-->
Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

i-mulla







Тәртип радиосы









Tatarmarket

Татарский переулок


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК (интенсивный курс)

СИГЕЗЕНЧЕ ДӘРЕС

Исәнмесез! Хәерле көн!

I. Туган — родной, родственник

Абый — старший брат, дядя, форма обращения к мужчине, старшему по возрасту.

Апа — старшая сестра, тетя, форма обращения к женщине, старшей по возрасту.

Эне — младший брат, форма обращения к мужчине, моложе по возрасту.

Сеңел — младшая сестра, форма обращения к женщине, которая моложе по возрасту.

II. һәм — и
 
1. Апа һәм абый тетя и дядя
Апа һәм сеңел тетя и сестренка
Апа һәм эне тетя и братишка
Сеңел һәм эне сестренка и братишка
Абый һәм апа дядя и тетя; старший брат и старшая сестра.
Сеңел һәм апа младшая сестра и старшая сестра; сестренка и тетя.

2. Галия апа һәм Алмаз абый — туганнар.
Рөстәм абый һәм Гүзәл апа — туганнар.
әдип абый һәм Марат энем — туганнар.

III. Исем — имя, название.

а) — Бу кем?
— Апам.
— Исеме ничек?
— Галия.

ә) — Бу кем?
— Абыем.
— Исеме ничек?
— Алмаз.

б) — Таныш бул, бу — энем.
— Исеме ничек?
— Айрат.
— Мин бик шат, Айрат.
— Мин дә.

в) — Таныш булыгыз, Булат әфәнде, бу сеңелем. Исеме — Гүзәл.
— Мин бик шат, Гүзәл.
— Мин дә, Булат әфәнде.

г) — Исәнмесез! Хәерле кич!
— Исәнмесез, Рәшит әфәнде. Рәхим итегез. Таныш булыгыз, Рәшит әфәнде, бу — Әнием, бу — Әтием. ә бу апам, бу — абыем. Бу — энем.
— Рәхмәт. Мин бик шат.
— Без дә.

IV.

Аффиксы принадлежности множественного числа:

I лицо -быз/-без, -ыбыз/-ебез

II лицо -гыз/-гез, -ыгыз/-егез

III лицо -лары/-ләре, -нары/-нәре

1. Абый старший брат
абыем мой старший брат
абыебыз наш старший брат
Апа старшая сестра
апам моя старшая сестра
апабыз наша старшая сестра
Эне младший брат
энем мой младший брат
энебез наш младший брат
Сеңел младшая сестра
сеңелем моя младшая сестра
сеңелебез наша младшая сестра

а) — Таныш бул, Камил. Бу — абыебыз. Исеме — Айрат.
— Мин бик шат.
— Мин дә.

ә) — Таныш булыгыз, дуслар.
Бу — апабыз. Исеме — Галия.
— Без бик шат, Галия апа.
— Мин дә.

б) — Таныш булыгыз, дуслар. Бу — энебез. Исеме — Фәрит. Ул журналист.
— Без бик шат, Фәрит.
— Мин дә.

в) — Дуслар, исәнмесез! Таныш булыгыз. Бу — сеңелебез Кадрия.
— Без бик шат, Кадрия.
— Мин дә.
— Кадрия, сез кем?
— Мин студентка.
— О-о-о, бик яхшы. Без дә студентлар.

Абый старший брат
абыең твой старший брат
абыегыз ваш старший брат
Апа старшая сестра
апаң твоя старшая сестра
апагыз ваша старшая сестра
Эне младший брат
энең твой младший брат
энегез ваш младший брат
Сеңел младшая сестра
сеңелең твоя младшая сестра
сеңелегез ваша младшая сестра

а) — Галия ханым, абыегыз кайда?
— Ул Америкада.
— Шулаймыни?
— Әйе. Командировкада.

ә) — Булат әфәнде, апагыз кем?
— Апам — банкир.
— О-о-о!

б) — Фәридә, энегез бармы?
— Бар.
— Ул кем?
— Энем — археолог.
— Ул хәзер кайда?
— Ул Болгарда.
— Шулаймыни?
— Әйе.

в) — Камил әфәнде, бу сеңелегезме?
— Юк, апам.
— Исеме ничек?
— Кадрия.
— Мин бик шат, Кадрия ханым.
— Мин дә.
— Кадрия ханым кем?
— Ул архитектор.

Абый старший брат
абыйсы его (ее) старший брат
абыйлары их старший брат, их старшие братья
апа старшая сестра
апасы его (ее) старшая сестра
апалары их старшая сестра, их старшие сестры
эне младший брат
энесе его (ее) младший брат
энеләре их младший брат, их младшие братья
сеңел младшая сестра
сеңелесе его (ее) младшая сестра
сеңелләре их младшая сестра, их младшие сестры

а) — Таныш бул, Айнур. Бу — Камил һәм Алмаз.
— Абыйлары бармы?
— Бар. Абыйлары Казанда.
— Ул кем?
— Ул юрист.

ә) — Галия, сез танышлармы?
— Юк.
— Таныш бул, бу Айрат. ә бу — Рөстәм. Абыйлары да бар.
— >Ничә?
— Ике абыйсы бар.
— Абыйлары кем?
— Бизнесменнар.

б) — Таныш булыгыз, бу — Гөлназ ханым. Сеңелләре бар.
— Ничә?
— Ике.
— Алар кайда?
— Сеңелләре авылда.
— Авылда? Кайда?
— Актанышта.
— Сеңелләре кемнәр?
— Бер сеңлесе — бухгалтер, икенче сеңлесе — судья.

в) — Таныш бул, Рөстәм, бу — Марат әфәнде. ә бу — энеләре. Бу — Артур. Бу — Алмаз. Энеләре — химиклар.
— Мин дә химик. Без — коллегалар. Мин бик шат.
— Без дә.

г) — Камил, сез Казаннанмы?
— Әйе.
— Казанда туганнар бармы?
— Бар. Ике туганым бар. Бер туганым — юрист, икенче туганым — милиционер.

д) — Кадрия ханым, туганнарыгыз бармы?
— Бар. Дүрт туганым бар. Бер туганым — апам — Ташкентта. Икенче туганым — абыем — Казанда. өченче туганым — сеңлем — Омскида. Дүртенче туганым — энем — хәзер Америкада.

V.

-ның/-нең — аффикс притяжательного ¦

(родительного) падежа
¦

Кемнең? чей; у кого?
Нәрсәнең? чего;

1. Әти — Әтинең у отца
әни — Әнинең у матери
әби — Әбинең у бабушки
бабай — бабайның у деда
абый — абыйның у брата (дяди)
апа — апаның у сестры (тети)

сеңел — сестренка сеңлем — моя сестренка сеңлемнең — у моей сестренки
эне — братишка энем — мой братишка энемнең — у моего братишки
туган — родственник туганым — мой родственник туганымның — у моего родственника

Марат — Маратның у Марата
әлфия — Әлфиянең у Альфии
Алсу — Алсуның у Алсу
авыл — авылның деревни
шәһәр — шәһәрнең города
Казан — Казанның Казани
Мәскәү — Мәскәүнең Москвы
Америка — Американың Америки
Татарстан — Татарстанның Татарстана.

2. а) Әтинең китабы зур. Папина книга большая.
әнинең сумкасы матур. Мамина сумка красивая.
әбинең күзлеге кечкенә. Бабушкины очки маленькие.
Бабайның сәгате зур. Дедушкины часы большие.
Абыйның китабы кечкенә. Книга брата маленькая.
Апаның портфеле матур. Портфель сестры красивый.

ә) Сеңлемнең дусты бар. У моей младшей сестры есть друг.
Энемнең альбомы бар. У моего млдашего брата есть альбом.

Туганымның дачасы бар.
Маратның туганы юк.
Камилнең машинасы бар.
әлфиянең телефоны юк.
Алсуның күзлеге бар.
Авылның клубы бар.
Шәһәрнең паркы бар.
Казанның гербы бар.

б) Татарстанның Президенты — Минтимер Шәймиев.
Россиянең Президенты — Борис Ельцин.
Американың Президенты — Билл Клинтон.

Диалоглар

1) — Әтиеңнең машинасы бармы?
— Бар.
— Ничә?
— Әтиемнең ике машинасы бар.

2) — Алсу, әниеңнең туган көне бүгенме? — Алсу, день рождения матери сегодня?
— Юк, иртәгә. — Нет, завтра.

3) — Гөлназ, әбиеңнең күзлеге кайда? — Гульназ, где бабушкины очки? — Белмим, әни. — Не знаю, мама.

4) — Марат, бабаеңның ордены ничә? — Марат, у твоего деда сколько орденов?
— Ике. Бабаем — фронтовик. — Два. Мой дед — фронтовик.
— Исеме ничек? — Как его зовут?
— Солтан. — Султан.
— Бабаең исән-саумы? — Твой дед жив-здоров?
— Рәхмәт, бабаем исән-сау. — Спасибо, мой дед жив-здоров.

5) — Бүген әниебезнең туган көне.
— Әниегезгә ничә яшь?
— Җитмеш.
— О-о-о!

6) — Казанның вокзалы матурмы?
— Ярыйсы.
— Ә Мәскәүнеке?
— Мәскәүнеке дә әйбәт.

7) — Кадрия, авылыгызның клубы зурмы?
— Зур. Матур да.
— Спорт залы бармы?
— Әлбәттә, бар.

VI. Эш — работа

Эшлә-ргә — работать

Профессии — һөнәрләр:>
Сатучы — продавец Укытучы (апа) — учительница
Нефтьче — нефтяник Укучы — ученик
Спортчы — спортсмен Төзүче — строитель
Шахматчы — шахматист Язучы — писатель
Тегүче — портниха, портной

Табиб (ә) — врач (женщина-врач)

Ташчы — каменщик Рәссам — художник
Көтүче — пастух Балыкчы — рыбак

а) Әнием мәктәптә эшли. Ул — укытучы.
б) Апам кибеттә эшли. Ул — сатучы.
в) Абыем фирмада эшли. Ул — төзүче.
г) Апам — Казанда. Ул — язучы.
д) Бабаем колхозда эшли. Ул — көтүче.
е) Әнием клиникада эшли. Ул — табибә.
ж) Дустым Камил Америкада. Ул — рәссам.

Диалоглар

а) — Марат, әтиең кайда эшли?
— Мәктәптә.
— Ул укытучымы?
— Әйе.

ә) — Гөлназ, әниең кайда эшли?
— Кибеттә.
— Ул директормы?
— Юк. Сатучы.

б) — Айрат, абыең кайда эшли?
— Фирмада.
— Прорабмы?
— Юк. Төзүче. Ташчы.

в) — Алмаз, апаң кем?
— Ул — табибә. Клиникада эшли.
— Кайда?
— Саратовта.

г) — Кадрия, әбиең кайда?
— Авылда.
— Ул эшлиме?
— Юк. Ул пенсиядә.

д) — Фәридә, энең бармы?
— Бар.
— Исеме ничек?
— Булат.
— Кайда эшли?
— Банкта.
— Кем?
— Программист.

д) — Галия ханым, сеңлегез Германиядән кайттымы?
— Кайтты. Дүшәмбедә.
— Ул хәзер эшлиме?
— Әйе. Эшли.
— Кайда?
— Консерваториядә.
— Ул пианистмы?
— Әйе.

VII. Башкала — столица  

Татарстанның башкаласы — Казан.
Россиянең башкаласы — Мәскәү.
Башкортостанның башкаласы — Уфа.
Чувашстанның башкаласы — Чабаксар.
Мари Элнең башкаласы — Йошкар-Ола.
Удмуртиянең башкаласы — Ижевск.
үзбәкстанның башкаласы — Ташкент.
Кыргызстанның башкаласы — Бишкек.
Германиянең башкаласы — Берлин.
Франциянең башкаласы — Париж.

VIII. Союзы:  

1) Һәм — и

а) Бабай һәм әби — Казанда.
әни һәм әти — авылда.
Апа һәм абый — Мәскәүдә.
Сеңелем һәм энем — шәһәрдә.

ә) Марат һәм Камил — студентлар.
Айдар һәм Рөстәм — укучылар.
Айрат абый һәм Азат абый — төзүчеләр.
Гүзәл апа һәм Алсу апа — укытучылар.

б) Тукай һәм Җәлил — шагыйрьләр.
Чайковский һәм Салих Сәйдәшев — композиторлар.
Гата Камский һәм Гарри Каспаров — шахматчылар.
Рудольф Нуриев һәм Ирек Мөхәммәтов — балет артистлары.
Бакый Урманче һәм Чынгыз Ахмеров — рәссамнар.

в) Авылның клубы зур һәм матур.
Шәһәрнең паркы кечкенә һәм матур.
Бүген көн салкын һәм болытлы.
Кичә көн җылы һәм аяз иде.

2) Ләкин — но, однако

Бүген кояш, ләкин җылы түгел.
Бүген салкын, ләкин җил юк.
Бүген болытлы, ләкин яңгыр юк.
Китабым бар, ләкин портфелем юк.
Альбомым бар, ләкин карандашым юк.
Сумкам бар, ләкин көзгем юк.
Студентлар бар, ләкин укытучы юк.
Галиянең абыйсы бар, ләкин энесе юк.
Маринаның бабасы бар, ләкин әбисе юк.
Гүзәлнең телефоны бар, ләкин номеры миндә юк.

3) Белән — союз и Белән — предлог с, на

а) Әни белән әти театрда.
Галия белән Гөлназ Германиядә.
Кадрия белән Әлфия магазинда.
Фәридә белән Булат эштә.

ә) Мин әти белән театрга бардым.
Кызы әнисе белән кибеткә барды.
Галия дусты белән музейга барды.
Майкл белән Рик ресторанга бардылар.
Айрат белән Алмаз Мәскәүгә киттеләр.
әни белән әти авылга киттеләр.
Абый белән сеңлем Актанышка киттеләр.
Илдар белән Әлфия безгә килделәр.
Кадрия белән Роза аларга килделәр.

б) Мин эшкә автобус белән бардым.
Ул театрга троллейбус белән барды.
Син базарга машина белән бардыңмы?
әти авылга автобус белән кайтты.
Азат абый Уфага поезд белән китте.
Маргарете Казанга самолет белән килде.
Камил университетка такси белән килде.
Туристлар Казанга теплоход белән килделәр.

IХ. Ал — бери, возьми

1. а) — Азат, бу китап матур. Ал!
— Ярый. Рәхмәт, Алсу.

ә) — Гөлназ, бу көзге матур! Ал!
— Юк. Кирәк түгел.

б) — Галия, бу сумка зур. Ал!
— Юк, кирәк түгел. Миндә бар.

в) — Камил, почтага бар әле, "Татарстан" журналы ал әле.
— Ярый.

г) — Әни, Камил почтага бардымы?
— Барды.
— Журнал алдымы?
— Белмим, кызым.

д) — Гүзәл, кибеткә бардыңмы?
— Бардым.
— Нәрсә алдың?
— Китап алдым.
— Ничә сум?
— 20 мең сум.

е) — Әлфия, кызлар кибеткә бардымы?
— Бардылар.
— Нәрсә алдылар?
— Гүзәл китап алды, Айгөл сумка алды, Алсу тарак алды, әнисә портфель алды.
— Ә син нәрсә алдың?
— Мин зур һәм матур альбом алдым.

БИРЕМНӘР

1. Тәрҗемә итегез:
Абый   Укучы  
Апа   Шагыйрь  
Энем   Сатучы  
Сеңелем   Төзүче  
Туган   Рәссам  
Ләкин   Табиб  
Исем   Көтүче  
һәм   Белән  
Кемнең   Башкала  
Эш   Ал  
Туган көн   Кил  
Эшли   Кит  
Ташчы   Кайт  
Укытучы   Бар  

2. Татарча языгыз:
Родной, родственник   Каменщик  
Младший брат   Работа  
Старшая сестра   И  
Учитель   Имя  
Продавец   Но, однако  
Работает   Ученик  
Художник   С  
Младшая сестра   Возьми  
День рождения   Столица  
Поэт   Уходи  
Врач   Приезжай  

3. Җавап бирегез:
а) Алмаз кем? Алмаз — Галиянең абыйсы.
Галия кем? Галия — ...
   
ә) Айрат кем? Айрат — Гүзәлнең энесе.
Гүзәл кем? Гүзәл — ...
   
б) Айрат абый кем? Айрат абый — Маратның әтисе.
Марат кем? Марат — ...
   
в) Гөлназ кем? Гөлназ — Гүзәлнең апасы.
Гүзәл кем? Гүзәл — ...
   
г) Галия апа кем? Галия апа — Айрат һәм Гүзәлнең әнисе.
Айрат һәм Гүзәл кемнәр? Айрат һәм Гүзәл — ...

4. Дайте полные ответы:

— Абыегыз Мәскәүдән кайттымы?
— Апагыз авылга киттеме?
— Әниегез һәм әтиегез театрга бардылармы?
— Галия белән Гүзәл авылдамы?
— Әтиегезнең әтисе исәнме?
— Әниегезнең әнисе исәнме?
— Әниегезнең туганнары исән-саумы?
— Абыегызның машинасы зурмы?

5. Мәкальләрне ятлагыз. Тәрҗемә итегез:
Бер малай — юк малай, ике малай — бер малай.
Бер яхшы кыз җиде улга тора.
Кыз баланың алтысы — ир баланың яртысы.
Балалы кеше — бай кеше.
Улы барның кулы бар.
Ана җылысы — кояш җылысы.

  1. Укыгыз. Ятлагыз.

БЕЗНЕң ГАИЛә

әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи.
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи — Җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

(Г.Тукай)

Коммуникатив биремнәр.

1. Спросите у Азата, есть ли у него бабушка.
— дедушка.
— старшая сестра.
— младшая сестра.
— старший брат.
— младший брат.
— родственники в деревне.
— родственники в городе.

2. Спросите у Азата, где работают его мама.
— его отец.
— старший брат.
— младший брат.
— старшая сестра.
— младшая сестра.

3. Узнайте у Азата, как зовут его маму.
— папу.
— бабушку.
— дедушку.
— старшего брата.
— младшего брата.
— старшую сестру.
— младшую сестру.

4. Спросите у Марата, с кем он ходил в кино.
— в театр.
— на базар.
— в магазин.

5. Спросите у Булата, на чем он ездил на работу.
— в деревню.
— в Москву.
— в Германию.

Дәрес бетте. Сау булыгыз.

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Рассылка МТСС  
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге







Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх