ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК (интенсивный курс)
ТУГЫЗЫНЧЫ ДӘРЕС
Исәнмесез! Хәерле көн, дуслар!
I. 1. Ал |
бери, купи |
Бир |
дай |
Түлә |
плати |
Үлчә |
взвесь |
Акча |
деньги |
Тәңкә / Сум |
рубль |
2. а) — Әни, китап ал әле.
— Ярый, кызым.
ә) — Азат, билет алдыңмы?
— Әйе. Алдым.
б) — Кем сәгать алды?
— Әти алды.
в) — Марат, күзлек бир әле.
— Хәзер, әби.
г) — Гүзәл, бүген экзамен бирдеңме?
— Бирдем.
д) — Кем әнигә тарак бирде?
— Апам.
е) — Әби, кассага акча түлә.
— Ярый. Хәзер. Ничә сум?
— Ун мең сум.
— Ярый, ярый.
ж) — Әни, китапка ничә сум түләдең?
— Алтмыш мең.
— О-о-о!
— Әйе. Алтмыш.
җ) — Кем акча түләде?
— Әлбәттә, мин.
з) — Булат, бу китап ничә тәңкә?
— Биш мең тәңкә.
— Ә бу альбом ничә сум?
— Ун мең сум.
и) — Галия апа, бер кило конфет үлчә әле.
— Хәзер.
II. Аша |
кушай, ешь |
Эч |
пей |
Ит |
мясо |
Май |
масло |
Тоз |
соль |
Чәй |
чай |
Су |
вода |
Каймак |
сметана |
|
|
|
|
Икмәк — хлеб> Күмәч — булка |
Балык — рыба |
Шикәр — сахар |
Сөт — молоко |
а) — Улым, кибеткә бар әле. Икмәк белән сөт ал.
— Хәзер, әни.
ә) — Кызым, кибеткә бар әле. Май һәм каймак ал.
— Ярый, хәзер, әни.
б) — Сездә тоз бармы?
— Бар. Кирәкме?
— Кирәк, ике кило.
в) — әбием, балык аша.
— Рәхмәт, кызым.
г) — Бабай, чәй эч.
— Хәзер, хәзер, улым.
д) — Марат, ит аша әле.
— Рәхмәт.
е) — Алсу, сыр аша әле.
— Юк, рәхмәт.
ж) — Апа, минераль су бармы?
— Бар. Нинди кирәк? —> "Нарзан" ничә сум?
— 2500 сум.
җ) — Әни, кая бардың?
— Кибеткә.
— Кибеттә нәрсәләр бар?
— Ипи, күмәч, сөт, май, ит, балык, сыр, чәй, шикәр, тоз һәм минераль сулар бар.
— Ә син нәрсәләр алдың?
— Мин каймак, сөт, катык һәм конфет алдым.
— Ә балык алдыңмы?
— Юк.
— Ничә кило конфет алдың?
— Ярты кило.
— Ничә сум?
— Егерме мең сум.
з) — Әби, чәй эчтеңме?
— Эчтем.
— Кем белән?
— Апаң белән.
— Апам кайда?
— Кибеткә китте.
— Кем белән?
— Алсу һәм Марат белән китте.
III. Пешер |
вари, пеки, готовь |
Яса |
делай |
Сал |
положи, клади |
Тәмле |
вкусный |
Тәмсез |
невкусный |
Баллы |
сладкий |
Тозлы |
соленый |
Ачы |
горький |
Аш |
суп |
Ботка |
каша |
Шулпа |
бульон |
а) — Әнием, аш пешер әле.
— Юк,улым, ботка пешердем.
ә) — Апам, салат яса әле.
— Ярар, сеңлем, ясыйм.
б) — Кызым, ашка тоз сал әле.
— Салдым, әби.
в) — Әбием, ботка тәмлеме?
— Бик тәмле, кызым.
— Ботканың тозы бармы?
— Бар.
г) — Әни, бүген нәрсә пешердең?
— Ит шулпасы.
— Шулаймыни?
— Әйе. Бик тәмле. Аша.
— Рәхмәт, әнием.
д) — Апа, балык тозлымы?
— >Бик тозлы.
— Тәмлеме?
— Ярыйсы.
е) — Әби, чәең баллымы?
— Юк, баллы түгел.
— Шикәр кирәкме?
— Бир.
ж) — Бу балык консервасы тәмлеме?
— Юк. Тәмсез.
IV. Без аша-ды-к |
Мы ели |
Сез аша-ды-гыз |
Вы ели |
Алар аша-ды-лар |
Они ели |
Без түлә-де-к |
Мы заплатили |
Сез түлә-де-гез |
Вы заплатили |
Алар түлә-де-ләр |
Они заплатили |
Без кайт-ты-к |
Мы вернулись |
Сез кайт-ты-гыз |
Вы вернулись |
Алар кайт-ты-лар |
Они вернулись |
Без эч-те-к |
Мы пили |
Сез эч-те-гез |
Вы пили |
Алар эч-те-ләр |
Они пили |
а) — Галия ханым, кичә кибеткә бардыгызмы?
— Бардык.
— Кем белән бардыгыз?
— Алсу белән.
— Нәрсә алдыгыз?
— Ит, май, сыр, шикәр алдык.
— Ә балык алдыгызмы?
— Әйе. Балык та алдык.
ә) — Азат абый, якшәмбедә базарга бардыгызмы?
— Бардым.
— Авыл сөте һәм каймагы алдыгызмы?
— Әлбәттә, алдым.
— Каймак ничә сум ?
— Ярты литры тугыз мең сум.
— Шулаймыни?
— Әйе.
б) — Сез кичә кая бардыгыз?
— Кафега бардык.
— Нәрсәләр ашадыгыз?
— Балык шулпасы, ит белән ботка.
— Нәрсә эчтегез?
— Лимон белән чәй.
— Кафеда яхшымы?
— Бик яхшы.
в) — Исәнмесез!
— Хәерле көн.
— Сездә кофе бармы?
— Юк. Чәй бар. Кирәкме?
— Кирәк. Ике стакан бирегез.
— Рәхим итегез.
— Ничә сум кирәк?
— Бер мең ике йөз.
— Рәхмәт Сезгә.
— Сау булыгыз.
1.Университетта студентлар күп.
Мәктәптә укучылар күп.
Театрда урыннар күп.
Шәһәрдә мәктәпләр күп.
Авылда кибетләр аз.
Кафеда студентлар аз.
Сумкада китаплар аз.
Кибеттә сәгатьләр аз.
а) — Азат, бүген университетта студентлар күпме?
— Әйе. Күп.
ә) — Бу мәктәптә укучылар күпме?
— Әйе, бик күп. 2000 укучы. б) — Кибеттә китаплар күпме?
— Әйе.
в) — Базарда ит күпме?
— Әлбәттә, бик күп.
г) — Сумкаңда китаплар бармы?
— Бар.
— Күпме?
— Күп.
д) — Авылыгызда кибетләр күпме?
— Юк. Күп түгел>.
е) — Альбомнарың күпме?
— Юк. Аз.
ж) — Туганнарыгыз күпме?
— Күп түгел. Аз.
җ) — Бу мәктәптә укучылар азмы?
— Әйе. Аз. 150 укучы.
з) — Бу группада студентлар азмы?
— Аз түгел.
-рак/-рәк — аффиксы сравнительной степени прилагательных¦
Матуррак — красивее
Зуррак — больше
Кечкенәрәк — меньше
җылырак — теплее
Салкынрак — холоднее
Тәмлерәк — вкуснее
Баллырак — слаще
Тозлырак — соленее
Теге — тот, та, то
Бу китап матур, ә теге китап матуррак.
Бу кибет зур, ә теге кибет зуррак.
Бу мәктәп кечкенә, ә теге мәктәп кечкенәрәк.
Ботка тәмле, ә аш тәмлерәк.
Кофе баллы, ә чәй баллырак.
Ит тозлы, ә балык тозлырак. а) — Азат, аш тәмлеме?
— Тәмле, ләкин кичә тәмлерәк иде.
ә) — Алмаз, бүген лекциядә студентлар күпме?
— Күп. Ләкин кичә күбрәк иде.
б) — Бүген көн җылымы?
— Җылы. Ләкин кичә җылырак иде.
в) — Октябрьдә салкын идеме?
— Әйе. Ләкин хәзер салкынрак.
Сөйләшәбез!
Кибеттә.
а) — Исәнмесез!
— Исәнмесез!
— Гафу итегез, сездә ит, балык, сөт, каймак, тоз, шикәр бармы?
— Бар, бар. Сезгә нәрсә кирәк?
— Ике кило ит, бер кило балык, өч пакет каймак, бер литр сөт бирегез әле.
— Тоз да кирәкме?
— Әлбәттә, кирәк.
— Ничә пачка?
— өч. Шикәр дә үлчәгез әле.
— Бер киломы?
— Әйе. Бер кило кирәк.
— Рәхим итегез. җитмеш биш мең.
— Ярый, хәзер.
ә) — Кичә безгә Галия апа белән Азат абый килде.
— Авылданмы?
— Әйе. Авылдан.
— Әбиегез дә килдеме?
— Юк.
— Нәрсә пешердегез?
— Әни аш пешерде, ит пешерде.
— Салат ясадыгызмы?
— Әйе. Апам салат ясады.
— Нәрсә белән чәй эчтегез? — >Галия апа лимон белән эчте, Азат абый конфет белән эчте, ә мин варенье белән эчтем.
— Әниең нәрсә белән эчте?
— Ә әнием сөт белән эчте. Сөт белән тәмлерәк.
— Ничәдә киттеләр?
— Кич белән.
— Сәгать ничәдә?
— Унда.
— Нәрсә белән киттеләр?
— Машина белән.
— Шулаймыни?
— Әйе.
БИРЕМНӘР
1. Тәрҗемә итегез:
Сөт |
|
Күп |
|
Акча |
|
Түлә |
|
Балык |
|
Аша |
|
Май |
|
Тоз |
|
Су |
|
Яса |
|
Ал |
|
Аз |
|
Пешер |
|
Тәмле |
|
Баллы |
|
Тәңкә |
|
Аш |
|
Ит |
|
Ботка |
|
|
|
2. Татарча языгыз:
Молоко |
|
Каша |
|
Масло |
|
Много |
|
Рыба |
|
Суп |
|
Вода |
|
Мало |
|
Кушай |
|
Рубль |
|
Плати |
|
Булка |
|
Соль |
|
Чай |
|
Вкусный |
|
Бери |
|
Сладкий |
|
|
|
3. Җавап бирегез:
Кичә син нәрсә ашадың?
әби чәй эчтеме?
әни кибеттә нәрсә алды?
әни ничә сум түләде?
Сатучы ничә кило ит үлчәде?
Син балык алдыңмы? |
Сез аш пешердегезме?
Аш тәмлеме?
Кофе баллымы?
Чәй баллыракмы?
Авылда кибетләр күпме?
Шәһәрдә кибетләр күбрәкме? |
4. Мәкальләрне тәрҗемә итегез һәм ятлагыз:
Аз кап — май кап.
Аз булсын, тәмле булсын. Коммуникатив биремнәр.
1. Спросите, что вчера мама готовила.
2. Узнайте, сладкий ли чай.
3. Спросите, слаще ли кофе.
4. Спросите, что Галия ханум купила в магазине.
5. Спросите, сколько рублей она заплатила в кассу.
6. Спросите, много ли студентов в этой группе.
7. Спросите, больше ли в той группе студентов.
8. Спросите, много ли магазинов в этой деревне.
9. Поинтересуйтесь, где работает мама Альфии.
10.Поинтересуйтесь, с кем Азат ездил в Америку.
Дәрес бетте. Сау булыгыз.
|