Иртәгә ничә градус?
— Унбиш градус.
б) — Майда көннәр нинди иде?
— Салкын иде.
— Ничә градус?
— Тугыз — унбер градус.
— Минусмы?
— Плюс.
в) — Августта көннәр нинди?
— Бик җылы.
— Уртача ничә градус?
— Унсигез — егерме дүрт градус.
4.
а) — Бүген көн нинди?
— Аяз.
ә) — Бүген көн аязмы?
— Әйе. Аяз.
б) — Кичә көн аяз идеме?
— Юк.
в) — Бүген көн нинди?
— Болытлы.
г) — Бүген көн болытлымы?
— Әйе. Болытлы.
д) — Кичә көн болытлы идеме?
— Юк.
II.Кояш |
солнце |
Яңгыр |
дождь |
җил |
ветер |
Кар |
снег |
 |
 |
 |
|
а) — Бүген яңгырмы?
— Әйе. Яңгыр.
ә) — Бүген җилме?
— Әйе. җил.
б) — Бүген кармы?
— Әйе. Кар.
в) — Бүген көн нинди?
— Матур.
— Кояш бармы?
— Бар.
г) — Бүген көн нинди?
— Болытлы.
— Яңгырмы?
— Әйе.
д) — Бүген көн салкынмы?
— Салкын.
— Җилме?
— Әйе. җил.
е) — Кичә көн нинди иде?
— Җылы иде.
ж) — Кичә көн нинди иде?
— Салкын иде.
җ) — Кичә көн нинди иде?
— Яңгыр иде.
з) — Кичә көн нинди иде?
— Кар иде.
и) — Кичә көн нинди иде?
— Кояш иде.
III. Шәһәр |
город |
Авыл |
село, деревня |
1.
а) — Азат, син кайдан?
— Шәһәрдән.
ә) — Алсу, син кайдан?
— Авылдан.
б) — Әбиең кайдан?
— Ул авылдан.
— Ә бабаең кайдан?
— Ул да авылдан.
в) — Гүзәл ханым кайдан?
— Ул шәһәрдән.
— Ә Булат әфәнде кайдан?
— Ул да шәһәрдән.
2.
а) — Айнур, Әдип кайда?
— Ул авылда.
ә) — Галия, Әнисә кайда?
— Ул шәһәрдә.
б) — Алсу, әбиең авылдамы?
— Әйе. Авылда.
в) — Булат, Антон шәһәрдәме?
— Юк. Шәһәрдә түгел.
г) — Мәктәп директоры кайда?
— Ул шәһәрдә. Казанда.
д) — Журналист Галиев кайда?
— Ул авылда. Актанышта.
-га/-гә, -ка/-кә — аффиксы направительного падежа; -га/-гә присоединяется к словам на гласные, сонанты и звонкие согласные звуки; -ка/-кә присоединяется к словам, оканчивающимся на глухие согласные звуки.
1. Кая ? |
Куда? |
Театрга |
в театр |
Ресторанга |
в ресторан |
Кафедрага |
на кафедру |
Авылга |
в деревню |
 |
|
а) — Азат, син кая?
— Театрга.
ә) — Булат, син кая?
— Ресторанга.
б) — Роза ханым,сез кая?
— Кафедрага.
в) — Әнәс әфәнде, сез кая?
— Авылга.
г) — Азат, син театргамы?
— Әйе. Театрга.
д) — Булат, син ресторангамы?
— Юк. Ресторанга түгел.
е) — Гүзәл ханым, сез кафедрагамы?
— Әлбәттә, кафедрага.
ж) — Әдип әфәнде,сез авылгамы?
— Юк. Авылга түгел, дачага.
2. Шәһәргә |
в город |
Финляндиягә |
в Финляндию |
Мәскәүгә |
в Москву |
Германиягә |
в Германию |
а) — Галия ханым, сез кая?
— Мәскәүгә.
ә) — Флера ханым, сез кая?
— Германиягә.
б) — Салих әфәнде ,сез кая?
— Финляндиягә.
в) — Әби, син кая?
— Шәһәргә, кызым.
г) — Сез Мәскәүгәме?
— Әйе.
д) — Сез Германиягәме?
— Юк. Германиягә түгел.
е) — Сез Финляндиягәме?
— Юк. Япониягә.
ж)— Бабай, сез шәһәргәме?
— Әйе, улым.
3. Университетка |
в университет |
Институтка |
в институт |
Ташкентка |
в Ташкент |
Актанышка |
в Актаныш |
а) — Булат, син кая?
— Университетка.
ә) — Алсу, син кая?
— Институтка.
б) — Галия ханым, сез кая?
— Ташкентка.
в) — Гали әфәнде, сез кая?
— Актанышка.
г) — Айнур, син университеткамы?
— Әйе. Университетка.
д) — Артур, син институткамы?
— Юк. Институтка түгел.
е) — Әнисә ханым, cез Ташкенткамы?
— Әйе. Без Ташкентка.
ж) — Альбина ханым, Cез Актанышкамы?
— Юк. Актанышка түгел. Сарманга.
4. Мәктәпкә |
в школу |
Кибеткә |
в магазин |
а) — Әни, син кая?
— Кибеткә.
ә) — Улым, син кая?
— Мәктәпкә.
б) — Гүзәл, син кибеткәме?
— Әйе. Кибеткә.
в) — Алсу ханым, сез мәктәпкәме?
— Әйе. Мәктәпкә.
г) — Азат, син мәктәпкәме?
— Юк. Мәктәпкә түгел, кибеткә.
д) — Гафу итегез, бу ничәнче поезд?
— Егерме җиденче.
— Мәскәүгәме?
— Әйе. Мәскәүгә.
— Рәхмәт.
— Берни түгел.
е) — Исәнмесез, Гүзәл ханым.
— Хәерле көн, Әдип әфәнде.
— Гүзәл ханым, Cез кая?
— Уфага. Конгресска.
— О-о-о! Бик яхшы.
ж) — Галия әби, исәнме !
— Исәнме, Булат улым.
— Хәлләр ничек, әби?
— Рәхмәт, улым. Яхшы.
— Галия әби, син кая?
— Казанга.
җ) — Нихәл, Марат?
— Ярыйсы.
— Син мәктәпкәме?
— Әйе. Экзаменга.
— Шулаймыни?
— Әйе.
— Ярый. Сау бул!
V. Бар |
иди, поезжай |
Кил |
приходи, приезжай |
әле |
пожалуйста, -ка |
Алсу, син университетка бар. |
Алсу, иди в университет. |
Гүзәл, син кибеткә бар. |
Гузель, иди в магазин. |
Марат, син безгә кил. |
Марат, приходи к нам. |
Артур, син аларга кил. |
Артур, приходи к ним. |
а) — Алсу, кибеткә бар әле.
— Ярый, әни.
ә) — Марат, бүген безгә кил әле.
— Ярый, Артур.
б) — Әби, Казанга кил әле.
— Рәхмәт, улым.
в) — Әдип, бүген Артурга бар әле.
— Бүгенме?
— Әйе. Бүген.
-ды/-де, -ты/-те — аффиксы категорического¦(очевидного) прошедшего
времени
-ды/-де
1. Кичә Азат театрга барды. |
Вчера Азат ходил в театр. |
Кичә Булат ресторанга барды. |
Вчера Булат ходил в ресторан. |
Кичә Алсу безгә килде. |
Вчера Алсу приходила к нам. |
Кичә Айнур шәһәргә килде. |
Вчера Айнур приехала в город. |
Мин бар-ды-м Мин кил-де-м
Син бар-ды-ң Син кил-де-ң
Ул бар-ды Ул кил-де
Дүшәмбедә мин кинога бардым.
Сишәмбедә син театрга бардың.
Чәршәмбедә ул паркка барды.
Пәнҗешәмбедә мин шәһәргә килдем.
җомгада син университетка килдең.
Шимбәдә ул институтка килде.
а) — Дүшәмбедә син кая бардың?
— Кинога.
ә) — Чәршәмбедә ул кая барды?
— Паркка.
б) — Җомгада син университетка килдеңме?
— Килдем.
в) — Шимбәдә ул институтка килдеме?
— Килде.
Кайт |
Возвращайся, вернись |
Кит |
Уходи, уезжай |
Азат, сәгать җидедә кайт. |
Азат, возвращайся в семь часов. |
Гүзәл, сәгать уникедә кайт. |
Гузель, возвращайся в двенадцать часов. |
әнәс, сәгать тугызда кит. |
Анас, уходи в девять часов. |
Айнур, сәгать дүрттә кит. |
Айнур, уходи в четыре часа. |
а) — Азат, сәгать унда кайт әле.
— Ярый. Яхшы.
ә) — Алмаз, иртәгә кайт әле.
— Яхшы.
б) — Гүзәл, дүшәмбедә авылга кит әле.
— Ярый.
в) — Алсу, шимбәдә шәһәргә кит әле.
— Яхшы.
-ты/-те
2. Мин кайт-ты-мМин кит-те-м
Син кайт-ты-ңСин кит-те-ң
Ул кайт-тыУл кит-те
Мин сәгать алтыда кайттым.
Син сәгать биштә кайттың.
Ул сәгать дүрттә кайтты.
Мин университетка сәгать унда киттем.
Син институтка сәгать сигездә киттең.
Ул концертка сәгать җиденче яртыда китте.
а) — Кичә син ничәдә кайттың?
— Биштә.
ә) — Кичә ул ничәдә кайтты?
— Җидедә.
б) — Син университетка ничәдә киттең?
— Өчтә.
в) — Ул институтка ничәдә китте?
— Сигездә.
г) — Син биштә кайттыңмы?
— Әйе. Биштә.
д) — Ул җидедә кайттымы?
— Юк. җидедә түгел. Сигездә.
е) — Син университетка икедә киттеңме?
— Әйе.
ж) — Ул театрга алтыда киттеме?
— Юк. Алтынчы яртыда.
1. — Исәнме, Азат!
— Сәлам, Айнур!
— Хәлләр ничек?
— Ярыйсы.
— Бүген көн бик матур.
— Әйе.
— Ничә градус җылы?
— Унбиш градус.
— Шулаймыни?
— Әйе.
2. — Азат, Казанда кичә ничә градус иде?
— Унике градус җылы иде.
— Уникеме?
— Әйе.
— Яңгыр идеме?
— Әйе, яңгыр.
— Ә-ә-ә!
3. — Исәнмесез, Галия ханым.
— Хәерле көн, Әсма ханым.
— Хәлләрегез ничек?
— Рәхмәт. Яхшы. Ә сез исән-саулармы?
— Без дә исән-сау. Рәхмәт.
— Әсма ханым, сез кая?
— Авылга.
— Актанышкамы?
— Әйе. Актанышка.
— Актанышта кем бар?
— Әнием, әтием.
— Актаныш зурмы?
— Әйе. Зур. Матур.
— Ярый, сау булыгыз.
— Сау булыгыз!
4. — Хәерле кич, Әнәс. Син кая?
— Мин театрга, Булат.
— Спектакль ничәдә?
— Җидедә.
— Билетың бармы?
— Бар.
— Билетың ничәнче рәткә?
— Өченче.
— О, яхшы!
— Ничәнче урын?
— Унбишенче.
— Бик яхшы.
— Билет ничә сум?
— Егерме мең.
— Ярый, мин киттем, Әнәс.
— Сау бул, Булат.
5. — Гафу итегез, профессор Закиров кафедрадамы?
— Юк.
— Ә ул кайда?
— Ул Германиягә китте.
— Кичә киттеме?
— Юк. Унбишенче майда.
— Конференциягәме?
— Әйе.
— Рәхмәт. Сау булыгыз.
А теперь посмотрим, как Вы усвоили урок.
БИРЕМНәР
1. Тәрҗемә итегез:
шәһәр |
|
кайт |
|
авыл |
|
кил |
|
кая |
|
кит |
|
кояш |
|
бардым |
|
аяз |
|
килдең |
|
болытлы |
|
китте |
|
кар |
|
җил |
|
яңгыр |
|
салкын |
|
бар |
|
җылы |
|
2. Татарча языгыз:
город |
|
холодно |
|
деревня |
|
приходи |
|
солнце |
|
возвращайся |
|
облачный |
|
иди |
|
снег |
|
уходи |
|
дождь |
|
я ушел |
|
ветер |
|
ты вернулась |
|
тепло |
|
он приехал |
|
3. Җавап бирегез:
— Әбиең кая китте?
— Син ничәдә кайттың?
— Ул ничәдә килде?
— Син сигездә кайттыңмы?
— Әтиең авылга киттеме?
4. Мәкальләрне ятлагыз. Тәрҗемә итегез:
Ләйсән — рәхмәт яңгыры.
Көзге яңгыр — майлы яңгыр.
Бер болыттан кар да явар, яңгыр да явар.
Коммуникатив биремнәр.
1. Спросите Азата, какой сегодня день.
2. Расспросите Азата, какая вчера была погода.
3. Узнайте у Азата, куда уехала его мама.
4. Спросите у Азата, ходил ли он в воскресенье в театр.
5. Узнайте у Азата, на какой ряд и на какие места были билеты.
Дәрес бетте. Сау булыгыз!
|