-->
Герб Москвы Логотип сайта Московское Татарское Свободное Слово
Новости
Татароведение
Общество
Ссылки
Расписание молитв

i-mulla







Тәртип радиосы









Tatarmarket

Татарский переулок


ПИШИТЕ, ЯЗЫГЫЗ:

- содержание

- тех.вопросы

© Copyright,
2000-2021
МТСС, ФРМ-FMP


Татароведение

ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК (интенсивный курс)

УНЫНЧЫ ДӘРЕС

Исәнмесез!

 
I. 1.Минем мой; у меня
Айрат — минем дустым. Минем бер дустым бар.
Галия — минем коллегам. Минем коллегаларым күп.
Алмаз — минем танышым. Минем Чаллыда танышым бар.
Гөлназ — минем сеңелем. Минем сеңелем юк.
Айдар — минем абыем. Минем ике абыем бар.
Камил — минем энем. Минем кечкенә энем юк.

 

а) — Минем бүген туган көнем. Безгә кил, Гөлназ.

— Ярый. Рәхмәт.

ә) — Айрат, таныш бул, бу — минем әнием. Исеме — Галия ханым.

— Мин бик шат, Галия ханым.

— Мин дә.

б) — Таныш булыгыз, дуслар. Бу — минем абыем. Исеме — Ар тур.

— Без бик шат, Артур.

— Мин дә.

в) — Сәгать ничә, Камил?

— Минем сәгатем юк.

— Шулаймыни?

— Әйе.

г) — Минем концертка билетым юк. Кемдә бар?

— Миндә. Кирәкме?

— Кирәк.

— Ничә сум?

— Егерме мең.

— Мә!

— Рәхмәт.

 

2.Синең — твой, у тебя

а) — Синең сәгатең бармы, Камил?

— Бар.

— Сәгать ничә, әйт әле!

— Сигезенче ярты.

ә) — Синең әтиең кайда эшли, Рөстәм?

— Әтием — инженер.

б) — Синең абыең бармы, Галия?

— Бар.

— Ул кайда эшли?

— Банкта.

— Кем ул?

— Экономист.

в) — Синең Америкада дусларың бармы?

— Бар.

— Исемнәре ничек?

— Джон, Билл, Майкл.

— Алар кемнәр?

— Студентлар.

г) — Синең стипендияң ничә сум, Артур?

— Стипендия күп түгел, сиксән мең.

— Бик аз!

— Ярый инде.

д) — Минем абыем — шофер.

— Синең абыең кем?

— >Минем абыем төрек фирмасында эшли. Ул — программист.

— Яхшы.

е) — Синең квартираң Казандамы?

— Юк, районда.

— Квартираң зурмы?

— Зур түгел.

 

3.Аның — его,ее ; у него,у нее

 

а) — Абыең кайттымы, Рөстәм?

— Кайтты.

— Аның телефоны бармы?

— Бар.

— Әйт әле>.

— 76-32-94.

ә) — Кадрия, синең әниең исән-саумы?

— Рәхмәт, исән-сау.

— Аның апасы исәнме?

— Рәхмәт. Исән-сау.

— Әниең авылда яшиме?

— Әйе. Авылда.

б) — Камил, Рамил кайда?

— Ул эштә.

— Аның телефоны бармы?

— Бар.

— Ничек?

— 32-17-43.

в) — Рөстәм, сәлам! Айрат бармы?

— Юк.

— Аның компьютеры бармы?

— Бар. Кирәкме?

— Кирәк.

г) — Артур, Камилнең машинасы бармы?

— Бар.

— Нинди марка?

— "Волга".

— Аның машинасы матурмы?

— Бик матур.

— Миңа хәзер машина кирәк. Камилгә әйт әле.

— Ярый.

 

 
4.Безнең — наш; у нас

а) — Безнең әнинең бүген туган көне!

— Кемнәр килә?

— Абыебыз килә. Апабыз килә. Энебез дә килә. Сеңлебез дә килә.

— Шәп!

ә) — Безнең университетта спортзал бик зур.

— Матурмы?

— Ярый.

б) — Безнең абый иртәгә Финляндиягә китә.

— Кайчан?

— "Татарстан" поезды белән Мәскәүгә китә. Мәскәүдән Хельсинкига да поезд белән бара.

— Синең абыең кем?

— Абыем — артист. Ул татар театрында эшли.

в) — Безнең магазин матур!

— Безнең магазин кечкенә.

—> Безнең магазин зур!

 

5.Сезнең — ваш, у вас

а) — Сезнең телефоныгыз бармы?

— Безнең телефон юк әле. Безнең әниләрнең телефоны бар.

— Ничек?

— 32-47-85.

ә) — Камил, сезнең машинагыз бармы?

— Безнең машина бар.

— Машинагыз нинди?

— "Жигули".

б) — Камил, исәнмесез!

— Сәлам, Гөлназ!

— Хәлләрегез ничек?

— Әйбәт. Сезнең ничек?

— Безнең дә хәлләр ярыйсы.

в) — Артур, сезнең шәһәр матурмы?

— Бик матур.

— Ә Казан матурмы?

— Казан матуррак.

г) — Айрат, сезнең телефон ничек?

— 36-51-98.

— Ә сезнеке ничек?

— Безнең — 32-47-56.

 

 

 

 

6.Аларның — их; у них

а) — Безгә кичә Америкадан студентлар килде.

— Шулаймыни?! Аларның Казанда дуслары бармы?

— Бар.

ә) — Таныш булыгыз! Бу Камил белән Айрат. Бу — аларның әнисе — Галия апа.

— Мин бик шат.

— Без дә.

б) — Безгә Италиядән туристлар килде.

— Алар кемнәр?

— Бизнесменнар, адвокатлар, банкирлар...

— Аларның гиды бармы?

— Юк. Гид Казаннан була.

в) — Кызлар, таныш булыгыз. Бу — Артур, бу — Айрат. ә бу — аларның укытучысы Рөстәм.

— Без бик шат.

— Без дә.

 
II.Яме? — ладно?  

а) — Улым, син магазинга бар, яме?

— Ярый, әни.

 

ә) — Кызым, син аш пешер, яме?

— Ярый, әни.

б) — Рөстәм, син салат яса, яме?

— Ярар, әни.

в) — Саша, син чәй яса, яме?

— Ярый, Галия апа.

 
III. 1.Миңа —мне  

а) — Гафу итегез, миңа Айрат кирәк. Ул бармы?

— Бар. Рәхим итегез.

— Рәхмәт.

— Айрат, Рөстәм авылдан килдеме?

— Килде.

— Ярый. Рәхмәт.

б) — Дуслар, миңа хат килде. Мәскәүдән. Мин хәзер — кандидат.

— О-о-о! Шәп!

в) — Миңа ике кило май, бер кило шикәр үлчәгез әле>.

— Ярый.

— Рәхмәт.

г) — Миңа бер күмәч бирегез әле.

— Ярый.

— Рәхмәт. Ничә сум?

— Ике мең дүрт йөз сум.

д) — Миңа ике батарея кирәк. Бирегез әле.

— Рәхим итегез.

— Рәхмәт.

 

2.Сиңа — >тебе

а) — Камил, сиңа акча кирәкме?

— Кирәк.

— Күпме?

— 200 мең сум>.

ә) — Рөстәм, сиңа костюм кирәкме?

— Кирәк. Кайда бар?

— Магазинда?

— Кайда?

— Универмагта.

б) — Галия, сиңа фотоаппарат кирәкме?

— Юк кирәк түгел. Рәхмәт. Акчам юк.

в) — Айрат, кичә сиңа Камил килде.

— Нәрсә бар?

— Берни юк. Камил сиңа китап бирде.

— Рәхмәт. Бик яхшы китап!

г) — Саша, сиңа газета бирделәр.

— Кем бирде?

— Рөстәм.

— Яхшы.

 

3.Аңа — ему, ей

а) — Дуслар! Таныш булыгыз! Бу — Дороти. Ул Германиядән, Берлиннан. Аңа егерме бер яшь.

— Мин бик шат.

— Без дә.

ә) — Сиңа ничә яшь, Алмаз?

— >Миңа егерме яшь. ә сиңа?

— Миңа унсигез яшь.

— Син миннән кечкенәрәк.

— Ә син миннән зуррак.

б) — Сиңа теге китап кирәкме?

— Миңамы?

— Әйе, сиңа.

— Кирәк. Бир әле.

— Мә.

в) — Камил, син Коляларга бардыңмы?

— Бардым.

-

г) — Алсу, сиңа сумка кирәкме?

—> Миңа кирәк түгел, аңа кирәк.

— Кемгә?

— Гөлназга.

 

4.Безгә >— нам, к нам

а) — Кызлар, сезгә нәрсәләр кирәк?

— Безгә көзге кирәк.

— Безгә тарак кирәк.

— Безгә сумка кирәк.

— Безгә альбом кирәк.

— Безгә китап кирәк.

ә) — Дуслар, безгә Англиядән бер әфәнде килде.

— Кем ул?

— Ул — лингвист.

— Аның исеме ничек?

— Джон Смит.

— Аңа ничә яшь?

— 47 яшь.

— Аның Казанда дуслары күпме?

— Күп түгел, ләкин бар.

— Ул ничә көнгә килде?

— Бер айга.

— Бик яхшы.

б) — Улым, авылдан туганнар килде. Кибеткә бар әле.

— Безгә магазиннан нәрсәләр кирәк, әни?

— Безгә, улым, балык, сыр, конфет, торт кирәк. Бар әле, улым.

— Хәзер, әни.

— Ай, рәхмәт, улым.

 

5. Сезгә — вам, к вам

а) — Сезгә акча кирәкме?

— Әлбәттә.

ә) — Сезгә бүген кем килде?

— Авылдан бабай килде.

б) — Алло, Сезгә кем кирәк?

— Миңа профессор Закиров кирәк.

— Ул хәзер юк әле. Директорга китте.

— Гафу итегез!

— Берни түгел!

в) — Сезгә премия бирделәрме?

— Әйе. Ә сезгә?

— Безгә — юк...

г) — Сезгә әниегез нәрсә пешерде?

— Ит, ботка, шулпа пешерде. Салат та ясады.

— Яхшы!

 

6.Аларга — им, к ним

а) — Галия ханым, бу журналистлар — безгә.

— Аларга кем кирәк?

— Директор кирәк.

— Директор юк әле. Ул Министрлар Кабинетында.

— Сәгать ничәдә китте?

— Сәгать унда.

— Гафу итегез.

ә) — Бүген әти белән әнинең юбилее.

— >Нәрсә алдыгыз?

— Сервиз.

— Ничә сумга?

— Дүрт йөз илле мең сумга.

— Бик яхшы.

б) — Апалар Казандамы, Рөстәм?

— Әйе. Аларга бер абый килде. Ул — Әтинең дусты. Авылдан.

— Шулаймыни?

— Әйе.

 

7.Кеше — человек

а) — Бу кеше кем, Рөстәм?

— Ул инженер-программист.

— Кайда эшли?

— Институтта.

— Ул безгә бик кирәк. Аның телефоны бармы?

— Бар.

ә) — Теге кеше кайдан?

— Ул — Англиядән.

— Ул Казанда нәрсә эшли?

— Ул конференциягә килде.

— Университеткамы?

— Әйе.

б) — Марат, бу нинди кешеләр?

— Бу — алман студентлары.

— Алар кайдан?

— Гиссеннан.

— Алар күпме?

— Күп түгел, тугыз кеше.

— Ничә айга килделәр?

— Бер айга.

 

Сөйләшәбез!

а) — Хәерле көн, Азат әфәнде!

— Исәнмесез, Марат әфәнде!

— Хәлләрегез ничек?

— Бик яхшы. Рәхмәт.

— Азат әфәнде, Сез кичә театрга бардыгызмы?

— Әйе. Бардык.

— Кем белән?

— Улым һәм кызым белән.

— Сезнең урыннар ничәнче рәттә иде?

— Сигезенче рәттә.

— О-о-о! Яхшы.

ә) — Алсу, сәлам!

— Cәлам, Камил!

— Алсу, сиңа бу китап кирәкме?

— Бик кирәк! Ул китап кайда бар?

— Кибеттә.

— Ничә сумга алдың>?

— Унбиш меңгә.

— Камил, миңа да ал әле, яме.

— Ярый, Алсу.

— Рәхмәт. Сау бул!

— Сау бул!

б) — Гөлназ, синең апаң бармы?

— Бар.

— Аңа ничә яшь?

— Егерме сигез.

— Аның исеме ничек?

— Гөлнара.

— Ул эшлиме?

— Әйе, эшли.

— Кайда?

— Университетта.

— Ул — укытучымы?

— Әйе.

— Яхшы.

БИРЕМНәР

1. Тәрҗемә итегез:
миңа   безгә  
аңа   синең  
кеше   яме  
эшли   аларның  
сезгә   сезнең  
минем   сиңа  
аның   аларга  

2. Татарча языгыз:
мой   тебе  
твой   ко мне  
у меня   к тебе  
у тебя   ему  
его   ей  
наш   к нему  
у него   к ней  
у нас   нам  
у вас   вам  
их   к нам  
ваш   к вам  
у них   им  
ладно?   к ним  
мне   человек  

3. Җавап бирегез:

— Синең исемең ничек?
— Синең дустың бармы?
— Аның исеме ничек?
— Аның дусты Казаннанмы?
— Минем костюмым матурмы?
— Аның телефоны бармы?
— Безнең шәһәр матурмы?
— Сезнең авылыгыз кечкенәме?
— Аларның машинасы бармы?
— Аларның бабайлары кайда?
— Миңа телеграмма юкмы?
— Сиңа сәгать кирәкме?
— Сиңа чәй кирәк түгелме?
— Аңа ничә яшь?
— Безгә бүген кем килде?
— Сезгә акча кирәкме?
— Сезгә кичә кем килде?
— Аларга дуслары килдеме?
— Бу кеше кем?
— Теге кеше кайдан?
— Бу нинди кешеләр?

4. Мәкальләрне тәрҗемә итегез:

Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән яхшырак.

Кайда яхшы эш, шунда яхшы исем.

Бер сүз аз, ике сүз күп.

Коммуникатив биремнәр.

1. Спросите Антона, есть ли у Азата сестра.
2. Спросите Антона, есть ли у Рустама старший брат.
3. Спросите Антона, есть ли у Булата машина.
4. Спросите Антона, есть ли у них родственники в деревне.
5. Спросите Антона, есть ли у Алмаза компьютер.
6. Спросите Антона, есть ли у Айрата телефон.
7. Спросите у Артура, сколько ему лет.
8. Спросите у Айрата, сколько лет его другу Рустему.
9. Спросите брата, кто к нам приходил утром.
10. Спросите Камиля, кто пришел к нему.
11. Спросите у Артура и Алмаза, кто пришел к ним.
12. Расскажите о себе по данному образцу:

Мин — Фәридә Закирова. Миңа 20 яшь. Мин банкта эшлим. әнием — укытучы, әтием — табиб. Алар авылда. Апам бар. Аның исеме — Гөлназ. Абыем бар. Аның исеме — Алмаз. Ике энем бар. Алар — укучылар. Безнең әби һәм бабай бар. Алар да авылда.

 

СИН КАЙДА ИДЕҢ?

 

НӘБИ ДӘҮЛИ шигыре РӨСТӘМ ЯХИН көе

 

Син кайда идең,
Кайларда йөрдең,
Ничек мин сине,
Күрмәдем икән?

Син торган йортны,
Синең урамны
Ничек кенә мин
Белмәдем икән?

Дөньялар гиздем,
Зур юллар кичтем,
Чакырды мине
Синең күзләрең.

Синең исемеңне
Мин белми идем;
Сине сагындым,
Сине эзләдем.

Тик сиңа гына
җырлармын диеп,
Мин йөрәгемдә
Бер җыр йөреттем.

Бер көнне әле
Очрарсың диеп,
Иртә дә кичен
Мин сине көттем.

Бүген син минем
Каршыма килдең,
“Мин дә бит сине
Эзләдем, — дидең. —

Мин дә бит сине
Сагындым”, — дидең.
Кайларда йөрдең,
Син кайда идең?

 

Дәрес бетте. Сау булыгыз!

Афиша Форум Фото-видео Видеотрансляции
Рассылка МТСС  
 
Поиск по сайту:


Sara monlari


Ural,Tatars,Nuclear

Татар адәдәбияты үзәге







Ссылка на mtss.ru обязательна
при использовании
материалов сайта !

 
 

Нашли ошибку в тексте? Выделите ее мышкой и нажмите Ctrl+Enter. Спасибо!

Назад Наверх